Рубрика: ХӘДИС

Эшләр нияткә карап бәяләнә

1  عَنْ أَمِيرِ الْمُؤْمِنِينَ أَبِي حَفْصٍ عُمَرَ بْنِ الْخَطَّابِ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ r يَقُولُ : إِنَّمَا الأَعْمَالُ بِالنِّيَّاتِ وَإِنَّمَا لِكُلِّ امْرِئٍ مَا نَوَى فَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ فَهِجْرَتُهُ إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ وَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ لِدُنْيَا يُصِيبُهَا أَوِ امْرَأَةٍ يَنْكِحُهَا فَهِجْرَتُهُ إِلَى مَا هَاجَرَ إِلَيْهِ Мөэминнәрнең әмире Әбү Хафс […]

Көдси хәдис

Әй Адәм баласы, үлем — ул ишек һәм бар кеше дә ул ишектән керәчәк. Әй Адәм баласы, үлем — ул савыт һәм бар кеше дә ул савыттан эчәчәк. Әй Адәм баласы, чынлыкта Мин сине ахирәт өчен яралттым һәм  синнән ахирәт гамәлләрен телим. Син калдыр дөнья эшләрен, дөреслектә син бу дөнья өчен бар кылынмадың. Дөреслектә бу […]

304

  304 * مَنْ رَدَّ عَادِيَةَ مَاءٍ أَوْ عَادِيَةَ نَارٍ فَلَهُ أَجْرُ شَهِيدٍ*     "Бер кеше су ташу яки ут зарарын җибәрсә, ул кешегә шәһит савабы булыр". Бу хәдис хөкеменә күрә авыллар план белән утырырга, урамнарны киң калдырып тиешле җирләрендә тыкрыклар куярга, ут сүндерер өчен машиналар, каравылчылар хәзерләп, яшьләрдән ут сүндерүче җыеннар төзергә, һәркем уттан саклану […]

305… 309

"Бер кеше үз дин кардәшенең намусын якласа, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә шул кешенең йөзен уттан саклар".1 305 *مَنْ رَدَّ عَنْ عِرْضِ أَخِيهِ رَدَّ اللهُ عَنْ وَجْهِهِ النَّارَ يَوْمَ القِيَامَةِ* Бу хәдис хөкеменә күрә, әгәр мәҗлестә бер мөселман гайбәте сөйләнә башласа, көчләре җитәрлек булган кешеләр өчен рәхәтләнеп тыңлап утыру түгел, бәлки шуны туктату һәм аркылы төшү, сөйләтмәскә […]

310… 312

  310 *مَنْ سَلَكَ طَرِيقًا يَلْتَمِسُ فِيهِ عِلْمًا سَهَّلَ اللهُ لَهُ طَرِيقًا إِلَى الْجَنَّةِ وَإِنَّ الْمَلاَئِكَةَ لَتَضَعُ أَجْنِحَتَهَا رِضًى لِطَالِبِ الْعِلْمِ وَإِنَّ طاَلِبَ الْعِلْمِ يَسْتَغْفِرُ لَهُ مَنْ فِي السَّمَاءِ وَالأَرْضِ حَتَّى الْحِيتَانُ فِىالْمَاءِ وَإِنَّ فَضْلَ الْعِالِمِ عَلَى الْعَابِدِ كَفَضْلِ الْقَمَرِ عَلَى سَائِرِ الْكَوَاكِبِ إِنَّ الْعُلَمَاءَ وَرَثَةُ الْأَنْبِيَاءِ إِنَّ الْأَنْبِيَاءَ لَمْ يُوَرِّثُوا دِينارًا وَلاَ دِرْهَمًا إِنَّماَ […]

313… 314

* مَنْ صَمَتَ نَجَا         "Бозык сүзләрдән тыелучы кеше котылу табар".1         Максат яхшы нәрсә икәнлеге ачык мәгълүм булмаган нәрсәләр хакында сөйләми тору булса кирәк. Яхшы эш икәнлеге мәгълүм булганда тик тору түгел, бәлки сөйләшү котылуга сәбәп була.         Халыклар өчен сүзнең әсәре бик зур. Тыңлаучыларга тәэсир итә торган сәләтләре булган хатиплар йөзәр мең халыкны […]

316

316 *مَنْ عَالَ جَرِيَتَيْنِ حَتَّى تَبْلُغَا جَاءَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ أَنَا وَ هُوَ )وَضَمَ أَصَابِعَهُ         "Әгәр бер кеше ике кечкенә кызны үсеп җиткәннәренә чаклы тәрбия итсә, шул кеше Кыямәт көнендә минем белән шушы хәлдә килер (дип бармакларын кушып күрсәтте)".1         Ике бармакны бергә кушып үзенә бик якын булуны күрсәтүе, шул кешенең гамәле үз каршында сөекле […]

317

317 * مَنْ عَيَّرَ أَخَاهُ بِذَنْبٍ أَمْ يَمُتْ حَتَّى يَعْمَلَهُ*         "Бер кеше бер гөнаһы сәбәпле үзенең дин кардәшен гарьләндерсә, шул гөнаһ белән үзе хаста булмыйча үлмәс".1         Бу сүз тәүбә ителгән гөнаһ хакында диючеләр бар. Шулай булса да, кешенең гаебен сөйләү һәм йөзенә орудан саклану тиешле. Әгәр яхшылыкка  боеру һәм якын итү юлы белән […]

318

"Кем халыклар арасын аерса, ул бездән түгел". Рәсүлүллаһ өммәтнең бер-берсеннән аерылышу һәм киселешүләрен һич теләми, бүленүләрдән курка һәм саклана, Аллаһы Тәгаләгә сыена иде. Хәтта, беркөнне мәчеткә кергәч халыкларның тарау утыруларын күреп, бергә җыелышып утырулары хакында тәнбиһ ясаган иде. Коръән Кәрим дә: وَاعْتَصِمُوا بِحَبْلِ اللَّهِ جَمِيعًا وَلا تَفَرَّقُوا "Әй, мөэминнәр! Барыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ җебенә, […]

319

  319* مَنْ قَادَ أَعْمَى أَرْبَعِينَ خَطْوَةً وَجَبَتْ لَهُ الْجَنَّةُ         "Кем бер сукырны кырык адым кадәр генә  булса да, җитәкләп барса, шул кешегә җәннәт вәҗеп булыр".         Кырык адым кадәр ара сукырны җитәкләп бару шушы кадәр саваплы булса, үзләренә махсус тәрбияханәләр ачып, тәрбия итүчеләр һәм мәгыйшәтләрен тәэмин кылучылар, аларны һөнәргә өйрәтеп, корыган ботаклыктан котылдыручылар, […]

320

  320* مَنْ كاَنَ لَهُ وَجْهَانِ فِى الدُّنْيَا كاَنَ لَهُ يَوْمَ الْقِيَامةِ لِسَانَانِ مِنْ نَارٍ*         "Кем дөньяда икейөзле булса, шуның Кыямәт көнендә уттан булган ике теле булыр".1         Икейөзле дип бер тарафка барып, аның яклы булып һәм аның теләгәненә муафыйк итеп һәм икенче тарафка барганда аның яклы һәм аның теләгәненә муафыйк итеп сөйләүчегә әйтелә. […]

321

321* مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيُحْسِنْ إِلَى جَارِهِ وَمَنْ كاَنَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيُكْرِمْ ضَيْفَهُ وَمَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ والْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيَقُلْ خَيْرًا أَوْ لِيَسْكُتْ*         "Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китерсә, күршесенә яхшылык итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китерсә, кунагын хөрмәт итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм […]

322

Бер кеше миннән түгел икәнен белә торып, бер сүзне мин әйтте яки бер эшне мин эшләде дисә, үзенә җәһәннәмнән  урын әзерләсен مَنْ كَذَبَ عَلَيَّ مُتَعَمِّدًا فَلْيَتَبَوَّأْ مَقْعَدَهُ مِنَ النَّارِ*    Бер хәдисне дөрес дип әйтер өчен аның гадел, тугры риваять кылучыларның нык саклануы белән Рәсүлүллаһка тоташуы шарт. Бу заман халкына күрә бу эшләрне тикшерү көч җитмәслек […]

323

Кешеләрдән оялмаган – Аллаһы Тәгаләдән дә оялмас" مَنْ لاَ يَسْتَحْيِى مِنَ النَّاسِ لاَ يَسْتَحْيِى مِنَ اللهِ*         Куркаклар җөмләсенә кермәү шарты белән оят-хәя Исламда мактаулы бер холыктыр. Хәдистә: الْحَيَاءُ شُعْبَةٌ مِنَ الإِيمَانِ "Оялу – иманның бер тармагы",1 – диелгән. Ләкин оят-хәя бәндәләргә табигать хөкеменә керсен өчен моңа яшь һәм бала вакыттан гадәтләндерү кирәк. Бу вазифа […]

324

"Бер кеше үзенә игелек кылучы кешеләргә шөкер кылмаса, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылмаган булыр".2   Моннан максат – дөрес булган сыйфатлар белән генә, арттырмыйча мактау булып, бик артык уздырып мактау түгел.    Бәндәләр тарафыннан булган нигъмәтләр һәм хезмәтләр бәрабәренә шөкер итү тиешле эш икәнлеге бу хәдис шәрифтән аңлашыла. Кирәк бәндәләргә һәм кирәк Аллаһыга шөкер итүдә кимчелек кылуның сәбәбе […]

325

"Бер кеше нинди иман һәм гамәл үзәрендә вафат булса, Аллаһы Тәгалә аны шул хәлдә тергезер" مَنْ مَاتَ عَلَى شَيْءٍ بَعَثَهُ اللهُ عَلَيْهِ*  "Дөнья – ахирәтнең игенлеге", – диләр. Бу дөрес сүз. Халыклар дөньяда ни чәчсәләр, ахирәттә шуны урырлар, кылган гамәлләре бозык булса да, төзек булса да муафыйк җәзасын күрерләр.         Сүзнең кыскасы: адәм баласы ахирәттә […]

326 Нәзер…

 "Бер кеше Аллаһы Тәгаләгә итәгать кылу белән нәзер әйтсә, итәгать итсен, һәм бер кеше Аллаһы Тәгаләгә карышу белән нәзер әйтсә, карышмасын" Нәзер бер кешенең бүген яки киләчәктә лязем булмый торган бер нәрсәне үз өстенә лязем кылуы. Лязем кылу гарәп телендә  "лилләһи галәййә", "нәзәртү" кебек сүзләр белән һәм безнең үз телебездә "өстемә лязем иттем", "өстемә фарыз […]

327 Кардәшенә ярдәм итүчегә Аллаһ ярдәм итәр

"Бер кеше бер мөселманның дөньялык мәшәкатьләреннән бер мәшәкате хакында сөендерсә һәм юатса, Аллаһы Тәгалә аның ахирәт мәшәкатьләреннән бер мәшәкате хакында сөендерер. Бер кеше фәкыйрь һәм бурычланган кешегә дөньялыкта берәр төрле җиңеллек эшләсә (булышса һәм ярдәм бирсә) Аллаһы Тәгалә ул кешегә дөньяда һәм ахирәттә җиңеллек бирер. Бер кеше бер мөселманның гаебен һәм хата эшен пәрдәләсә, Аллаһы […]

328 Тел һәм гаурәт

مَنْ يَتَوَكَّلْ لِي مَا بَيْنَ لِحْيَيْهِ وَمَا بَيْنَ رِجْلَيْهِ أَتَوَكَّلُ لَهُ بِالْجَنَّةِ*         "Кем миңа үзенең авызын һәм гаурәтен сакларга сүз бирсә, мин шул кешегә җәннәт белән сүз бирәм".2         Хакыйкатьтә, бөтен сәгадәт авызны бозык сүзләр сөйләүдән һәм хәрам ризыклар ашаудан һәм хәрам юл белән шәһвәт (җенси дәрт) әсире булудан саклануда. Бу нәрсәләр белән хаста […]

329 Диндә фәкыйһ (шәригать белгече)

* مَنْ يُرِدِ اللهُ بِهِ خَيْرًا يَفَقِّهْهُ فِي الدِّينِ* "Әгәр Аллаһы Тәгалә бер кешегә яхшылык теләсә, аны диндә фәкыйһ (шәригать белгече) итә".3 Фикъһның мәгънәсе "аңлау" булса да, сәләф гасырында шәригать гыйлемнәрен, Коръән һәм Сөннәтне, бигрәк тә, шәригать максатларын белү мәгънәсендә кулланыла. Рәсүлүллаһның "диндә фәкыйһ" дигән сүзе шәригать гыйлемен дә һәм шәригать максатын да белүче мәгънәсендә […]

330: «Гөнаһ эш өчен үкенү дә тәүбә»

   "Гөнаһ эш өчен үкенү дә тәүбә".  ( Сөнән Ибне Мәќә: 2 к, 294 б; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 1 к, 3  "Тәүбә", "инабәт" һәм "әүбә" шәригать атамасында барысы да бер сүз. Тәүбә коры тел белән "әстәгъфируллаһ" укудан һәм тәүбә догаларын кабатлап торудан яки "тәүбә!" диюдән һәм берәр ишан хозурына барып кул бирүдән гыйбарәт түгел, бәлки […]

331

نَضَّرَ اللهُ امْرَأً سَمِعَ مِنَّا شَيْئًا فَبَلَّغَهُ كَمَا سَمِعَهُ فَرُبَّ مُبَلَّغٍ أَوْعَى مِنْ سَامِعٍ*         "Аллаһы Тәгалә шул кешегә арбуй бирсен ки, бездән сүз ишетер дә, ишеткән рәвешенчә шуны башкаларга ирештерер. Безнең сүзебезне кешеләр аркылы ишетүчеләрдән бик күпләре бездән туры ишетүчеләргә караганда яхшырак аңлыйлар".( Ќәмигъ Тирмизи: 2 к, 90 б.)         "Ишеткән рәвешенчә күчерер" дигән сүзеннән […]

332 Сәламәтлек, буш вакыт

 "Бик күп кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белмиләр, алданалар. Берсе: сәламәтлек, икенчесе: буш вакыт". (Сахих Бохари: 7 к, 170 б.)   Бик кыска сүз, әмма бик мәгънәле. Сәламәтлек белән буш вакыттан файдалана алмаган кеше, гүя малын зарарга саткан хөкемендә була. Кайбер кешеләр сәламәт булсалар да, буш вакытлары булмый, кайберләренең буш вакытлары булса да сәламәтлеккә туймыйлар. Инде шушы […]

333

        *الْوَحْدَةُ خَيْرٌ مِنْ جَلِيسِ السُّوءِ وَالْجَلِيسُ الصَّالِحُ خَيْرٌ مِنَ الْوَحْدَةِ وَامْلاَءُ الْخَيْرِ خَيْرٌ مِنَ السُّكُوتِ وَالسُّكُوتُ خَيْرٌ مِنْ اِمْلاَءِ الشَّرِّ*         "Ялгызлык – яман иптәшкә күрә яхшырак. Яхшы иптәш – ялгызлыкка караганда яхшырак. Гамәл дәфтәре язучы фәрештәгә изгелек яздыруың – тик торуга караганда артыграк. Тик торуың – фәрештәгә явызлык яздыруыңнан яхшырак". […]

© 2017 Frontier Theme