Игелек.ру

Онлайн журнал на русском и татарском языках

Рубрика: ТАРИХ

Бәрәңге чипсылары тарихы

Бәрәңге чипсыларын уйлап табуга 2018 елда 165 ел тула. Хәзерге көндә гади халык ризыгы булып саналган чипсылар АКШта баштарак югары катлам кешеләре өчен генә әзерләнгән була. Чипсылар АКШта әле дә популяр ризыклардан санала. Башка илләр белән чагыштырганда, америкалылар чипсыларны иң куп ашаучылар булып саналалар, алар елына 3 әр кг чипсы ашый. Гамбургер һәм хот-дог белән […]

Болгарлар Алтын Урда чорында

Монголлар басып алуның нәтиҗәләре Монголлар басып алу нәтиҗәсендә, Идел Болгары мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый. Ул үзенең бәйсезлеген югал­та һәм Алтын Урданың бер олысына әверелә. Болгар халыклары монгол ханнарының ясак түләүчеләренә әйләнә. Ясак күләме җыеп алган уңышның яисә башка торле керемнең өчтән бере кадәр була. Болгар кенәзләре, рус кенәзләре кебек үк, Алтын Урда ханнарыннан кенәзлек […]

Алтын Урданың таркалуы

Илнең таркала башлавы. Үзбәк ханның утыз еллык идарәсе вакытында чәчәк аткан Алтын Урда, идарә ба­шына Җанбәк (1342—1357) утыргач, акрлнлап тарка­луга таба бара. Бу вакытта илнең Польша Литва, Ита­лиянең Кырымдагы биләмәләре белән бәрелешләре була. Җучи токымы әгъзалары үз олысларының мөстәкыйль­леге өчен ханга каршы көрәш башлыйлар, үзара да тату тормыйлар. Әйтик, көнчыгыш олысның Зәңгәр Урда ха­киме улы Мөбәрәк […]

Болак

Болак — Кабанны Казан суы һәм аның аша Идел белән тоташтыру өчен казылган канал ул — дигән фикер киң таралган. Болакның җеп белән сызган кебек туп-туры һәм махсус авыш итеп тигезләнгән ярлы булуы шушы фаразга су коя. Тарихи чыганаклар да шуны күрсәтә. 1883 елда Казанда нәшер ителгән «Тәварихе Болгария» дигән китапта татар тарихчысы Мөхәммәтзариф Хөсәен […]

Милләт каргышы

Мәскәү хөкүмәте Казан ханлыгын яулап алу ту­рында күптәннән хыялланса да, бу эшне тиз генә баш­карып чыга алмаячагын яхшы аңлый. Казанга каршы 1549-1550 елларда булган яуларда Иван Грозный зур югалтуларга дучар ителә. Шуңа да карамастан, Казан ханлыгын урыс дәүләтенә кушу омтылышы дәвам итә. Яңа яуны оештыру киңәшмәсендә Ше­реметьевлар белән Адашевлар һәм Явыз Иванның рухи киңәшчеләре — […]

Алтын урда мәдәнияте

Алтын Урда мәдәнияте формалашуның үзенчәлеклә­ре һәм аңа хас сыйфатлар Алтын Урда урта гасырлар­да матди, рухи культура һәм цивилизация нык үскән дәүләтләр исәбенә керә. Һәм бу хәл очраклы түгел. Үзәкләштерелгән дәүләт, күп санлы шәһәрләр, тыш­кы дөнья белән тыгыз сәүдә элемтәләре мәдәният үсеше өчен Алтын Урдада уңай шартлар тудыра. Алтын Урда­ның күп хакимнәре үз тирәсенә ерак илләрдән […]

Идел Болгары — шәһәрләр иле

“Бай шәһәрле патшалык”. 1235 елда Идел Болгары­на ерак Венгриядән Юлиан исемле бер сәяхәтче монах килеп китә. Соңыннан ул үзе күргәннәрен көндәлегенә кыска гына итеп: “Болгар иле — бай шәһәрләре булган бөек һәм куәтле патшалык”, — дип язып куйган. Чыннан да, Болгар дәүләте X—XIII гасырларда шәһәрләргә бай ил буларак дан тоткан. Бүләр, Болгар, Сувар, Җүкәтау кебек […]

Болгар дәүләте төзелү

IX—X гасырлар арасында Көнчыгыш Европада шул заманның иң зур дәүләтләренең берсе — Идел Болгары төзелә. Аның тарихында Урта Идел буе һәм Кама буе халыкларының, бигрәк тә татар халкының бик зур тарихы гәүдәләнә. Идел Болгары — чын мәгънәсендә хәзерге татарларның ата-бабалары яшәгән беренче дәүләт. Икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсе ягыннан ул үзенең күршесе — Киев […]

Бөек Болгар иле һәм Хәзәр каһанлыгы (VII—X гасырлар)

Көнчыгыш Европа далаларында һуннар токымы. Алтынчы гасыр уртасында Каспий һәм Кара диңгез буендагы далаларны яулап алгач, Истәми хаһан һәм Кара Чура төрекләре биредә күп санлы халыкларны очраталар. Алар арасында әле 370 елларда һун урдалары белән килгән болгарлар, савирлар, аварлар, утригурлар, кутригурлар һәм башка төрки телле кабиләләр була. Аларның бер өлеше Аттиланың Европага һөҗүмнәрендә катнаша. Аның […]

Казан ханлыгы чорындагы татарча чыганаклар

Кабер ташы язмалары Татар халкының бик мөһим байлыгы бар. Ул да булса, кабер  ташларындагы язулар— эпиграфик истәлекләр. Татар халкының  байлыгы дип мин шуның өчен әйтәм, чөнки алар күрше славян-урыс, фин-угор халыкларында булмаган һәм юк. Чуашлар аларга бөтенләй  битараф карый. Башкортларда да алар булмаган. Алтын Урда  кабиләләре каберләр өстенә таш куеп, аңа язу язып калдырмаганнар. Мондый […]

Төрки каһанлыгы (551—630 еллар)

IV гасырдан VI гасыр башына чаклы төркиләр утрак тормыш алып баралар, тимер табу һәм аны эретү белән шөгыльләнәләр. Ләкин алар монгол телле җуҗаннарга буйсыналар. Җуҗаннарның икътисады һәм армиялә­ренең корал белән тәэмин ителүе исә руда чыгаручы, тимер эретүче һәм тимерче төркиләргә бәйле була. Бумын идарәсе чорында төркиләр Бумын идарә иткәндә, төркиләр көчәя, җуҗаннар белән хисаплашмый башлый […]

Евразиядә борынгы төрки халыклар һәм беренче төрки дәүләтләр

Европа тарихында 375 нче ел яңа чор ача. Ул вакыт­та күп санлы һун урдалары Европага бәреп керә һәм җимергеч сугыш башлый. Куннарның Көнбатышка массакүләм хәрәкәте колбиләүче Рим империясе һәлакә­тенә сәбәп була. Европада яңа, башлангыч феодаль тәртипләр туа, урта гасырлар дәвере башлана. Халык­ларның Бөек күчеш чоры мөһим нәтиҗәгә китерә — Европа континентында яңа сәяси һәм этник […]

Татарстан җирендә бронза-тимер дәверендәге халыклар

Җирле кабиләләр хуҗалыгында төп урынны китмән­ле игенчелек, терлекчелек, металл табу һәм эшкәртү алып тора. Сунарчылык, балыкчылык шөгыле кими бара. Таш кораллар әле һаман күп кулланылса да, бронзадан эшләнгәннәре һәр өлкәдә тора-бара киңрәк тарала төшә. Бронза бакырдан катырак. Ә бронзадан файдалана башлау — кешегә үз эшчәнлегенең төрле өлкәсендә өстәмә мөмкинлекләргә ия булу дигән сүз. Безнең төбәктә […]

Поиск

Игелек.ру © 2017
Яндекс.Метрика