Рубрика: Догалар

Көчле җил вакытында укыла торган дога

Тарихта кайбер өммәтләрнең көчле җил-давыллар белән юк ителүе билгеле. Аллаһ Расүле салләллаһу галәйһи үәсәлләм көчле җил купканда шушы доганы укый торган булган: اَللَّهُمَّ إِنِّى أَسْأَلُكَ مِنْ خَيْرِهَا وَ خَيْرِ مَا فِيهَا وَ خَيْرِ مَا أُرْسِلَتْ بِهِ وَ أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّهُا وَ شَرِّ مَا فِيهَا وَ شَرِّ مَا أُرْسِلَتْ بِهِ «Әллаһүммә инниии әсь-әлүкә мин хайриһәә […]

Теләгем кабул булсын дип укыла торган дога

Кемнең дә булса ниндидер бер хаҗәте бар икән, теләге булса, тәһарәт алып ике рәкагать намаз укысын, Аллаһыны мактасын һәм Аллаһының илчесенә сәлам сорасын, Аннары доганы кушып укырга кирәк: Доганың мәгънәсе: Аллаһтан башка иман китерерлек зат юк, Ул мәрхәмәтле һөм юмарт! Аллаһыга сәлам һәм дога булсын. Югары Тәхетнең Хуҗасына сәлам һәм дан! Аллаһыга мактау булсын, Аллаһы […]

Төшенкелектән дога

Әгәр дә кеше төшенкелеккә бирелсә яки аның эче пошса, Мөхәммәд صلى الله عليه وسلم аңа шундый доганы укырга куша: Ул әйтә: «Әгәр дә кеше, эч пошу яки кайгы килгәннән соң, шушы доганы укыса:  «Әллаһүммә иннии гәбдүк, ибнү гәбдик, ибнү әмәтик. Нәәсыйятии биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гәдлүн фийә кадааук. Әсъәлүкә бикүллисмин һүә ләк, сәммәйтә биһи нәфсәк әү […]

Дога — гыйбадәтнең асылы

Дога – гыйбадәтнең асылыдыр. Чөнки кеше башка беркемгә дә өметләнмәгәндә Аллаһыга дога кылып Аңа мөрәҗәгать итә. Аллаһыга карата эчкерсезлекнең хакыйкый асылы шуннан гыйбарәт тә инде. Аллаһының Үзенә якын бәндәсен хөрмәтләвенең бер билгесе – бәндәсәнең догасын кабул итүе; ярдәм сораса, ярдәм бирүе; яклау сораса, яклавы. Дога кылу хакында иң кирәкле нәрсәләр – күңелнең ихлас булуы һәм […]

Дога-и-хәбиб

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Риваять кылынадыр ки, әмирел мөэминин Гали Разый Аллаһы гәнһүдән: "Көннәрдән бер көнне Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вәссәлләм мәсҗедтә утырмыш иде, янына Җәбраил гәләйһиссәлләм килде һәм аңа сәлам бирде: "Әссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ! Йә, Мөхәммәд, Аллаһы Тәбәракә үә Тәгалә сиңа Үзенең сәламен җибәрде. Сәламнән соң минем аркылы, сине олуглап "Дога-и-хәбиб"не җибәрде. Ошбу мөбарәк доганы сиңа […]

Сәдакага дога кылу

Сәдака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла: اَللَّهُمَّ احْفَظْ صَاحِبَ هَذِهِ الْصَدَقَةِ عَنِ الْآفَاتِ وَالْبَلِيَّاتِ وَاغْفِرْ ذُنُوبَهُ وَأَكِّدْ إِيمَانَهُ وَأَكْثِرْ أَمْوَالَهُ وَوَفِّقْهُ عَلَى خَيْرِ مَقَاصِدِهِ Әллааһүммә-хфәз сахибә һәзиһис-садәкати гәнил-аафәәти үәл-бәлиййәәти үәгфир зүнүүбәһүү үә әккид иимәәнәһүү үә әксыйр әмүәәләһүү үә үәффикһү гәләә хайри мәкасыйдиһ. Мәгънәсе: Йә Рабби, ошбу сәдака бирүчене афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла һәм […]

Өйдән чыкканда укыла торган дога

Өйдән эшкә чыгып киткәндә укыла торган дога Өебездән чыкканда «Бисмилләһи рахмәни рахиим» дип әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез. Җәяү яки машинада киткәндә юлда укырга мөмкин булган иң яхшы дога — «Аятел-Көрси». Ул өч, биш, я җиде мәртәбә укылса әйбәт.  Өйдән чыкканда укыла торган икенче бер дога «Бисмилләһи тәвәккәлтү галәллаһ. […]

Корбан догасы

Хайванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы хайванга карап, түбәндәге доганы укый: اَللَّهُمَّ إِنَّ صَلَاتِى وَنُسُكِى وَمَحْيَاىَ وَمَمَاتِى لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ لَا شَرِيكَ لَهُ اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ هَذِهِ الْأُضْحِيَّةَ (مِنْ فُلَانِ بْنِ فُلَانْ) أَوْ (مِنْ فُلَانَةِ بِنْتِ فُلَانْ      Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин […]

Мул ризык сорап укыла торган дога

 «Хәшер» сүрәсенең 21-24 нче аятьләре: «Ләү әңзәлнәә һәәзәл-куръәәнә галәә җәбәлил- ләра-әйтәһүү хаашигам мүтәсаддигам-мин хашйәтилләәһи, вә тилкәл-әмсәәлү нәдърибүһәә лин- нәәси ләгалләһүм йәтәфәккәруун һүәллааһүлпәзии ләә иләәһә илләә һүә гаалимүл-гайби вәш-шәһәәдәти һүәр-рахмәәнүр-рахиим һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүәл-мәликүл-куддүүсүс-сәләәмүл-мүэминүл-мүһәйминүл-газиизүл-җәббәәруль-мүтәкәббир, сүбхәәнәллааһи гаммәә йүшрикүүн һүәллаһүл- хааликуль-бәәри-үл-мүсаввиру ләһүл-әсмәәә-үл-хүснәә, йүсәббихү ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вәл-әръдый вә һүәл-газиизүл-хәкиим». (Әгәр без бу Коръәнне бер тауның өстенә иңдер­сәк, […]

Кайгы-хәсрәткә төшкән кешенең догасы

Бүгенге тормышыбыз шартларының нәтиҗәсе буларак кешеләр вакыт-вакыт матди һәм мәгънәви авырлыкларга очрыйлар. Мондый халәткә төшкән кеше, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укырга тиеш. Намазда беренче рәкәгатьтә "Инширах" сүрәсен, икенче рәкәгатьтә "Гаср" яки "Кәүсәр "сүрәсен укырга тиеш.   Намаздан соң укый белгән кадәр "Инширах" сүрәсен, Коръәни Кәримнән дога аятьләрен укырга кирәк. Монда "Әәмәнәр-расүүлү"нең укылуы да хәерле. […]

Җил-давыл чыкканда яңгыр яуганда укыла торган догалар

Җил-давыл чыкканда укыла торган дога   اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ خَيْرَ هَذِهِ الرِّيحِ وَخَيْرَ مَا فِيهَا وَخَيْرَ مَا أَرْسَلْتَ بِهِ وَنَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ مَا فِيهَا وَمِنْ شَرِّ مَا أَرْسَلْتَ   "Әллааһүммә иннии әс-әлүкә хайра һәәзиһир-риихи вә хайра мәә фииһәә вә хайра мәә әръсәлтә биһии вә нәгуузү бикә мин шәрри мәә фииһәә вә мин шәрри мәә […]

Ихлас (Колхуалла) , Фәләк, Нәс сүрәләре

Ихлас сүрәсе.( Колхуалла) بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ . اَللهُ الصَمَد . لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ . وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ . "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде". (Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мох­таҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк).   Фәләкъ сүрәсе […]

Коръәннән кыска сүрәләр

«Фатиха»  сүрәсе: بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ . الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ . إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ . اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ . صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلَا الضَّالِّينَ . «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби […]

Бәраәт кичәсе догасы һәм өч ясин уку өчен ният

Иң мөһиме бу кичтә барлык тормышыны күз алдыннан үткәрү. Бер кем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка уткәрә шул зур өстенлектән мәхрүм кала. Әлеге вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә уткәрү бик саваплы. Бәраәт кичәсендә өч тапкыр Ясин ( Йәсин сүрәсе тулысынча) уку яхшы. Беренче тапкыр дөньяда да ахиратта дә […]

Яхшы тәрбия күргән хәерле баланың догасы:

Яхшы тәрбия күргән хәерле баланың догасы:   Ислам тәрбиясендә үскән кеше, ата-анасы картайгач, аларга начар карамас, күңелләрен кыр­мас. Алар хакында шулай дога кылыр:   رَبِّ ارْحَمْهُمَا كَمَا رَبَّيَانِي صَغِيرًا "Раббирхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыйираа."   (Раббым! Ата-анама, алар миңа мәрхәмәт кылган кебек, Син дә аларга шулай мәрхәмәт кыл.) (Тәхрим сүрәсе, аятъ 8.)   Бу аять җәмгыятьтәге аяныч хәлләрне […]

Камил мөселманның догасы:

Камил мөселманның догасы: رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَقَالَ رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَ الَّتِي أَنْعَمْتَ عَلَيَّ وَعَلَى وَالِدَيَّ وَأَنْ أَعْمَلَ صَالِحًا تَرْضَاهُ وَأَصْلِحْ لِي فِي ذُرِّيَّتِي إِنِّي تُبْتُ إِلَيْكَ وَإِنِّي مِنْ الْمُسْلِمِينَ "Рабби әүзигънии ән әшкүра нигъмәтәкәлләтии әнгамтә галәййә вә галәә вәәлидәййә вә ән әгъмәлә саалихаң тәрдааһү вә әсълих лии фии зүрриййәтии иннии түбтү иләйкә […]

Пәйгамбәребездән (с.г.в.) килгән догалар

Инсаннарның әфәндесе бу догаларны төрле вакытларда укыган. Шуңа күрә догаларның барысын да бер вакытта уку кирәкми, аларның кайберләре намазлардан соң, кайберләре ятканда яки буш вакытларда укылыр. Әнәс бине Мәлик (р.г.) Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шул доганы күп укуын риваять итә.   اَللَّهُمَّ أَتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْأَخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ "Әллааһүммә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтән вә […]

Азан, камәт һәм догалар

Азан белән камәт динебезнең бик мөһим сөннәтләредер. Боларны үтәү намазын җәмәгаттән башка, өендә генә укучы кешегә дә тиешле. Азанны кычкырып әйтү яхшы. Кыйбла тарафына карап әйтелә. "Хәййә галәс-саләәәһ" дигәндә уң якка "Хәййә галәл-фәләәәх" дигәндә сул якка карыйлар. Хатын кызларга азан әйтү кирәк түгел. Түбәндәге мәкаләдә азан әйтү тәртибе, азан догасы һәм башка мәгълүмәт таба аласыз. Мәкаләнең эчтәлеге: Азан ничек укыла Иртәнге азан […]

Зарарлы хайваннардан имин булу өчен укыла торган дога.

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Бисмилләһил-ләзи лә йадурру мәгасмиһи шәй-ун фил әрдый вә лә фис-сәмаи вә  һүвәс-сәмигул-галим. Иннәһү мин сүләйманә вә иннәһү бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әгүзү бикәлиматит-таммәти мин күлли шәрри мә халака”. (Ул Аллаһ исеме белән ки, Аның исеме белән бергә булганда җирдә һәм күктә бернәрсә дә зарар итә алмас. Ул – ишетүче һәм белүчедер. Ул, һичшиксез, Сөләйманнандыр һәм аның беренче юлы […]

Тәһарәт алганда укыла торган догалар

(Тәһарәт турында мәкаләгә күчү Тәһарәт) Тәһарәт алганда укыла торган догалар. Тәһарәт алганда түбәндәге догаларны да укырга киңәш ителә.   1)Кулларны беләзеккә кадәр юганда: "Әл хәмдү лилләәһилләзии җәгәләл мәә-ә таһүүран вә җәгәләл исләәмә нүүраа". (Суны чиста һәм Исламны нур итеп яраткан Аллаһка мактаулар булсын).   2)Авызны чайкарга су алганда: "Әллааһүммә әскыинии мин хаудый нәбиййикә кәэсән ләә әзъмәү […]

Җеназа намазы һәм догалары

Җеназа намазы һәм догалары   Үлем хәлендә булган кешене, мөмкин булса, уң ягына борып, йөзен кыйблага туры юнәлдерү сөннәттер. Әгәр авыруга начар булса, үләсе кеше янында "Ясин" сүрәсе укылыр. Бу сүрәне уку Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) васыятедер. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Үлеләргә "Ясин" укыгыз", — дип әмер иткән. Авыру ишетерлек итеп: "Ләә иләәһә илләллааһ, Мухәммәдүр-расүүлүллааһ", "Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ […]

Хаҗәт намазы һәм догасы

Күңелендә бер теләге, максаты булган кеше бу теләге тормышка ашсын өчен ястү намазыннан соң, тәһарәт алып, ике, я дүрт рәкәгать намаз укыр. Аллаһыга хәмде-сәнә әйтер. Аны мактар. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават вә сәлам әйтер. Теләге чынга ашсын өчен Аллаһы Тәгаләгә дога вә ният кылыр. Монда бары тик теләкнең начар булмавы гына шарттыр; Намаз беткәннән соң Аллаһыга […]

Ачу килгәндә укыла торган дога

أَعُوذُ بالله مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ Пәйгамбәребез с.г.с. ачу узсын дип "Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим" дияргә чакырган. Бер көнне ике кешенең бер-берсен сүккәндә, берсенең йөзе кып-кызыл булганын, муен тамырларының шешкәнен күрде һәм: "Мин бер сүз беләм, әгәр бу кеше аны әйтсә, шул халәте үтеп китәр. Ул сүз ""Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим" — диде. (Бохари:7/99)

Баласы туган кешегә котлап әйтелә торган дога.

بَارَكَ اللهُ لَكَ فى الْمَوْهُبِ لَكَ وَشَكَرْتَ الْوَاهِبَ وَبَلَغَ اشُدَّهُ وَ رُزِقْتَ بِرَّهُ "БәракәАллаһү ләкә фил мәүһүби ләкә үә шәкәртәл-үәһибә үә бәләга әшүддәһү үә рузиктә бирраһү" Сиңа бирелгән бүләктә Аллаһ сиңа бәракәт бирсен, һәм сиңа бүләк бирүче Аллаһка шөкер ит. Ул бала балигъ булып, сиңа аның игелеген күрергә насыйп булсын

Страница 1 из 3123
Игелек.ру © 2017