Игелек.ру

Онлайн журнал на русском и татарском языках

Мәулет бәйрәменә салаватлар, мөнәҗәтләр

ПОДЕЛИТЕСЬ ЧЕРЕЗ СОЦСЕТИ, ВАТСАП, ВАЙБЕР И Т Д...

Барча гүзәл һәм иң күркәм яхшы сыйфатлар белән сыйфатланган, җирне вә күкне вә җир илә күктә булган нәрсәләрне вә безләрне яратып, вә юктан бар кылып ризык биреп тәрбия кылучы бер Аллаһы Тәгаләгә генә лаек вә Аллаһы Тәгаләнең рахмәте вә янә Аллаһы Тәгаләнең сәламе безнең олугымыз вә пәйгамбәребез расуллаһ Мөхәммәд Мостафа саллалаһу галәйһи вәссәләм вә аның пәйгамбәрлеген динен вә шәригатен кабул итеп мөселман булган өммәт мәҗмугасенең һәммәсенә булсын.

Рабигул әувәл аеның 12 нче көне Ислам дөньясында зур тантана көне бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа саллаһу галәйһи вәссәләм дөньяга килгән Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән бик күп могҗизалар пәйда булган.

Аллаһының әмере белән бу көн Мөхәммәд (с.г.в.) исән чакта билгеләп үтелми. Күп кенә Исламият галимнәре раславынча. Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафатыннан соң 600 еллар чамасы үткәч, Мәлик Мозаффар атлы Ирбил падишаһы Мәүлид көнендә зур мәҗлес җыеп. Коръән укытып, фәкыйрьләрне, мескеннәрне кунак итеп, хәерчеләргә сәдакалар өләшүне гадәткә керткән. Шушы күркәм гадәт Ислам дөньясына таралган һәм гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткән. Изге Мәүлид бәйрәмендә Аллаһы Тәгаләгә мактаулар, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) салаватлар әйтеп, Коръән мәҗлесләре уздырып, мохтаҗларга хәер-сәдака өләшеп, барчабызга да Аллаһының ризалыгына — олы Рәхмәтенә ирешергә насыйп әйләсә иде. Мәүлид бәйрәмнәре мөбарәк булсын! Амин.

Мәхәл кыям

Расүлебез Мөхаммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вәсәлләм хәзрәтләренең тууы зикер кылынган вакытта саләвәт  шәрифе укымак,бик күркәм эш була, мәҗлесләрдә Расүлебезнең туган вакыты зикер ителсә,шул зикер ителгән мәҗлескә ул мөбәрәк пәйгамбәребезнең рух шәрифләре  хәзер (килер) булыр диелә.

Бисмилләһи ррахмәәни ррахим

Туды бу айда Расүлемез
Мөхәммәд Мостафа
Яудырабыз без бү көн
Тәбрик сәләмен аңа.

Каршылыйбыз бу мөкаддәс
Айны без шатлык белән
Бер авыздан әйтәбез һәм
Мәрхәбә, йә Мәрхәбә.

Мәрхәбә и гали солтан мәрхәбә
Мәрхәбә Аллаһүны тану чыганагы мәрхәбә
Бар кылучы Аллаһүның сөеклесе, мәрхәбә
Чын күңелдән булган шатлык, мәрхәбә.

Һәм әйтәек: » Йә, Расүлүллаһ»
Сәләмнәр булсын сиңа
Бу мөкаддәс көнне котлап
Мәрхәбә, йәә, Мәрхәбә.

Аллаһүммә салли галә сәйидинә
Мөхаммәдин вә галә әли Мөхаммәд
Пәйгамбәребез туган көндә әйтик күп саләвәт
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Хабибәллаһ.

Уттан буласыгыз килсә азат
Күңел илә дәрт илә әйтик саләвәт
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Хабибәллаһ.

Әмин диеп дога кылыйк барыбызда
Кылган догаларыбыз кабул булсын
Фәрештәләр әмин дигән
Сәгатләргә туры килсен.

Саләвәтү вәссәләмү галәйкә
Йәә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә
Йәә Хабибәллаһ.

* * *

571-нче елның
Рабигул – әувәлендә.
12 сендә тудың син,
Җирне нурга кумдең дә,
Әй, Мостафа Мөхәммәд.

Тәкъдир булган Аллаhтан,
Ятим калган атадан.
Һәм шәфкатьле анадан,
Ул – Мостафа Мөхәммәд.

Аллаhының дусты син,
Әй Мостафа Мөхәммәд.
Безгә шәфәгатьче син,
Йә Мостафа Мөхәммәд.

Шәригатьне сузләдәң син,
Тарикатьне эзләдең,
Хакыйкатьне кузләдең,
Син Мостафа Мөхәммәд.

Җиде кат куккә мендең син,
Гарештән дә аштың син,
Аллаh белән серләштең син,
Йә Мостафа Мөхәммәд.

Атам-анам димәдең,
Балам – чагам димәдәң,
Бары өммәтем дидең,
Син Мостафа Мөхәммәд.

Өммәтең өчен көйдең,
Бик куп хәсрәтләр курдең,
Бик куп михнәтләр уттең,
Син Мостафа Мөхәммәд.

Дога укып сорадың син,
Бер Аллаhка ышандың,
Кәферләргә каршы көрәштең син,
Сыңмадың, сыгылмадың.
Син Мостафа Мөхәммәд.

Ялганны яратмадың,
Гайбәтне таратмадың.
Уз хокукың сакладың,
Мөселманны якладың.
Син Мостафа Мөхәммәд.

Узеңне өстен курмәдең.
Шайтанга бирелмәдең.
Уразасын да тоттың,
Намазны калдырмадың.
Йә Мостафа Мәхәммәд.

Чиксез рәхмәт булсын сиңа,
Куп сәлам булсын сиңа,
Шәфкать әйлә син безгә,
Әй Мостафа Мөхәммәд.

Кыямәтнең көнендә,
Ахирәтнең өнендә.
Шәфәгать ит син безгә,
Без – газиз өммәтеңә.
Әй Мостафа Мөхәммәд.

* * *

Бер Аллаһтан Коръән иңде расулгә
Яхшы аңлап ихлас илә саф күңеленә
Өммәтемә насыйп булсын җәннәт диде
Безнең өчен килде расүл белдегезме.

Коръән укы намаз укы иртә кичен
Расулебез шәфкать итәр мәхшәр көндә
Салават әйт яшь китереп ике күзгә
Салаватны көтә расүл белдегезме

Салават әйт расулгә сәгать саен
Аның рухын шат кылсак хәр көн саен
Расүлемә өммәт кылган бер ходаем
Безнең өчен килде расүл белдегезме.

Гамәл кылсак кабул булыр ин шә Аллаһ
Күңелебездән Коръән хәдисләрне алма
Әзер булыр анда диде җимеш бакча
Өммәтемә диде расүл белдегезме

Әлвән әлвән хәзерләнгән нигъмәтләрен
Сезгә бирәм теләсәләр өммәтләрем
Коръән укып пакъласыннар калебләрен
Иман өчен килде расүл белдегезме.

Хак тәгалә сүзе диеп Коръән сүзен
Бәян кылды расулулла хәдисләрен
Мәңге җәннәттә булсын диеп өммәтләрем
Өммәт өчен килде расүл белдегезме

Инде мәгълүм Коръән сүзен белдегезме
Расулуллаһ сөннәтләрен тоттыгызмы
Яхшы-яман бергә мәхшәр көндә
Өммәтем дип яклар расул белдегезме

Ислам дине кадерле дин белдегезме
Кадрен белеп шөкер хөрмәт кылдыгызмы
Галимнәрнең мәҗлесендә булдыгызмы
Ни гамәлең бар дип сорарлар мәхшәр көндә

Елый елый ике ике күзе беткән иде
Кыям торып аяклары шешкән иде
Өммәт өчен кайгы михнәт чиккән иде
Безнең өчен килде расүл белдегезме.

Әй дусларым моны белгән өммәт кайда
Әгәр белсәң моннан артык нигмәт кайда
Кыямәт көн андин изге шәфкать кайда
Кемнәр өчен килде расүл белдегезме

Расүлебезгә өммәт булыйк дисәк
Ихлас илә салаватны күп күп әйтсәк
Ин шә Аллаһ кыямәт көн кылыр мәрхәмәт
Безнең өчен килде расүл белдегезме.

* * *

Әйтик әле салаватны
Пәйгамбәрләр рухына,
Әйтик әле салаватны
Пәйгамбәрләрнең үзенә.
Әйтик әле салаватны
Рәсүлулла рухына,
Әйтик әле салаватны
Рәсүлулланың үзенә.
Әйтик әле салаватны
Әминәнең рухына,
Әйтик әле салаватны
Әминәнең үзенә.
Әйтик әле салаватны
Хәдичәнең рухына,
Әйтик әле салаватны
Хәдичәнең үзенә.
Әйтик әле салаватны
Фатыйманың рухына,
Әйтик әле салаватны
Фатыйманың үзенә.
Әйтик әле салаватны
Пәйгамбәрләр рухына,
Әйтик әле салаватны
Пәйгамбәрләрнең үзенә.

* * *

Ул туды, башкарды. Үзгәрде бөтен җирнең йөзе,
Чөнки балкытты бөтен җирне хакыйкать йолдызы.

Нур белән тулды җиһан – шатланды күк, җир, барча җан,
Әйттеләр шатлык белән күктә мәлаиклар азан.

Мәккәдә шатлык белән мәҗлес өчен мал суйдылар,
Һәм дә зур сөенеч белән исмен Мөхәммәд куйдылар.

Атты шайтанларны, екты күктә йолдызлар уты,
Сүнде Кайсарның гыйбәдәткә ягып куйган уты.

Төштеләр җиргә авып батыйл гыйбәдәтханәләр…
Чыкты диңгез башка җирдән, иңде бәхре Савәләр.

Тетрәде җир, күк. Кояш, ай җиргә нурлар чәчтеләр,
Иттеләр сәҗдә агач, ташлар тәсбих әйттеләр.

Кәгъбәдә булган санәмләр төште җиргә йөзтүбән,
Күп кеше белде расүл килгәнлеген чын төш белән.

Әбрәһә чыккан иде гаскәр белән, зур фил белән,
Мәккәне алмак булып сугышып шушы зур ил белән.

Ул да пәйгамбәр туа торган вакытка очрады,
Таш белән итте һәлак күктән Эбабил кошлары.

Ул туды, үзгәрде, яктырды бөтен җирнең йөзе,
Чөнки балкытты бөтен җирне хакыйкать йолдызы!

* * *

Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла.
Салляллаһы галә Мөхәммәт,
Салляллаһы галяйһи вәссәлим,
Җа Расуле саләмен галяйк,
Җа Хабибе саләмен галяйк,
Җа Нәбие саләмен галяйк,
Салаватуллаһы галяйк.
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Нәбиулла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Шәфигулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Хәбибулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Нәбиулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Шәфигулла.

Бу яратылмыш бөтенләй буш иде,
Бер Ходадан башка бер ни юк иде.

 

Бер Хода юктан бар итте дөньяны,
Мостафаныж нуры белән нурлады.

 

һәм бар итте элек шул нурны ул,
һәм барлыкның зурысы булды ул.

 

Ошбу нурдан күк йөзенең сафлыгы,
Ошбу нурдан җир йөзенең барлыгы.

 

Гарше Көрси ул шул нурдан бар була,
Дөньяның күрке шушы нурдан гына.

 

Булмаса ул булмас иде бер ни дә,
Һәм яратмас иде җирне, күкне дә.

 

Булмаса ул булмас иде бер адәм,
Һәм яратмас иде дөньяны тәмам.

 

Яратылды аның өчен һәммәсени,
Аның өчен бар итте бәндәсени.

 

Хак яратты хәзрәти Адәмне ул,
Балкыды һәм маңгаенда бер нур.

 

Ялтырады маңгаенда ошбу нур,
Шул сәбәпле мәртәбәле булды ул.

 

Ошбу нур итте хәлифә һәм аны,
Һәм фәрештәләргә юлдаш итте аны.

 

Сәҗдә кыйлды бар фәрештә сул сәбәп,
Күккә ашты хөрмәти һәм шул сәгать.

 

Соңра бу хәл бар баласына күчеп,
Килде Габдуллага хәтле ул үсеп.

 

Һәм аның да маңлаенда чыкты нур,
Нәкъ кояш күк ялтырады ошбу нур.

 

Вакты җиткәч күчте нур Габдулладан,
Балкыды ул хәзрәти Әминәдә.

 

Йөкле булды ул хәбибнең анасы,
Җитте туар вакты энҗү данәсе.

 

Килде җәннәттән ике изге хатын,
Берсе Мәрьям, берсе Асия аның.

 

Һәр ягындан Әминәне сырдылар,
Һәм кирәкле хезмәтен башкардылар.

 

Йөкле булу вакты тулды шул сәгать,
Басты шунда дөньяга бер хуш аять.

 

Мәрхабә я фәхре галәм мәрхабә,
Кыйл шәфәгать я Мөхәммәт Мостафа.

 

Хәзрәти Гайса соңында бер заман,
Дөньяда артты бозыклыклар һаман.

 

Хакны белгән җир йөзендә юк иде,
Һәм дә азгынлык бозыклыклык күп иде.

 

Бер тәхлимдә хаҗәт бик зур иде,
Хак тәгалә салды рәхмәте үзе.

 

Ул җибәрде җир йөзенә бер рәсүл,
Булды нәбиләр нурысы ул рәсүл.

 

Ул килеп коръән хөкемен уздыра,
Һәм нәбиләрнең заманын торгыза.

 

Бирде өммәткә шәригатьне һаман,
Дөньяга хак динени белдерде тәмам.

 

Мәккәдә ислам динени нигез сала,
Һәм Мәдинәгә күчеп шунда кала.

 

Ул эшен гайрәт белән итте дәвам,
Утка табынуны бетерде ул тәмам.

 

Бик зур эшләргә кереште көн төни,
Анда вакытта җәйде ул ислам динен.

 

Хаклыкына күнде дөнья шул сәгать,
Һәм фәрештәләр сөенде шул сәбәп.

 

Ул юк итте бар кяферлек бинасын,
Һәм ул юк итте бар бозыклык дөньясын.

 

Ултырышып нәкъ егерме өч сәна
Һәм ышануның сараен ул сала.

 

Дин тарату аркасында дөньяга
Барча мөэмин вә мөселман көч ала.

 

Күп сугышлар күрде ул хак дин өчен,
Хак ризасына багышлап һәр эшен.

 

Ул тырышты Алла ризасы өчен,
Тәкъвалыкка куйды ул барлык көчен.

 

Тәкъвалык ит, син аның өммәти,
Барлык эшнең тәкъвалыкта кыйммәти.

 

Өммәт итсән мәүлидин зурла һаман,
Һәм дә әйт һәр заман салаватилә сәлам.

 

Тугды бу айда Мөхәммәт Мостафа,
Шунда аның нуры күкләргә аша.

 

Килде дөньяга изге адәм,
Рухына мең салават илә сәлам.

 

Теләгең булса газабыңдин азат,
Һәрвакыт әйт ихлас илә салават.

 

Я илаһым рәхмәтең сал дустыңа,
Алина, асхабина һәм барсына.

 

Салляллаһы галә Мөхәммәт, салляллаһы галяйһи вәссәлим,
Аллаһөммә салигалә вәссәлимә вә Мөхәммәдин вә бәрик галяйһи

 

Аллаһының дусты Рәсүлнең сыйфатын
Тыңлагыз сезгә сөйлибез кыйссасын.

 

Пакъле сыйфаты иң мөбарәк зат иде,
Төрле яктан да гүзәл һәм саф иде.

 

Иң гүзәл күркәм яратты бер Хода,
Шундай юк күркәм диди холкыда.

 

Бар гүзәл сыйфатны ул җыйган иде
Барча яктан мөхтәрәм кыйлган иде.

 

Хак яраткач пакъ олуг зат улды ул,
Әнбияләрдән югары торды ул.

 

Мәрхәмәтле һәм гамәлле тәкъва иде,
Нәкъ сыйфаты айрата башка иде.

 

Ул түбәнчелекле иде һәр заман,
Булса да түбән аңардан һич җиһан.

 

Ул ефәк атлас киемен һич кимәде,
Арпа икмәген туярлык җыймады.

 

Һич вакытны җамалы дип көймәде,
Һәм фәкыйрьләргә бирергә димләде.

 

Кулына мал керсә дә чиксез заман,
Ул таратты ярлыларга шул заман.

 

Патшалардан күп бүләкләр килсә дә,
Ул өләшә барды мохтаҗ кемсәгә.

 

Сәхабалардан узып һич йөрмәде,
Кем бүләк бирсә дә алмыйм димәде.

 

Йорт эчендә хезмәт итте ул үзе,
Бар кешегә бар иде тәмле иде сүзе.

 

Сөйләгәне изге сүз булды һаман тәмам,
Һәм хәләл харамны белдерде һаман.

 

Җамый иде ул киемен ертыгын,
Ярлыларга бирде хәтта актыгын.

 

Кайда булса да гарип вә бер ятим,
Һәм аларга һәрвакыт булды якын.

 

Шәфкать итте барча мескеннәргә ул,
Алдына кем килсә дә итте кабул.

 

Мин халыкның бер колымын һәм диде,
Кол кебек ашыйм утырам һәм диди.

 

Пакъ сыйфатын күпме язса да каләм,
Ул турыда сүз һаман булмас тәмам.

 

Ни кадәр язсаң үтеп булмас барын,
Пакъ сыйфаты барчасы олуг аның.

 

Өммәт өчен фидакый итте үзен,
Чикте өммәт кайгысын кич көндезен.

 

Дөньяга килгәндә ул өммәт иде
Киткән дә дә һәм шулай хәсрәт җыйды.

 

Өммәт итсәң син дә ит фида үзең,
Сөннәтен тот, үтә аның һәр сүзен.

 

Тугды бу айда Мөхәммәд Мостафа,
Шунда аның нуры күкләргә аша.

 

Килде дөньяга бүген изге адәм,
Рухына мең салават илә сәлам.

 

Я илаһым, рәхмәтең мсал дустына,
Алина әсхабына һәм барсына.

 

Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла.
Салляллаһы галә Мөхәммәт,
Салляллаһы галяйһи вәссәлим,
Җа Расуле саләмен галяйк,
Җа Хабибе саләмен галяйк,
Җа Нәбие саләмен галяйк,
Салаватуллаһы галяйк.
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Нәбиулла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Шәфигулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Хәбибулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Нәбиулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Шәфигулла.

Мәүлид кыйссасын укыдым. Һәммәсенә багышлыйбыз, егерме буынга чаклы әрвахларга, шушы йортта вафат булганнарга, ике як күршеләргә.

Коръәннән сурәләр укый һәм багышлый:

Аллаһым Йә Раббым безнең ошбу мәҗлесебездә сөекле пәйгамбәребезнең рухын шат кылып һәммәбезгә аның шәфәгатен насыйп итсәң иде. Йә Аллаһым ошбу мәҗлестә укыган Коръән кәрим вә салават шәрифләребезне кимчелек-хаталары белән кабул кылып савабын Мөхәммәд галәйһиссәләмнең барча өммәтенә ирештерсәң иде. Әмин. Йә Раббым Мөхәммәд Мостафа саллалһу галәйһи вәссәләмнең рухын шат итсәң иде. Барча әһле бәйте җәмәгатьләренә ирештерсәң иде. Барча дин кардәшләребезне һәрвакытта расулебезнең сөннәтләрен тотмакны вә аның мәүлид шәрифен укыган вә тыңлаган вакытта күзләребезгә яшләр китереп Аллаһы тәгаләдән пәйгамбәребезнең шәфәгатен насыйп ит дип сораган вакытыбызда Йә Раббым фазлың вә карәмең белән кабул итсәң иде. Әмин!

Читайте еще

Кабер ташы зур кирәкме?
Бездә хәзер кабер ташларын, рус халкыннан күреп, артык зур итеп ясата башладылар. Алай ук кирәкмәс иде, килешми бит мөселман халкына. Андый зур кабер ташын куярга шәригатебез рөхсәт итә микән әле? Каберләрне тәртиптә тоту - мәрхүм булганнарның варислары, якыннары өстендәге изге гамәл ул. Кабер ишелмәсен дип, аның өстенә үскән,  чирәм үләннәргә тимичә, чүп-чардан арындырып, чард...
Ирләргә алтын балдак кию ярыймы?
Белгәнебезчә, мөселман кешесенә алтын әйберләрне йөртергә ярамый, туйда кия торган алтын балдак хакында ни әйтерсез? Әгәр кеше туй балдагын киеп йөри икән, көмешне кисен. Көмеш балдак рөхсәт ителә. ("Кәеф ничек" газетасыннан)
Дога багышлау
— Әй, Раббым, Үзеңнең рәхмәтеңне һәм ризалыгыңны өмет итеп укылган сүрәләрне, аятьләрне, зекер һәм сала­ватларны киң рәхмәтең белән кабул ит. Укылган зекерләрдән хасил булган әҗер-савапларны сөек­ле хәбибең Мөхәммәд (с.г.в.) рухына һәм атабыз Адәм һәм анабыз Һавадан алып бүгенге көнгә кадәр килгән барлык пәйгамбәрләрнең, пәйгамбәрләр артыннан ияргән дусла­рының...
Коръән китабын ерткан өчен җир тетри.
1999 нчы елның 7нче ноябрендә Төркиядә коточкыч җир тетрәү булды. Төркия хөкүмәте яшереп калырга каравына теләмәстән, җир тетрәүдә булган гаҗәп хәлләр басмага чыкты. Чөнки Аллаһы Тәгалә һичбер вакытта да афәт җибәрми, әгәр халык бозыклыкның чигенә чыгып җитмәсә. (“Албани” 2516нчы хәдис). “Шәйхан” дигән Иран гәзите хәбәр итүенчә, Төркиянең хәрби базасында ...
Банан җәннәт җимеше.
“Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында...” (“Вакыйга” сүрәсе, 29нчы аять). Банан – бик туклыклы продукт, аның 75%ын су, 1,3%ын аксым һәм 0,6%ын май тәшкил итә. Бананның калган өлеше исә төрле углеводлардан һәм калийдан тора. Банан күп кенә авырулардан савыктыра. Мәсәлән, аны температура күтәрелсә...
Балага исем кушу.
 Бала берничә көнлек булгач, аңа исем куелыр. Тәһарәт алып, уң колагына азан, сул колагына камәт әйтелер. Куелачак исемнең мәгънәсенә игътибар ителер. Матур исем куелыр. Аннан соң, Коръәни Кәримнән бер сүрә укылып, дога ителер. Баланың иленә, милләт һәм диненә файдалы кеше булып җитешүе өчен дога кылыныр. Әти-әнисе тәбрик ителер.    
Гыйсә
Кадерле вә газиз балалар! Инде бу китабыбыз­ны шушы пәйгамбәр тормышына сәяхәт белән тәмамларбыз. Чөнки Гыйсә галәйһиссәламнән соң килүче пәйгамбәр, ул — Мөхәммәд галәйһиссәлам Ул инде бар­ча галәмгә, кешеләргә дә, җеннәргә дә җибәрелүче соңгы пәйгамбәр буларак, без аның тормышына ае­рым тукталып, аны яңа бер китап итеп чыгарырбыз, иншәАллаһ. Ә хәзергә нәниләр,...
Зәкәрия һәм Яхъя галәйһиссәлам
Бәнү Исраилдә бозыклык, золым, дошманлык кү­бәеп тирә-якка тарала башлады. Алар шул кадәр бозык эшләргә баттылар ки, хәтта шәйтан аларның акылларын явлап алып, ничек теләсә шулай әйләндерде. Муса галәйһиссәламгә иңгән Тәүрат ки­табын үзләренең нәфселәренә ничек уңай булса, шу­лай үзгәрттеләр. Сүзләрен боздылар, җөмләләрен алыштырдылар. Шул көферлекләре, бозыклыклары сәбәпле, Аллаһ тәгалә аларны ки...
Әльясәгъ галәйһиссәлам
Әльясәгъ галәйһиссәлам Аллаһ тәгаләнең Бәнү Исраил кавеменә Ильястән соң җибәрелгән пәй­гамбәрләреннән иде. Ул Ильястән соң пәйгамбәр булып килсә дә, ләкин аның (Ильяснең) сүзләрен тыңлап, бергә Аллаһка гыйбадәт кылып, бер чорда яшәде. Ильяс галәйһиссәлам вафат булгач, Әльясәгъ га­ләйһиссәлам кешеләрне бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга өндәп, алар арасында гаделлек урнаш...
Ильяс пәйгамбәр
Ильяс галәйһиссәламне Аллаһ тәгалә хәзерге Ли­вандагы Бәгләбәк исемле җирдә яшәүче халыкка пәйгамбәр итеп җибәрде. Ул кавем үзләренә агачтан яки таштан потлар ясап, шуңа табыналар иде. Менә сез, кадерле балалар, уйлап карагыз әле — әгәр дә берәү агачтан яки таштан курчак ясап, шуны үзенең алдына куеп, аңа сәҗдә кылса, аннан ашарга яки эчәргә, бәла-казалардан саклавын сораса, у...
Черки генә димә...
"Шик юк ки, Аллаһ черки вә аннан башка хәшәрәтрәкләрне дә гыйбрәти мисал итеп китерергә тартынмас. Иманлы кешеләргә килсәк, алар мондый гыйбрәтле мисалларның Раббыдан килгәнлеген һәм ул мисалларның дөрес вә чын икәнен аңларлар. Кяферләргә килсәк, алар: - Аллаһ нинди максат илә шундый гыйбрәтләр китерә? - ди. Аллаһ бу гыйбрәтле мисаллары белән байтак кешеләрне адаштырыр, байтагын тугр...
Ибраһим СӘЛАХОВ. "Намаз"
Мөгаен, һәрбер кешенең күңел түрендә нинди дә булса бер үзенә генә хас яшерен сере була. Ул аны һичкемгә дә, хәтта үз-үзенә да ачып салырга теләми. Курка. Газаплана. Ояла. Һәм, ниһаять, иң ахырдан ул аны үзе белән кабергә дә алып китә — Мәңгелек Караңгылыкка... Кызганыч ки, минем дә күңел сандыгында шундый бер сер саклана, бик күптәннән, төрмә елларыннан. Билгеле инде, ул төрм...
Гашура көне
Гашура көне мөселман календаре буенча елның беренче ае - Мөхәррәм аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Гашура сүзе гарәпчә 10 дигән сүз. Быел 2015 елны ул 23 октябрьгә туры килә. Әлеге көндә пәйгамбәребез ураза тоткан. Яһүдләр дә бу көнне ураза тотканга, мөселманнарга алардан аермалы буларак ике көн ураза тотарга киңәш иткән. (Гашура көнне һәм аның алдыннан яки артыннан тагын бер көн). Ләкин бу...
Коръәннең 23 ел буе иңүенең хикмәте нәрсәдә?
Коръәне Кәрим 23 ел буе түгел, ә берьюлы иңдерелгән булса да, кайберәүләр: “Коръәне Кәрим ни өчен өлешләп иңдерелмәде?”– дип сорарлар иде. Мондый мәсьәләләрдә Аллаһы Тәгалә хөкеменә буйсыну һәм тәкъдиренә тапшырылу нигез булып тора. Юкса һәрбер мәсьәләдә сораулар табылачак: «Өйлә намазы нигә ун рәкәгать? Җомга намазы нигә җомга көнне? Зәкят ни өчен кырыкт...
Хәмер эчүдән тыелу.
Фәкыйһ р.г. үзенең иснәде белән Гобәйдулладан, ул Габдулла бин Гомәр р.г.дән риваять итә. Габдулла бин Гомәр р.г. әйтте:    «Кыямәт көнендә аракы эчүчене китерерләр. Аның йөзе кара, ике күзе зәңгәр, теле асылынган, күкрәгенә селәгәе агып торган хәлдә килер. Аны күргән бөтен кеше исенең сасылыгыннан җирәнер. Хәмер эчүчеләргә сәлам бирмәгез һәм аларга сәла...
Дөреслектә, Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләгән эштә зур көч-куәт бар!
Имам Газалинең “Ихья уль-Гулумүд-дин” китабында ошбу вакыйга бәян ителгән. Бәни Исраил кабиләсендә бер тәкъва кеше бар иде, ул бөтен вакытта да гыйбадәт белән мәшгүль иде.Бер вакытта аның янына кешеләр килеп сөйләделәр бер халык барлыгын, ул халык агачка гыйбадәт кылалар икән. Моны ишеткәч, бу тәкъва кеше ачуланып,балта алды һәм ул агачны кисәр өчен юлга чыгып китте. ...
Олы гөнаһлар
Олуг гөнаһ санында күп төрле ихтиләфләр бар. Мәсәлән, Гомәр разыяллаһү ганһү - алар тугыз, хәзрәти Әбү һөрәйрә - ун, хәзрәти Гали - унике,дигән. Кайберләре һәр гөнаһ үзеннән түбән гөнаһка караганда олуг, үзеннән югарыга караганда кечкенә, башкалар олы гөнаһ­лар - йөз илле, кайберләре - җиде йөз, диделәр. Без исә - йөз егерме бишне их­тыяр кылдык. Беренчесе, көфер ...
"АЗАН" радиосы.
<br /> «Азан» интернет-радиосы тәүлек буе татар һәм рус телләрендә дини, әхлакый темаларга тапшырулар тәкъдим итә. Безнең максат — киң җәмәгатьчелеккә Исламның асылын, хакыйки кыйммәтен ачу. Тапшыруларыбызда без камил динебезнең сафлыгын, татулыкка, чисталыкка, мәрхәмәтлелеккә өндәвен күрсәтергә омтылабыз. Ата-бабадан калган дини мирасыбызны түкми-чәчми киләчәккә алып баручы к...
Тәмәке тарту - зур гөнаһ.
Кайсыбер милләттәшләребез, намаз укуларына карамастан, тәмәке тартуларын ташлый алмыйлар, дөресрәге, ташларга теләмиләр, чөнки аны гөнаһлы гамәл дип уйламыйлар. Алар: “Тәмәке тарту мөстәкрәһ гамәлгә керә”, — диләр. Белгәнебезчә, мөстәкрәһ гамәлне кылган кеше гөнаһлы булмый, ә әдәпсезлек кылган була. Әдәпсезлеккә урамда ашап яисә сагыз чәйнәп йөрү, авызны капламыйча...
Онытмагыз - БӘРАӘТ кичәсе
Бәраәт кичәсе - гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн булып санала. Нәкъ шушы көнне Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куя. Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрләргә хәер өләшенә һәм мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләләр. Бу...
Көдси хәдис
Әй Адәм баласы, үлем - ул ишек һәм бар кеше дә ул ишектән керәчәк. Әй Адәм баласы, үлем - ул савыт һәм бар кеше дә ул савыттан эчәчәк. Әй Адәм баласы, чынлыкта Мин сине ахирәт өчен яралттым һәм  синнән ахирәт гамәлләрен телим. Син калдыр дөнья эшләрен, дөреслектә син бу дөнья өчен бар кылынмадың. Дөреслектә бу дөнья юкка чыгачак, шулай ук дөнья куган кеше дә юк булачак....
Гарәфә көне
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм болай диде: "Гарәфә көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм". Корбан бәйрәме алдыннан була торган Гарәфә көнне Хаҗ кылучылар Мәккә янындагы Гарәфә тавына баралар һәм тау итәгендә намаз укыйлар. Тагын бер хәдистә: «Иң күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак», — диелә. Пәйгамбәребез (с. ...
Гыйлем - гомер яктысы
"Гыйлем белән гамәл итүне үзеңә гадәт кыл, әгәр галим гыйлемне гамәлдә кулланмаса, ул рухсыз бәдәнгә охшый", — шундый сүзләрне имамыбыз Әбү Хәнифә әйткәне бар. Билгеле ки, Ислам кешеләрне гыйлем алуга этәрүче диндер. Моңа гыйлем өйрәнергә өндәгән аятьләрнең күплеге ачык дәлил булып тора. Аллаһ тәгалә Коръәни Кәримдә гыйлемле кешеләрне мәртәбәләрнең югары дәрәҗәләргә ...
Хаҗәт намазы һәм догасы
Күңелендә бер теләге, максаты булган кеше бу теләге тормышка ашсын өчен ястү намазыннан соң, тәһарәт алып, ике, я дүрт рәкәгать намаз укыр. Аллаһыга хәмде-сәнә әйтер. Аны мактар. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават вә сәлам әйтер. Теләге чынга ашсын өчен Аллаһы Тәгаләгә дога вә ният кылыр. Монда бары тик теләкнең начар булмавы гына шарттыр; Намаз беткәннән соң Аллаһыга хәмде-сәнә әйтелер, ...
Updated: 29.11.2017 — 11:19

Поиск

Игелек.ру © 2017
Яндекс.Метрика