Рубрика: АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘНЕҢ ГҮЗӘЛ ИСЕМНӘРЕ

Аллаһы Тәгаләнең 99 гүзәл исемнәреннән берничәсе

Әл-Мүмиит

Әл-Мүмиит (3:156), (7:158). 15:23), (57:2) Үтерүче, колларының дөньядагы гомерен үлем белән Чикләүче Билгеле бер заман яшәгәннән соң барлыкларны юк итүче димәктер. Мәхлукатны яшәтүче — Ул булган кебек, юк итүче дә Улдыр. Авыр минутларда үз-үзен кулга ала алмаган кешегә әлеге гүзәл исемне, урын-җиргә яткач йокыга киткәнче кабатлау зарур. Шулай иткәндә, күңел тынычлыгы табар, иншә Аллаһ. Ә […]

Әл-Хәйй.

(2:255), (3:2), (20:111), (25:28), (40:65) Мәңге тере, Яшәешенең башы да, ахыры да юк Бу исем Аллаһының даими тере булуын белдерә. Яратылганнар туар, үсәр һәм үләрләр. Ләкин Аллаһ тумас һәм үлмәс. Ул һәрвакыт тередер, бакыйдыр. Яшәү өчен кайбер шартларга бәйле безнең тормышыбыз узар. Аллаһ исә бернәрсәгә дә бәйле түгел, бернәрсәгә дә ихтыяҗы юк. Әлеге гүзәл исемне […]

Әл-Каййүүм.

(2:255), (3:2), (20:111) Хакыйкый, Бәйсез, мохтаҗлык Кичермәүче Күкләрне һәм җирне бер тәртиптә тотучы димәктер. Аның тәртибен беркем боза алмас. Әмма Үзе теләсә, һәр вакыт боза алыр. Ләкин, мәрхәмәтле вә шәфкатьле булганга күрә, Ул моны эшләмәс. Язган вакытына кадәр шушы тәртибен дәвам итәр. Аллаһы Тәгалә әлеге гүзәл исемне чын күңелдән һәм күп тапкырлар кабатлаганнарның башкалар арасында […]

Әл-Вәәҗид.

(38:44) Бай, Ул бар иткән һәрнәрсә хакыйкый һәм камил Аллаһ теләгән вакытта теләгәнен табар. Аллаһы Тәгалә Үзе табарга теләгән нәрсәләр өчен көтү, вакыт билгеләү яки чаралар эзләү дигән нәрсә юк. Аллаһы Тәгаләнең бу гүзәл исемен табын янында кабатласаң, ризык белән күңелгә — нур, тәнгә көч иңә. Аны күңел тынычлыгы югалганда, күңел төшенкелеге кичергәндә дә кабат­лыйлар. […]

Әл-Мәәҗид.

(85:15) Мәрхәмәтле, Аның бөеклеге дә гүзәл Даны бөек, кәрамы киң мәгънәсендәдер. Аның юмартлыгының чиге юк. Ул кешеләрне башта саф һәм матур яхшы эшләр эшләргә юнәлтер, соңыннан ул эшләр өчен аларга күп нигъмәтләр бүләк итәр. Мондый коллары өчен җәннәтен хәзерләр. Бу гүзәл исемне ялгыз калып, рухи күтәренкелек хәлендә күп мәртәбәләр кабатлаган кеше нурның хаклыгына шаһит булыр. […]

Әл-Вәәхид.

(2:163), (5:73), (9:31), (18:110), (37:4), (13:16), (112:1) Бердәнбер, Аңа тиңнәр дә юк Һәр карашта:  затында, сыйфатларында, эшләрендә, исемнәрендә ише, охшашы, уртагы, ярдәмчесе булмаган бердәнбер барлык — Аллаһыдыр димәк. "Ихлас" сүрәсе Аның бу сыйфатларын аңлатып бирә. "Ихлас" сүрәсен еш уку бик саваплы. Бу гүзәл исемне көн саен 1000 мәртәбә кабатлаган кешенең фани дөньяга карата булган мәхәббәте һәм […]

Әс-Самәд.

Мәңгелек, бар нәрсә Аның ихтыярына буйсына, бар җан ияләре Аңа мохтаҗ, ә Аның бернәрсәгә ихтыяҗы юк Ихтыяҗларны канәгатьләндерүче, кайгыларны бетерүче — Аллаһыдыр. Кол бары тик Аңа ышаныр, Аңа гыйбадәт кылыр, Аннан гына ярдәм көтәр, Аңа тәвәккәл кылыр. Кем әлеге гүзәл исемне иртәнге намаз алдыннан сәҗдә кылгандагы кебек итеп 115 тапкыр кабатлый, шул намус һәм гаделлек […]

Әл-Каадир.

(6:65), (17:99), (36:81), (46:33), (75:40), (86:8) Кодрәтлеләрнең Кодрәтлесе, акыл белән эш итүче, юктан бар кылучы. Ул яралта һәм юкка чыгара Теләгән нәрсәне теләгәненчә эшләргә хәленнән килгән барлык — Аллаһыдыр. Аның кодрәтенең чиге юктыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә. Ике рәкәгать өстәмә намаздан соң әлеге гүзәл исемне 100 мәртәбә кабатлаган кеше дошманнарыннан өстен булыр. Авыр, җаваплы […]

Әл-Мүкътәдир.

(18:45), (54:42), (54:55) Кодрәтле, Үз колларына Мәрхәмәтле Җир йөзендә куәт һәм кодрәт иясе булганнар бар. Аллаһынын алар өстеннән, ягъни алар аша, теләгәнен теләгән вакытта эшләргә көче җитәр. Аллаһының кодрәте каршысында аларның көчләренең бер тәэсире дә юктыр. Көнне Аллаһы Тәгаләнең бу гүзәл исемен кабатлаудан башлаган кеше максатларына ирешер, эшләре уңышлы барыр. Аны еш кабатлау дөреслекне табарга […]

Әл-Мүкаддим.

(50:28) Алга чыгаручы Аллаһ теләгәнен алга сөрер, кайбер кешеләрне башкаларыннан өстен кылыр. Кыска вакытта аларга мөмкинлекләр бирер, гыйззәт һәм шәрәф-хөрмәт иясе итәр. Әлеге гүзәл исемне даими кабатлаган кешенең Аллаһы рәхмәте белән кыюлыгы артыр, дошманнарыннан өстен булыр (онытмагыз: үз-үзеңне ярату — иң явыз дошман). Аны еш кабатлаучы шулай ук начар гадәтләрдән арыныр, холкы яхшы якка үзгәрер. […]

Әл-Мүәххыйрь.

 (71:4) Ахырда булырга тиешле вакыйгаларны, гөнаһлыларны, кяферләрне Үз ихтыяры белән Артка чигерүче Ахырга калдыручы димәктер. Аллаһ бер төркем инсаннарны алга чыгарыр, мөмкинчелек бүләк итеп, төрле дәрәҗәләргә ирешергә ярдәм итәр. Кайбер вакыт исә колларының теләгәннәрен шунда ук бирмәс, соңга калдырыр. Аның болай эшләвендәге хикмәтне кешеләр белә алмас, чөнки кешеләрнең белеме чикледер. Аллаһ белеменең исә чиге юктыр. […]

Әл-Әүввәл.

57:3 Беренчел, Аңа кадәр һичнәрсә, һичкем булмаган, Аның яшәешенең башлангычы юк Элек, Барлык —- Улдыр. Аның элекке Барлык булуы Аның бер башлангычы булуын күрсәтмәс. Аның өчен "Әүввәл" дию, икенчесе "бардыр" димәк түгелдер. Үзеннән әүвәл бернинди дә барлык юк димәктер.   Похожие записи:Тукай дин тотканмыОлы гөнаһлар«Т» хәрефенә башланган төшләрАллаһ — тәрбияче һәм укытучы«С» хәрефенә башланган төшләр«К» […]

Әл-Әәхыйр.

(57:3) Соңгы, Ул — мәңгелек, Аның яшәешенең чиге юк, Аннан соң һичкем, Һичнәрсә булмаячак Аннан әүвәл бер барлык булмаган шикелле, Аннан соң да бернинди барлык юктыр һәм булмаячак. Беркөнне бөтен нәрсә юк булачак, тик бер Аллаһ кына мәңге калачак. Аллаһы Тәгаләнең бу гүзәл исемен көн саен 1000 мәртәбә кабатлаган кешенең: —                тәкъвалыгы, Аллаһыга мәхәббәте артыр, […]

Страница 1 из 3123
Игелек.ру © 2017