Коръән һәм Пушкин

Борынгы Көнчыгыш шагыйрьләренең бик күп әсәрләрендә Коръәндәге вакыйгалар, гаҗәеп күренешләр чагылдырылган. Мөселман дөньясының изге китабы башка илләрнең, бүтән дингә инанучы әдипләрнең дә игътибарын җәлеп иткән. Бөек рус шагыйре А.Пушкин, шулай ук М.Лермонтов, Л.Толстой, И.Бунин һәм башка күренекле әдипләр дә Коръәннең тирән мәгънәле эчтәлегенә һәм гүзәл шигъриятенә сокланганнар, Коръән тәэсирендә күркәм әсәрләр иҗат иткәннәр…

«В пещере тайной, в день гоненья
Читал я сладостный Коран», — дип язган Пушкин.

«Подражания Корану» Пушкин тарафыннан 1824 елда язылган. Бу әсәр урысчага М. Веревкин тәрҗемә иткән Коръәнне укудан тәэсирләнеп язылган диелә. Ул 9 шигырьдән тора. Әлеге иҗатында шагыйрь пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаһу галәйһиссәләмнең һәм изге кешеләрнең тормыш юлыннан эпизодларны сүрәтләгән.

Шагыйрь үзенең көндәлек язмаларында һәм берничә хатында да Коръәнне иска ала. Пушкинның Коръән белән бәйләнешле иң зур, иң мөһим әсәре, әлбәттә, 9 бүлектән торган «Подражания Корану» исемле шигырь бәйләме.

«Подражания Корану Пушкина и их первоисточник» дигән хезмәтендә К.Кашталева Пушкинның Коръәнгә карашы, аның шигырьләре белән бәйләнешен ачыклый.

Пушкин Коръәнгә ияреп язылган шигырьләрен 1824 елда бастырган. Моңа кадәр Россиядә Коръән берничә мәртәбә латин, немец, француз, инглиз һәм урыс телләрендә тәрҗемә ителеп чыккан булган. Урыс теленә ул 1790 елда М.Веревкин, ә 1792 елда А.Колмаков тарафыннан тәрҗемә ителә. Кашталева язуы буенча, Пушкин гарәп телен белмәгән, шуңа күрә ул Коръәннең тәрҗемә ителмәгән төп нөсхәсен укымаган. Башка телләрне дә яхшы белгән шагыйрь урыс теленнән алып, француз яки башка телләргә тәрҗемә ителгән Коръән китапларын укуы мөмкин, дип яза галимә. Кашталева Пушкинның Коръән эчтәлегенә таянып язылган барлык 9 шигырен дә төрле тәрҗемәләр белән чагыштырып карап, аларны шагыйрь Веревкин тәрҗемәсеннән файдаланып язган, дигән фикергә килә. Пушкин шигъфьләренең һәр юлын Коръән сүрәләре һәм аятьләре белән янәшә китереп чагыштырып, шигырьләрнең биштән бер өлеше Коръән сүзләренә турыдан-туры килә, ә тагын да бер өлеше бик охшаган була. Бу чагыштырулар нәтиҗәсендә Пушкинның 33 сүрә һәм 81 аятьне файдаланганлыгы исбат ителә.

Күренекле урыс әдибе, драматург һәм тәрҗемәче М.Веревкин (1732-1795 еллар) заманында Казанда гимназияләр мөдире дә булган, аның тырышлыгы белән Казандагы уку йортларында шәрыкь телләре укытыла башлаган. Соңрак ул Россия Фәннәр академиясе әгъзасы булып җитешкән, Екатерина II хөкүмәтендә тәрҗемәче булып хезмәт иткән. М.Веревкин Коръәнне урысчага Франциянең Мисыр һәм Төркиядәге илчесе Андре дю Рие тарафыннан француз телендә язылган «Алкоран о Магомете или Закон турецкий» дип аталган китабыннан күчергән. Шигырьләренә карата язган искәрмәләрендә Пушкин Коръәндә күп кенә хакыйкатьләр көчле һәм шигъри рәвештә язылган икәнен әйтә. Шагыйрьне бигрәк тә Коръәннең көйле булуы, әдәби телдә язылуы, анда тасвирланган шигьри күренешләрнен байлыгы кызыксындырган.

Пушкинның Ислам дине белән кызыксынуы. Коръәнне зур игътибар белән өйрәнүе, изге китапның хикмәтле эчтәлеге тәэсирендә иҗат итүе шәхси сәбәпләр белән дә бәйләнешле. Пушкин бабасының атасы — «Бөек Петрның гарәбе», мәшһүр Ганнибал мөселман булганын бик яхшы белгән. Бу турыда ул берничә әсәрендә яза.

Пушкинның борынгы әби-бабалары Африкага Мәккәдән күчеп киткән мөселманнар нәселеннән булсалар кирәк. Абрам Петрович Ганнибал (мөселманнар аны Ибраһим дип атаганнар) Абиссиниянең (Эфиопиянең төньяк-көнчыгыш төбәгендә) Лагона шәһәрендә мөселман диненә инанучылар гаиләсендә дөньяга килә. Аның атасы Төркиягә буйсынган җирнең кенәзе булган. Малай бик матур булганга, аны урлап, Төркиягә коллыкка сатарга алып киләләр. Анда 10 яшьлек малайны Россиянең илчесе сатып алып, патша Петр 1 гә бүләк итә.

Кара тутлы мөселман баласы һәм аның Ганнибал исемен алган нәселе Россиядә күренекле дәүләт эшлеклеләре һәм хәрби хезмәткәрләр булып җитешкәннәр, үзләренең мөселман нәселенә бәйләнешләрен онытмаганнар. Ганнибалларның өендә (Псков өлкәсе. Пушкинские горы авылы) хәзергә кадәр сакланып калган китаплар арасында француз телендә язылган Коръән да бар. Пушкин үзе дә шул Изге китапны игътибарсыз калдырмагандыр, дип уйлыйм.

Пушкинның Африка мөселманнары белән бәйләнеше турында тагын бер яңалык ишеттем. Санкт-Петербургта Ислам динен торгызуга багышланган халыкара мәҗлестә Африка вәкиле дә бар иде. Ул үзенең чыгышында Эфиопиядә яшәүче мөселманнарның бүген дә бөек урыс шагыйрен үзләренең туганы, якташы дип исәпләп, аның иҗаты белән горурлануларын әйтте.

Пушкинские горыда Пушкинның кабере… Пушкиннар Михайловское авылында яшәгәннәр, аларның күрше авылы Тригорскоеда алпавыт Осипованың йорты булган. Шагыйрь күршеләренә еллар буе бик зур ихтирам белән килеп йөргән, үзенең күп кенә әсәрләрен алар йортында иҗат иткән.

Йортның хуҗасы П.А.Осипова шагыйрь турында аналарча кайгыртучанлык күрсәткән. Шагыйрьнең һәлакәтенә бер айдан да азрак калган вакытта язган хатында аның сәламәтлеге өчен бик борчыла. Менә нәкъ шул П. Осиповага Коръәнгә ияреп язылган шигырьләрен багышлаган да инде.

Санкт-Петербург университетының Көнчыгыш факультетында бер урыс кызы, гарәп мәдәниятенең Пушкин иҗатына булган тәэсире турындагы теманы өйрәнеп, диссертация яклаган. Яшь галимә гарәп егетенә кияүгә чыгып, Людмила Эльмак исемен алып, Суданга күчеп киткән. Хәзерге көндә ул Хартум шәһәрендә яши икән. Людмила иренең гаиләсе Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән икән. Людмила фәнни хезмәтендә Пушкин шигырьләренең гарәпчә язылган Коръән эчтәлегенә, Веревкин тәрҗемәсенә караганда, якынрак булуын ачыклаган. Шул нигездә галимә урыс шагыйренең гарәп теле белән таныш булуы мөмкинлеген күрсәтә. Пушкин гарәпчә укый-яза белмәсә дә. Коръәнне гарәп телендә укыганны тыңлагандыр, аңлагандыр, дигән фикер туа. Бәлки белгәндер дә, А.Грибоедов гарәп теле белән таныш булган бит.

Әнвәр Булатов

Читайте еще

Коръән багышлау догасы (татарча)
Йә Раббым, ошбу сәгатьләрдә, бер Үзеңнең генә ризалыгыңны өмет итеп укыган Коръән аятьләремне, барча кимчел...
Әльясәгъ галәйһиссәлам
Әльясәгъ галәйһиссәлам Аллаһ тәгаләнең Бәнү Исраил кавеменә Ильястән соң җибәрелгән пәй­гамбәрләрен...
Черки генә димә...
"Шик юк ки, Аллаһ черки вә аннан башка хәшәрәтрәкләрне дә гыйбрәти мисал итеп китерергә тартынмас....
Сихер турында вәгазь «Сак булыгыз сихер!» (Рамил Юныс) Өшкерү догалары, Коръән аятьләре(аудиоязмада)
Сихер турында вәгазь «Сак булыгыз сихер!» (Рамил Юныс):   ...
Коръәннең 23 ел буе иңүенең хикмәте нәрсәдә?
Коръәне Кәрим 23 ел буе түгел, ә берьюлы иңдерелгән булса да, кайберәүләр: “Коръәне Кәрим ни өчен...
Нәрсә ул рия
Рия - ул бер гыйбадәтне Аллаһның ризалыгы өчен түгел, ә кеше ризалыгын теләп, кеше күрсен яисә ишетсен өчен...
Корбан темасына әңгәмә
Сезнең игътибарга Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев белән корбан темасына әңгәмә тәкъдим итәбез. ...
Гыйлем - гомер яктысы
"Гыйлем белән гамәл итүне үзеңә гадәт кыл, әгәр галим гыйлемне гамәлдә кулланмаса, ул рухсыз бәдән...
Мәүлид көне
Мәүлид бәйрәме тарихы Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне(быел 2015...
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләм турында кыскача
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм милләте буенча гарәп, курәеш кабиләсеннән. Әтисе Габд...
Updated: 09.11.2017 — 00:11
Игелек.ру © 2017