Рубрика: ТӨШЛЕК

«А» хәрефенә башланган төшләр

Абзар Төшендә ат абзары, ягъни араны күрсәң абзар- кура күрсәң, хәрәм мал һәм кайгы, һәм тәүбә белән тәгъбир кылына, ди Мөхетдин бине Гарәби.   Авыручы Төшеңдә үзеңне авыручы итеп күрсәң, бәхет һәм яхшылык ирешер. Әгәр төшеңдә авыручы пәйгамбәрне күрсәң, илдә Ислам дине зәгыйфләнүгә булыр. Бозыклыклар көч-куәт алыр, диелә «Төхфәтел-мөлектә». Төштә авыручыны күрү — монафикълык наданлык, […]

«Б» хәрефенә башланган төшләр

Бабай Төшеңдә өлкән яшьтәге бер бабайны, олы кешене күр­сәң, бу — өмет билгесе, ул бабайга Аллаһы тәгаләдән рәх­мәт ирешер, дөньялыктан Ахирәткә иман белән күчәр. Төштә карт бабайны күрсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, дәүләт һәм бәхет ирешүгә ул.   Бавырсак Төштә бавырсак күрү—мал һәм балалар булыр, диел­гән «Т өхфәтел-мөлек»тә.   Бадәм агачы, мае Төштә бадәм агачы күрсәң, бер […]

«В», «Г», «Д» хәрефләренә башланган төшләр

В   Варенье, пикмәз Төштә пикмәз, ягъни варенье күрү —мал һәм файда ул, дип юрарга киңәш ителә «Төхфәтел-мөлек» китабында.   Вино, шәраб Төшеңдә йөзем җимеше суы, ягъни вино күрсәң, яки эчсәң, һәр җирдә сәламәт булуыңа дәлил ул, диелә «Йо­сыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.   Вәкил, вәли Төшеңдә вәкилне, яки вәлине авыру дип күрсәң, гөнаһ эшләрсең, ди Мөхетдин […]

«Е» һәм «З» хәрефләренә башланган төшләр.

Е   Еврей Төшеңдә еврейны күрсәң, атаң белән бертуган карендәшеңнән мирас алырсың, яки бер-бер гөнаһка батырчы­лык итәрсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә­сен  Әгәр дә төшеңдә арада еврей бар икән дип күрсәң, динең буш булыр. Төшеңдә бер еврейның мөселманлыкка чыкканын күр­сәң, бел, әҗәлең якын килгән, дип белдерелә «Төхфәтел-мөлек» китабында. Төшеңдә еврейны күрү—теләккә ирешү, эшләреңне башкару, гүзәллек табу һәм […]

«И» һәм «Й» хәрефләренә башланган төшләр

И Иблис Кем дә кем төшендә Иблисне күрсә, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында, дошманына җиңелер, дошманына җиңү ирешер. Төшеңдә Иблисне күрсәң, һәлакәтле адәм сиңа дош­манлык эшләр, ди Мөхетдин бине Гарәби.   Иген, ашлык Бодай, арпа, тары һәм шундый игеннәрне төшеңдә күрсәң, ашлык яки башак ^күрсәң, кулыңа көтелмәгән җир­дән мал керер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамә- се»ндә. Төшеңдә […]

«К» хәрефенә башланган төшләр

Кабак Төштә кабак күрү — хөкемдарлыкка дәгъвалык итүдер ул, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Әгәр дә бер кеше дәртле булып, төшендә кабак пеше­реп ашаса, азат кылыныр һәм барча кайгылы эшләрдән котылыр, диелә шушында ук. Әгәр дә төшеңдәге ашаган кабагың татлы тоелса, ха­тыннар өчен мал һәм гыйлем буларак юралыныр, ирләргә исә бу төш рәнҗү һәм михнәт килүен белдерер. Әгәр […]

«Л» һәм «М» хәрефләренә башланган төшләр

Л Ләгән Төшеңдә ләгән күрсәң, өйләнерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.   Ләйсән яңгыр Әгәр дә төшеңдә ләйсән яңгыр яуганын күрсәң, имин­лек, шатлык-сөенеч һәм мал-нигъмәт ирешер.   Ләкләк Төшеңдә ләкләк күрсәң, зәхмәт тияр, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.   Ләхет Ләхеткә мәет куйганыңны күрсәң, йорт төзерсең, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә. Төштә ләхет күрү —гыйбрәт, ләхеткә яту-һәлакәт, ләхеттән чыгу […]

«Н» хәрефенә башланган төшләр.

Надан булу Язучы кеше үзен төшендә надан булуда күрсә, ягъни надан дип күрсә, хәйләдән китәр һәм тәүбә итәр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.   Намаз Төштә чистарынып намаз кылсаң, рөкүгъ, сәҗдә, әбдәст күрсәң, Шәех Ибраһимнан билгеле, кайгылардан котылырсың, бурычларыңны үтәрсең, борчуларыңнан арынырсың, бәлаләрдән азат ителерсең. Төшеңдә намаз укысаң, ил эчендә олуг булырсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә. Төшеңдә […]

«О» хәрефенә башланган төшләр.

Оклау, уклау Төштә оклау (уклау) күрсәң, өйләнерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.   Олуг зат Төшеңдә олуг затларны күрсәң, хаҗ кылуга мөмкин­легең ачылыр, дәүләткә ирешерсең, рәхәт тормыш киче­рерсең, бер балаң туып, шул балаңнан сөенерсең, диелә «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә. Төшеңдә олуг кешенең ашап утырганын күрсәң, аның җаны өчен садака бирергә кирәк, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.   Он Төштә […]

«П» һәм «Р» хәрефләренә башланган төшләр

Падишаһ Төштә падишаһ күрсәң, сөенечкәдер, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә. Төшеңдә Зөлкарнәйн падишаһны, ягъни Александр Македонскийны күрсәң, гомерең озын булыр, бөек файдалар күреп, күп җирләргә сәфәр кыларсың, диелә «Төхфәтел- мөлек» китабында. Төшеңдә падишаһның үлгәнен һәм кабат терелгәнен күрсәң, әгәр дә шушы күргән падишаһыңны гадел дип белсәң, ул падишаһ һаман да гаделлек белән хөкем итәр. Төштәге падишаһларның […]

«С» хәрефенә башланган төшләр

Сабан, сабанчы Төшеңдә сабан сөреп, иген чәчкәнеңне күрсәң, барлык теләкләреңә ирешерсең, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбир- намәсе»ндә.    Сабый Төшеңдә сабыйны күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәна­бигъ тәрҗемәсе»ндә, зәгыйфь дошман һәм сагыш булыр. Чөнки сабый һичнәрсәне әзерләмәс, бар итмәс, аннан бары тик зәгыйфьлекне һәм сагышны гына көтәргә мөмкин. Әгәр дә төшеңдә ул сабый ир бала булса, ахыры хәерлегә юралыныр, […]

«Т» хәрефенә башланган төшләр

Табак Төшеңдә табак күрсәң, кол, буйсынучан хатын буларак юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.   Табиб (врач) Төшеңдә табибны (врачны) күрсәң, шундый галим кеше булыр ки, мөфти дәрәҗәсендә күрелер һәм фәтвагә җөрьәт кылыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ» китабында.   Таблетка Төшеңдә таблетка кебек нәрсәләр күрсәң, диелә «Йо­сыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә, шатлык ирешер, дош­маннарың бетәрләр, теләгеңә җитәрсең.   Табыну Төшеңдә әгәр […]

«У» хәрефенә башланган төшләр

Угыл (ул) Төшеңдә улыңны йоклаган итеп күрсәң, яхшыдыр, хәер­ле һәм шатлык булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында. Төштә чибәр йөзле угыл күрсәң, ул — фәрештәдер, фә­рештә кебек юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби. Әмма ямьсез угыл күрсәң, кайгы булыр. Төшеңдә үз яныңда угылан күрсәң, кайгыдан коты­лырсың. Төшеңдә сәүдәгәр кеше угылан күрсә, яхшыга юрасын, кыз күрсә, начаргадыр. Бер хатын […]

Страница 1 из 212
Игелек.ру © 2017