Рубрика: Сәламәт бул

Ачы торма (редька) белән дәвалану

Борынгы грек галиме Диоскорид ачы торманың файдалы сыйфатлары турында әйтеп калдырган. Аны аппетит ачу өчен дә, дару үләне буларак та киң кулланганнар. Үзегезнең дә сынап караганыгыз бардыр — ачы торманы күрү белән авыздан сулар килә башлый. Димәк, ул ашказаны сыекчасы бүленеп чыгуны көчәйтә, ә бу исә ашказанында төрле авырулар башлануга киртә булып тора. Эчәкләр эшчәнлегенә […]

Чи ризык белән туклану

Табигый таләпләргә туры килгән рационда витаминнар һәм биологик актив матдәләр җитәрлек була, чөнки анда чи яшелчәләр, җиләк-җимеш, соклар һәм башкалар да каралган. Шунлыктан, бөтен азыкны чи килеш ашауның кирәге юк, әлбәттә. Ашарга яраклы булган барлык ризыклар да азык була ала. Кеше 600 төрле җимеш, 200 төр чикләвек, 300 гә якын тамыразык һәм яшелчәләр, үлән һәм […]

Симерү сәбәпләре, туклану

Симез булуның сәбәпләре күптөрле. Даими утырып эшләү, нәселдәнлек, өзлексез ашау, гормональ бозылулар һәм әйләнә-тирә факторы күптәннән мәгълүм сәбәпләр. Физик активлыкның аз булуы да симерүгә сәбәп була. Психологик стресслар йогынтысын да онытмаска кирәк. Кайбер кешеләр борчылганда бик күп ашый торган була. Хроник симезлек, гадәттә, балачакта дөрес тукланмаудан килеп чыга. Шуның өчен ата-аналар балаларның дөрес туклануына бик […]

Лимон — дәвалау чарасы

Лимон турында кешелек моннан 3 мең еллар элек белгән һәм аны дәвалау чарасы буларак куллана башлаган. Өлгергән лимонның йомшак кабыгы һәм согы файдалы. Әлеге җиләк-җимештән әзерләнгән дарулар организмны ныгытучы, ялкынсынуларга каршы көрәшүче, микробларны юк итүче булып санала. Лимон витамин җитмәгән чорда да бик файдалы. Аны яраларны дәвалаганда һәм үпкә авырулары вакытында киңәш итәләр. Шулай ук […]

Сырганак мае (облепиховое масло)

Майның һәм каротинның икесенең бергә булуы сырганак җиләкләрен рак авыруларына каршы көрәшүдә гаять нәтиҗәле дәва ясый. Каротин — майларда эрү үзлегенә ия витамин, шуңа күрә ул сырганак җиләкләрендә эрегән хәлдә була. Кайбер илләрнең галимнәре соңгы елларда каротинның рак күзәнәкләре үсешен туктата торган табигый тормоз булуын ачыкладылар. Тәүлек саен 6 миллиграмм шушы витамин профилактика өчен бик […]

Бил авыртса (боли в пояснице)

Бил авыруы белән гомерендә һәркем очраша. Авыруның аеруча көчәйгән вакытында урында ятып дәваланалар. Урын тигез һәм тыгыз матраслы булырга тиеш. Тездән бөкләнгән аяклар астына катлап төрелгән одеял кыстырып чалкан яталар. Бу арка мускулларын йомшартырга, авыртуны киметергә ярдәм итә. Әгәр билнең авыртуы җайсыз хәрәкәт аркасында нерв кысылудан килеп чыкса, болай эшләгез: үрелеп турник, юан агач ботагы […]

Йокысызлыктан интегүчеләргә (от бессонницы)

Йокысызлык төрле сәбәпләр аркасында килеп чыга. Иң элек нервны тынычсызлый торган гадәтләрдән котылу бик мөһим. Йоклар алдыннан телевизор карарга киңәш ителми, ашау шулай ук зарарлы. Йокларга 3-4 сәгать кала ашарга кирәк. Каты чәй эчү дә яхшы түгел, яшелчә ризыклары ашау да тынычсызлыкка китерергә мөмкин. Ятар алдыннан өйдәге вак-төяк эш белән шөгыльләнү дә файда бирә. Әйтик, […]

Нинди юрган яхшырак (выбор постельного белья)

Сау кешегә көн дә бәйрәм. Медиклар мамык юрганны өнәми, дисәк, гаҗәпкә калмассызмы? Татар бит инде ул гомер-гомердән, борынгы заманнардан бирле өстенә шуны ябынып йоклаган. Махсус бизәкле я булмаса чәчәкле-чуклы корамадан тегелгән, сырган мамык юрган тәнне генә түгел, җанны да җылыткан, эшләп арыгач, изрәтеп йоклаткан лабаса. Ә табиблар аны кире кага, ул — компресс, һава үткәрми, […]

Стенокардия өянәге

Стенокардия — йөрәк ишемиясенең бер күренеше. Ул, атеросклероз кан «бляшка»лары булган кан юлларының кысылуы аркасында, йөрәк мускулларына кислород җитешмәүдән килеп чыга. Гадәттә, ул ирләрдә — 40, хатын-кызларда 50 яшьтән соң ешрак очрый. Артык майлы ризык яратучы, симез һәм даими утырып эшләүче яки гипертония һәм шикәр авырулы кешеләрдә була ул. Кеше йөрәк тирәсендә кыска вакытлы авырту […]

Ач тору хикмәтләре (мудрости голодания)

Узган гасырның иң әһәмиятле ачышы нәрсә? Монголия чүлләрендә, галимнәр исәпләвенчә, диназаврлар моннан 10 миллион ел элек салган йомыркаларны табумы? Үткән цивилизацияләрнең бәһасез шаһиты булган борынгы каберлекләр һәм калалар, язма һәйкәлләрнең казылмаларымы? Реактив самолетлар, телевидение, атом энергиясе, водород бомбасы, компьютермы? Юк! Берсе дә түгел. Бүгенге кешенең иң бөек ачышы — рациональ ач тору ярдәмендә үз-үзен физик, […]

Аяк табаннарында шпоралар булса (пяточная шпора)

Аяк табаннарында шпоралар булса. Яңа салынган тавык йомыркасын стаканга салып, өстенә 100 г куәтле серкә агызалар һәм катнашманы караңгы, салкынча урынга куялар. 3-4 көн торганнан соң йомырканы серкәдән алып, аның юка элпәсен тишеп, агын агызып алалар. Ә йомырканың сарысын аерым савытка салып, күбекләнгәнче болгаталар. Аңа 100 г скипидар һәм стакан төбендә калган серкәле утырманы аз-азлап […]

Аякларыгызны саклагыз (болезни ног)

Кешенең аякларына зур көч килә, бигрәк тә аягүрә эшләгәндә, тигезсез юлдан йөргәндә, авыр йөк ташыганда шулай була. Буыннар һәм сеңерләргә төшкән көч аякларның аруына һәм авыртуына китерә. Ул баштарак йөргәндә генә сизелә, аннары инде утырып-ятып торганда да тынгылык бирми. Аяк табаннары зарарлана, башка төрле үзгәрешләр килеп чыга. Шуңа күрә аякларыгызны саклагыз, артык көчәндермәгез. Авырлыгыгыз нормаль, […]

Кишер суының файдасы (морковный сок)

Кишер суы бик файдалы. Ул бөтен организмны нормаль хәлгә китерә. Кишер суы В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда А витамины (организмга гаять файдалы, аеруча күзләр өчен) күп. Организмга ничек тәэсир итә соң ул? Кишер суы аппетитны күтәрә, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеген, тешләр структурасын яхшырта. Йөкле хатын соңгы айларында көненә 300 мл. кишер суы эчсә, […]

Гипертония һәм гипотонияне ничек дәваларга

Гипертониядән: а) 1 стакан суга 2 аш кашыгы алма серкәсе салып эчәргә; б) кан басымын төшерү өчен ашаган саен бал кабарга; в) тозлы ризыклар ашаудан тыелырга; г) бодай ярмасы урынына кукуруз оны кулланырга; д) тереклек аксымы куллануны киметергә. Гипертония авыруын дәвалауда халык медицинасы, нигездә, җиләк-җимеш, яшелчәләр файдалануга корылган. Иске «дарулык» китапларында мүк җиләге (клюква) һәм шикәрне бермә-бер кушуның […]

Елмайсагыз, сәламәт булырсыз

Озак яшәү өчен, әлбәттә, сәламәт булу зарур. Галимнәр кеше организмының «моторы» дип аталган йөрәкне саклау өчен төрледән-төрле дарулардан да файдалы 9 чара тәкъдим итәләр. Әлеге чаралар Төркия Сәламәтлек тәрбиясе идарәсенең айлык бюллетенендә күрсәтелгән: көненә кимендә бер тапкыр булса да елмаерга, тәмәке тартмаска, стресс тудыручы шартлардан сакланырга, кан басымы һәм холестерин күләменә игътибар итәргә кирәк. Зур […]

Балаларга салкын тигәндә (детям от простуды)

Мондый очракта ата-аналар, бик көчле булмаса да, температураны төшерергә тырыша. Бу аларның аз мәгълүматлы булуын күрсәтә. Температура күтәрелү — организмның саклану реакциясе ул. Ялкынсыну процессы башлануга ук организмда пирогеннар хасил була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең тән температурасын җайга салучы үзәге кан тамырлары тараюга һәм мускуллар кыскаруын көчәйтүгә «команда бирә». Температура күтәрелгәндә туңып калтыраулар, дерелдәүләр […]

Гриппны кисәтү һәм дәвалау (профилактика гриппа)

Тизрәк терелү өчен ашау-эчүнең һәм авыруны яхшы карауның әһәмияте зур. Грипп авырулы кешенең ашау теләге чикле, шунлыктан аңа ризыкны көненә 6-7 тапкыр аз-азлап кына бирергә кирәк. Ул туклыклы һәм җиңел үзләштерелә торган аксымга бай булырга тиеш, Шулпа, парда пешкән ит һәм балык котлетлары, эремчек бик кулай ризык. Кырку һәм хуш исле тәмләткечләр ярамый, күбрәк җиләк-җимеш […]

Тез буыннары авырту (артрит)

 Артрит — озак вакытлар дәвамында дәвалануны таләп итүче шактый катлаулы авыру. Халык медицинасында әлеге авыруны дәвалауның бай тәҗрибәсе тупланган. Ул тышкы һәм эчке дәвалау ысулларын үз эченә ала. Тышкы дәвалау ысулларына төрледән-төрле компресслар, примочкалар ясау, мазь сөртү, ванналар ясау, эчке дәвалау ысулларына исә дару үләннәреннән ясалган төрле төнәтмәләр, соклар эчү керә. Халык медицинасы авырткан буыннарны […]

Кан басымы түбән булса

Югары кан басымы — гасыр авыруы. Ләкин гипотония — түбән кан басымы да шактый киң таралган. Бигрәк тә бу авырудан хатын-кызлар җәфа чигә икән: 30-50 проценты гипотониклар. Бу авырудан ничек дәваланырга соң? Артериаль түбән кан басымы дип кан басымының терекөмеш баганасы ирләрдә 100/85, ә хатын-кызларда 95/65 мм дан түбән төшүе атала. Иң нәтиҗәле дәвалау чарасы […]

Калкансыман биз турында

Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең бөтен организмы сәламәт була. Ул эшләп чыгара торган гормоннар йөрәк эшчәнлегенә, холестеринның күпме булуына, кешенең авырлыгына, мускул көченә, күрү сәләтенә, чәчләргә, тән тиресенә һәм башка бик күп җирләргә йогынты ясый. Шуңа күрә ул эшләп чыгарган гормоннарның җитенкерәмәве дә, артык күп булуы да организм өчен бердәй зыянлы. Калкансыман биз эшчәнлегенең бозылуы нидән […]

Отит (колак ялкынсынуы)

Бу авыру һава торышы алышынганда, бигрәк тә яз һәм көз айларында еш күзәтелә. Сырхауга беренче тапкыр дучар булган кеше, гадәттә, бик көчле колак авыртудан һәм ишетмәүдән зарлана. Отит озак еллар буена кабатланганда колактан эрен килә, ишетү сәләте кими. Колак турыдан-туры борын куышлыгы белән тоташкан. Борын куышлыгына исә аяк табаннарының тәэсире көчле. Шуңа күрә салкынча явымлы, […]

Ангина (тамак бакасы). Ничек дәваларга

Ангина — бик көчле йогышлы авыру, аңкау бизләренең — миндальсыман бизнең ялкынсынуы аның ачык билгесе. Балачакта һәм үсмер вакытта ул аеруча еш кабатлана. Аның килеп чыгуы — туңудан, бигрәк тә аякларны туңдырудан. Авыру хәлсезләнүдән, йотканда тамакның авыртуыннан башлана. Температура 38-39 градуска җитә, балаларда 40ка күтәрелгән чаклары да була. Туңдыра, буыннар һәм мускуллар сызлый, баш авырта. […]

Бал корты белән дәвалану

Умартачылар һәрвакыт кортлар эшләп чыгарган ча­ралар белән дәвалана. Алар кышын умартаның төбенә төшеп үлгән кортларны да әрәм итмиләр, дару ясый­лар. Аның өчен чималны 45-50 градус җылылыктагы мичтә киптерергә һәм эре иләктән уздырырга кирәк. Үлгән кортлардан тө­нәтмә ясау тәртибе. 0,5 л кортны 1,5 ллы шешәгә салып аракы өстиләр. 2 атна төнәткәч, сөзәләр һәм тигез нисбәттә су […]

Йөрәккә нәрсә файдалы

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын йөз про­цент дәвалап бетереп булмый, шуңа күрә аларга җайлашып, аларны тынгысызламыйча яшәргә туры килә. Шуңа да бу чирләрне көчәйтмәү, аларны кисәтү, ягъни булдырмау бик мөһим. Дөресен әйткәндә, бу эшнең әлләни катлаулы­гы да юк. Нәрсә ярата соң безнең йөрәгебез? Аңа нәрсәләр ошый? Ул без хәрәкәтләнгәнне ярата. Хәтта кечкенә генә за­рядка эшләү дә тик […]

Страница 1 из 3123
Игелек.ру © 2017