Катык.

Аертмаган сөтне, кайнатып суыталар, өстенә аерым савытта әйбәтләп болгаткан оеткы (салкын катык) салалар. Аннары сөтне болгаталар һәм, селкетмичә генә, савытны җылы әйбер белән төреп куялар. Бүлмә җылы булса, 6-8 сәгатьтән катык әзер була, аны салкын урынга куялар.    Катыкны чөгендер яисә чия белән дә оеталар. Юган чөгендерне пешереп әрчиләр һәм вак кына итеп турыйлар; чиянең […]

Дога багышлау

— Әй, Раббым, Үзеңнең рәхмәтеңне һәм ризалыгыңны өмет итеп укылган сүрәләрне, аятьләрне, зекер һәм сала­ватларны киң рәхмәтең белән кабул ит. Укылган зекерләрдән хасил булган әҗер-савапларны сөек­ле хәбибең Мөхәммәд (с.г.в.) рухына һәм атабыз Адәм һәм анабыз Һавадан алып бүгенге көнгә кадәр килгән барлык пәйгамбәрләрнең, пәйгамбәрләр артыннан ияргән дусла­рының, бөтен әүлияләрнең һәм изгеләрнең рухына иреш­тер. Шулай ук […]

Ирләргә алтын балдак кию ярыймы?

Белгәнебезчә, мөселман кешесенә алтын әйберләрне йөртергә ярамый, туйда кия торган алтын балдак хакында ни әйтерсез? Әгәр кеше туй балдагын киеп йөри икән, көмешне кисен. Көмеш балдак рөхсәт ителә. ("Кәеф ничек" газетасыннан)

Бакчаны кышка әзерлибез.

Ботаклардан соңгы җимешләр җыеп алынды. Инде бакчада тәртип ясарга вакыт. Кышның салкын килү куркынычын кисәтү өчен алдан ук чарасын күреп кую яхшырак.   Бакчаны чистарту. Агач кәүсәләрен — гөмбәчекләрдән, мүк һәм корыган кайрылардан, ә ботак очларын кипкән җимешләрдән чистартыгыз. Корыган һәм авыру ботакларны кисеп алыгыз. Яраларын, кайрысы кубарылган агачларны тимер буявы белән буягыз. Агач һәм […]

Пилмән.

Йомырка сытып җылымса суга артык каты итмичә камыр басалар да 10-15 минут өстен каплап тоталар. Камырдан 1,5-2 мм калынлыгында җәймә җәяләр. Җәймәдән диаметры 4-5 см лы түгәрәкләр кисәләр. Түгәрәк камыр өстенә итне кашык белән салалар, урталай бөкләп кырыйларын ябыштыралар һәм пилмәннең баш-башларын тоташтыралар. Сүрән ут өстендә акрын гына кайнатып тозлы суда яки шулпада пешерәләр. 1 […]

Токмачлы аш.

Ит яисә тавык шулпасы пешерәләр. Токмач әзерлиләр: салкынча суга тоз, йомырка, он салып камыр басалар да, 10-15 минут тоткач, җәймә җәеп һәм нечкә генә итеп токмач кисәләр. Токмачны бераз киптерәләр. Аннары майсыз гына кыздырып кишер, суган өстәлгән кайнап торган шулпага токмачны салып кайнатып чыгаралар, борыч сибәләр. 1 өлешкә: тавык 100г, он 50г, йомырка 10г, су […]

Тел.

Телне салкын суда югач, кайнап торган суда тозсыз гына кайнаталар. Пешеп җитәрәк тоз өстиләр. Пешкән телне кайнар килеш салкын суга салалар. Суынгач аның тышчасы әйбәт куба. Чистарткан телне яңадан тозлы суда тиз генә кайнатып алалар. Аннары кисәләр.  

Октябрь аена бакча эшләре

Бу айда да көзге эшләр дәвам итә эле. Әгәр суыклар башланмаса, айның беренче ункөнлегендә алма, чия, груша, слива үсентеләренең җирле сортларын утыртырга була. Җиләк һәм җимеш бирә торган үсемлекләрнең төпләренә органик ашламалар салып, тамырларына зарар китермичә, казыйлар һәм туфракны йомшарталар. Торбалардан су килү тукталганчы җимеш бирә торган агачларга кәүсә тирәли мул итеп су сибәләр.Бакча җиләкләре […]

Тавык рулеты.

Тавыкның тиресе белән итен сөякләреннән аерырга да суккалап яссы итеп юкартырга. Өстенә тоз белән төйгән сарымсак, аджика һәм борыч катнашмасын ышкырга, эченә туралган баллы борыч салып, рулет рәвешендә төреп бәйләргә. Җөйле ягын аска куеп, кыздырган майлы табага салырга да, әзер булганчы духовкада кыздырырга. Табынга суытып, кисәкләргә бүлеп чыгаралар. Тавык, аджика 20г, 1 данә баллы борыч, […]

Казылык.

Озак саклау өчен, ат итен каклап, казылык ясыйлар. Аның өчен итне киңлеген – 2см, озынлыгын 5-8 см итеп турыйлар. Күп итеп тоз, кара борыч сибеп, иткә ышкып сеңдерергә кирәк. Аннары итне эмаль кәстрүлгә салып, тастымал белән каплыйлар да 5-6 сәгатьтән алып тәүлек ярымга кадәр салкында тоталар. Эчәккә тутырып, тагын 2-3 көн салкында тоталар да, элеп […]

Кыздырган каз.

Кыздырырга дигән яшь казны яхшылап юалар да, эченә һәм тышына тоз сөртеп, канат-ботларын җеп белән түшкәсенә бәйләп куялар. Аннары аркасы белән табага салып, өстенә су сибеп, мичкә яисә духовкага кыздырырга куялар. Һәр ягы тигез кызсын өчен, аны әледән-әле әйләндереп, өстенә үзеннән чыккан майлы шулпаны сибеп торалар. 2-2,5 сәгатьтән соң казны духовкадан алып табынга бирергә мөмкин.

Тутырган тавык.

Тутыру өчен яшь тавыкны эшкәртәләр (бройлер тавыгы булмаса яхшы), эчен-тышын салкын су белән юалар. Алгы яктан, муен яныннан башлап, сакланып кына бармак белән тирене иттән аералар. Тавык тиресе итеннән җиңел куба. Эчен ярган җирне, нечкә ак җеп белән тегеп куялар, йомырка эч куышлыгына төшмәсен өчен, тавыкның муены белән күкрәк куышлыгын каплыйлар. Шуннан соң муен ягыннан […]

Караҗимешле чөгендер салаты.

 0,5 стакан йөзем, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге, 10-15 караҗимеш, 2-3 пешкән чөгендер, 2 өлеш сарымсак, 100 г майонез, тәменчә тоз. Караҗимешне суга салып җебетергә, төшен алырга. Чикләвек белән сарымсакны вакларга, чөгендерне эре угычта уарга. Йөзем кушарга, тоз, майонез салырга һәм барысын бергә болгатырга. Салатны сай тәлинкәгә салып, салкын урынга куярга. 

Бәрәңге салаты.

500 г бәрәңге, 2 баш суган, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы ак шәраб серкәсе, 1 балкашык горчица орлыгы, 2 маринадланган кыяр, 1 бәйләм укроп, 8 телем казылык, тәменчә тоз, борыч. Бәрәңгене кабыгын әрчемичә генә әзер булганчы пешерергә, суытырга. Кыярны вак итеп турарга. Укропны чайкап, суын саркытырга. Чистартылган суганны боҗралап, укропны ваклап, ә […]

Гөмбә – җыя белсәң генә “ит”…

Гөмбәдә азотлы матдәләр, бигрәк тә азот күп. Ул кешеләр өчен кирәкле РР, Д витаминнарына бай. Гөмбә җыю өчен тәҗрибә, осталык аларны яхшылап танып белү кирәк.    Гөмбә ашап агуланмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: Гөмбәнең белә торган төрен генә җыярга; Гөмбә аз гына шикләндерсә дә ташларга, ашап карарга ярамый; Гөмбәне эшләпәсеннән түгел, сабыннан өзәргә (агулы […]

Сукыр кычыткан (пустырник) — йөрәкнең дусты.

Арыслан койрыгын халыкта сукыр кычыткан дип тә йөртәләр. Ул – йөрәкнең дусты. Шулай ук нервларны тынычландыра башның шаулавын бетерә. Баш шаулаганда, 1аш кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып 1 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы 1 ай.  Базед авыруы булганда, сукыр кычытканның яңа сыгылган согы белән […]

Шәфталу (персик)

Шәфталу аскорбин кислотасына, аксымга һәм микроэлементларга бай булуы белән файдалы. Ул аппетитны ача, ашаган ризыкны үзләштерүгә булыша, диабет белән авыручыларның хәлен җиңеләйтә, йокысызлыктан интеккәндә, ярсыганда ярдәм итә. Дәвалану максатында җимешнең теләсә кайсы өлеше кулланыла. Мәсәлән, кипкән яшел шәфталу тирләүчәнлекне бетерә. Кәүсәсенә җыелган сумала гемотологиядә файдаланыла. Ул бәвел куыгындагы ташларны кудыру үзлегенә ия. Ләкин шуны белү зарур: […]

Арпа чистарта

Арпа организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта, эчәлекне дәвалый һәм шикәр диабетыннан файдалы.      Арпа 65% углеводтан торганга, боткасы бик туклыклы. Ул диетик үзлеккә ия. Юкка гына аны диабет һәм артрит белән авыручыларга ашарга киңәш итмиләр. Арпада вирус һәм бактерияләргә каршы көрәшүче табигый матдәләр бар. Шуңа да бөртекне бүрттергән су белән аякны юып, гөмбәчекләрдән котылырга мөмкин. […]

Кура җиләге аспиринны алыштыра ала.

Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушалар. 2 аш кашыгы җиләкне 3\4 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2-3 мәртәбә 2шәр стакан эчәләр. Ютәл булганда төнәтмә ярдәмендә ингаляция ясарга мөмкин. Аны кайнатып чыгаралар һәм, баштан […]

Ялган — гөнаһмы?

Ялганны гөнаһ диләр. Үз дигәнеңә ирешү өчен генә түгел, кемнедер үпкәләтмәс яисә борчымас өчен дөресен сөйләмәсәң дә буламы? Билгеле ялган тыела. Шулай да өч очракта кагыйдәдән чыгарма бар: четерекле, кыен хәлгә калганда гомереңне һәм милкеңне саклау, башкаларны татулаштыру һәм ир белән хатын арасында никахны саклап калу максатында дөресен әйтмәскә мөмкин, — дип җавап бирә әлеге […]

Нәфел намазларын кайда укырга?

Нәфел намазларын мәчеттә укырга кирәкме? Нәфел намазларын уку урыны билгеләнмәгән. Алар җәмәгать белән укылмый. Шуңа күрә аны ялгызыңа гына өйдә дә, мәчеттә дә, урман-болында да укырга рөхсәт ителә. Кайда гына укысаң да савабы бертигез булып ирешер, иншАллаһ.

Кабер ташы зур кирәкме?

Бездә хәзер кабер ташларын, рус халкыннан күреп, артык зур итеп ясата башладылар. Алай ук кирәкмәс иде, килешми бит мөселман халкына. Андый зур кабер ташын куярга шәригатебез рөхсәт итә микән әле? Каберләрне тәртиптә тоту — мәрхүм булганнарның варислары, якыннары өстендәге изге гамәл ул. Кабер ишелмәсен дип, аның өстенә үскән,  чирәм үләннәргә тимичә, чүп-чардан арындырып, чардуганның төзеклеген […]

Һәр мал асраучыда булырга тиеш

Мал-туар авырып киткәндә, аңа беренче ярдәмне күрсәтү өчен өйдәге ветаптечкада нәрсәләр булырга тиеш? Кызганычка каршы хайваннар да, кешеләр кебек үк кинәт авырып китәргә мөмкин. Мондый очрак өчен яхшы хуҗаның махсус аптечкасы була һәм ул шуның ярдәмендә хайванга беренче ярдәмне күрсәтә ала. Ул аптечкада нәрсәләр булырга тиеш: Ак һәм сары вазелин нигездә ялкынсынган тирегә һәм имчәкләргә сөртү […]

© 2017 Frontier Theme