Ачык гаурәт — бозык энергия магниты

Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә «Әгъраф» сүрәсенең 26 нчы аятендә: «Без кешеләргә кием бирдек, — ди, — ул кием белән алар оят җирләрен капларлар», һәм Аллаһ Раббыбыз аятьнең ахырында: «Без әле аларга үзләре күрми торган кием дә бирдек, тәкъвалык киеме бирдек, әгәр алар аңласалар, бу киемнәре алар өчен бигрәк тә хәерлерәк», — дип әйткән. Шушы аятьтән күренгәнчә, адәм баласының киеме оят җирләрен каплап йөрер өчен бирелгән, чөнки Аллаһ Раббыбыз кешеләрне акыл белән зиннәтләп, хайваннардан өстен куйды һәм адәм баласының хайваннардан өстен сыйфаты — ояла белү сыйфаты.

Адәм баласы хайваннан акылы белән аерыла һәм иң беренче аермалык сыйфаты — ояла белү, ягъни — кешенең гаурәт җирләрен каплап йөрүе, шәригатебез буенча капланырга тиеш җирләрне күрсәтмәве. Шулай булса, без оятның нәрсә икәнлеген беләбез һәм хайваннан аерылып торабыз, чөнки алар ояла белми, аларда кием юк, гаурәт каплау юк. Ә бүгенге көндә бездә хәл ничегрәк соң?

Без унбер ел мәктәпләрдә, бишәр ел институтларда укыйбыз, әмма Аллаһның шушы таләбен үтибезме соң? Бигрәк тә хатын-кызларга кагыла бу. Хатын-кызларыбызда җәй көне кием сарыкка тагылган чук шикелле генә кала. Андый кием оят саклау өчен хезмәт итми, кешеләрнең байлыгын, дәрәҗәсен һәм гәүдәсенең төрле матур урыннарын күрсәтә торган роль уйный. Менә бу, әлбәттә, дөрес хәл түгел, һәм Аллаһ Раббыбыз әйтте: «Без сезне үзегез белмәгән кием белән дә төреп алдык». Моны инде галимнәребез кешенең аурасы, я энергетик кыры дип атыйлар. Кешенең тәне бар, җаны бар, акылы бар. Димәк, шушы өч өлештән торган безнең гәүдәбезне Аллаһ Раббыбыз үзенең нуры белән әйләндереп алган икән һәм: «Сезнең өчен бу кием хәерлерәк, — дигән. — Бу кием сезне төрле авырлыклардан, бозыклардан саклар».

Аллаһ безне нур белән әйләндереп алган кием бозык кешеләрнең, усал кешеләрнең күз карашларыннан зарарлана икән, «күз тигән, бозык кергән» дип әйтәбез без моны. Димәк, бозык керүләр, күз тиюләр усал, иманы зәгыйфь кешеләрнең күз карашыннан була икән. Менә бу яктан караганда да безнең гәүдәбезнең күпме күбрәк өлеше капланган булса, шулкадәр без бозык күз карашларыннан азатрак булабыз, һәм күз тию, бозык керү шикелле әйберләрдән дә без азат булабыз. Ә без бүген ни эшлибез? Безнең бүген күрсәтә алган бөтен җирләребез ачык, урамда теләсә нинди кыяфәттә йөрибез, һәм шуннан соң инде «безне өшкерә алмассызмы икән, безгә Коръән аятьләренең шифасы тимәсме икән» дип хәзрәтләргә дә барабыз, экстрасенсларга да йөрибез. Үзебезгә бозыклык керә торган, начар энергия керә торган урыннарыбызны, хәтта башларыбызны да каплап йөрергә үзебездә көч табалмыйбыз. Бозык энергия керә торган урынның иң төбе — чәч. Аны галимнәр чакра дип йөртәләр. Ул бозык энергияне кабул итүче антенналар ролен уйный.

Һәм кием мәсьәләсендә шәригатебез буенча хатын-кызларга куелган таләп тә бик зур, чөнки хатын-кызларыбыз милләтебезнең киләчәге, милләтебезне дәвам итүчеләр. Хатын-кызларыбыз урамда теләсә нинди кыяфәттә йөреп, үзләренә бозык энергияне туплап, аннан соң ул энергияне балага күчерсәләр, безнең милләтебезнең киләчәге юк, сәламәт балалар тумый. Бүген инде туучы балаларның 70% ты авыру икән, 15% акылга зәгыйфь икән, туучы балаларның 15% гына бүген сәламәт булып дөньяга килә икән, бу инде «дин дигән тыю бетте, без хөррияткә ирештек, ни эшләсәк тә ярый» дип хатын-кызларыбызның урамда гаурәт җирләрен ачып, теләсә кемгә охшап йөрүләренең дә бер нәтиҗәсе.

Тәнне ризык ашап ныгытып торабыз, җанны иман белән ныгытабыз, акылны фән белән ныгытабыз. Уйлап карыйк әле, шәрә йөргәннән кайсы җиребез ныгый? Тәнебез ачык булса, аякларыбыз, башларыбыз ачык булса, моннан акылыбызга файда бармы? Моннан тәнебезгә сихәтлек бармы?

Моннан җаныбыз сафланамы? Юк. Шулай булгач, кешенең өч өлеше булган акылга, тәнгә, җанга бу шәрә йөрүнең файдасы булмагач, без нәрсәгә гаурәт җирләребезне ачып йөрибез соң? Шуннан соң «Сезне хайваннардан, бөтен мәхлукатлардан өстен иттем» дигән аятькә без муафыйк була алабызмы соң? Бу аятьнең ахырында; «Мин сезне хайваннардан да түбән төшерермен», — ди Аллаһы Тәгалә. Без бүген диннән баш тартып, юлсыз яшәп, төрле бозыкларга бирелеп, шушы аятькә муафыйк рәвештә яшибез. Чөнки хайваннар үсеп җиткәч әти-әниләрен оныталар, әгәр динсез булсак, балаларыбыз үсеп җиткәч безне дә онытырлар. Әмма «хайваннан да түбән төшү» дигәне куркынычрак, чөнки бер генә хайван да баласын ташламый. Хәтта акылы юк, иң аңгыра дип саналган тавык та чебиен тотарга дип барсаң, үләсен дә уйламый кешегә ташлана. Ә без шундый яшәү рәвеше нәтиҗәсендә, балалар йортларында әниләре ташлап киткән балаларның саны көннән-көн артуын күрәбез. Монысы инде хайваннан да түбән төшү була, чөнки бер генә хайван да баласын ташлап китми. Бүген инде адәм балалары шул дәрәҗәгә барып җиттеләр, балаларын ташлыйлар, алардан баш тарталар, шулай итеп тыныч вакытта әтисез-әнисез ятим балалар күбәйгәннән-күбәя бара.

Җәлил хәзрәт Фазлыев,

Читайте также

Иң зур бүләк - һидәят.
Кешегә Аллаһ тарафыннан бу дөньяда ук бирелгән иң зур бүләк - һидәят. Иманлы һәм һидәятле булуыбыз белән без Раббыбызга чиксез шөкерләр кылы...
Мирас малы
Туганнар арасында мирас малын бүлешә алмыйча судтан судка йөрүчеләр бүген һәрдаим очрап тора. Дөньяда моннан да ямьсезрәк күренеш юктыр у...
Коръән вә сөннәт
Изге Китабыбызны ачып җибәрүче Фатиха сүрәсендәге “галәмин” сүзе дөньялар дигәнне белдерә. Ә нинди дөньялар турында сүз бара соң? Кайбер гал...
Кабер газабы
Адәм баласы, ничек кенә бәхетле, сау-сәламәт, матур гомер итмәсен, бу яшәүнең азагы бар. Чөнки Аллаһ Сөбеханә вә Тәгалә галәмнәрне төзегәндә...
Атылган таш тәэсире
Минем исемем Камил, үзем белән булган хәлне сезгә сөйләп китмәкче булам. Соңгы модель, яңа иномарка алдым. Шатланып, горурланып машинаның...
Татар халкында йолалар 7, 40 ашлар уздыру
Традицияләребезне танырга теләмәүчеләргә аптырыйм. Әнә соңгы вакытта өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрү гадәте 1789 елда чиркәү әһеллә...
Укытучылар көненә вәгазь (День учителя)
Бөтен ил буенча Укытучылар көне билгеләп үтелә. Гомерләрен балалар укытуга багышлаган кешеләргә, дөньяви гыйлем буенча булса да, дини гый...
Рәҗәб ае турында. Ни өчен бу ай изге айларның берсе санала
Рэжэб - Ислам динендэ булган дурт изге айнын берсе. Бу айда Рагаиб кичэсе - пэйгамбэребезнен эти-энисе никахлашкан-кавышкан коннэр, бэйрэм к...
Рабигуль әүвәл нинди ай ул
Рабигуль-әүвәл мөселманнар өчен бик кадерле ай, чөнки бу айда бөек Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллалаһү галәйһиссәләмнең туган көне. Исегезгә...
Нәрсә ул бәхет
Аллаһ Раббыбыз Җирне һәм күкләрне, алар арасында булган барча мәхлукатны нинди гүзәл итеп яралткан. Бу гүзәллек эчендә иң камил итеп адәм ба...
Сабырлык хикмәте
Аллаһы Сөбханэһү вэ Тэгалэ Коръэни-Кэримдэ иманлы бэндэлэргэ мөрэҗэгать итеп, түбэндэге сүзлэрне эйтэ: «Эй иман китергэннэр, сабырлык илэ на...
Аллаһның бүләге. ( Мигъраҗ кичәсе вәгазе )
Рәҗәб аеның ахырында Мигъраҗ кичәсе дигән көн бар. Нинди көн соң ул, ни өчен аны билгеләп үтәбез, ни өчен без аны бәйрәм дип саныйбыз? Пә...
Updated: 04.11.2017 — 22:11
Игелек.ру © 2017