Рубрика: ДАРУ ҮСЕМЛЕКЛӘРЕ

Мәтрүшкәнең файдасы

Әлеге дару үсемлеге июль-августта чәчәк ата. Дару итеп үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар. Зәңгәр мәтрүшкәнең составында (барлык өлешләрендә дә) аскорбин кислотасы һәм дуплау материаллары булганга аны нерв авыруларына каршы да кулланалар. Бер аш кашыгы коры үләнгә 1 стакан кайнаган су коеп, ут өстендә кайнатып чыгарырга кирәк. Аннан тагы 10-15 минут […]

Канлы үлән үлемнән алып калды

Май башында дачага йөртүче рейс автобусын көтеп торганда, яныбызга кечкенә буйлы, җыйнак гәүдәле, елтыр кара күзле, карап торышка 70 яшләр тирәсендәге бер карчык килеп туктады. Кул арбасы тартып җил-җил атлап килгәнгә, бит очлары яш кызларныкыдай алсуланып чыккан, көләч йөзеннән нур балкыган әбекәй Бриллиант исемле икән. Автобусны бик озак көттек, ул арада сүзчән әбекәй, үз башыннан […]

Кавын-карбызның файдасы

Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен файдалы. Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарталар   Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә. Ул шулай ук иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, баш мие тарт­масы эшчәнлеген арттыра, хроник ялкынсынулы авыруларга каршы керәшә. Җимештә тимер күп. Төше […]

Солы белән дәвалану

Кешеләрнең солы белән туклануы турында борынгы Рим табибы Гален язган. Диоскорит солы ярмасын — компресс кую өчен, лайлалы сыекчасын ютәлдән, боткасын эч китүдән кулланырга тәкдим иткән. Гипократ солыны чәй эчкән кебек эчәргә киңәш биргән. Атаклы француз галиме Жан Де С. Катерин солыдан төнәтмә ясап эчкән. Ул ел саен 2 атна дәвамында төшке ашка кадәр һәм төшке […]

Укроп нинди чирләрдән файдалы

Гипертония (югары кан ба­сымы) авыруыннан укроп үләне төнәтмәсе яхшы булы­ша:  1 аш кашыгы киптереп ваклаган үләнгә 150-200 мл (1 стакан) су кайнатып са­лып, 15-20 минут төнәтеп сө­зәләр. 1 стакан төнәтмәне көн дәвамында 3 мәртәбә­гә бүлеп, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Әлеге чара йокысызлыктан булышучы тынычландыргыч чара бу­ларак та файдаланыла. Рәс­ми медицинада укропны 1-11 стадия гипертония чи­реннән […]

Топинамбурның файдалы үзенчәлекләре

Топинамбурның шикәр диабеты, ашканы асты бизе, ашказаны җәрәхәте, кан басымы күтәрелү кебек авырулардан файдасы бик зур. Ул организмдагы нитратларны тозларны эретеп тарката, матдәләр алмашын яхшырта. Топинамбур (җир грушасы) хакында тулырак мәгълүмәт Организмнан тозларны чыгару. 1-1,5 килограмм яшел масса (яфрак, сабак) алына. Аларны 5-10 санти­метр итеп турагач, 5-8 литр су сыешлы кәстрүлгә са­лып кайнатырга куялар. 20- […]

Инҗир (инжир обыкновенный).

Тутчалар семьялыгыннан аз тармаклы, юан, сөтчел сыекчалы ботаклы куак яки зур булмаган агач. Яфраклары алмаш торышлы, түгәрәгрәк, өч-җиде калаклы, озынлыкка — 15 см га, киңлеккә 12 см га кадәр, өстән куе яшел, кытыршырак, астан соргылт-яшел, йонлач, озын юан саплы. Чәчәкләре груша формасындагы кабарынкы, итләч төркемнәргә җыелганнар.Үсемлек ике өйле. Ата чәчәк төркемнәре эчендә шөпшә-бластофаглар яши, алар чәчәкләрне серкәләндерә.Ана […]

Көнбагыш, беръеллык көнбагыш. Подсолнечник однолетний

Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан туфракка тирән үтеп кергән үзәк та­мыр системалы куәтле берьеллык үсемлек. Сабагы туры, ботаксыз яки аз ботаклы, 3 м биеклеккә җитә, ул бер түгәрәк — баш белән тәмамлана яки ботакларда берничә данә кеч­кенәләре дә була. Яфраклары алмаш торышлы, зур, ярымтүгәрәк-йомыр- касыман, озынлыкка 30 см га җитә­ләр, озын саплы. Чәчәк төркеме — 40 см […]

Ананас

Бромелиячәләр семьялыгыннан булган бу үсемлекнең культуралы төре берәү генә—чын ананас. Ул җир шарының барлык тропик өлешлә­рендә үстерелә. Дөнья продукциясе­нең 75% ын диярлек Гавай утраула­ры бирә. Ананас — күпьеллык көчле үлән­чел үсемлек. Тамыр системасы бик үк көчле түгел. 30—125 см биеклеккә үсә, үсентесе нык кыска. Яфракларының читләре тешле, озынлыгы — 30— 80 см, киңлеге —15 см, очлары чәнечке […]

Авокадо

Авокадо — дәфнәчәләр семьялы­гыннан 8—10 (20—25) м га җитеп үсә торган мәңге яшел тропик агач. Күпсанлы авокадолардан төп ике төр — Америка һәм Мексика төрләре культуралаштырылган. Яфраклары каты, йомыркасыман, кырыйлары тигез, Америка авокадосының яфрагы озынлыкка — 25 см һәм киңлеккә — 8—10 см; ә Мексиканыкы­ның яфраклары кечерәк, әнисне хәтер­ләтүче үзенчәлекле исле. Чәчәкләре йонлач, саргылт-яшел, ике […]

Шомырт (Черемуха обыкновенная)

Роза чәчәклеләр семьялыгыннан биеклеге 10 м га җитә торган, куе ябал­дашлы зур булмаган агач яки зур куак. Кәүсәсенең кайрысы кара-соры, яшь ботакларыныкы кызгылт-көрәнсу. Яфраклары алмаш торышлы, эллипссыман, озынлыгы — 5—10 см, киңле­ге — 2—6 см, кыска саплы, җәймә төбендә ике бизе бар. Чәчәкләре хуш исле, 12 см га кадәр озынлыктагы күп чәчәкле, иелеп торган тәлгәшләргә җыелганнар. […]

Кычыткан, ике өйле кычыткан. ( Крапива двудомная )

Кычытканчалар семьялыгыннан шуышма тамырчалы, чага торган үләнчел үсемлек. Сабаклары туры, 20 см га кадәр биеклектә, дүрт кыр­лы, яфраклары кебек үк, каты төкчәләр белән капланган. Яфраклары кара-каршы торышлы, йомырка-ланцетсыман, озынлыкка — 15 см га, киңлеккә 8 см га кадәр, пычкы читле. Үсемлек ике өйле. Чәчәкләре яшькелт, вак, бер җенесле, гади дүрт бу­ынтыклы чәчәк тирәлекле, югарыдагы яфракларның […]

Чөгендер ( свекла обыкновенная )

Алабутачалар семьялыгыннан икееллык үсемлек. Беренче елда эре, озын саплы яфраклар кәрзине һәм төрле форма, күләм һәм төстәге, ха­лык телендә тамыразык дип йөртелә торган итләч тамыры үсә. Икенче елда биек, ботаклы, күп яфраклы, тар­мак очларында икешәр-бишәр булып утыручы күпләгән чәчәкләре булган сабаклары үсә, халык аны орлык чөгендере дип йөртә. Чәчәкләре матур түгел, яшел яки аксыл, биш […]

Әфлисун (Апельсин сладкий, или китайский)

   Әфлисун — сәдәф утычалар семья­лыгыннан мәңге яшел микориза (микориза — аерым үсемлекләрнең тамырларында була торган, туфрактагы көл элементларын һәм азот кушылмаларын үзләштерергә ярдәм итүче гөмбәчел җепселләр) ага­чы. Ватаны — Көньяк-Көнчыгыш Азия (Кытай, Һиндстан). Тропик һәм субтропик илләрдә үстерелә. Кыргый хәлдә очрамый диярлек.    Әфлисун агачының биеклеге 4—6 м дан 12 м га кадәр җитә. […]

Өрек (Абрикос обыкновенный)

Роза чәчәклеләр семьялыгыннан 15 м га һәм аннан да биегрәккә җитә торган зур агач. Азиядә аның 7—8 төре таралган. Гади яки культура­лы өрек аеруча кыйммәтле санала. Өрек агачы бик үк төз булмаган кәү­сә һәм ябалдашлы; карт агачларның кайрылары буйга яргаланган, соры-коңгырт төстә, ботаклары шәрә.  Яфраклары зур, алмаш торышлы, эллипссыман яки җәенке йомыр- касыман, ян-яклары вак […]

Тигәнәкчек ( Репешок обыкновенный )

Роза чәчәклеләр семьялыгыннан юан тамырчалы һәм 1 м га кадәр би­еклектәге туры утыручы сабаклы күпьеллык үләнчел үсемлек. Яфракла­ры алмаш торышлы, өзек-өзек каурыйсыман, вак яфракчыклары тирән пычкы читле, өске яклары куе яшел, җыерчыклы, аскы яклары якты сары, куе төкчәле. Үсемлекнең сабаклары да куе төкчәләр белән капланган. Алтынсыман сары чәчәкләре төзексез озын чукларда. Чәчәкләре вак, хуш исле, […]

Үгез күзе. ( Арника горная )

Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан кызгылт-көрән төстәге нечкә һәм күп тармаклы, кыска тамырчалы күпьел­лык үләнчел үсемлек. Сабагының би­еклеге 30—80 см, туры, гади яки бер­ничә кара-каршы ботаклы. Тамыр яны яфракларының саны — 6—8; алар озынча түгәрәк, куе яшел төстә, кәрзин хасил итәләр; сабак яфракла­ры ланцетсыман, вак, кара-каршы то­рышлы. Алар күп түгел, гадәттә 1—2 пардан артмый. Оешма чәчәкле башка […]

Торма, игүле торма (Редька посевная)

Әвернә чәчәклеләр семьялыгын­нан бер-яки икееллык яшелчә үсем­лек. Беренче елда төрле формадагы юан итләч тамыры һәм тамыр янын­дагы лирасыман яфраклар төркеме үсә. Соңыннан (беренче яки икенче елда) сабагы үсә һәм анда күпләгән ак, алсу, шәмәхә төстәге чәчәкләр барлыкка килә. Җимешләре — эчендә кара түгәрәк орлыклары булган ку­заклар. Апрель-майда чәчәк ата, җи­мешләре май-июньдә өлгерә. Торманың ике төрлесен […]

Түндербаш, тимгелле түндербаш, елан уты (Болиголов крапчатый)

Чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан булган тимгелле түндербашның яман шеш авыруларына каршы могҗизалы тәэсире күптәннән билгеле. Үз ва­кытында Гиппократ та аны уңышлы кулланган. Ә Австрия, Германия, Франция, Венесуэла, Греция, Испа­ния, Мексика, Португалия, Румыния,Чили һәм башка кайбер илләрдә бу үсемлекне рәсми медицинада яман шешне кисәтүдә һәм дәвалауда киң кулланалар. Әлеге үсемлек чүп үлән буларак бакчаларда, әрәмәлекләрдә, урман­нарда, елга […]

Үги ана яфрагы (Мать и мачеха обыкновенная)

Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан озын, горизонталь, күп тармаклы та­мырчалы күпьеллык үләнчел үсемлек. Сабаклары туры, биек түгел, кабырчыксыман, тармаксыз, көрәнсу, чәчәк кәрзине белән тәмамланучы куе яф­раклар белән капланган. Тамыр яны яфраклары түгәрәк-йөрәксыман, ди­аметры 25 см га җитә, кырыйлары чокырлы-тешле, өсте яшел, шәрә, аста ак киезсыман, озын саплы. Алар май ахырында — июньдә, чәчәк бәбәкләре шиңгәннән сон үсә. […]

Җикәнбаш ( Рогоз широколистный )

Җикәнбашчалар семьялыгыннан 2 м га кадәр биеклектәге юан шуышма тамырча­лы күпьеллык үләнчел үсемлек. Сабагы Юан, буынтыксыз. Яфраклары озын, кыяк- сыман, җиңсәле, 4 см га кадәр киңлектә, сирәк кенә өч кырлы. Чәчәкләре бик вак, бер җенесле, чәчәк тирәлекләре юк, кара бәрхетсыман, чәкәнгә охшаган, куе, цилиндрсыман чәчәк төркемендә. Чәчәк төркеменең югарыгы өлешендә, гадәттә чәчәк төркеменнән өстәрәк, серкәчле […]

Җир грушасы (Топинамбур)

 Җир грушасы — көнбагыш ыруыннан күпьеллык үсемлек. Туган җире — Төньяк Америка. Европада XVII гасырдан игә башлыйлар.  Җир грушасының сабагы 2—3 м га җитә, көнбагышныкына охшаган сары чәчәкләренең диаметры 5—6 см, урта полосада орлыкланмый. Бүлбеләренең формасы (сортына карап) озынча түгәрәк, орчыксыман, ә кабыгының тышы ак, алсу, аксыл-шәмәхә төстә. Бер бүлбенең авырлыгы гадәттә 100—120 г (рекорд […]

Җир тамыры, кылыч үлән (Аир обыкновенный)

Җир тамыры — ароидчалар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлек. Тамыры күп тармаклы, горизонталь-шуышма, эче ак, йомшак, губкасыман; тышы соргылт-сары яки соры-яшел, нечкә бау сыман күпләгән тамырлары бар. Яфраклары ачык-яшел, кыяклы очлы, итләч, үзәк тамырның өске өлешеннән бәйләм булып үсеп чыгалар. Чәчәк сабагы 60—100 см. Оешма чәчәге 4—12 см озынлыкта, сабак очында аз гына янтаеп утыручы бер […]

Һиндыба (Буын чәчәк) Цикорий обыкновенный.

Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан бар­лык вегетатив органнарында сөтчел сыекча булган, үзәк тамырлы, биеклеге 1,5 м га җитә торган биек, гадәттә тармакланган сабаклы икееллык һәм күпьеллык үләнчел үсемлек. Ботаклары нык читкә тайпылган, өскә таба бераз нечкәрәләр. Тамыр тирәсе яфраклары кисек-каурыйсыман, сирәк кенә — бөтен, әмма тешле читле, яфрак төпләрендә әкренләп сапларга таба нечкәрә бара. Сабак яф­раклары күп […]

© 2017 Frontier Theme