Рубрика: Вәгазьләр

Ураза турында вәгазь

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Изге Коръәндә безгә Аллаһы Тәгалә әйтә: “ Йә мөэминнәр! Сезгә хәтле яшәгән халыкларга ураза тоту тиешле ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз кылынды, бәлки, (кушканын үтәп) Аллаһтан куркучылар булырсыз” — ди. Мөэминнәр дигән сүзнең мәгънәсе – Аллаһның барлыгына һәм кыямәт көненең булачагына ышанган бәндәләр дигәнне аңлата. Бездән, ягъни мөселманнардан […]

Рамазан аеның фазыйләтләре (Рамазан аена вәгазь)

Әгүүзу билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәту вәссәләәму галәә расуулиһил кәрим уә галәә әәлиһи уә әсхабиһи әҗмәгыйн. Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле Пәйгамбәребез […]

Бәраәт кичәсе вәгазе

Без, кешеләрне акыл нигъмәте белән баетып, барча мәхлуклардан өстен иткән Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә биниһая хәмед-сәнә, шөкраналарыбыз булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, барчабызга күркәм үрнәк булган сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сәлаллаһү галәйһисәләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә, күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз […]

Аллаһның бүләге. ( Мигъраҗ кичәсе вәгазе )

Рәҗәб аеның ахырында Мигъраҗ кичәсе дигән көн бар. Нинди көн соң ул, ни өчен аны билгеләп үтәбез, ни өчен без аны бәйрәм дип саныйбыз? Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм, үзенә пәйгамбәрлек иңгәннән соң, ун ел кешеләрне иманга өндәде. Кешеләрне Аллаһ Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, җәннәт, җәһәннәмнең барлыгына ышанырга өндәде. Яхшылык кылырга кирәген өйрәтте, әмма иманга килүчеләр, иман китерүчеләр […]

Гафилләрдән булмыйк

Җирнең һәм күкләрнең һем алар арасында булган бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларның Раббысы, Хуҗасы булган, без кешеләрне юктан бар иткән, безгә күрер өчен күзләребезне, эшләр өчен кулларыбызны, йөрер өчен аякларыбызны биргән Аллаһы Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз һәм олуглауларыбыз булса иде. Аллаһның хак илчесе, пәйгамбәрләрнең иң соңгысы, иң нурлысы сөекле рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәламгә, аның барлык сәхабәләренә сәламнәребез […]

Гүзәл әхлак кешене бизи

Бел, әхлак гүзәллеге камил акыл аша шәригать кануннарын үтәүдән барлыкка килә. Акыл исә Аллаһы һәрберебез күңеленә салган яктылык ул. Шул яктылык ярдәмендә кирәкле һәм абстракт (теоретик) белемнәрне кабул итү җиңеләя. Акыл аша булдырылганнардан иң яхшысы гүзәл әхлак сыйфатлары һәм культуралыктыр. Акылдан тыш культура юк, мәдәниятлектән башка акыл камиллеккә ирешә алмый. Шуңа күрә этика матурлыгына һәм […]

Гөнах теләкне ничек җиңәргә

Рухый остаз булып саналган Ибраһим ибн Әдһәм янына күңеле гөнаһ эшләү теләге белән янган бер кеше килә. — Әй, Ибраһим ибн Әдһәм әфәнде, гөнаһлар эшләргә миңа рөхсәт бир яисә күңелемне гөнаһлы фикерләрдән арындыра торган нәсыйхәтләр бир, дип мөрәҗәгать итә әлеге бәндә. — Сиңа гөнаһ эшләргә рөхсәт бирәм, әгәр дә Аллаһы Тәгаләнең ризыкларын ашамасаң, дип җавап […]

Кем ул Әбү Хәнифә. Ул нинди нәсыйхәтләр калдырган

Изге Коръәндә язылган: (Иннә лилмүттәкый-инә мәфәәзә) «Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһыдан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер» диелгән («Нәба Хәбәр» сүрәсе 31 аять). Хәзрәти Пәйгамбәр (сәлаллаһү галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Шул минем өммәтем, кемнәр һәртөрле яхшылык эшләсә һәм тәкъва иясеннән булса», дигән. Изге Китапта язылган һәм Сөекле Пәйгамбәребез хәдисендә әйтелгән тәкъвалыкка өйрәтүче һәм хәнәфи мәзхәбенә нигез […]

Сабырлык хикмәте

Аллаһы Сөбханэһү вэ Тэгалэ Коръэни-Кэримдэ иманлы бэндэлэргэ мөрэҗэгать итеп, түбэндэге сүзлэрне эйтэ: «Эй иман китергэннэр, сабырлык илэ намаз аша Аллаһы Тэгалэдэн ярдэм сорагыз. Берэр бэла яисэ авырлык килсэ, сабыр булыгыз. Ярдэм кирэк икэн, Аллаһы Тэгалэгэ генэ мөрэҗэгать итеп, ярдэмне Аллаһтан гына көтегез. Авырлык килде, дип, кешелэргэ шикаять кылмагыз. Дөреслектэ, Аллаһы Тэгалэ сабыр итүче бэндэлэрне ярдэменнэн […]

Аллаһ разый булсын дисәң

Ибне Мэсгудтэн сорадылар: — Иң изге гамэл нэрсэ? Ул җавап бирде: — Иң изге гамэл — вакытында укылган намаз. Хэзрэти Гали (р.г) эйтте: “Җир йөзендэге барча галимнэрдэн сорасаң да, шушы җавапны эйтерлэр иде, эмма иң изге гамэл — Аллаһ аннан риза булган һэм Аллаһ каршында кабул булган гамэл”. Без нэрсэ генэ эшлэсэк тэ, нинди генэ […]

Яхшылык явызлыкны җиңә

Аллаһ Раббебез Коръәндә, 41 нче «Фуссыйләт» сүрәсенең, 34- 36 нчы аятьләрендә: «Яхшылык илә явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкта файда һәм савап бар, явызлыкта зарар һәм газап бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл, ул кеше сиңа начарлыкны дошманлык белән кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына каршы һәрвакыт […]

Көнчелек хакында

Ислам диненең төп максаты – кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә безгә шәригать кануннарын иңдергән. Әгәр без шушы илаһи кануннар буенчаяшәсәк, фани дөньядагы һәм ахирәттәге тормыш бәхетле, тыныч, матурбулачак. Кешене бәхетсез итә торган сыйфатларның берсе – көнчелек. Бу сыйфат аркасында кеше үзенә һәм башкаларга зыян китерә. Белгәнебезчә, дөньяда беренче гөнаһ шул сыйфат […]

Нәрсә ул бәхет

Аллаһ Раббыбыз Җирне һәм күкләрне, алар арасында булган барча мәхлукатны нинди гүзәл итеп яралткан. Бу гүзәллек эчендә иң камил итеп адәм баласы яралтылган. Үзеңнең кеше булуың, барча мәхлукаттан өстен булуың бәхет түгелмени? Әмма без күп вакыт канәгать була белү хисен югалтып, үзебезне бәхетсез сизәбез. Бу дөньяда яшәү — ул бер сәяхәт. Сәяхәт итүче үзе белән […]

Рәҗәб ае турында. Ни өчен бу ай изге айларның берсе санала

Рэжэб — Ислам динендэ булган дурт изге айнын берсе. Бу айда Рагаиб кичэсе — пэйгамбэребезнен эти-энисе никахлашкан-кавышкан коннэр, бэйрэм коне бар. Узе жомга кон, узе Рагаиб кичэсе коне. Икелэтэ бэйрэм кон бу. Жомга конне шундый бер сэгать бар, шул сэгатьтэ телэгэн телэк кабул булмыйча хич калмас, ди. Менэ анын кайсы сэгать икэнен бер Аллах Тэгалэ […]

Гомер буе хөрмәтлик (8 мартка вәгазь)

8 нче март көнне безнең җәмгыятебездә Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хатын-кызларга кагылышлы хәдисе бар. Ул «Мең дә бер хәдис» дигән китапта 210 нчы булып билгеләнгән. Шушы хәдистә Пәйгамбәребез: Аллаһ Тәгалә без — мөселманнарга васыять әйтте, — ди. — Сез хатын-кызлар белән матур, йомшак, күркәм мөгамәләдә булыгыз, бу — ирләр өчен вәҗиб […]

Бердәмлектә бәрәкәт

Вәгаземне Җәләлетдин Руми хәзрәтләренең бер хикәясе белән башлыйм. Аңа Аллаһның рәхмәте булсын. Бер бакчачының бакчасына караклар кергәннәр. Аларның берсе затлы нәселдән — хәзрәте Гали нәселеннән икән, икенчесе — суфи, өченчесе — казый. Бу өч кеше бергә булганда, аларга әлеге эшләре өчен шикаять биреп тә, үз көче белән дә җәза бирә алмаячагын аңлаган бакчачы хәйләгә керешкән. […]

Ачык гаурәт — бозык энергия магниты

Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә «Әгъраф» сүрәсенең 26 нчы аятендә: «Без кешеләргә кием бирдек, — ди, — ул кием белән алар оят җирләрен капларлар», һәм Аллаһ Раббыбыз аятьнең ахырында: «Без әле аларга үзләре күрми торган кием дә бирдек, тәкъвалык киеме бирдек, әгәр алар аңласалар, бу киемнәре алар өчен бигрәк тә хәерлерәк», — дип әйткән. Шушы аятьтән күренгәнчә, […]

Җомга көненең фазыйләте

Көннәрнең иң бөеге  – Җомга көне. Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г) шулай ди: «Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга көне» (Табарани). Аллаһ Тәгалә каршында бу көн кояш чыккан иң хәерле көн булып санала. Аллаһның илчесе (с.г.с) шулай ди: «Кояш чыккан иң хәерле көн –  Җомга көне. Ул көнне Адәм гс яратылды, ул көндә […]

Укытучылар көненә вәгазь (День учителя)

Бөтен ил буенча Укытучылар көне билгеләп үтелә. Гомерләрен балалар укытуга багышлаган кешеләргә, дөньяви гыйлем буенча булса да, дини гыйлем буенча булса да, һәркайсына да Аллаһ Тәгалә озын гомер, саулык-сәламәтлек биреп, дөньяда да, ахирәттә дә Үзенең сәгадәтен Раббыбыз насыйп итсә иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә әйтә: син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул, -ди. — […]

Мөхәррәм ае һәм һиҗри яңа ел.

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Сүбхөәнәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез хәмде-сәналәребез (мактауларыбыз), шөкраналарыбыз булса иде. Аның сөекле илчесе газиз Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәламгә, аның гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде. Ихлас күңел белән Аллаһның әмеренә буйсынып, дога һәм гыйбадәт кылу өчен мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ. […]

Исламда терроризм юк

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәсаләәтү вәсәләәмү галә расулинәә Мүхәммәдин вә галә әлиһи вә әсхәбиһи әҗмәгыйн. Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух — мөхтәрәм дин кардәшләр. Терроризм – ул кешелеккә карата эшләнгән җинаять. Аның нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр зарар күрә. Террорчыларның максаты – кешеләрне үтереп һәм имгәтеп, җәмгыять эчендә курку тудыру, һәм бу газап һәм […]

Намаз — сәламәтлек чыганагы

Тәүлеккә биш вакыт намаз укучы кеше Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәседер. Ул теге дөньяда да, бусында да бик нык аерылып торыр. Аның күңеле тыныч, ризыгы бәрәкәтле, догасы кабул булучан, үзе сәламәт булыр. Йөзеннән нур бөркелеп, тәненнән хуш ис килеп торыр. Намаз укучы әби-бабаларыбыз хөрмәтлегә өйләнә. Урыннары түр башында була. Гыйбрәтләр эзләп ерак барасы юк, үз тирә-ягыгызга […]

Мәҗлесләр өчесе җидесе кырыгын үткәрү

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның гаиләсенә, сәхабәләренә сәламнәребез барып ирешсә иде. Кеше мәңгелек дөньяга күчкәннән соң “өчесе”, “җидесе”, “кырыгы”н үткәрергәме? Соңгы елларда Татарстан мөселманнары арасында шул хакта бәхәсләр куера башлады. Өммәтебез бер фикергә килә алмаганга, бу мәсьәлә көннән-көн актуальләшүен дәвам иттерә. […]

Аллаһ — тәрбияче һәм укытучы

Аллаһ Раббыбыз — Тәрбияче һәм Укытучы. Без барыбыз да Аннан дәрес алучылар. Аллаһ Раббыбыз хикмәт белән һәркөн Үзенең колларына дәрес бирә, бу болганчык дөньяда туры юлны табарга ярдәм итә. Без — дөнья яратылганда җан буларак яратылып, акыл нигъмәте белән нигъмәтләнеп. Җир йөзенә хәлифә булып килгән бәндәләр, тормыш сабакларыннан гыйбрәт алып, үзебезнең хаталарыбызны төзәтеп, пакь-саф хәлдә кабат Аллаһ […]

Страница 1 из 212
Игелек.ру © 2017