Кукурузның файдалы үзенчәлекләре

Йомшак чәч белән капланган алтынсу чәкәннәрне Үзәк һәм Көньяк Америка индеецлары Ходай бүләге дип атаган. Европалылардан кукурузны беренчеләрдән булып Христофор Колумб күрә. Шуннан соң, аны Европада да үстерә башлыйлар.

Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кукурузда организм өчен мөһим булган бөтен төр витаминнар да, микроэлементлар да бар. Аның составында В, РР, К һәм Е витаминнары, тимер, цинк, калий, аз күләмдә натрий бар. Кукуруз составындагы фосфор баш мие эшчәнлеген, теш һәм сөякләрне ныгыта, нерв системасы эшчәнлеген көйли. Ә иң мөһиме — кукуруз составында тиз үзләштерелүче һәм нервларны тынычландыручы алтын бар.

Кукуруз клетчаткага да бай. Клетчатка эчәклекне чистартып кына калмыйча, организмдагы яман шеш китереп чыгаручы калдыкларны тышка чыгара.

Кукурузга алтынсу төс бирүче каротиноид шулай ук яман шешкә каршы көрәшә. Кукуруз кисәкләре кандагы холестеринны киметә. Кукуруз ризыклары атеросклерозны кисәтә.

Дөрес тукланган карт кешенең күзе яхшы күрә, дип белдерә диетологлар. Сары пигментлы яшелчә һәм җиләк-җимешләр күз күремен сакларга ярдәм итә. Сары кукуруз чәкәннәре, кишер, кабак һәм әфлисун кебек үк, күз өчен бик файдалы. Тик дәвалану өчен яшь, сөтле чәкәннәрне сайларга кирәк. Артык картаеп киткән кукурузны организм бик авыр эшкәртә.

Углеводларның төрлесе бар. Гадиләре — шикәр комы, кәнфит, туңдырма, кайнатма, шоколад һәм камыр ризыклары составындагы углеродлар. Алар бик тиз арада глюкозага кадәр таркалып, организм өчен куркыныч тудырырга да мөмкин. Чөнки башта глюкоза кирәгеннән артык була, организм аны эшкәртү өчен бик күп инсулин сарыф итә. Аннан глюкоза кинәт кенә кими. Шулай итеп, ми күзәнәкләре “ач” кала.

Ә кукуруз, боткалар, ипи, яшелчә, кузаклылар составындагы катлаулы углеродлар нигездә крахмалдан тора. Алар ашказанына эләккәч, әкрен таркала һәм баш мие күзәнәкләре тиешенчә туенып өлгерә.

Кукуруз маенда гомерне озайтучы Е витамины күп. Кремнарга юкка гына кукуруз мае кушмыйлар. Ул тиренең сыгылмалылыгын, саклану үзлеген арттыра.

Чәкәнне чорнап алган чәчләрне халык медицинасында сидек һәм үт куучы, кан агуны туктатучы буларак кулланалар. Чәчләрне кукуруз өлгереп җиткәнче җыеп, ачык һавада киптерәләр.

Читайте также

Шәфталу (персик)
Шәфталу аскорбин кислотасына, аксымга һәм микроэлементларга бай булуы белән файдалы. Ул аппетитны ача, ашаган ризыкны үзләштерүгә булыша, ди...
Юкә чәчәге
Юкә июнь-июль айларында чәчәк ата, җимешләре августта-сентябрьдә өлгерә. Юкә чәчәкләрендә эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, ...
Алоэ гөле
Алоэ яфракларыннан алынган сок җиңел үзләштерелә торган витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Аңарда матдәләр алмашын яхшыртучы элемент...
Җитен (Лён обыкновенный)
Җитенчәләр семьялыгыннан 120 см га кадәр биеклектәге берьеллык үлән­чел үсемлек. Сабагы туры, нечкә, өске өлеше генә яки астан ук ботак­лы. ...
Үгез күзе. ( Арника горная )
Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан кызгылт-көрән төстәге нечкә һәм күп тармаклы, кыска тамырчалы күпьел­лык үләнчел үсемлек. Сабагының би­еклеге...
Тигәнәкчек ( Репешок обыкновенный )
Роза чәчәклеләр семьялыгыннан юан тамырчалы һәм 1 м га кадәр би­еклектәге туры утыручы сабаклы күпьеллык үләнчел үсемлек. Яфракла­ры алмаш т...
Әфлисун (Апельсин сладкий, или китайский)
Әфлисун — сәдәф утычалар семья­лыгыннан мәңге яшел микориза (микориза — аерым үсемлекләрнең тамырларында була торган, туфрактагы көл элемент...
Кычыткан, ике өйле кычыткан. ( Крапива двудомная )
Кычытканчалар семьялыгыннан шуышма тамырчалы, чага торган үләнчел үсемлек. Сабаклары туры, 20 см га кадәр биеклектә, дүрт кыр­лы, яфракл...
Авокадо
Авокадо — дәфнәчәләр семьялы­гыннан 8—10 (20—25) м га җитеп үсә торган мәңге яшел тропик агач. Күпсанлы авокадолардан төп ике төр — Америка...
Көнбагыш, беръеллык көнбагыш. Подсолнечник однолетний
Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан туфракка тирән үтеп кергән үзәк та­мыр системалы куәтле берьеллык үсемлек. Сабагы туры, ботаксыз яки аз ботак...
Мәтрүшкәнең файдасы
Әлеге дару үсемлеге июль-августта чәчәк ата. Дару итеп үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар. З...
Балан
Баланны иртә көздә сентябрь-октябрьдә дә, көннәр суытып, җимешләре туңгач та җыялар. Туңган җимешнең әчесе кими. Шуңа күрә иртә көздә җыелга...
Updated: 09.01.2018 — 22:19
Игелек.ру © 2017