Игелек.ру

Онлайн журнал на русском и татарском языках

Кара миләш турында (черная рябина)

ПОДЕЛИТЕСЬ ЧЕРЕЗ СОЦСЕТИ, ВАТСАП, ВАЙБЕР И Т Д...

Кара миләшнең дәвалау үзлекләре шактый. Мәсәлән, аның составында капиллярларны ныгытучы Р витамины кара карлыгандагыга караганда 2 мәртәбә күбрәк. Шуңа да әлеге витаминны эшләп чыгарганда кара миләшне төп чимал итеп алалар. Аның җимешләрендә йод та күп.

Дәвалау максатыннан аны күпчелек витамин җитмәгәндә, бөердә таш булганда, гипертония, цистит вакытында кулланалар.

Пешкән кара миләш кан агуны туктата, эчне йомшарту, сидек куу үзлегенә ия. Ә кипкән җимешне дизентерия вакытында киңәш итәләр.

Бакчада кара миләш үстерү

Бакчачыларга кара миләш утыртканда аның яктылык яратканын исәпкә алырга кирәк. Караңгылыкта үскән куакның уңышы 3-4 мәртәбә начар була. Аны үстергәндә куакның яшь ботаклар чыгаруына да игътибар итәргә кирәк. Әгәр яшь ботакларын гел кисеп тормасаң, тышкылары уңыш бирәчәк, ә эчтә, караңгыда калганнары корыячак.

Кара миләш суны бик ярата. Бигрәк тә, җимешләре өлгергән чорда су җитмәсә, җимешләре вак, бераз кипкән һәм авызны корыштыра торган булып җитешә.

Халык медицинасында кара милэш

Гипертоник авыруны һәм атеросклерозны дәвалау өчен 1 кг кара миләшне 700 г шикәр комы кушып изәргә. Көненә 2 мәртәбә 75-100 әр г ашарга кирәк.

Геморрой вакытында бер үк күләмдә алынган кара миләш белән балны кайнаталар һәм көненә 3 мәртәбә ашарга 30 минут кала 100 әр г ашыйлар.

Витамин җитмәгән чорда 1 чәй калагы кипкән миләшкә 400 мл кайнар су коеп, 4 сәгать төнәтергә һәм көненә 2-4 мәртәбә 1 әр стакан эчәргә.

Организм арыганда, азканлылык булганда һәм сидек куу өчен 2 чәй калагы кипкән миләшкә 400 мл кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтергә һәм бераз шикәр комы өстәргә. Төнәтмәне көн дәвамында 3-4 кә бүлеп эчәргә.

Эч киткәндә 1 а.к. кипкән миләшкә 1 стакан кайнар су коеп, 30-40 минут төнәтергә һәм көненә 3-4 мәртәбә яртышар стакан эчәргә.

Эч китү, дизентерия, ашказаны, эчәклекләр авыртканда, гипертония вакытында көненә 3 мәртәбә ашарга 30 минут кала 100 мл яңа сыгылган кара миләш согы эчәргә.

Ел дәвамында кара миләш, гөлҗимеш һәм кара карлыган чәе эчәргә кирәк. Дәвалаучы чәй өчен 1 аш кашыгы кушылмага 1 стакан кайнар су коярга. Дөрес, бу чәйне 15-20 минут кына түгел, 4-5 сәгать пешерергә кирәк. Көненә 3-4 стакан чәй эчәргә.

Кара миләшне гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте вакытында 3 атнадан артык кулланырга ярамый.

Кура җиләге аспиринны алыштыра ала.
Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушалар. 2 аш кашыгы җиләкне 3\4 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2-3 мәрт...
Арпа чистарта
Арпа организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта, эчәлекне дәвалый һәм шикәр диабетыннан файдалы. Арпа 65% углеводтан торганга, боткасы бик туклыклы. Ул диетик үзлеккә ия. Юкка гына аны диабет һәм артрит белән авыручыларга ашарга киңәш итмиләр. Арпада вирус һәм бактерияләргә карш...
Шәфталу (персик)
Шәфталу аскорбин кислотасына, аксымга һәм микроэлементларга бай булуы белән файдалы. Ул аппетитны ача, ашаган ризыкны үзләштерүгә булыша, диабет белән авыручыларның хәлен җиңеләйтә, йокысызлыктан интеккәндә, ярсыганда ярдәм итә. Дәвалану максатында җимешнең теләсә кайсы өлеше кулла...
Кызыл миләш
Кызыл миләш дәвалау үзлекләренә ия. Мәсәлән, аның согын халык медицинасында атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар. Миләш төнәтмәсе дизентерияне дәвалау өчен дә кулланыла. Ашказаны, эчәк авырулары вакытында аннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш итәләр. Шулай у...
Юкә чәчәге
Юкә июнь-июль айларында чәчәк ата, җимешләре августта-сентябрьдә өлгерә. Юкә чәчәкләрендә эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, сапониннар, каротин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, фарнезол бар.    Юкә чәчәге препаратлары салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм темп...
Алоэ гөле
Алоэ яфракларыннан алынган сок җиңел үзләштерелә торган витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Аңарда матдәләр алмашын яхшыртучы элементлар да бар, аның согын ашкайнату системасын сәламәтләндерү өчен дә кулланырга була. Ул шулай ук йокысызлыктан саклый, организмның тонусын күтәрә,...
Һиндыба (Буын чәчәк) Цикорий обыкновенный.
Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан бар­лык вегетатив органнарында сөтчел сыекча булган, үзәк тамырлы, биеклеге 1,5 м га җитә торган биек, гадәттә тармакланган сабаклы икееллык һәм күпьеллык үләнчел үсемлек. Ботаклары нык читкә тайпылган, өскә таба бераз нечкәрәләр. Тамыр тирәсе яфракла...
Җикәнбаш ( Рогоз широколистный )
Җикәнбашчалар семьялыгыннан 2 м га кадәр биеклектәге юан шуышма тамырча­лы күпьеллык үләнчел үсемлек. Сабагы Юан, буынтыксыз. Яфраклары озын, кыяк- сыман, җиңсәле, 4 см га кадәр киңлектә, сирәк кенә өч кырлы. Чәчәкләре бик вак, бер җенесле, чәчәк тирәлекләре юк, кара бәрхетсыман, ч...
Үги ана яфрагы (Мать и мачеха обыкновенная)
Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан озын, горизонталь, күп тармаклы та­мырчалы күпьеллык үләнчел үсемлек. Сабаклары туры, биек түгел, кабырчыксыман, тармаксыз, көрәнсу, чәчәк кәрзине белән тәмамланучы куе яф­раклар белән капланган. Тамыр яны яфраклары түгәрәк-йөрәксыман, ди­аметры 25 см...
Торма, игүле торма (Редька посевная)
Әвернә чәчәклеләр семьялыгын­нан бер-яки икееллык яшелчә үсем­лек. Беренче елда төрле формадагы юан итләч тамыры һәм тамыр янын­дагы лирасыман яфраклар төркеме үсә. Соңыннан (беренче яки икенче елда) сабагы үсә һәм анда күпләгән ак, алсу, шәмәхә төстәге чәчәкләр барлыкка килә. Җимешлә...
Үгез күзе. ( Арника горная )
Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан кызгылт-көрән төстәге нечкә һәм күп тармаклы, кыска тамырчалы күпьел­лык үләнчел үсемлек. Сабагының би­еклеге 30—80 см, туры, гади яки бер­ничә кара-каршы ботаклы. Тамыр яны яфракларының саны — 6—8; алар озынча түгәрәк, куе яшел төстә, кәрзин хасил итәлә...
Тигәнәкчек ( Репешок обыкновенный )
Роза чәчәклеләр семьялыгыннан юан тамырчалы һәм 1 м га кадәр би­еклектәге туры утыручы сабаклы күпьеллык үләнчел үсемлек. Яфракла­ры алмаш торышлы, өзек-өзек каурыйсыман, вак яфракчыклары тирән пычкы читле, өске яклары куе яшел, җыерчыклы, аскы яклары якты сары, куе төкчәле. Үсемлекне...
Өрек (Абрикос обыкновенный)
Роза чәчәклеләр семьялыгыннан 15 м га һәм аннан да биегрәккә җитә торган зур агач. Азиядә аның 7—8 төре таралган. Гади яки культура­лы өрек аеруча кыйммәтле санала. Өрек агачы бик үк төз булмаган кәү­сә һәм ябалдашлы; карт агачларның кайрылары буйга яргаланган, соры-коңгырт төстә, ...
Чөгендер ( свекла обыкновенная )
Алабутачалар семьялыгыннан икееллык үсемлек. Беренче елда эре, озын саплы яфраклар кәрзине һәм төрле форма, күләм һәм төстәге, ха­лык телендә тамыразык дип йөртелә торган итләч тамыры үсә. Икенче елда биек, ботаклы, күп яфраклы, тар­мак очларында икешәр-бишәр булып утыручы күпләгән чә...
Кычыткан, ике өйле кычыткан. ( Крапива двудомная )
Кычытканчалар семьялыгыннан шуышма тамырчалы, чага торган үләнчел үсемлек. Сабаклары туры, 20 см га кадәр биеклектә, дүрт кыр­лы, яфраклары кебек үк, каты төкчәләр белән капланган. Яфраклары кара-каршы торышлы, йомырка-ланцетсыман, озынлыкка — 15 см га, киңлеккә 8 см га кадәр, пыч...
Шомырт (Черемуха обыкновенная)
Роза чәчәклеләр семьялыгыннан биеклеге 10 м га җитә торган, куе ябал­дашлы зур булмаган агач яки зур куак. Кәүсәсенең кайрысы кара-соры, яшь ботакларыныкы кызгылт-көрәнсу. Яфраклары алмаш торышлы, эллипссыман, озынлыгы — 5—10 см, киңле­ге — 2—6 см, кыска саплы, җәймә төбендә ике би...
Инҗир (инжир обыкновенный).
Тутчалар семьялыгыннан аз тармаклы, юан, сөтчел сыекчалы ботаклы куак яки зур булмаган агач. Яфраклары алмаш торышлы, түгәрәгрәк, өч-җиде калаклы, озынлыкка — 15 см га, киңлеккә 12 см га кадәр, өстән куе яшел, кытыршырак, астан соргылт-яшел, йонлач, озын юан саплы. Чәчәкләре груша...
Топинамбурның файдалы үзенчәлекләре
Топинамбурның шикәр диабеты, ашканы асты бизе, ашказаны җәрәхәте, кан басымы күтәрелү кебек авырулардан файдасы бик зур. Ул организмдагы нитратларны тозларны эретеп тарката, матдәләр алмашын яхшырта. Топинамбур (җир грушасы) хакында тулырак мәгълүмәт Организмнан тозларны чыг...
Укроп нинди чирләрдән файдалы
Гипертония (югары кан ба­сымы) авыруыннан укроп үләне төнәтмәсе яхшы булы­ша:  1 аш кашыгы киптереп ваклаган үләнгә 150-200 мл (1 стакан) су кайнатып са­лып, 15-20 минут төнәтеп сө­зәләр. 1 стакан төнәтмәне көн дәвамында 3 мәртәбә­гә бүлеп, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Әлеге чара й...
Солы белән дәвалану (лечение овсом)
Кешеләрнең солы белән туклануы турында борынгы Рим табибы Гален язган. Диоскорит солы ярмасын - компресс кую өчен, лайлалы сыекчасын ютәлдән, боткасын эч китүдән кулланырга тәкдим иткән. Гипократ солыны чәй эчкән кебек эчәргә киңәш биргән. Атаклы француз галиме Жан Де С. Катерин солыд...
Кавын-карбызның файдасы
Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен файдалы. Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарталар Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә. Ул шулай ук иммунитетны ныгыта, матдәләр алм...
Канлы үлән үлемнән алып калды
Май башында дачага йөртүче рейс автобусын көтеп торганда, яныбызга кечкенә буйлы, җыйнак гәүдәле, елтыр кара күзле, карап торышка 70 яшләр тирәсендәге бер карчык килеп туктады. Кул арбасы тартып җил-җил атлап килгәнгә, бит очлары яш кызларныкыдай алсуланып чыккан, көләч йөзеннә...
Мәтрүшкәнең файдасы
Әлеге дару үсемлеге июль-августта чәчәк ата. Дару итеп үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар. Зәңгәр мәтрүшкәнең составында (барлык өлешләрендә дә) аскорбин кислотасы һәм дуплау материаллары булганга аны нерв авыруларына каршы да кулланалар...
Кукурузның файдалы үзенчәлекләре
Йомшак чәч белән капланган алтынсу чәкәннәрне Үзәк һәм Көньяк Америка индеецлары Ходай бүләге дип атаган. Европалылардан кукурузны беренчеләрдән булып Христофор Колумб күрә. Шуннан соң, аны Европада да үстерә башлыйлар. Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кукурузда организм өчен мөһим ...
Updated: 11.01.2018 — 01:11

Поиск

Игелек.ру © 2017
Яндекс.Метрика