Рубрика: РАМИЛ ХӘЗРӘТ ЮНЫС ВӘГАЗЬЛӘРЕ

Намаз — сәламәтлек чыганагы

Тәүлеккә биш вакыт намаз укучы кеше Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәседер. Ул теге дөньяда да, бусында да бик нык аерылып торыр. Аның күңеле тыныч, ризыгы бәрәкәтле, догасы кабул булучан, үзе сәламәт булыр. Йөзеннән нур бөркелеп, тәненнән хуш ис килеп торыр. Намаз укучы әби-бабаларыбыз хөрмәтлегә өйләнә. Урыннары түр башында була. Гыйбрәтләр эзләп ерак барасы юк, үз тирә-ягыгызга […]

Намаз начар гадәтләрне төзәтә

Һәр мөселман кешесенә Ислам диненең биш баганасы таныш. Аларның берсе — намаз уку. Намаз укымыйча динле булу мөмкин түгел. Чөнки сәждә кылганда гына адәм баласы Аллаһы Тәгаләгә якыная. Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) пәйгамбәрлек иңгәнче ул Исмәгыйль (г.с.) заманыннан килгән рәвештә намаз укыган, Кәгъбәтулла янына барып гыйбадәт кылган. Ул чорда намаз уку рәвеше, саны, хәзерге намаздан аерылган. Мәккәдә […]

Тәүбә

Расүлебез (с.г.в.) әйтә: һәр адәм баласы гөнаһ­лы, хаталы, әмма хата кылган кешенең иң хәерлесе — тәүбә иткәне. Дөньялыктагы һәр адымны, һәр сәгатьне Аллаһ безгә фетнә, сынау буларак яралтты. Әгәр без кул зинасыннан котылдык икән, күз зинасына төшәбез. Аннан арынсак, колак гөнаһына кереп китәбез. Монысыннан да тыелсак, Аллаһ безне тел, кальб зиналары белән сыный. Кыскасы, адәм баласы бөтен […]

Хаҗ кылу

  “Без Йортны (Кәгъбәне) кешеләр бергә җыелсын дип, иминлек урыны иттек”, ди Аллаһ Бәкара сүрәсенең 125 нче аятендә җир йөзендә Үзенә гыйбадәт кылу өчен булдырылган беренче Йорт — Мәккәдә салынган Бәйтуллаһ турында. Гарәпләргә генә түгел, бөтен галәмнәргә бәрәкәт һәм һидәят буларак төзелде Аллаһның әлеге Йорты. Адәм галәйһиссәләм, Җәннәттә яшәгәндә, Бәйтел Мәгъмур дигән урында Раббысына һәр көн […]

Мөэминнәрнең сыйфатлары

Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: өч төрле кеше Аллаһның кунагы булыр. Беренчесе — өеннән Хаҗ нияте белән чыгучы, икенчесе — мәчеткә гыйбадәткә баручы һәм өченчесе — авыру иптәшенең хәлен белү нияте белән өеннән чыгып китүче. Шушы өч төрле кеше исән — имин өйләренә кайтып җиткәнче, Аллаһның кунагы сыйфатында йөрерләр. Нәрсәне аңлата бу сүз? […]

Шәригатьнең биш максаты

Шәригать сүзе юл, юнәлеш, яшәү рәвеше дигән мәгънәне аңлата. Ул — инсаннарның сәгадәт юлы, аларны дөнья вә Ахирәттә Раббыларына якы­найтучы юл. Ислам Шәригатенең максаты бишәү һәм алар барысы да кешелек файдасына хезмәт итә. Ислам галимнәре, Коръәнне һәм бөтен хәдисләрне өйрәнеп чыкканнан соң шушы нәтиҗәгә килделәр.   Беренче максат — җанны саклау, икенчесе — дәрәҗә, өченчесе […]

Хәләл яшәү

Муса галәйһиссәләм бәни Исраил кавеменә әйтте, атнага бер көн барча эшләрегезне ташлап, фәкать Аллаһка гыйбадәт кылып яшәгез. Дөнья мәшәкатьләреннән арынып, шушы бер көнне бары тик дога-зекердә үткәрү өчен, Муса галәйһиссәләм җомга көнен тәкъдим итте. Бәни Исраил кавеме кешеләре, үзләренең риваятьләренә ияреп, Аллаһ шимбә көнне ял итә, без дә шул көнне сайлыйк әле, сора Раббыңнан дип, […]

Исламда хатын-кыз

8 нче март алдыннан барыбызга да таныш күренеш: бар халык дөнья куптарып бәйрәм итәргә әзерләнә, ир-егетләр әнисенә, апасына, хатынына, яраткан кызларына бүләк сайлый, шәраб, чәчәк сатып алалар. Хатын-кызлар кибеттән-кибеткә йөгереп сумка-сумка ризык ташыйлар, кунаклар белән мәҗлес корып утырырбыз дип иртәдән кичкә кадәр газ плитәсе янында аягөсте басып торып, күбесенең үзләре әзерләгән табын янында утырырлык та […]

Кабер газабы

Адәм баласы, ничек кенә бәхетле, сау-сәламәт, матур гомер итмәсен, бу яшәүнең азагы бар. Чөнки Аллаһ Сөбеханә вә Тәгалә галәмнәрне төзегәндә аның ахырын да булдырды: һәр эшнең, һәр гамәлнең азагы булган кебек, адәм балаларының да гомер ахыры бар һәм ул үлем дип атала. Фәкать Аллаһ Үзе мәңгелек! Шуңа күрә бу дөньяда Аның кануны белән яшибез һәм […]

Риясыз була алабызмы

Кешеләр арасында бүген күзгә күренмәс бер хәтәр авыру таралды. Ул хәтта табиблар дәвалый алмый торган хастадан да куркынычрак, аның исеме — рия. Бу чир мөселманнарга да йогып, аларны да һәлакәткә илтергә сәләтле. Рия дип тирә- ягыбыздагы дуслар-туганнар, таныш-белешләребез, күршеләребез һәм хәтта бер таныш булмаган кешеләр күрсен, мактасын, гаҗәпләнсен дигән уй-ният белән кылынган гамәлне атыйлар. Димәк, […]

Коръән вә сөннәт

Изге Китабыбызны ачып җибәрүче Фатиха сүрәсендәге “галәмин” сүзе дөньялар дигәнне белдерә. Ә нинди дөньялар турында сүз бара соң? Кайбер галимнәр адәмнәр дөньясы, хайваннар дөньясы, башка тереклек ияләре яши торган дөнья һәм бакый дөньяны да шушы исемлеккә кертәләр. Куртуби тәфсирендә 18 мең галәм булу ихтималы әйтелә. Моңа безнең Жир планетасыннан кала, башка җирләрдә тереклек итүче мәхлүкатлар […]

Сихер турында вәгазь «Сак булыгыз сихер!» (Рамил Юныс) Өшкерү догалары, Коръән аятьләре(аудиоязмада)

Сихер турында вәгазь «Сак булыгыз сихер!» (Рамил Юныс):   Өшкерү догалары, Коръән аятьләре(аудиоязмада): Әгәр дә ошбу язманы тыңлаган вакытта сездә гайре табигый хисләр барлыкка килсә, әйтик чыгып китәсегез килсә, елыйсыгыз килсә, көләсегез килсә, күз кабакларыгыз тартышса яки кулларыгыз калтыраса, яки әллә нинди үзегездә бу вакытка кадәр сизмәгән тойгылар сизсәгез — бу инде исбатланадыр, сездә бар […]

Мирас малы

Туганнар арасында мирас малын бүлешә алмыйча судтан судка йөрүчеләр бүген һәрдаим очрап тора. Дөньяда моннан да ямьсезрәк күренеш юктыр ул, мөгаен! Сөйләшә китсәң, әллә ниләр ишетәсең. Берсенең төпчек баласы чаярак булып чыккан да, атасын җайлап-майлап нотариустан уратып алып та кайткан: бөтен йорт-җир моның исеменә күчерелгән. Абый — апалары кунакка кайткан җирдән очраклы гына бу хакта […]

Зәкят түләүдән качмагыз!

Зәкят ул — Ислам диненең биш терәге булган багананың берсе, ул — мәҗбүри чыгым, фарыз гамәл санала. Әлбәттә, бөтен кеше өчен дә түгел, кемнең малы нисабка тула — шулар зәкят түли. Әгәр кеше 85 грамм алтын сатып алырлык акчага ия булса, ул зәкят түләрлек малга ия санала.Әгәр шул микъдардагы акчаң ел әйләнәсендә кимемичә саклана икән, […]

Җан кадерен беләсеңме?

      Коръәни Кәримдә “… Әй, иман китергән кешеләр, сезгә ураза тоту фарыз ителде, сезгә кадәр булганнарга да фарыз ителгән кебек. Әгәр ураза тотсагыз, шәт, тәкъвалык дәрәҗәсенә ирешерсез”… дигән аять бар. Галимнәр, археологларның сүзлә­ренә колак салсак, шул билгеле: уразаның килеп чыгышы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Ягъни гыйбадәтендә күпмедер вакытка ризыктан тыелып тору гадәте […]

Бала хакы

   “Ханнан бала олы, баладан ана олы” дигән мәкальнең каян килеп чыкканын беләсезме? Элек заманнарда бер солтан, киек җанвар аулап, сараена кайтырга кичкә кала һәм авыл читендәге йортка кунарга керә. Юлаучыны кадерләп каршы алалар, иң яхшы урын-җирне җәеп бирәләр, кыскасы, хан кайда да хан инде дип, бу солтан хуҗалардан бик канәгать кала. Менә берзаман төнлә […]

Күңел күзе

Бер районда очрашу вакытында өстәлгә тавык йомыркасы китереп куйдылар. Хәзрәт, карагыз әле, йомыркага Аллаһ дип язылган, диләр. Йомыркадан гына түгел, кеше йөрәгендәге кан тамырларыннан да Аллаһ дигән язуны укырга була. Моңа бер хирург операция вакытында игътибар итә. Үз күзләренә ышанмыйча, йөрәкнең зурайтылган фотосурәтен карый — шакката, ә иң мөһиме- йөрәктәге Аллаһ язуы адәм баласының асылы […]

Намазга басарга ни комачаулый?

 Без искиткеч зур тизлек заманында яшибез. Өебездән чыкмыйча, компьютер каршында  утырып, дөньяның теләсә-кайсы кыйтгасында булып узган вакыйгалар турында көнендә үк беләбез, чиксез мәгълүмат ташкыны эчендә кайныйбыз. Нәрсәне булса да барлык нечкәлекләре белән белү өчен бүген адәм баласына һич кенә баш ватып торасы юк: рәхим ит, кибетләрдә әдәбиятның нинди эчтәлектәгеләре генә сатылмый, көн саен диярлек бихисап […]

Иң зур бүләк — һидәят.

 Кешегә Аллаһ тарафыннан бу дөньяда ук бирелгән иң зур бүләк — һидәят. Иманлы һәм һидәятле булуыбыз белән без Раббыбызга чиксез шөкерләр кылып яшәргә бурычлы, һидәят белән Аллаһ адәм баласының акыл-фигылен төзәтеп, иман белән аны фәрештәләрдән дә югарырак дәрәҗәләргә күтәрде. Әмма иманын, һидәятен югалткан кеше хайваннан да түбәнгәрәк төшә. Чөнки без Коръәннән беләбез ки, Аллаһы Тәгалә […]

© 2017 Frontier Theme