Игелек.ру

Онлайн журнал на русском и татарском языках

Рубрика: ДИН

Никах уку тәртибе (имам өчен)

(Никах мәҗлесен түбәндәге тәртиптә алып барырга мөмкин) Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәссаләтү вәссаләмү галә расулинә Мүхәммәдин вә гәла әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн. Галәмнәрне юктан бар кылып, тәрбияләп торучы Бөек Раббыбыз Аллаһы Сүбхәнәкә вә Хак Тәгаләгә барча олуглауларыбыз һәм шөкеранәләребез булса иде! Галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллалаһү галәйһи вә сәләм […]

Мәулет бәйрәменә салаватлар, мөнәҗәтләр

Барча гүзәл һәм иң күркәм яхшы сыйфатлар белән сыйфатланган, җирне вә күкне вә җир илә күктә булган нәрсәләрне вә безләрне яратып, вә юктан бар кылып ризык биреп тәрбия кылучы бер Аллаһы Тәгаләгә генә лаек вә Аллаһы Тәгаләнең рахмәте вә янә Аллаһы Тәгаләнең сәламе безнең олугымыз вә пәйгамбәребез расуллаһ Мөхәммәд Мостафа саллалаһу галәйһи вәссәләм вә аның […]

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләм турында кыскача

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм милләте буенча гарәп, курәеш кабиләсеннән. Әтисе Габдулла, аның әтисе Габделмоталлип, аның әтисе Һашим, аның әтисе Габделмәннәф, аның әтисе Кусит, аның әтисе Кинән, аның әтисе Морат. Пәйгамбәребезнең нәселе Исмәгыйль гәләйһиссәлләмгә барып тоташа. Әнисе — Әминә Ваһаб кызы. Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм Гарәбстан ярымутравындагы Мәккә шәһәрендә рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә, Гайса […]

Коръән һәм Пушкин

Борынгы Көнчыгыш шагыйрьләренең бик күп әсәрләрендә Коръәндәге вакыйгалар, гаҗәеп күренешләр чагылдырылган. Мөселман дөньясының изге китабы башка илләрнең, бүтән дингә инанучы әдипләрнең дә игътибарын җәлеп иткән. Бөек рус шагыйре А.Пушкин, шулай ук М.Лермонтов, Л.Толстой, И.Бунин һәм башка күренекле әдипләр дә Коръәннең тирән мәгънәле эчтәлегенә һәм гүзәл шигъриятенә сокланганнар, Коръән тәэсирендә күркәм әсәрләр иҗат иткәннәр… «В пещере […]

Мөхәммәд галәйһиссәлам — беренче урында

Америка галиме Майкл Хартның «Тарихтагы иң бөек йөз шәхес. Тәртип буенча тезелгән» исемле китабында сүз үтә акыллы, талантлы, шәфкатьле яки явыз кешеләр турында гына түгел, ә инсаният дөньясына зур йогынтысы булган затлар турында бара. Беренче басмага беренче итеп Мөхәммәд галәйһиссәлам урнаштырылган. Аның иң алдынгы урынны алуы пәйгамбәр булудан бигрәк, мөселман диненә нигез салуы, аны таратуы […]

Бердәмлектә бәрәкәт

Вәгаземне Җәләлетдин Руми хәзрәтләренең бер хикәясе белән башлыйм. Аңа Аллаһның рәхмәте булсын. Бер бакчачының бакчасына караклар кергәннәр. Аларның берсе затлы нәселдән — хәзрәте Гали нәселеннән икән, икенчесе — суфи, өченчесе — казый. Бу өч кеше бергә булганда, аларга әлеге эшләре өчен шикаять биреп тә, үз көче белән дә җәза бирә алмаячагын аңлаган бакчачы хәйләгә керешкән. […]

Ачык гаурәт — бозык энергия магниты

Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә «Әгъраф» сүрәсенең 26 нчы аятендә: «Без кешеләргә кием бирдек, — ди, — ул кием белән алар оят җирләрен капларлар», һәм Аллаһ Раббыбыз аятьнең ахырында: «Без әле аларга үзләре күрми торган кием дә бирдек, тәкъвалык киеме бирдек, әгәр алар аңласалар, бу киемнәре алар өчен бигрәк тә хәерлерәк», — дип әйткән. Шушы аятьтән күренгәнчә, […]

Җомга көненең фазыйләте

Көннәрнең иң бөеге  – Җомга көне. Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г) шулай ди: «Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга көне» (Табарани). Аллаһ Тәгалә каршында бу көн кояш чыккан иң хәерле көн булып санала. Аллаһның илчесе (с.г.с) шулай ди: «Кояш чыккан иң хәерле көн –  Җомга көне. Ул көнне Адәм гс яратылды, ул көндә […]

Укытучылар көненә вәгазь (День учителя)

Бөтен ил буенча Укытучылар көне билгеләп үтелә. Гомерләрен балалар укытуга багышлаган кешеләргә, дөньяви гыйлем буенча булса да, дини гыйлем буенча булса да, һәркайсына да Аллаһ Тәгалә озын гомер, саулык-сәламәтлек биреп, дөньяда да, ахирәттә дә Үзенең сәгадәтен Раббыбыз насыйп итсә иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә әйтә: син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул, -ди. — […]

Мөхәррәм ае һәм һиҗри яңа ел.

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Сүбхөәнәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез хәмде-сәналәребез (мактауларыбыз), шөкраналарыбыз булса иде. Аның сөекле илчесе газиз Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәламгә, аның гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде. Ихлас күңел белән Аллаһның әмеренә буйсынып, дога һәм гыйбадәт кылу өчен мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ. […]

Исламда терроризм юк

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәсаләәтү вәсәләәмү галә расулинәә Мүхәммәдин вә галә әлиһи вә әсхәбиһи әҗмәгыйн. Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух — мөхтәрәм дин кардәшләр. Терроризм – ул кешелеккә карата эшләнгән җинаять. Аның нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр зарар күрә. Террорчыларның максаты – кешеләрне үтереп һәм имгәтеп, җәмгыять эчендә курку тудыру, һәм бу газап һәм […]

Эшләр нияткә карап бәяләнә

1  عَنْ أَمِيرِ الْمُؤْمِنِينَ أَبِي حَفْصٍ عُمَرَ بْنِ الْخَطَّابِ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ r يَقُولُ : إِنَّمَا الأَعْمَالُ بِالنِّيَّاتِ وَإِنَّمَا لِكُلِّ امْرِئٍ مَا نَوَى فَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ فَهِجْرَتُهُ إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ وَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ لِدُنْيَا يُصِيبُهَا أَوِ امْرَأَةٍ يَنْكِحُهَا فَهِجْرَتُهُ إِلَى مَا هَاجَرَ إِلَيْهِ Мөэминнәрнең әмире Әбү Хафс […]

Йәсин сүрәсе

1.Йәә-сииииин. 2.Вәлкуръәнил хәкиим. 3.Иннәкә ләминәл мүрсәлиин. 4.Галәә сыйраатыйм мүстәйкыйм. 5.Тәнңзиләл газиизир-рахиим. 6.Литүнңҙира каумәм мәәәә үнңҙира әәбәәәәъүһүм фәһүм гаафилүүн. 7.Ләҡаде хәҡҡаль ҡаулү гәләәәә әкҫәриһим фәһүм лә йүъминүүүүн. 8.Иннәә җәгәлнәә фииии әгънәәкыйһим әгъләәләнң фәһия иләл әҙкаани фәһүм мүҡъмәәхүүн. 9.Вә җәгәлнәә мим бәйни әйдииһим сәддәүү-үә мин хальфиһим сәддәнң фә әгьшәйнәәһүм фәһүм ләә йүбесыйруун. 10.Вә сәвәәәәъ-үн гәләйһим ә әңҙәртәһүм […]

Тәбәрак сүрәсе (Мүлк)

بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ  تَبَارَكَ الَّذِي بِيَدِهِ الْمُلْكُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ  (1)  الَّذِي خَلَقَ الْمَوْتَ وَالْحَيَاةَ لِيَبْلُوَكُمْ أَيُّكُمْ أَحْسَنُ عَمَلًا وَهُوَ الْعَزِيزُ الْغَفُورُ (2)  الَّذِي خَلَقَ سَبْعَ سَمَاوَاتٍ طِبَاقًا مَّا تَرَى فِي خَلْقِ الرَّحْمَنِ مِن تَفَاوُتٍ فَارْجِعِ الْبَصَرَ هَلْ تَرَى مِن فُطُورٍ  (3)  ثُمَّ ارْجِعِ الْبَصَرَ كَرَّتَيْنِ يَنقَلِبْ إِلَيْكَ الْبَصَرُ خَاسِأً وَهُوَ حَسِيرٌ […]

Духә намазы

Духә намазы ничек укыла Нәфел буларак укыла торган намазларның берсе — духә намазы. Әлеге намазның иң аз рәкәгате — ике, иң күбе -сигез. Сөннәт буенча һәр ике рәкәгатеннән соң сәлам бирелә. Духә намазын кояш офыктан сөңге озынлыгы күтәрелгәннән башлап өйләгә аз гына вакыт кылганчы укыла. Ни өчен укыла Духә намазы тән сәламәтлеге өчен шөкер итүне […]

Җомга хөтбәсе һәм догалары

ҖОМГА НАМАЗЫ Җомга намазын уздыру хөтбәләр. Җомга намазында ике хөтбә укылыр. Җомганың беренче хөтбәсе — фарыз булган хөтбә. Икенче хөтбә исә — сөннәттер. Хөтбәне укучы кеше (хатыйб) җомганың беренче сөннәт намазын мөнбәргә якын бер җирдә, мөнбәрнең каршында укыр. Укып бетергәч әкрен генә мөнбәргә чыгар, йөзе белән җәмәгатькә туп-туры утырыр. Мөәзин икенче азанны әйтер. Мөәзин азан әйткәндә, кирәк […]

Намаз — сәламәтлек чыганагы

Тәүлеккә биш вакыт намаз укучы кеше Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәседер. Ул теге дөньяда да, бусында да бик нык аерылып торыр. Аның күңеле тыныч, ризыгы бәрәкәтле, догасы кабул булучан, үзе сәламәт булыр. Йөзеннән нур бөркелеп, тәненнән хуш ис килеп торыр. Намаз укучы әби-бабаларыбыз хөрмәтлегә өйләнә. Урыннары түр башында була. Гыйбрәтләр эзләп ерак барасы юк, үз тирә-ягыгызга […]

Пәйгамбәребез (с.г.в.) сыйфатлары

Расүлуллаһ урта буйлы, түгәрәк ак йөзле, зур күзле, күзенең карасы чем-кара, агы бераз кызгылт, озын вә нечкә кашлы, борыны озынчарак, уртасы аз гына күтәренке вә очтан бөгелә төшкән, зуррак авызлы, киң маңгайлы, керфекләре куе, куе кара сакаллы, ак вә сирәгрәк тешле, киң күкрәкле, эре сөякле, беләкләре тулы, тәне йонлырак, тыгыз итле иде. Күренешкә гаять ягымлы […]

Гайсә пәйгамбәр: «Соңгы пәйгамбәр Мөхәммәд була», — дип әйткән

Бу фактны борынгы Инҗил китабы дәлилли 1947 елны Иерусалим шәһәреннән 10 миль ераклыкта урнашкан Кумраи дигән җирдә көтүчеләр бер мәгарәгә тап булалар. Гадәттә мондый көтелмәгән хәл әдәм баласында кызыксыну уятучан. Шулай була да. Мәгарәдә йөргән вакытта алар ниндидер язмалар табалар. Галимнәр тикшергәч, бу язмаларның якынча ике мең ел элек язылган булуын исбатлыйлар. Бу исә Инҗилнең […]

Тарикат нәрсә ул

Тарикат гарәпчә сүз булып, ысул, юл, мәсләк мәгънәләрен аңлата. Тарикат әһеле — суфилардыр. Мәгълүм ки, Шәригать, Тарикат, Хакыйкать — кешене камиллеккә ирештерүче мәкамлардыр. Шәригать хөкемнәре Аллаһы Тәгалә тарафыннан фарыз вә Пәйгамбәребез (с.г.с.)нән сөннәт итеп бирелгән. Шәригать хөкемнәрен үтәү үзен мөселман санаган кешегә шарт булып тора. Шәригатьне инкарь кылучы кеше, әлбәттә, кяфер буладыр. Шәригать хөкемнәре белән […]

Мәҗлесләр өчесе җидесе кырыгын үткәрү

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның гаиләсенә, сәхабәләренә сәламнәребез барып ирешсә иде. Кеше мәңгелек дөньяга күчкәннән соң “өчесе”, “җидесе”, “кырыгы”н үткәрергәме? Соңгы елларда Татарстан мөселманнары арасында шул хакта бәхәсләр куера башлады. Өммәтебез бер фикергә килә алмаганга, бу мәсьәлә көннән-көн актуальләшүен дәвам иттерә. […]

Ватык савыт кулланмагыз

Халыкта ватылган, чатнаган савытны өйдә тотарга ярамый дигән хорафат бар, ләкин моның сәбәбен бик аз кеше генә белә. Савыт-саба шалтырамый тормый диләр… Тормыш булгач төрле хәлләр була, савыт-саба чатнарга да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин. Һәр өйдә ялгышмы ул, чынлапмы савыт саба ватылып тора. Күп кеше ватык-чатнаган савыт кайгы китерә дип әйтә. Нинди кайгы китерә […]

Мөхәррәм ае

Мөхәррәм ае — мөселман календаренең беренче ае санала. Мөхәррәм ае керү белән мөселманнарның яңа елы башлана. Әлеге бөек ай турында Коръәндә дә Сөннәттә дә күп искә алына. Шуңа күрә бу айда һәр мөселман күп изгелекләр эшләп калырга тырышырга тиеш. Бөек имам Газали әйтүенчә, ин шә Аллаһ, ошбу айда изгелекләрне күп эшләү, елның башка айларын да бәрәкәтле итеп үткәрергә […]

Аллаһ — тәрбияче һәм укытучы

Аллаһ Раббыбыз — Тәрбияче һәм Укытучы. Без барыбыз да Аннан дәрес алучылар. Аллаһ Раббыбыз хикмәт белән һәркөн Үзенең колларына дәрес бирә, бу болганчык дөньяда туры юлны табарга ярдәм итә. Без — дөнья яратылганда җан буларак яратылып, акыл нигъмәте белән нигъмәтләнеп. Җир йөзенә хәлифә булып килгән бәндәләр, тормыш сабакларыннан гыйбрәт алып, үзебезнең хаталарыбызны төзәтеп, пакь-саф хәлдә кабат Аллаһ […]

Страница 1 из 1212345...10...Последняя »

Поиск

Игелек.ру © 2017
Яндекс.Метрика