Рубрика: АШ-СУ

Эремчек суы

Эремчек суы — бик файдалы. Анда сөт шикәре, минераль тозлар, тиз эри торган аксым бар. Сөт шикәре эремчек суына эч йомшарта торган сәләт бирә, эч катканда аннан да уңайлы дәва юк. Ул сидек куарга сәләтле, тән шешенүне кайтара. Ашказанындагы черүче флораны тышка куа, яшь, файдалы флора үстерергә булыша. Эремчек суын ач карынга — иртән эчәргә […]

Пицца пешерү

Яшелчәле тавык пиццасы Иң элек шикәр комы, чүпрә һәм тозны кефирга салып болгатыгыз. Аннары шуңа иләнгән он кушып, камыр ясагыз. Камырны бер-ике сәгать җылы урында тотып, түгәрәк җәймәләр әзерләгез. Ваклап туралган кишер һәм суганны атланмайда җиңелчә генә кыздырыгыз. Шуны камыр өстенә тигезләп ягыгыз. Аннан соң вак итеп туралган пешкән тавык ите, түгәрәкләп киселгән помидор, тасмалап […]

Экзотик җимешләрнең файдасы

Экзотик җиләк-җимешләрнең кеше организмына нинди файдасы бар икән? Әлеге сорауга җавап итеп сезгә түбәндәге язманы тәкъдим итәбез. Ананас. Өлгергән ананаста азыкны эшкэртергэ ярдәм итә торган, аксымны таркатучы бромелин ферменты бар. Авокадо. Аның җимешләре туендырылган май кислоталарына һәм Е витаминына бай. Банан. Составында углеводлар күп булу белән бик туклыклы. Анда күптөрле витаминнар һәм минераль тозлар бар. […]

Ничек сайларга

Кавын Үлән исе килеп торган кавын өлгермәгән була. Җылыда, көн үзәгендә аның исе ныграк сизелә. Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән. Сабак очы тулысынча кипкән булырга тиеш. Кавынның тышы йомшак булу бозыклыгын искәртә. “Колхозница” — зур булмаган түгәрәк кавын. Бу төре юлда килгәндә дә өлгереп җитә. Эче сары, баллы, кайчагында яшькелт тә булырга мөмкин. Бик […]

Кавын-карбызның файдасы

Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен файдалы. Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарталар   Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә. Ул шулай ук иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, баш мие тарт­масы эшчәнлеген арттыра, хроник ялкынсынулы авыруларга каршы керәшә. Җимештә тимер күп. Төше […]

Балның файдасы

Борынгы фикер ияләре балны озак яшәү мөмкин­леге бирүче һәм сәламәтлек эликсиры дип атаганнар. Ул электән үк бөтен халык­ларда да киң кулланылган һәм уникаль медикаменттан саналган. Бал хәзер дә кешеләр­не күптөрле авырулардан дәвалый. Аның үсемлек һәм төрле үләннәр белән катнашмасы уңай нәтиҗә бирә: ашказаны-эчәк трак­тын нормальләштерә, ал­лергиягә, склерозга каршы көрәшә, тонусны күтәрә, ялкынсынуларны бетерә, матдәләр алмашын, […]

Нинди ботка тәмлерәк

Әгәр дә белгечләр фикеренә колак салсак, алар иң элек дөгегә өстенлек бирәләр. Чыннан да, аны Азия илләре­нең күпчелегендә бик күптәннән бирле төп туклану ризыгы буларак куллана­лар. Статистикадан күренгәнчә, Рәсәй хапкы елга җан башына уртача дүрт ки­ло дөге ашый. Әлбәттә, үзебезнеке ге­нә җитми. Кибетләрдә, базарларда са­тыла торган дөгенең яртысы Краснодар краенда үстерелгән. Калганы Таиланд, һиндстан һәм Кытайдан […]

Чәйләр

Аппетитны ача торган чәй ясау өчен үзара тигез күләм­дә әрем үләне, кызылчатыр, аир тамыры, тузганак тамыры, вахта яфраклары, әнеч җимеше кирәк. Шушы катнашманы бер стакан кайнар суга 1 кашык күләмендә салып, 20 минут төнәтергә һәм сөзәргә. Ашар алдыннан 15 — 20 минут кала 1 кашык эчәргә.   Витаминлы чәй үзара тигез өлешләрдәге гөләп, миләш, нарат […]

Чәй

Чәй өчен яңа гына алып кайткан яки агызган су әйбәт. Аннан ят ис килмәскә һәм ул бик каты булмаска тиеш. Икенче тапкыр кайнаткан суда чәй тәмле пешми. Гадәттә чәй пешерү өчен фарфор чәйнек кулланалар, анда аның төсе әйбәт чыга, үзе хуш исле була. Суны кайнатып чыгаргач, чәйнекне 1-2 тапкыр кайнар су белән чайкап түгәләр. Аннары […]

Пәхләвә

Йомырка сытып күпертәләр, җылы сөт, эреткән атланмай, сода, он өстәп катырак итеп камыр басалар. Камырны 12-14 кисәккә (катламнар санынча) бүләләр, һәр кисәкне 1,5 мм калынлыгында, 30-35 см диаметрлы итеп җәяләр. Кузы чикләвегенең төшен бераз гына табада кыздырып алалар, ваклап, шикәр комы өстәп болгаталар. Җәймәләрнең һәркайсын эреткән атланмай белән майлап, өсләренә шикәрле чикләвек төше сибеп, майлаган […]

«Балыклы күл» салаты

Чистартылган тозлы сельд балыгын ваклап турарга, 2 алма, пешкән 2 кишер, пешкән бер чөгендер, пешкән 2 бәрәңге, 1 тозлы кыярны турап кушарга да, майонез салып яхшылап болгатырга.   Похожие записи:Чөгендер ( свекла обыкновенная )Тез буыннары авырту (артрит)Сездән — сорау, бездән — киңәшПицца пешерүКара тмин белән дәвалану (черный тмин)Бәрәңге салаты.

Кукурузлы салат

Зур савытка катламлап салырга: 2 стакан пешкән дөге, ваклап туралган пешкән тавык ите (тиресеннән башка), ваклап туралган суган, тоз, 1 банка косерваланган гөмбә, 1 банка кукуруз, һәр катны майонез белән сыларга, өстенә дә майонез сылап, вакланган чикләвек белән бизәргә.   Похожие записи:Кычыткан, ике өйле кычыткан. ( Крапива двудомная )Кара тмин белән дәвалану (черный тмин)Гриппны кисәтү […]

Бавырсак

Сөткә йомырка сытып, май, шикәр комы өстәп изгән әче камырны 100-150г лы кисәкләргә, бүлеп бармак калынлыгында баусыман тәгәрәтәләр һәм урман чикләвеге кадәр турыйлар. Аннары кайнап торган майга салалар, болгата-болгата кызарганчы пешерәләр. Сөзәләр, мае агып беткәч, өстенә шикәр оны сибәләр. Бавырсакны чәй янына чыгаралар.    1 кг онга: йомырка 10 данә, сөт 130-140г, шикәр комы 30-35г, […]

Страница 1 из 41234
Игелек.ру © 2017