Рубрика: УРАЗА

Ураза тотучыга догалар

СӘХӘР АШАГАННАН СОҢ УРАЗАГА НИЯТЛӘҮ ДОГАСЫ “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”. “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.   УРАЗА ТОТЫП АВЫЗ АЧКАЧ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА “Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә […]

Бәйрәм белән

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ мөхтәрәм мөселман карләшләрем!  Изге Рамазан ае узып та китте. Көчебездән килгәнчә ураза тоттык, намазлар укыдык, якыннарыбызга сый-хөрмәт күрсәттек, фәкыйрь-мохтаҗларга өлеш чыгардык. Аллаһы Тәгалә барлык игелекле гамәлләребезне кабул итсен, шулар хисабына әҗер-савапларга ирешеп, ике дөнья бәхетен насыйп итсен! Барлык мөселман карләшләремә иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, тынычлык, акыл-хикмәт һәм файдалы гыйлемнәр телим! Ил-көннәребез тыныч булсын. Аллаһы Тәгалә төрле […]

Гает көне

Рамазанның  соңгы 10 көнлеге үтеп киткәч, Гает көне була. Гает намазы балигъ яшенә җиткән, кул-аягы исән, күзе күргән ир-атларга — вәҗиб. Белә торып үтәлми калса, гөнаһ саналыр. Сабыйлар, хатын-кызлар бу намазга килсәләр, савап бар, килмәсәләр гөнаһ булмас. Һәр халыкның аерым билгеләре бар. Татар халкының бер билгесе — түбәтәй кию. Әгәр үзеңне татар милләтеннән дип саныйсың […]

Кадер киче

Рамазан ае бәгыренең иң күркәм почмагында Коръән иңдерелгән Кадер кичәсен яшереп тота. Бер орлыктан үсеп чыккан агачта меңләгән җимешләр җитешкән кебек, Кадер кичәсенә дә мең ай йөкләнгән. Бу кичәдә әҗер-саваплар бергә-мең бәрабәрендә языла. Бу кичәнең тулы кадерен һәм кыйммәтен бары ачлыктан нечкәрә-нечкәрә сизгерләнгән күңелләр генә аңлый һәм тоя ала. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Хактыр ки, Без […]

Мөбарәк ай Рамазан

Мөбарәк Рамазан аенда мөэмин-мөселманнар ураза тотып, тәгать-гыйбадәттә булып Аллаһы тәгаләгә шөкеранәләр китерәләр. Бу фарыз гамәлне үтәүдә бәндәләргә нинди мәсьүлият йөкләнә соң? Әнә шул турыда һәрбер кеше тулы мәгълүматка ия булырга тиеш. Бөтен әгъзаларыбызның уразасы бар. Күзнеке — харам кылынган нәрсәләргә карамау, оятлы күренешләргә бакмау. Колакныкы — гайбәт, ялган сүзләрне ишетмәү. Телнеке — шикаять, бөһтан вә […]

Сорау-җавап ураза.

Тешләрне дәвалау, күзгә, борынга дару салу уразаны бозамы? Пломба куйганда яки теш суыртканда әгәр тамактан эчкә кан яки башка берәр матдә үтмәсә, ураза бозылмый. Ләкин теш алдырган вакытта, гадәттә, табиб анальгетик дару кулланып укол кадый. Андый вакытта, ягъни организмга дару кергәндә, ураза, һичшиксез, бозыла. Бу рәвештә уразасы бозылган кеше аны соңыннан каза кыла. Югарыда язылганны […]

Тәравих намазы

Рамазан аенда һәр көн ястү намазыннан соң, витр Намазыннан әүвәл, тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәттер. Тәравих намазы бары егерме рөкөгатьтер. Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укылыр. Бу намаз ялгыз да укы­лыр, әмма җәмәгать белән мәчеттә уку сөннәттер. Төравих намазы җәмәгать белән укылса, витр намазы да җәмәгать […]

Казага калган ураза

Рамазан аенда ураза тотмаган көннәрне каплар өчен соңыннан тоташ яки өзеп ураза тотарга кирәк. Ибне Гомәр әйтүенә караганда, Пәйгамбәр с.: "Сез каза уразасын тоташ яки өзеп тота аласыз", — дигән. Мөхәммәт ибн әл-Мөккадйрнең хәбәр итүенчә, Пәйгамбәрдән с.: "Каза уразасын тоташ тотаргамы, әллә өзеп тә ярыймы?" — дип сораганнар. Ул: "Анысы синең эш. Әгәр кешенең бурычы […]

Рәсүлүллаһ галәйһиссәләмнең Рамазан шәриф турындагы хөтбәләре

Рәсүлүллаһ г-мнең Рамазан шәриф турындагы хөтбәләре   «Әй кешеләр! Бөек һәм мөбарәк ай сезләргә якынлаша. Ул айда мең айдан яхшы бер кичә бар. Аллаһ тәгалә ул ай уразасын фарыз, төннәрендә гыйбадәтне сөннәт кылды. Ул айда кем Аллаһка якынлаштыручы изгелек кылса, аннан башка айда кылган бер фарыз дәрәҗәсен эсти һәм ул айда бер фарызны әда иткән […]

Ураза тотсаң — гөнаһлардан арынырсың

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: көннәрнең олугысы — җомга көндер, ул ике гает, Гарәфә, Гашурә көннәреннән дә олугтыр. Кичәләрнең олугысы — Кадер кичедер, айларның олугысы — Рамазан аедыр. Менә шушы айларның олугысы булган, дүрт изге айның берсе булган Рамазан шәрифкэ якынлаша­быз. Рамазан шәрифнең беренче көне — уразабызның башы. Рамазан ае үзе кояш баегач башлана, шуның өчен […]

Уразага кагылышлы сораулар

ИСЛӘР УРАЗАНЫ БОЗМЫЙ Мин терлекчелектә эшлим, эш бик зәһәр исле, кайткач ванна кереп, 2-3 кат юынмыйча, тәндәге ис бетми. Ураза вакытында миңа нинди киңәш бирерсез икән: ураза тотарга буламы? Ураза вакытында кешенең эшли торган эше пычрак эш булса, нәҗесе беткәнче яхшылап юынырга кирәк, әгәр пычраклары нәҗессез булса, юыну мәҗбүри түгел, авыз ачкач яхшылап юынырга мөмкин. […]

Рамазан ае якынлаша

Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: “Бер адәм рамазан аен шатланып каршы алса һәм рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр ”.Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Әгәр кешеләр рамазан аеның бөтен хасиятләрен, […]

Ураза гаете вәгазе

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдүлилләһи раббиль-гъаләмин! Хак Сөбханә вә Тәгалә шушы көннәребездә укыган догалары­бызны, гает намазыбызны, изге теләкләр илә биргән фитыр сәда­каларыбызны кабуллардан кылса иде. Бәндәчелек илә кылган гөнаһларыбыз да бар. Ләкин сөекле Пәйгамбәребез безгә зур сөенеч бирә: «Биш вакыт намаз арасын­да, җомга илә җомга арасында, рамазан илә рамазан арасында бәндәм олы гөнаһлардан тыелып торган булса, аның кечкенә […]

Шәүвәл аеның алты көн уразасы…

Һиҗри елның унынчы ае — Шәүвәлдер. Мөселманнар бу айда алты көн ураза тоту саваплы икэнен онытмаска тиешләрдер. Бу мәҗбүри ураза булмаса да, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әлеге гамәлне үтәгән.  Моның турында пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм болай ди:    "Кем Рамазан аенда ураза тотса, моннан соң Шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, бер туктамый ураза тоткан кебек булыр (ягъни ел буенча ураза […]

Кадер кичәсе

«Кадер кичәсендә өч тапкыр «Ләә Иләәһе илләллаһу» әйтүченең беренчесендә — гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә — җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә — җәннәткә керер». Ислам динендәге мөбарәк кичәләрнең иң кыйммәтлесе. Кадер кичәсе Рамазан шәриф аенда булган бер кичәдер. Шул ук вакытта Рамазанның кайсы кичәсендә булганы кискен һәм анык рәвештә билгеләнмәгән. Имам Шәфигый мәзһәбе буенча Рамазан аеның 17 […]

Кадер кичәсе намазы

Төгәл генә билгеле булмаса да, Рамазанның 27 нче кичәсе Кадер кичәсе буларак кабул ителгән. Коръәне Кәримдә бу кичәнең фазыйләте турында аңлаткан бер сүрә бар. Бу «Кадер» сүрәседер. Аллаһы Тәгалә бу сүрәдә Коръәне Кәримнең Кадер кичәсен­дә иңдерелүе, бу кичәнең мең айдан да хәерлерәк бу­луы, таң атканчы сәламәт-тыныч булуы, фәрештәләр­нең һәм Рухның (Җәбраил) бу кичәне җир йөзенә […]

Рамазан ае өстенлекләре

Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Рамазан ае Аллаһы Китабы — Коръәни Кәримдә исеме телгә алынган бердәнбер ай. Шушы айда бәндәләр­гә изге Коръән иңә башлады. Башка айларда кылган изге­лекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул 700 һәм аннан да күбрәкккә арта. Ошбу изге […]

Ураза догасы

Ураза догаларын әлеге сайттан таба аласыз. Ураза догаларын уку өчен түбәндәге сылтамаларның берсе буенча күчегез:   Ураза догасы Ураза догалары/  Ураза догасы/  Ураза догасы Похожие записи:Хаҗ гамәлләреҺич югы бер минут… Идрис ГАЛӘВЕТДИНПенсионерларга хатНамазның сөннәтләреСаум ( ураза )Нәфел намазлары (саваплы өстәмә намазлар)

Ураза турында

Ураза безгә Аллаһ биргән нигъмәтләрнең — тәмле-татлы ризыкларның, суның кадерен белү кирәклеген искә төшерә. Уразаның бик күп файдалары бар. Кайберләре белән таны­шып үтик әле. Ураза шөкер итәргә өйрәтә. Аллаһ Тәгалә үзенең кешегә биргән хисапсыз нигъмәтләре өчен бары тик бер бәя — шөкер генә со­рый. Шөкер исә — бөтен ризыкларны, байлыкларны Аллаһтан дип белү. Башка вакытта […]

Уразаның һәм Рамазан аеның фазыйләте

Фәкыйһ үзенең иснәде белән Ибен Габбастан риваять итә. Ул Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең әйткәнен ишетте: «Дөреслектә, Рамазан ае кергәндә, җәннәт елдан-ел зиннәтләнә һәм хәзерләнә. Әгәр Рамазан киченең башы булса, Гареш астында җил исәр. Ул җилне «Мәсира» дип атыйлар. Оҗмах агачларының яфраклары, ишек капкачларының боҗ­ралары селкенер, бу хәлдә сөенеч авазы ишетелер. Ишетүчеләр ул аваздан күркәмрәк аваз ишет­мәделәр. Хур […]

Мөбарәк РАМАЗАН ае

Изге Рамазан ае башка айлардан Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт һәм мәгъфирәт ае булуы белән аерылып тора, Пәйгамбәребез, Аллаһының сәламе һәм бәрәкәте булсын аңа, алдагы сүзләрне әйткән: “Берегез бу айны иман һәм өмет белән үткәрсә, ул кешенең алда булган гөнаһлары сөртелер”. Шуңа күрә бу ай башлану белән Аллаһ Тәгаләдән кылынган гөнаһлар өчен ярлыкау сорарга һәм күбрәк изгелек […]

Рамазан аендагы ураза

Исегездән чыгармагыз, ураза — ул ашу-эчүдән тыелу гына түгел, бәлки барлык начар сүзләрдән һәм гамәлләрдән тыелу булып тора. Әгәр берегез начарлыкка дучар булсагыз, аңа начарлык белән түгел, киресенчә изгелек белән җавап бирергә кирәк, бу Рамазан аенда гына түгел безнең тормышыбыз буе булырга тиеш. Ураза тоту мөселман бәндәсенең рухын пакьлый. Ураза тук кешегә ач кешенең хәлен […]

Тәравих намазы

     114. Рамазан аенда һәркөнне ястү намазыннан соң витр намазына кадәр тәравих намазын уку ирләргә гә, хатыннарга да сөннәт.      115. Тәравих намазы бары 20 рәкәгатьтән тора. Икешәр рәкәгать ун намаз итеп яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укыла. Бу намаз ялгыз да укыла, әмма җәмәгать белән мәчеттә уку сөннәт санала.      116. Тәравих […]

Фитыр сәдакасы

Сәдака күләмнәре Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләренә таянып һөм агымдагы елда он, хөрмә һәм йөзем бәясенә карап билгеләнә.     Фидия   Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түли. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака.    Фитыр    Рамазан аенда фитыр […]

© 2017 Frontier Theme