Игелек.ру

Онлайн журнал на русском и татарском языках

Сырганак мае (облепиховое масло)

ПОДЕЛИТЕСЬ ЧЕРЕЗ СОЦСЕТИ, ВАТСАП, ВАЙБЕР И Т Д...

Майның һәм каротинның икесенең бергә булуы сырганак җиләкләрен рак авыруларына каршы көрәшүдә гаять нәтиҗәле дәва ясый. Каротин — майларда эрү үзлегенә ия витамин, шуңа күрә ул сырганак җиләкләрендә эрегән хәлдә була. Кайбер илләрнең галимнәре соңгы елларда каротинның рак күзәнәкләре үсешен туктата торган табигый тормоз булуын ачыкладылар. Тәүлек саен 6 миллиграмм шушы витамин профилактика өчен бик җитә.

Витаминнар җыелмасы буенча сырганакка җиткән үсемлекләр юк. Ә сырганак мае исә могҗизалар тудыру кодрәтенә ия. Аның белән кояшта пешкән урыннарны, пешкән җирләрне, өшүләрне, начар төзәлә торган яраларны, тире туберкулезын, колак, тамак һәм борын шешләрен, тимрәүне, гиповитаминоз һәм авитаминозларны , күз авыруларын һәм башка чирләрне дәвалыйлар. Үңәч рагына нур терапиясе ясаганда да, сырганак маен билгелиләр. Ул авыртуны туктату һәм башка бик күп шифалы үзлекләргә ия.

Ләкин сырганак мае барлык кешегә дә файдалы түгел. Мәсәлән, аны холецистит белән авыручыларга, ашказаны асты бизе белән изаланучы өлкән кешеләргә эчәргә ярамый.

Сырганак мае гайморитның кайбер формаларын дәвалаганда да яхшы чара исәпләнә. Аны шулай ук дәвамлы фарингиттан һәм ларингиттан да тәкъдим итәләр. Йоткылыкның лайлалы катламын сырганак мае сеңдерелгән мамык тампон белән майлау һәм сырганак мае белән ингаляция ясау нәтиҗәсендә 10-12 көннән соң авырулар үзләрен бик әйбәт хис итә башлыйлар (ингаляция ясаганда, бер сеанс 15 минут дәвам итә).

Пародонтитны дәвалаганда, казналарга сырганак мае белән чылатылган җеп куела.

Сырганак мае ясар өчен согы белән бергә җимешнең сусыл өлеше чистартып киптерелгән җимешләр һәм сырганак түбе (җиләкләрнең суын сыгып алганнан соң калган кипкән түп) файдаланыла. Сырганак маена җимешләр аеруча бай була.

Сок сыга торган җайланма ярдәмендә сырганак җимешләренең согын сыгалар, пыяла яки эмаль савытка салганнан соң, һәр литр сокка 0,5 кг исәбеннән шикәр комы өстиләр. Бүлмәдә 2-3 тәүлек тоталар. Бертөрле баллы масса тондырыла, майлы фракцияләр өскә калкып чыга, төптә алтынсу төстәге сок кала. Катламнарга бүленүне тизләтү өчен, сок салынган савытны сулы зуррак савытка утыртып кайнаталар.

Температура күтәрелә барган саен соктан май катламы бүленү арта һәм 75 градуста иң югары ноктага җитә. Температураны тагын да күтәрү эшнең нәтиҗәсен киметә. Шуңа күрә чистартылмаган сокны 60-80 градуска кадәр җылыту гына майлы масса бүлеп алуны яхшырта.

Өскә күтәрелгән майны җыялар. Ул тәмле була. Сокны суыткычта саклыйлар яки шундук эчәләр, ә түпне, ишекләрен ачып куеп, 60 градус җылылыктагы духовкада киптерәләр.
Болай иткәндә, җимеш маеның 50 проценты чыгып бетә.

Май куерак булсын өчен экстракция ысулын файдаланалар. Кипкән түпне яки кипкән җимешләрне кофе ваклагычында тарттыралар. Вакланып беткәч, пыяла яки эмаль савытка салалар да түптән 2-3 сантиметр өстә булырлык итеп үсемлек мае агызалар (зәйтүн мае яхшырак). Препарат чистарак булсын дисәгез, пастеризацияләнгән май кулланырга кирәк. Шуңа күрә аны башта 90 градуска кадәр җылыталар, аннары 50 градуска чаклы суыталар да өстенә түп салалар. Катнашманы бүлмәдә 8-10 көнгә караңгы урынга куялар һәм әледән-әле болгатып торалар. Даими рәвештә 60 градус чамасы температура саклау өчен, катнашманы термостатка кую мөмкинлеге булса, җитешү вакыты ике көнгә кыскара.
Майны киндер тукыма яки ике кат марля аша сөзәләр һәм аңа яңа түп өстиләр, ә файдаланылган түпкә яңа үсемлек мае агызалар. Май катнашмасында чын сырганак мае микъдарын күтәреп, моны берничә тапкыр кабатларга мөмкин.

Гөмбә – җыя белсәң генә “ит”...
Гөмбәдә азотлы матдәләр, бигрәк тә азот күп. Ул кешеләр өчен кирәкле РР, Д витаминнарына бай. Гөмбә җыю өчен тәҗрибә, осталык аларны яхшылап танып белү кирәк.    Гөмбә ашап агуланмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: ...
Имбирлы чәй.
Әгәр дә салкын тисә, имбирлы кайнар чәй эчегез: чирек стакан чистартылган һәм угычта уылган имбир өстенә бал агызырга һәм сүрән утта 15 минут пешерергә кирәк. Бер стакан чәйгә ярты бал кашыгы имбирлы балны салып эчәбез дә, яхшылап төренеп ятабыз. Кура җиләге һәм юкә чәчәген...
Йөзем - витаминнар хәзинәсе.
“Ул су белән сезгә хөрмә, йөзем бакчаларын кылдык, сезнең өчен ул бакчаларда күп җимешләр бар, аларны сез ашыйсыз”. (“Мөэминнәр” сүрәсе, 19 аять).    Йөзем (виноград) – минераль матдәләргә һәм витаминнарга ...
Витаминнар турында
Аксым иттә, балыкта, ногыт борчагында күп.  Ит белән балыкны көн саен, ә менә фасоль, борчак, һәм ясмык орлыгын атнасына 1-2 тапкыр ашарга кирәк. А витаминына бай: балык мае, ак май, сөт, йомырка сарысы, сыер бавыры, бөер, уылдык. А провитамины (каротин): кишер, помидор, кызыл боры...
Зәйтүн мае (оливковое масло)
Аллаһу Сөбханә вә Тәгалә әйтә: «Ул сезгә күктән су иңдерә. Сез аны эчәсез һәм ул су белән игеннәр, төрле җимешләр үстерә. Фикерли белгән кешеләргә бу вакыйгаларда Аллаһны тану өчен дәресләр бар. (16:11) «Синай тавында үсә торган зәйтүн агачын бар кылдык. Ул агач ашаучылар өчен май ...
Хна белән дәваланыгыз
Пәйгамбәребез сгв : «Хна белән дәваланыгыз. Хна сезнең акылыгызны якты, ә күкрәгегезне пакь кы­лыр», — дигән. Хәзерге заманда атеросклероз, баш мие тамыр­ларының тромбозы еш очрый. Бу авыру еш кына зиһенне чуалдыра, кешене акылга зәгыйфьләндерә. Европада, гарәп илләрендә үткәрелгән...
Хельба белән дәвалану
Пәйгамбәребез (сгв)«Әгәр дә минем өммәтем хельбадагы файдаларны белсә, аны алтын бәһа­сына сатып алыр иде». Ул шулай ук киңәш биргән: «Хельба белән дәваланыгыз!» Гарәп халкында шундый әйтем бар: «100 авыру бар. Аларның дәвасы хелба маенда». И.А. Ибраһим атлы гарәп галиме «Хельба...
Күзгә арпа чыгу
Арпа берничә көн үсә, зурая, ниһаять, тишелеп ага. ! Дәвалау әллә ни катлаулы түгел. Башта йогышсызландырылган бинтны 3 процентлы бор кислотасына, яки ромашка төнәтмәсенә, һичьюгында чәйгә манып компресс куялар. Аны көнгә 2 тапкыр алыштыралар. Йогышлы авыру икенчесенә дә кү...
Мумие
Иң әйбәт мумие кара төстә, ялтырап һәм җиңелчә генә нефть исе килеп тора. Мумие учка салгач йомшарып китсә,  яхшы сыйфатлы дигән сүз. Мумие организм тукымаларына тиз үтеп керә. Тиешле дәрәҗәдә эчкәндә ул кәефне яхшырта, йөрәкне ныгыта. Мумие тышкы һәм эчке сизү органнарын ныгыта, за...
Мунча. Мунча хакында. Мунча керүнең файдасы.
Кайвакытта мунчага йөрүчеләр бер-берсенә сорау бирә: мунча керүнең һәм чабынуның файдасы бармы соң? Моны бер сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Әлеге сорауга күп гасырлар буена күзәтүләр һәм безнең заманда фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларга нигезләнеп ...
Фитотерапевт Фәридә Шәкүрова киңәшләре
Без тәмле һәм күп ашарга яратабыз. Ризык белән үзебезне агулыйбыз. Организм бөтен механизмнарны эшкә җиккән стресс хәлендә. Тормыштагы күңелсезлекләр, замана ашамлыкларындагы консервантлар, зыянлы майлы камыр ризыклары, эчәк шлаклары — бөтенесе бергә кайнатыла. Дөрес, һәрбер кешене...
Сару кайнамасын өчен
Кайчагында рәхәтләнеп тәмле-тәмле ризыклар ашаганнан соң, ашказанында ниндидер борчу барлыкка килә һәм авызда тәмсез тәм сизелә башлый. Ашказанында бик югары кон­центрацияле тоз кислотасы (соля­ная кислота) була. Әлеге кисло­тадан зыян күрмәс өчен, ашказанының стеналары махсус кат­...
Бармакларга массаж ясау
Безнең бармакларның һәркайсы нин­ди дә булса орган белән бәйләнеш­тә икәнен һәркем белә. Әз генә буш вакытыгыз булса, кул бармакларын уар­га тырышыгыз. Кулга массажны теләсә кайда һәм теләсә кайчан ясарга була. Башта бер минут тирәсе кулларыгызны са...
Кальций организмга нигә кирәк
Сөякләрдә кальций 90% ка кадәр исәпләнә, әмма ул сөяк өчен генә түгел, ә бәлки бөтен орга­низм өчен дә эшли. Ул сөякләрне форма­лаштыру һәм ныгыту ту­рында кайгырта. Үсү һәм тешләрне сак­лау өчен кирәк. Бөтен организмның күзәнәкләрен тергезергә булыша. Нерв системасын «тук­ландыра»...
Йөрәккә нәрсә файдалы
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын йөз про­цент дәвалап бетереп булмый, шуңа күрә аларга җайлашып, аларны тынгысызламыйча яшәргә туры килә. Шуңа да бу чирләрне көчәйтмәү, аларны кисәтү, ягъни булдырмау бик мөһим. Дөресен әйткәндә, бу эшнең әлләни катлаулы­гы да юк. Нәрсә ярата соң безнең ...
Бал корты белән дәвалану
Умартачылар һәрвакыт кортлар эшләп чыгарган ча­ралар белән дәвалана. Алар кышын умартаның төбенә төшеп үлгән кортларны да әрәм итмиләр, дару ясый­лар. Аның өчен чималны 45-50 градус җылылыктагы мичтә киптерергә һәм эре иләктән уздырырга кирәк. Үлгән кортлардан тө­нәтмә ясау тәртибе...
Калкансыман биз турында
Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең бөтен организмы сәламәт була. Ул эшләп чыгара торган гормоннар йөрәк эшчәнлегенә, холестеринның күпме булуына, кешенең авырлыгына, мускул көченә, күрү сәләтенә, чәчләргә, тән тиресенә һәм башка бик күп җирләргә йогынты ясый. Шуңа күрә ул эшләп чыг...
Тез буыннары авырту (артрит)
 Артрит — озак вакытлар дәвамында дәвалануны таләп итүче шактый катлаулы авыру. Халык медицинасында әлеге авыруны дәвалауның бай тәҗрибәсе тупланган. Ул тышкы һәм эчке дәвалау ысулларын үз эченә ала. Тышкы дәвалау ысулларына төрледән-төрле компресслар, пр...
Гриппны кисәтү һәм дәвалау (профилактика гриппа)
Тизрәк терелү өчен ашау-эчүнең һәм авыруны яхшы карауның әһәмияте зур. Грипп авырулы кешенең ашау теләге чикле, шунлыктан аңа ризыкны көненә 6-7 тапкыр аз-азлап кына бирергә кирәк. Ул туклыклы һәм җиңел үзләштерелә торган аксымга бай булырга тиеш, Шулпа, парда пешкән ит һәм балык котл...
Гипертония һәм гипотонияне ничек дәваларга
Гипертониядән: а) 1 стакан суга 2 аш кашыгы алма серкәсе салып эчәргә; б) кан басымын төшерү өчен ашаган саен бал кабарга; в) тозлы ризыклар ашаудан тыелырга; г) бодай ярмасы урынына кукуруз оны кулланырга; д) тереклек аксымы куллануны киметергә. Гипертония авыруын д...
Аяк табаннарында шпоралар булса (пяточная шпора)
Аяк табаннарында шпоралар булса. Яңа салынган тавык йомыркасын стаканга салып, өстенә 100 г куәтле серкә агызалар һәм катнашманы караңгы, салкынча урынга куялар. 3-4 көн торганнан соң йомырканы серкәдән алып, аның юка элпәсен тишеп, агын агызып алалар. Ә йомырканың сарысын аерым са...
Стенокардия өянәге
Стенокардия — йөрәк ишемиясенең бер күренеше. Ул, атеросклероз кан «бляшка»лары булган кан юлларының кысылуы аркасында, йөрәк мускулларына кислород җитешмәүдән килеп чыга. Гадәттә, ул ирләрдә — 40, хатын-кызларда 50 яшьтән соң ешрак очрый. Артык майлы ризык яратучы, симез һәм даими ут...
Нинди юрган яхшырак (выбор постельного белья)
Сау кешегә көн дә бәйрәм. Медиклар мамык юрганны өнәми, дисәк, гаҗәпкә калмассызмы? Татар бит инде ул гомер-гомердән, борынгы заманнардан бирле өстенә шуны ябынып йоклаган. Махсус бизәкле я булмаса чәчәкле-чуклы корамадан тегелгән, сырган мамык юрган тәнне генә түгел, җанны да җылы...
Йокысызлыктан интегүчеләргә (от бессонницы)
Йокысызлык төрле сәбәпләр аркасында килеп чыга. Иң элек нервны тынычсызлый торган гадәтләрдән котылу бик мөһим. Йоклар алдыннан телевизор карарга киңәш ителми, ашау шулай ук зарарлы. Йокларга 3-4 сәгать кала ашарга кирәк. Каты чәй эчү дә яхшы түгел, яшелчә ризыклары ашау да тынычсы...
Updated: 11.11.2017 — 17:03

Поиск

Игелек.ру © 2017
Яндекс.Метрика