Никах уку тәртибе (имам өчен)

(Никах мәҗлесен түбәндәге тәртиптә алып барырга мөмкин)

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәссаләтү вәссаләмү галә расулинә Мүхәммәдин вә гәла әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Галәмнәрне юктан бар кылып, тәрбияләп торучы Бөек Раббыбыз Аллаһы Сүбхәнәкә вә Хак Тәгаләгә барча олуглауларыбыз һәм шөкеранәләребез булса иде!

Галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллалаһү галәйһи вә сәләм хәзрәтләренә күңел түрләребездән чыккан салаватларыбыз һәм иң изге догаларыбыз ирешсә иде.

Мөхтәрәм җәмагәт, хөрмәтле кунаклар, мөселман кардәшләр, Әссәләмүгаләйкум вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух! Барчабызга да Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рахмәте һәм бәракәте булсын! Аллаһы Тәгалә ошбу никах мәҗлесен бәракәтле итеп булачак яшь гаиләгә һәм безнең һәммәбезгә дә хәерле көннәр, хәерле тормышлар насыйп итсен.

Иң беренче итеп  шушы җыелу хөрмәтенә бер дога кылып алыйк:

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим. Аллаһүммә әнзилни мүнзиләм, мүбәракән вә әнтә хайрум мунзилин. Йа Раббым Аллаһ шушы мәҗлесне, шушы никах көнен бәракәтле ит һәм  кабуллардан кыл. Раббанә әтинә фид дунья хәсәнәтән вә фил әхыйрати хәсәнәтән вә кыйнә газәбән нәр. Бирахмәтикә я әрхамарахимин!

Раббыбыз Аллаһы Тәгаләдән  никахлашучы яшләребезгә хәер-фатихасын сорау хөрмәтенә оештырылган мәҗлесебезне башлыйбыз.

Никах шартларына керешкәнче иң алдан вәгаз укып китмәкче булам.

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим... (Никах, гаилә тормышы турында берәр вәгазь укыла)

***

Ә хәзер инде никахның төп өлешенә күчәбез. Никах сүзе гарәпчәдән килешү төзү дигән мәгънәдә һәм әлеге  килешү дөрес булсын өчен билгеле бер шартлар үтәлергә тиеш. Никахның  берничә мөһим булган шарты бар.

Иң беренче шарт — кияү белән кәләшнең Аллаһка ышануы, ягъни мөселман булулары һәм моны:

«Лә иләһе илаллаһ, Мөхәммәду расуллаһ»—  дип иман сүзен әйтеп дәлилләп күрсәтүләре.

«Лә иләһе илаллаһ, мәхәммәду расуллаһ»— дип «Бер Аллаһтан кала бүтән Аллаһ юк, Мөхәммәд Аллаһның илчесе» икәнлегенә ышанып, мәгънәсен аңлап, чын күңеленнән әйткән кеше мөселман санала, Аллаһны таныган кеше була.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: үз ирке белән шушы сүзне үз гомерендә бер мәртәбә әйткән кеше, шушы сүзгә тугры калса, аның актык урыны җәннәттә булыр, диде.

Икенче шарт никахта шаһитлар булуы. Шаһитлар итеп  мөселман булган ике ир кеше, яисә бер ир кеше һәм ике хатын кыз сайлана ала. Кияү белән кәләш әлеге шаһитлар каршында үзләренең ризалыгын белдерәләр, әлеге кешеләрнең шаһитлыгы белән никах теркәлә.

Шулай ук кияүнең кәләшкә мәһәр, ягъни никах бүләге бирүе дә никахның төп шартларының берсе булып тора (Гадәттә алтын бизәнү әйберләре, алка, йөзек яисә муенса бирелә). Әгәр кияү мәһәрне алмаган булса, аннан кайчан алып биреләчәге сорала.  Әгәр дә кәләш биргән мәһәр белән риза булмаса, бүтән төрле бүләк сорарга да хокуклы.

Никахның тагы бер шарты булып ике якның да әти-әниләренең ризалыгы, яшьләрнең үз теләкләре белән никахлашуы.  Шуңа күрә алардан шаһитлар каршында ризалыклары да сорала.

Бүгенге мәҗлестә без бөтенебез дә шушы никахның шәһитләре, ләкин шулай да таныклыкка теркәү өчен безгә ике шаһит сайларга кирәк булачак. Әйдәгез кемнәрне сайлыйбыз? (Шаһитлар сайлана)

Хөрмәтле яшьләр,  хәзер сез шаһитләр алдында һәм төп шаһит Аллаһы Тәгалә каршында, «Лә иләһе илаллаһ, Мөхәммәду расуллаһ»— дип үзегезнең мөселман булуыгызны расларга тиеш.

Иң беренче кәләштән башлыйбыз. Әйдә  сеңлем иман кәлимәсен әйтеп күрсәт.  Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим…

Кияү рәхим ит. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим…

Бик яхшы барыбыз да курде, ишетте яшьләр икесе дә иман кәлимәсен әйтеп үзләренең мөселман икәнлекләрен расладылар.

Ә хәзер никахның алдагы тагы бер шартын үтәп, кияүнең нинди бүләк, мәһәр бүләк итүен сорыйк. Кияү нинди мәһәр бирәсең?

Килен килешенгән мәһәргә ризамы?

Шаһитләр мәһәрне күрдегезме? Яхшы…

Тагын бер шарт үтәлде. Һәм инде соңгы шарт ризалыкларын сорау.

Бимилләһир-рахмәнир-рахиим. Иң беренче кәләштән сорыйбыз (сораулар үткән заманда бирелә):

— Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим Ибраһим  кызы Мәрьям, син Габдулла улы Салихка  риза булып бардыңмы?

-Әйе, риза булып бардым.

— Шаһитлар җавапны ишеттегезме? Яхшы, инде егеттән сорыйбыз.

— Бимилләһир-рахмәнир-рахиим. Габдулла  улы Салих,  син Ибраһим кызы Мәрьямне хатынлыкка риза булып алдыңмы?

— Әйе, риза булып алдым

— Аллаһы Тәгалә разый булсын. Шаһитлар җавапны ишеттегезме? Шаһитлар бу җавапларны ишетте, барыгыз да ишеткәнсездер. Инде хәзер никах хөтбәсе укып дога кылабыз.

Никах хөтбәсе уку:

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдү лилләһи мүйәссириль үмүүри үә мүкаддириш шүһүүри үә мүгаййириль әзминәти үәддүһүүр. Әлләзии нәәҗәә мүүсәә мәгәһүү гәләт туур. Үә әнзәләт тәүраата үәл инҗиилә үәл фүркаанә үәз зәбүүр. Үә әхәллән никәәхә мәкърунәәм бишшүһүүди үәл мүһүүр. Кәмәә кааләллаһу сүбхәәнәһүү үә тәгәәләә фии сүүратин «Нүүр»:

«Үә әңкихүл әйәәмәә миңкүм үәссаалихиинә мин гибәәдикүм үә имәәәикүм ий йәкүүнүү фүкараааә йүгъниһимүллаһу миң фәдълиһии».

Ләкадь җәәә-әл әхъбәәру гәниннәбиййи, салләәллаһу гәләйһи үә сәлләмә:

«Әнникәәхү сүннәтии, фәмәр рагыйбә гәң сүннәтии фәләйсә миннии. Әннәәкихү раагыйбү үәл мәңкүүхәтү мәргуубәтү, үәл мәһру гәләә мәә тәраадайәә. Тәнәәкәхүү, тәүәәләдүү, тәкәәсәруу, фәиннии үбәәһии бикүмүл үмәмә йәүмәл кыйәәмәһ.»

Әсбәтәллааһу фии судүүриль җәәнибәйни хәббәтәл мәхәббәһ.

Әсбәтәллааһу фии судүүриль җәәнибәйни хәббәтәл мәхәббәһ.

Әсбәтәллааһу фии судүүриль җәәнибәйни хәббәтәл мәхәббәһ.

Үә әкуулү каулии һәәзәә үә әстәгфируллааһәл гаффәәра лии үә ләкүм үә лисәәәирил җәмәәгәтил мүслимиинә әҗмәгиин

Һәәзәә хүкмүм мин әхкәмил хәәкимиинә үә раббил гәәләмиинә үә сүннәтүм мин сүнәнил әнбийәәәи үәл мүрсәлиин.

Дога кылу:

Әй Раббым Аллаһ Үзеңнең ризалыгың өчен шушы яшьләргә никах укыдык. Ошбу никахны кабуллардан кылсаң иде. Яшь парларның  арасына тагын да ныграк мәхәббәт хисләре салып, аларга җиңеллекләр белән тормыш корып шатлык белән, кайгы-хәсрәтсез, бер-берсен яратып, бер-берсенә терәк булып яшәргә насыйп итсәң иде, йа Раббым аларга саулык-сәламәтлек биреп, сау-сәламәт балалар алып кайтып, ул балаларны тигезлек белән, саулык белән, шатлык белән  — иманлы итеп үзләре тәрбияләп үстереп картайган көннәрендә дә аларның куанычын күрергә насыйп итсәң иде.
«Бәәракәллаһу ләкә үә бәәракә галәйкә үә җәмәга бәйнәкүмәә фии хайр»

«Аллаһ Тәгалә сезгә бәрәкәтен бирсен, Үзенең ярдәмен яудырсын һәм бәхет белән яшәргә насыйп итсен!» Раббанә әтинә фид дунья хәсәнәтән вә фил ахыйрати хәсәнәтән вә кыйнә газәбән нәр. Амин. (дога тәмам)

Ин шә Аллаһ шушы мизгелләрдән сез Аллаһы Тәгалә каршында ир белән хатын булдыгыз, һәм бер-берегезгә хәләл булып саналасыз.  Һәм сезнең өскә яңа бурычлар да өстәлә. Бүгеннән башлап әти-әниләрегез өстендәге бурыч сезнең үз өстегезгә төшә. Сезнең икегезгә дә яңа вазифалар өстәлә,  ир кеше хуҗа кеше ул  хуҗалык өчен җавап бирә, чөнки Пәйгамбәребез әйтте һәрберегез көтүче һәрберегез үзегезнең көтүегез өчен җавап бирә диде бу ирләргә карата әйтелгән сүз.

Хатын-кызның вазифасы өйдәге пөхтәлекне чисталыкны булдыручы, җылы ризык пешереп ирен ачык йөз белән каршы алучы, иренең, балаларының чиста пөхтә булулары  шулай ук хатын-кызның вазифаларына керә. Иң күркәм хатын-кыз диде пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләм, иренә буйсына белгән ирен хуҗа дип таный белгән.  Ә иң күркәм ир — хатынына карата рәхим шәфкатле, мәрхамәтле булган ир диде.

Шулай ук ике якның да әти-әниләрегезне туганнарыгызны да яратыгыз хөрмәт итегез.

Каенана һәм каенаталар үз ата-анагыз кебек, мәхрәм хөкемендә булырлар. Ата-ананы хөрмәт итү иң изге бурычларның берсе булып тора. Шушы вазифаларны үтәсәгез, тормышыгыз хәерле бәракәтле булыр.

Аллаһы Сүбхәнәкә вә Хак Тәгалә сезгә җиңеллек белән тормыш корып , шатлык белән кайгы-хәсрәтсез бер-берегезгә терәк булып, бер-берегезне аңлап яшәргә насыйп итсен. Кабуллардан кылсын никахыгызны.

Ә хәзер яшь гаиләне шушы изге бәйрәмнәре белән котлау өчен сүзне ике якның әти-әниләренә, туганнарына бирәсем килә…

Аннан соң Корән укып мәрхүмнәр рухларына багышлап Коръән укыла, дога кылына.

Никах табыны — ашау эчүдән соң, кәләш белән кияүдән әти-әниләренә рәхмәт сүзләре әйттерергә мөмкин.

Иң соңыннан  мәҗлесне тәмамлап әлеге доганы кылу яхшы булыр:

Аш догасы:

Әлхәмдүлилләһи әлләзии әтгамәнә, вә сәканә вә җәгаләнә минәл мүслимин. Вәлхәмдүлилләһи Раббил галәмиин.

Йә Раббыбыз Аллаһ, ошбу мәҗлесне кабуллардан кыл.

Ошбу мәҗлесне оештырган, оештырганда малларын, көч куәтләрен керткән, күчтәнәчләрен алып килгән, сәдака биргән  кардәшләребезнең һәммәсенең дә изгелекләрен кабуллардан кыл.

Аларга мал бәракәте, саулык-сәламәтлек, йортларына иминлек бир бәндәчелек белән кылган гонаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итеп, ахирәттә җәннәтләреңне насыйп ит.

Йә Раббыбыз Аллаһ! Синең әмереңне үтәп, бүген шушы яшләргә никах укыдык, аларның никахларын төзек кылып, мәхәббәтләрен дәвамлы кыл. Ошбу парга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, тәкдирләнгән гомерләрендә тигез яшәүләрен насыйп кыл.

Алардан туган балалар  динебезне, илебезне, милләтебезне күәтләүче, үзләренә миһербанлы шәфкатле, хөрмәт кылучы, догачы балалар булуын, шул балаларны шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә насыйп ит.

Йә Раббыбыз Аллаһ тормыш дигән озын авыр юлны үткәндә бер-беренә таяныч булып, бер-берен хөрмәт итеп, хаталарын гафу итеп, бер-беренә юл куеп яшәргә күркәм сабырлыклар насыйп ит.

«Бәәракәллаһу ләкә үә бәәракә галәйкә үә җәмәга бәйнәкүмәә фии хайр»

«Аллаһ Тәгалә сезгә бәрәкәтен бирсен, Үзенең ярдәмен яудырсын һәм бәхет белән яшәргә насыйп итсен!»

Раббанә әтинә фид дунья хәсәнәтән вә фил әхыйрати хәсәнәтән вә кыйнә газәбән нәр. Бирахмәтикә я әрхамарахимин.

Читайте также

Җир шарының иң түбән ноктасы.
“Сиңа (Мөхәммәд) иңгән Коръәннең дөреслеген гыйлем әһелләре күрерләр, һәм аның туры юлга алып баруына ышанырлар”, - диде Алла...
Намазны ничек “хушуг” белән укырга?
Хушуг дигән сүз, намазны шул тикле бирелеп уку, башыңа чит-ят уйлар кертмәү дигәнне аңлата. Намаз укыганда шайтан башка әллә нинди уйлар ...
Черки генә димә...
"Шик юк ки, Аллаһ черки вә аннан башка хәшәрәтрәкләрне дә гыйбрәти мисал итеп китерергә тартынмас. Иманлы кешеләргә килсәк, алар мондый гыйб...
Корбан темасына әңгәмә
Сезнең игътибарга Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев белән корбан темасына әңгәмә тәкъдим итәбез. 2013 ел.  Әңгәмәдәш – ...
Гыйлем - гомер яктысы
"Гыйлем белән гамәл итүне үзеңә гадәт кыл, әгәр галим гыйлемне гамәлдә кулланмаса, ул рухсыз бәдәнгә охшый", — шундый сүз...
Гайсә пәйгамбәр: "Соңгы пәйгамбәр Мөхәммәд була", - дип әйткән
Бу фактны борынгы Инҗил китабы дәлилли 1947 елны Иерусалим шәһәреннән 10 миль ераклыкта урнашкан Кумраи дигән җирдә көтүчеләр бе...
Хаҗәт намазы һәм догасы
Күңелендә бер теләге, максаты булган кеше бу теләге тормышка ашсын өчен ястү намазыннан соң, тәһарәт алып, ике, я дүрт рәкәгать намаз укы...
Мәүлид көне
Мәүлид бәйрәме тарихы Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнн...
Тәһлил әйтү тәртибе
Тәһлил әйтү тәртибен сөйләп күрсәтсәгез иде? Һәр мөселман көненә иң кимендә 100 тапкыр “Ләәә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр-р...
Аллаһ юлында көрәшүче мөслимәләр
Ир кешеләр кебек үк хатын-кызлар дә Аллаһыга ышанганнар, дин юлында үзләрен корбан иткәннәр. Шундый иман Өмме Күлсүм бинт Гукъбәне Мәккәдән ...
Мөхәммәд галәйһиссәлам — беренче урында
Америка галиме Майкл Хартның «Тарихтагы иң бөек йөз шәхес. Тәртип буенча тезелгән» исемле китабында сүз үтә акыллы, талантлы, шәфкатьле яки ...
Әүвәбин (әүәбин) намазы нинди намаз, ничек укыла
Әүвәбин намазы безнең борынгы бабаларыбыз укыган, бик изге, саваплы намаз ул. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтеннән санала ...
Updated: 17.12.2017 — 20:12
Игелек.ру © 2017