Рубрика: ГЫЙБАДӘТЕ ИСЛАМИЯ

Ислам дине

Ислам – Аллаһы Тәгаләнең хак дине буенча гамәл кылу дигәнне аңлата[1]. Аллаһы Тәгалә тарафыннан Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңдерелгән дин – Ислам дине. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кешеләрне яхшылыкка өйрәтер өчен Ислам динен биргән. Аның хөкемнәре буенча гамәл кылган кеше дөньяда да, ахирәттә дә даими рәхәтлектә һәм иминлектә булачак. Ислам диненең хаклыгына ышанган кеше мөэмин һәм мөселман […]

Гамәлләр

Ислам дине буенча кешеләрнең гамәлләре сигез төргә бүленә: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәкрүһ һәм мөстәкрәһ.          Фарыз – шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була. Аның фарызлыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше кяфер (имансыз) була. Фарыз гамәлләр: Ислам диненең хаклыгына ышану, һәркөн биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда һәркөн ураза […]

Балигълык һәм акыл

Фарыз, ваҗиб, сөннәт һәм мөстәхәб гамәлләр кылу, хәрам, мәкруһ һәм мөстәкрәһ гамәлләрдән тыелу – балигъ һәм акылы булган кешегә тиешле эшләр. Балигъ дип сабыйлыктан чыгып, өлгереп җиткән кешегә әйтелә. Акылы булган кешегә акыллы диләр. Сабый балалар балигъ булып саналмыйлар. Дивана (тиле) кешеләрне акыллыга санамыйлар, шул сәбәпле фарыз һәм ваҗиб гамәлләрне кылмасалар да гөнаһлы булмыйлар.          […]

Гыйбадәт

Аллаһы Тәгалә Үз бәндәләрен хөрмәтләп, аларга бик күп нигъмәтләр бирде: дөньяда булуыбыз (һәрбер әгъзаларыбыз, ашаган ризыкларыбыз, эчкән суларыбыз, сулаган һаваларыбыз), сәламәт килеш гомер итүебез – һәркайсы Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бүләге.          Җаныбыз, тәнебез һәм малыбыз белән Аллаһы Тәгаләгә никадәр гыйбадәт кылсак та, Аның нигъмәтләре өчен тулысынча шөкрана кылып бетерә алмыйбыз, шулай булса да балигъ […]

Иман һәм икърар

Ислам динендә һәрбер балигъ һәм акыллы кешегә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең беренчесе – иман. Ул (иман) – ышану, ә икърар – шул ышануны тел белән әйтү дигәнне аңлата. Мөэмин һәм мөселман булган кешегә Ислам диненең хаклыгына һәм анда булган һәрбер хөкемгә ышанып, иман китерергә һәм ышануын тел белән әйтеп икърар кылу фарыз.   Иманны гарәпчә […]

Аллаһы Тәгалә

         Аллаһы Тәгаләне белү – һәрбер бәндәгә фарыз, ләкин Аның затын белә алмыйбыз, чөнки моңа акылыбызның куәте җитми. Аны сыйфатлары аркылы гына таный алабыз. Аллаһы Тәгаләнең күркәм сыйфатлары гаять күп. Аны түбәндәге мәшһүр сыйфатлары белән танып белергә мөмкин:          Аллаһы Тәгалә мәүҗүд, әхәд, хәййү, галим, сәмигъ, бәсыйр, мөтәкәллим, кадир, мохтар, халикъ, рәззак, […]

Фәрештәләр

Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләре бар. Алар – барысы да Аллаһның бик итагатьле коллары. Фәрештәләр һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт һәм хезмәт итеп торалар, һичнинди гөнаһ эшләмиләр. Аларда безнең кебек ашау, эчү, йоклау кебек эшләр, ирлек һәм хатынлык та юк. Һәрберсе нурдан яралтылган. Алар җил кебек йомшак гәүдәле. Гадәттә, кеше күзенә күренмиләр. Күренергә теләсәләр, төрле кыяфәтләргә керергә мөмкиннәр. […]

Пәйгамбәрләр

Аллаһы Тәгалә кешеләргә дин хөкемнәрен өйрәтер өчен бик күп пәйгамбәрләр җибәргән. Барлык пәйгамбәрләр дә кеше затыннан булган. Алар яшь чагында ук бик акыллы, зирәк, тугры һәм күркәм холыклы булганнар.  Билгеле бер вакытка ирешкәннән соң, Аллаһы Тәгалә аларны пәйгамбәр иткән, ягъни Җәбраил исемле фәрештә аркылы аларга Үз хөкемнәрен җибәреп, шулар буенча кешеләрне Хак дингә һәм изге […]

Китаплар

Аллаһы Тәгалә, дин һәм шәригать хөкемнәрен аңлатып, пәйгамбәрләренә 104 китап иңдергән: пәйгамбәрләр шул китаплардагы хөкемнәр белән үз кавемнәрен (халыкны) иманга һәм изге гамәлләр кылырга өндәгәннәр. Шул китаплардан Адәм галәйһиссәләмгә – 10, Шис галәйһиссәләмгә – 50, Идрис галәйһиссәләмгә – 30, Ибраһим галәйһиссәләмгә – 10 кәгазь (күрсәтмә язма) иңдерелгән. Шулай ук Муса галәйһиссәләмгә Тәүрат, Давыт галәйһиссәләмгә Зәбур, […]

Тәкъдир

Тәкъдир – булачак нәрсәне алдан ук билгеләү дигәнне аңлата. Дөньяда булачак нәрсәләр һәм башкарылачак һәрбер эш Аллаһы Тәгаләгә алдан ук билгеле. Аллаһы Тәгалә һәрбер нәрсәне һәм һәрбер эшне алдан ук тәкъдир кылган. Дөньяда бөтен (булган, була торган, булачак) эшләр Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире  буенча эшләнә. Кешеләр гамәлләрне үз ихтыярлары белән сайласалар да, аларга көч-куәт бирүче Аллаһы […]

Ахырзаман һәм кыямәт

Бу дөньядагы бөтенесе: кешеләр, хайваннар һәм башка нәрсәләр –  барысы да фани, ягъни бетәчәк. Килер шундый заман, ул вакытта дөньяда булган барлык мәхлүкат юкка чыгачак. Бу заманга ахырзаман диелер. Ахырзаманның кайчан булачагы Аллаһы Тәгаләдән башка һичкемгә билгеле түгел.          Бу дөньядагы бөтен мәхлукатлар һәлак булып беткәннән соң, Аллаһы Тәгалә халыкларны яңадан терелтәчәк. Череп беткән һәм […]

Җәннәт һәм җәһәннәм

Җәннәт – оҗмах йорты, ул зиннәтле сарайлар һәм җимеш бакчалары белән тулы. Җәннәтнең һәр җирендә татлы сулы елгалар һәм баллы чишмәләр агып тора. Анда булган хөрмәтне һәм нигъмәтләрне сөйләп бетерү һич мөмкин түгел. Җәннәткә кергән изге кешеләр күзләре күрмәгән һәм колаклары ишетмәгән ләззәтле нигъмәтләр белән хөрмәт ителәчәк.          Җәннәт – мәңгелек йорт. Анда кергән кешеләр […]

Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлам

Безнең пәйгамбәребез – Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм. Аллаһы Тәгалә Ислам дине хөкемнәрен Җәбраил исемле фәрештә аркылы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңдерде. Мөхәммәд галәйһиссәләм ул хөкемнәрне үзенең сәхабәләренә, ягъни иң әүвәлге шәкертләренә өйрәтте. Ислам дине хөкемнәре һич үзгәрмичә безнең заманга кадәр килеп иреште һәм, шул рәвешчә, һич үзгәрмичә кыямәт көненә кадәр калачак.          Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Гарәбстан ярымутравындагы Мәккә […]

Сәхабәләр

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне сәламәт вакытында күреп, мөселман булган кешеләр сәхабәләр дип аталалар. Сәхабәләрнең саны – 114 мең чамасы. Алар – барысы да бик яхшы һәм изге кешеләр. Пәйгамбәребезнең мәҗлесендә булып, безгә кадәр мөселман булганга күрә һәм безнең көннәргә кадәр Ислам диненең ирешүенә сәбәп булулары аркасында, сәхабәләрнең һәркайсы – безгә дус һәм якын кешеләр. Иң олуг […]

Тәһарәт

Хәдис-шәриф   إنَّ الْإِسْلاَمَ نَظِيفٌ فَتَنَظَّفُوا فَإِنَّهُ لَا يَدْخُلُ الْجَنَّةَ إِلَّا نَظِيفٌ    Иннәл-исләәмә нәзыйфүн фәтәнәззафу, фәиннәһү ләә йәдхулүл-җәннәтә иллә нәзыйф.  Мәгънәсе: Ислам – пакь дин, шуңа күрә пакь булырга тырышыгыз. Пакь булмаган кеше җәннәткә кермәс.    Хәдис-шәриф   بُنِىَ الدِّينَ عَلَى النَّظَافَةِ    Бүни йәд-диинү галән-нәзаафәһ  Мәгънәсе: Ислам пакьлык өстендә төзелгән.       Ислам дине […]

Читекләргә мәсех кылу ( су йөгертү )

          Тәһарәтле вакытта аякларына читекләр кигән кеше икенче тапкыр таһәрәт алганда аякларын юып тормыйча, читекләр өстенә мәсих кенә кыла, ягъни кул бармакларын суга чылатып, ике кулның өч урта бармакларын читекләрнең өстенә тидереп, тубыкларына кадәр сыпыра, шуннан соң читекләр өстендә өч бармактан калган юеш сызык эзләре хасил була. Шул рәвешчә читекләргә мәсих кылына. […]

Җәбирә, бәйләвеч ( повязка )

Тәһарәт яки госел алганда юылачак әгъзаның бер җирендә җәрәхәт ачылып, аны юу зарарлы булса, ул җәрәхәт юылмый, юеш кул белән аның өстенә мәсих кылына. Әгәр мәсих кылу да зыян китерә торган булса, шул җәрәхәтне каплаган бәйләвеч яки кәгазь өстенә мәсих кылына. Әгәр бәйләвечне куптару җәрәхәткә зарар китерсә, аның астында калган сәламәт җиргә дә мәсих кылу […]

Госел

Госел — бөтен тәнне юып коену дигәнне аңлата. Госел алачак кеше түбәндәге эшләрне башкара: 1) әүвәл истинҗа кылып, гаурәтләрен пакьли; 2) аннан соң беләзекләренә кадәр ике кулын юа; 3) аннан соң тәһарәт ала, ләкин аякларын юмый; 4) аннан соң әүвәл башына, соңыннан тәненең һәрбер җиренә бер кат су коя; 5) аннан соң мөмкин кадәр тәненең […]

Сахибе гозер ( гозер иясе )

Авыру сәбәпле бер намаз дәвамында тәһарәтле була алмаган кеше – (мәсәлән, борыныннан даими кан чыгып тору, күзләреннән һәрчак лайлалы яшь агу) сахибе гозер дип атала. Андый кешегә һәр намаз өчен аерым тәһарәт алу тиешле була. Шул гыйбадәте вакытында авыру сәбәпле тәһарәте бозылса да, намазы дөрес булып санала. Гыйбадәт вакытында нәҗесләре агып торса да, тәһарәте дә, […]

Тәяммум, ( таямум )

Су белән тәһарәт алу мөмкин булмаган вакытта тәһарәт урынына чиста җир заты белән тәяммем кылына. Ул түбәндәге тәртип буенча башкарыла: 1) пакь җиргә ике кул учы белән сугу; 2) учлар белән йөзне сыпыру (мәсих кылу); 3) янә шулай җиргә сугып, терсәкләргә кадәр кулларны сыпыру (мәсих кылу). Тәһарәт алганда йөзгә, кулларга мәсих кылгандагыча, су тияргә тиешле […]

Нәҗесләр

Намаз укыячак кешенең тәне, киеме һәм намазлыгы да пакь булырга тиеш. Нәҗесле килеш намаз уку дөрес түгел. Нәҗес ике төрле була: җиңел һәм авыр нәҗес. Карга һәм карчыга кебек итләре хәрам булган кошларның тизәкләре; ат, сыер һәм сарык кебек итләре хәләл булган хайваннарның бәвелләре (сидекләре) – җиңел нәҗес. Болардан башка бөтен нәҗесләр авыр нәҗес булып […]

Пакъ сулар

Чишмә һәм елга сулары, күл, диңгез һәм кое сулары, кар, яңгыр һәм боз сулары – һәркайсы пакь сулар. Пакь нәрсә катышып болганган булсалар да тәһарәт алырга ярыйлар. Серкә, шулпа, әйрән кебек булган сулар, кавын суы кебек җимешләрдән чыккан сулар пакь булсалар да тәһарәткә ярамыйлар. Тәһарәт алганда ару савытка җыелган су – “мәэ мөстәгъмәл” (кулланылган су) […]

Гаурәт (оят җир)

Намаз укыганда гаурәт җирләр (тәннең кешегә күрсәтергә ярамый торган урыннары) капланган булу фарыз. Аулак бүлмәдә булса да, ялангач рәвештә намаз укырга ярамый. Ирләрнең билләреннән башлап, тез асларына кадәр булган тәннәре – гаурәт. Билләреннән югары һәм тездән түбән җирләре ачык булса да, намаз укуы дөрес санала. Хатын-кыз тәненең һәр җире – гаурәт, әмма йөзләре, беләзекләренә кадәр […]

Гозерле хатыннар

Яшь баласы булган хатыннар, кырык көнгә кадәр, ягъни гозерләреннән пакьләнгәнче,  арусыз саналалар. Шул вакытта алар намаз да укымыйлар, ураза да тотмыйлар. Гозерләре тәмамлангач, алар госел алып (коенып), һичшиксез, пакьләнергә тиеш. Алар Рамазан аенда тотылмаган уразаларын соңыннан каза кылырлар. Балигъ булганнан соң, ай саен гозерле булган хатыннар да шул вакытларда арусыз булып, ураза һәм намазларын калдыралар. […]

© 2017 Frontier Theme