Рубрика: НА ТАТАРСКОМ

Мөхәррәм ае һәм һиҗри яңа ел.

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Сүбхөәнәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез хәмде-сәналәребез (мактауларыбыз), шөкраналарыбыз булса иде. Аның сөекле илчесе газиз Пәйгамбәребез Мәхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәламгә, аның гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде. Ихлас күңел белән Аллаһның әмеренә буйсынып, дога һәм гыйбадәт кылу өчен мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ. […]

Мәтрүшкәнең файдасы

Әлеге дару үсемлеге июль-августта чәчәк ата. Дару итеп үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар. Зәңгәр мәтрүшкәнең составында (барлык өлешләрендә дә) аскорбин кислотасы һәм дуплау материаллары булганга аны нерв авыруларына каршы да кулланалар. Бер аш кашыгы коры үләнгә 1 стакан кайнаган су коеп, ут өстендә кайнатып чыгарырга кирәк. Аннан тагы 10-15 минут […]

Төшенкелектән дога

Әгәр дә кеше төшенкелеккә бирелсә яки аның эче пошса, Мөхәммәд صلى الله عليه وسلم аңа шундый доганы укырга куша: Ул әйтә: «Әгәр дә кеше, эч пошу яки кайгы килгәннән соң, шушы доганы укыса:  «Әллаһүммә иннии гәбдүк, ибнү гәбдик, ибнү әмәтик. Нәәсыйятии биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гәдлүн фийә кадааук. Әсъәлүкә бикүллисмин һүә ләк, сәммәйтә биһи нәфсәк әү […]

Канлы үлән үлемнән алып калды

Май башында дачага йөртүче рейс автобусын көтеп торганда, яныбызга кечкенә буйлы, җыйнак гәүдәле, елтыр кара күзле, карап торышка 70 яшләр тирәсендәге бер карчык килеп туктады. Кул арбасы тартып җил-җил атлап килгәнгә, бит очлары яш кызларныкыдай алсуланып чыккан, көләч йөзеннән нур балкыган әбекәй Бриллиант исемле икән. Автобусны бик озак көттек, ул арада сүзчән әбекәй, үз башыннан […]

Йәсин сүрәсе

1.Йәә-сииииин.  2.Вәлкуръәнил хәкиим. 3.Иннәкә ләминәл мүрсәлиин. 4.Галәә сыйраатыйм мүстәйкыйм. 5.Тәнңзиләл газиизир-рахиим. 6.Литүнңҙира каумәм мәәәә үнңҙира әәбәәәәъүһүм фәһүм гаафилүүн. 7.Ләҡаде хәҡҡаль ҡаулү гәләәәә әкҫәриһим фәһүм лә йүъминүүүүн. 8.Иннәә җәгәлнәә фииии әгънәәкыйһим әгъләәләнң фәһия иләл әҙкаани фәһүм мүҡъмәәхүүн. 9.Вә җәгәлнәә мим бәйни әйдииһим сәддәүү-үә мин хальфиһим сәддәнң фә әгьшәйнәәһүм фәһүм ләә йүбесыйруун. 10.Вә сәвәәәәъ-үн гәләйһим ә әңҙәртәһүм […]

Тәбәрак сүрәсе (Мүлк)

بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ  تَبَارَكَ الَّذِي بِيَدِهِ الْمُلْكُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ  (1)  الَّذِي خَلَقَ الْمَوْتَ وَالْحَيَاةَ لِيَبْلُوَكُمْ أَيُّكُمْ أَحْسَنُ عَمَلًا وَهُوَ الْعَزِيزُ الْغَفُورُ (2)  الَّذِي خَلَقَ سَبْعَ سَمَاوَاتٍ طِبَاقًا مَّا تَرَى فِي خَلْقِ الرَّحْمَنِ مِن تَفَاوُتٍ فَارْجِعِ الْبَصَرَ هَلْ تَرَى مِن فُطُورٍ  (3)  ثُمَّ ارْجِعِ الْبَصَرَ كَرَّتَيْنِ يَنقَلِبْ إِلَيْكَ الْبَصَرُ خَاسِأً وَهُوَ حَسِيرٌ […]

Татар халкында йолалар 7, 40 ашлар уздыру

Традицияләребезне танырга теләмәүчеләргә аптырыйм. Әнә соңгы вакытта өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрү гадәте 1789 елда чиркәү әһелләреннән кергән дип сөйли башладылар.  Чиркәү әһелләреннән кер­гән тәртип түгел бу. Әби-ба­баларыбыз христианнарга ох­шамас өчен бөтенесен эшлә­гән. Әгәр аны христианнар тагарга теләсә, аны берничек тә кабул итмәсләр иде. Әйтик, озын сакал йөртү – сөннәт. Әмма, кайсы кавемгә охшарга теләсәң, […]

Мәҗлесләр өчесе җидесе кырыгын үткәрү

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның гаиләсенә, сәхабәләренә сәламнәребез барып ирешсә иде. Кеше мәңгелек дөньяга күчкәннән соң “өчесе”, “җидесе”, “кырыгы”н үткәрергәме? Соңгы елларда Татарстан мөселманнары арасында шул хакта бәхәсләр куера башлады. Өммәтебез бер фикергә килә алмаганга, бу мәсьәлә көннән-көн актуальләшүен дәвам иттерә. […]

Ураза тотучыга догалар

СӘХӘР АШАГАННАН СОҢ УРАЗАГА НИЯТЛӘҮ ДОГАСЫ “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”. “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.   УРАЗА ТОТЫП АВЫЗ АЧКАЧ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА “Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә […]

Бәраәт кичәсе догасы һәм өч ясин уку өчен ният

Иң мөһиме бу кичтә барлык тормышыны күз алдыннан үткәрү. Бер кем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка уткәрә шул зур өстенлектән мәхрүм кала. Әлеге вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә уткәрү бик саваплы.  Бәраәт кичәсендә өч тапкыр Ясин ("Йәсин" сүрәсе тулысынча) уку яхшы. Беренче тапкыр дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен […]

Тукай дин тотканмы

Совет заманында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай халыкка атеист буларак тәкдим ителде, аның дин турында язган шигырләре җәмагәтчелеккә чыгарылмады. Хәтта мәктәпләрдә "Туган тел" шигырен өйрәнгәндә :   "… И туган тел! Синдә булган Иң элек кылган догам, Ярлыкагыл, дип үзем һәм Әткәм-әнкәмне Ходам…" — дигән юлларын төшереп калдырдылар.    Дөньялар үзгәргәч, «Туган тел» шигыренең төшеп […]

Аллаһ юлында көрәшүче мөслимәләр

Ир кешеләр кебек үк хатын-кызлар дә Аллаһыга ышанганнар, дин юлында үзләрен корбан иткәннәр. Шундый иман Өмме Күлсүм бинт Гукъбәне Мәккәдән Мәдинәгә күчәргә этәргән. Ул моны Пәйгәмбәр гәләйһиссәләм белән мөшрикъләр арасында Ходайбиядә килешүе төзелгәннән соң эшләгән. Шул солых нигезендә Пәйгәмбәр гәләйһиссәләмгә мөселманнар җитәкчеләрнә әйтмичә, ислам динен кабул итеп, Мәккәгә качучы мөшрикләрне кабиләдәшләренә тапшырырга тиеш булганнар. Мәсьәлән, […]

Пенсионерларга хат

Бөтен дөньяны юктан бар итеп аларны нигъмәтләп, тәрбияләп торучы Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз булса иде. Җир йөзенә рәхмәт итеп җибәрелгән Мөхәммәд с.г.в.с.гә чын күңелдән әйткән салават сәламнарыбыз ирешеп торсалар иде.  Әмин. Пенсионерларга хат Әй, татар, башкорт әби-бабайлары! Күптән инде мин сезгә бер хат язарга уйлап йөрдем, ләкин нигәдер һаман да вакыт табылмады, әллә шәйтан, әллә нәфесем […]

Эшләр нияткә карап бәяләнә

1  عَنْ أَمِيرِ الْمُؤْمِنِينَ أَبِي حَفْصٍ عُمَرَ بْنِ الْخَطَّابِ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ r يَقُولُ : إِنَّمَا الأَعْمَالُ بِالنِّيَّاتِ وَإِنَّمَا لِكُلِّ امْرِئٍ مَا نَوَى فَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ فَهِجْرَتُهُ إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ وَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ لِدُنْيَا يُصِيبُهَا أَوِ امْرَأَةٍ يَنْكِحُهَا فَهِجْرَتُهُ إِلَى مَا هَاجَرَ إِلَيْهِ Мөэминнәрнең әмире Әбү Хафс […]

Азан, камәт һәм догалар

Азан белән камәт динебезнең бик мөһим сөннәтләредер. Боларны үтәү намазын җәмәгаттән башка, өендә генә укучы кешегә дә тиешле. Азанны кычкырып әйтү яхшы. Кыйбла тарафына карап әйтелә. "Хәййә галәс-саләәәһ" дигәндә уң якка "Хәййә галәл-фәләәәх" дигәндә сул якка карыйлар. Хатын кызларга азан әйтү кирәк түгел. Түбәндәге мәкаләдә азан әйтү тәртибе, азан догасы һәм башка мәгълүмәт таба аласыз. Мәкаләнең эчтәлеге: Азан ничек укыла Иртәнге азан […]

Коръәннең ачкычы

Коръәни Кәримне ача торган беренче «Әл-Фатиха» сүрәсен халыкта «Әлхәм» дип тә йөртәләр. Аны, башкача, Коръәннең ачкычы дип тә әйтәләр. «Фатиха» сүрәсен укыдың, димәк, Коръәнне ачып кердең. Ә иңү тәртибендә ул беренче сүрә түгел. Коръәндә исә иң беренче урынны алган, һәм безнең һәр намазыбызда, фарыз намазларның ике ракәгатендә аны кушуыбыз — вәҗиб. Укысаң — саваплы, укымасаң […]

Сәҗдә кылу

Коръән Кәримдә 14 җирдә сәҗдә аяте бар. Бу сүрәләрнең берсен күңелдән ятларга уйлаганда, көнгә бик күп укырга туры киләчәк. Барысында да сәҗдә кирәк буламы, әллә укып туктаганда гына ярыймы? Әлбәттә, шушы сәҗдә аяте кергән сүрәне ятлаганда бик күп тапкыр кабатлаулар булачак. Әмма һәр очракта кабатланган сүрә аяте өчен — укуны туктатканнан соң (ятлаудан туктаганнан соң) бер […]

Тәһлил әйтү тәртибе

Тәһлил әйтү тәртибен сөйләп күрсәтсәгез иде? Һәр мөселман көненә иң кимендә 100 тапкыр “Ләәә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр-расүүлуллаааһ, дип тәһлил әйтергә бурычлы. Кеше үлеп барганда, ягъни соңгы сулышын алганда: “Ләәә иләәһә илләллаааһ,” — дип әйтергә тиеш. Чөнки бу изге сүзләрне гомерендә бер генә тапкыр әйтсә дә, кеше тәмугта мәңге янмаячак, җәннәткә кертеләчәк.  Габделхак Саматовның "Шәригать" китабыннан […]

Бәрәңге турында

Бәрәңгедәге иң файдалы матдәләр — аның кабыгында. Шуңа күрә бәрәңгенең «мундиры» белән пешерелгәне (мичтә пешсә, тагын да яхшы) әйбәтрәк.   Бәрәңге авыруларны дәвалый. Мәсәлән, ашказаны-эчәк трактын. Бәрәңге суын көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан эчсәң — файдасы зур. Бәрәңге согы 10 минут эчендә бозыла. Аны сыгу белән эчәргә кирәк. 4-5 атна эчендә ул гастрит, колит авыруларын […]

Мәүлид көне

Мәүлид бәйрәме тарихы Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне — Ислам дөньясында зур тантана көне(быел 2015 елда 22-23 декабрьга туры килә). Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйдә булган. Хәзерге көндә күп яшьләребез Мәүлид бәйрәменең тарихын, […]

Һиҗрәт кичәсе

Һиҗрәт кичәсе сафар аеның егерме җиденче кичедер. (быел 2015 елда 8-9 декабргә туры килә) Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлләмнең Аллаһы Тәгалә кушуы белән, кяферләр җәфасыннан котылу өчен, Мәккә шәһәреннән Мәдинә шәһәренә күчәргә ниятләп юлга чыккан көнедер. Ул көн Расүлуллаһның кяферләр җәфасыннан котылу көне булганлыктан, билгеле, һәркемгә шатланып, башка бәйрәмнәр кебек, тантана итәргә тиешле булган Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт […]

Тәһарәт алганда укыла торган догалар

(Тәһарәт турында мәкаләгә күчү Тәһарәт) Тәһарәт алганда укыла торган догалар. Тәһарәт алганда түбәндәге догаларны да укырга киңәш ителә.   1)Кулларны беләзеккә кадәр юганда: "Әл хәмдү лилләәһилләзии җәгәләл мәә-ә таһүүран вә җәгәләл исләәмә нүүраа". (Суны чиста һәм Исламны нур итеп яраткан Аллаһка мактаулар булсын).   2)Авызны чайкарга су алганда: "Әллааһүммә әскыинии мин хаудый нәбиййикә кәэсән ләә әзъмәү […]

Җеназа намазы һәм догалары

Җеназа намазы һәм догалары   Үлем хәлендә булган кешене, мөмкин булса, уң ягына борып, йөзен кыйблага туры юнәлдерү сөннәттер. Әгәр авыруга начар булса, үләсе кеше янында "Ясин" сүрәсе укылыр. Бу сүрәне уку Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) васыятедер. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Үлеләргә "Ясин" укыгыз", — дип әмер иткән. Авыру ишетерлек итеп: "Ләә иләәһә илләллааһ, Мухәммәдүр-расүүлүллааһ", "Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ […]

Җомга хөтбәсе һәм догалары

ҖОМГА НАМАЗЫ Җомга намазын уздыру хөтбәләр. Җомга намазында ике хөтбә укылыр. Җомганың беренче хөтбәсе — фарыз булган хөтбә. Икенче хөтбә исә — сөннәттер. Хөтбәне укучы кеше (хатыйб) җомганың беренче сөннәт намазын мөнбәргә якын бер җирдә, мөнбәрнең каршында укыр. Укып бетергәч әкрен генә мөнбәргә чыгар, йөзе белән җәмәгатькә туп-туры утырыр. Мөәзин икенче азанны әйтер. Мөәзин азан әйткәндә, кирәк […]

© 2017 Frontier Theme