Рубрика: ВӘГАЗЬЛӘР

Бердәмлектә бәрәкәт

Вәгаземне Җәләлетдин Руми хәзрәтләренең бер хикәясе белән башлыйм. Аңа Аллаһның рәхмәте булсын. Бер бакчачының бакчасына караклар кергәннәр. Аларның берсе затлы нәселдән — хәзрәте Гали нәселеннән икән, икенчесе — суфи, өченчесе — казый. Бу өч кеше бергә булганда, аларга әлеге эшләре өчен шикаять биреп тә, үз көче белән дә җәза бирә алмаячагын аңлаган бакчачы хәйләгә керешкән. […]

Ачык гаурәт — бозык энергия магниты

Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә «Әгъраф» сүрәсенең 26 нчы аятендә: «Без кешеләргә кием бирдек, — ди, — ул кием белән алар оят җирләрен капларлар», һәм Аллаһ Раббыбыз аятьнең ахырында: «Без әле аларга үзләре күрми торган кием дә бирдек, тәкъвалык киеме бирдек, әгәр алар аңласалар, бу киемнәре алар өчен бигрәк тә хәерлерәк», — дип әйткән. Шушы аятьтән күренгәнчә, […]

Җомга көненең фазыйләте

Көннәрнең иң бөеге  – Җомга көне. Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г) шулай ди: «Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга көне» (Табарани). Аллаһ Тәгалә каршында бу көн кояш чыккан иң хәерле көн булып санала. Аллаһның илчесе (с.г.с) шулай ди: «Кояш чыккан иң хәерле көн –  Җомга көне. Ул көнне Адәм гс яратылды, ул көндә […]

Укытучылар көненә вәгазь (День учителя)

Бөтен ил буенча Укытучылар көне билгеләп үтелә. Гомерләрен балалар укытуга багышлаган кешеләргә, дөньяви гыйлем буенча булса да, дини гыйлем буенча булса да, һәркайсына да Аллаһ Тәгалә озын гомер, саулык-сәламәтлек биреп, дөньяда да, ахирәттә дә Үзенең сәгадәтен Раббыбыз насыйп итсә иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә әйтә: син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул, -ди. — […]

Мөхәррәм ае һәм һиҗри яңа ел.

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Сүбхөәнәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез хәмде-сәналәребез (мактауларыбыз), шөкраналарыбыз булса иде. Аның сөекле илчесе газиз Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәламгә, аның гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде. Ихлас күңел белән Аллаһның әмеренә буйсынып, дога һәм гыйбадәт кылу өчен мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ. […]

Исламда терроризм юк

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәсаләәтү вәсәләәмү галә расулинәә Мүхәммәдин вә галә әлиһи вә әсхәбиһи әҗмәгыйн. Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух — мөхтәрәм дин кардәшләр. Терроризм – ул кешелеккә карата эшләнгән җинаять. Аның нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр зарар күрә. Террорчыларның максаты – кешеләрне үтереп һәм имгәтеп, җәмгыять эчендә курку тудыру, һәм бу газап һәм […]

Намаз — сәламәтлек чыганагы

Тәүлеккә биш вакыт намаз укучы кеше Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәседер. Ул теге дөньяда да, бусында да бик нык аерылып торыр. Аның күңеле тыныч, ризыгы бәрәкәтле, догасы кабул булучан, үзе сәламәт булыр. Йөзеннән нур бөркелеп, тәненнән хуш ис килеп торыр. Намаз укучы әби-бабаларыбыз хөрмәтлегә өйләнә. Урыннары түр башында була. Гыйбрәтләр эзләп ерак барасы юк, үз тирә-ягыгызга […]

Мәҗлесләр өчесе җидесе кырыгын үткәрү

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның гаиләсенә, сәхабәләренә сәламнәребез барып ирешсә иде. Кеше мәңгелек дөньяга күчкәннән соң “өчесе”, “җидесе”, “кырыгы”н үткәрергәме? Соңгы елларда Татарстан мөселманнары арасында шул хакта бәхәсләр куера башлады. Өммәтебез бер фикергә килә алмаганга, бу мәсьәлә көннән-көн актуальләшүен дәвам иттерә. […]

Аллаһ — тәрбияче һәм укытучы

Аллаһ Раббыбыз — Тәрбияче һәм Укытучы. Без барыбыз да Аннан дәрес алучылар. Аллаһ Раббыбыз хикмәт белән һәркөн Үзенең колларына дәрес бирә, бу болганчык дөньяда туры юлны табарга ярдәм итә. Без — дөнья яратылганда җан буларак яратылып, акыл нигъмәте белән нигъмәтләнеп. Җир йөзенә хәлифә булып килгән бәндәләр, тормыш сабакларыннан гыйбрәт алып, үзебезнең хаталарыбызны төзәтеп, пакь-саф хәлдә кабат Аллаһ […]

Намаз начар гадәтләрне төзәтә

Һәр мөселман кешесенә Ислам диненең биш баганасы таныш. Аларның берсе — намаз уку. Намаз укымыйча динле булу мөмкин түгел. Чөнки сәждә кылганда гына адәм баласы Аллаһы Тәгаләгә якыная. Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) пәйгамбәрлек иңгәнче ул Исмәгыйль (г.с.) заманыннан килгән рәвештә намаз укыган, Кәгъбәтулла янына барып гыйбадәт кылган. Ул чорда намаз уку рәвеше, саны, хәзерге намаздан аерылган. Мәккәдә […]

Атылган таш тәэсире

Минем исемем Камил, үзем белән булган хәлне сезгә сөйләп китмәкче булам. Соңгы модель, яңа иномарка алдым. Шатланып, горурланып машинаның өстенә бер бөртек тузан кунса да, аны сөртеп, берничә көн мактанып дусларым белән кая җитте шунда яңа машинамда йөрдем. Шулай бер көнне зур тизлек белән өемә кайтып барганда машинама кемдер таш атты. Туктап карасам таш тигән […]

Тәүбә

Расүлебез (с.г.в.) әйтә: һәр адәм баласы гөнаһ­лы, хаталы, әмма хата кылган кешенең иң хәерлесе — тәүбә иткәне. Дөньялыктагы һәр адымны, һәр сәгатьне Аллаһ безгә фетнә, сынау буларак яралтты. Әгәр без кул зинасыннан котылдык икән, күз зинасына төшәбез. Аннан арынсак, колак гөнаһына кереп китәбез. Монысыннан да тыелсак, Аллаһ безне тел, кальб зиналары белән сыный. Кыскасы, адәм баласы бөтен […]

Үлгәннән соң терелү

Аллаһ Тәгалә насыйп итсә, иман турында, иманның ниндилеге һәм шушы иманның бер өлеше саналган — үлгәннән соң терелү турында сөйләп үтмәкче булам. Без барыбыз да: иманлыбыз, дибез, үзебезне мөселман дип саныйбыз, күңелләребез дөрес, дибез. Кайберәүләребез: мәчеткә йөрмәсәм дә, минем күңелем дөрес, күңелем саф, дип әйтә, әмма кешенең күңеле саф булу гына җитми, адәм Аллаһ Тәгалә […]

Страница 1 из 3123
Игелек.ру © 2017