Болак

Болак — Кабанны Казан суы һәм аның аша Идел белән тоташтыру өчен казылган канал ул — дигән фикер киң таралган.
Болакның җеп белән сызган кебек туп-туры һәм махсус авыш итеп тигезләнгән ярлы булуы шушы фаразга су коя. Тарихи чыганаклар да шуны күрсәтә.

1883 елда Казанда нәшер ителгән «Тәварихе Болгария» дигән китапта татар тарихчысы Мөхәммәтзариф Хөсәен углы тарафыннан язып алынган борынгы риваять китерелә. Анда шул да әйтеп үтелә: Габделлатыйф хан заманында (Казан белән 1497-1502 елларда идарә итә) ташу шулкадәр көчле була ки, Кабан, ярдан чыгып, халыкка күп бәла-каза китерә. Күл Идел суы белән тоташа. Ул чакта Болакның казылмаган, сай үзәне генә була әле. Габделлатыйф хан казытып Болакның бер башын Кабанга, икенче очын Казан суына тоташтырта. Шуннан соң шәһәрнең Болак башындагы ягы «югары як» дип Болак тамагындагы очы исә «түбән як» дип йөртелә башлый.

Әлеге факт рус елъязмасында да чагылыш тапкан. Алардан күренгәнчә, канал 1499-1501 елларда казылган, аннан бу эш 1530 елда дәвам иттерелгән. Озынлыгы — ике чакрым чамасы, өске киңлеге — 60, су өсте турысында 25-30 метр булган каналны казып чыгу өчен меңләгән кубометр җир кирәк булган. Чыганакларда ун мең нугай һәм «күп меңләгән чирмеш»нең канау казуы телгә алына. Шулай да, шундый зур каналны бу арада казып бетереп булмас иде, — тарихчы Н. Ф. Калинин әнә шундый фикердә торган. Канал урынында элек озынча күл — үзенә күрә бер кече Кабан булган, дип саный ул. Кайбер хәзерге белгечләр дә шулайрак уйлый.

Әмма риваятьләрдә бәләкәй елга турында әйтелә бит! «Болак» үзе дә төрки телләрдә «елгачык», «чишмә» дигән сүз. Мәсәлән, Раифа урманчылыгында, Казаннан егерме биш чакрымда гына Сер-Болак елгасы бар. «Болак» атамасы башка җирләрдә дә очрый.

Черек Болак дигәне Кремль үре яныннан ук агып үткән. Зур Болак дигән икенче култык хәзерге цирк урыныннан аккан.
Бораулау нәтиҗәсендә Болакның 300-400 метр чамасы киңлектәге ачык беленеп торган үзәнендә камышлыклар, таллыклар каплаган сазлыклы киң дельтасы булганлыгы ачыклана. Риваятьләрдә, дошман сиздермичә генә килеп җитә алмасын өчен, бу камышлык-таллыкларның әледән-әле чабылып-яндырылып торганлыгы әйтелә.

Кайбер риваятьләрдә исә Болак төбендә, яр буйларында чишмәләр күп булуы искәртелә. Шуңа да аның йомшак һәм саф суын эчәргә тоталар. Хан табынына да куела торган, бик тә уңган-кабарган калачлар өчен камырны нәкъ шушы суда изәләр.

Болак елгасы борын-борыннан Казан халкын су белән тәэмин итүдә зур роль уйнаган. Елганың уң ярына биек имән койма буйлап Түбән шәһәр урамнары сузыла. Сул якта исә Кыраиш бистәсе урнашкан булган.
Ләкин тора-бара күз яше кебек саф сулы елгачык тоныклана элекке сафлыгын
югалта. Болак буенда элек-электән мунчалар, төрле-төрле кярханәләр урнашкан була алар пычрак суларын Болакка агызганнар.Соңгы елларда үткәрелгән геологик һәм гидрологик тикшеренүләр канал казылганга кадәр  ул урында кыска, ләкин шактый мул сулы елга акканлыгын бәхәскә урын калмаслык итеп раслады. Аның киңлеге 60-70 метр тирәнлеге 6,5 метр булган (монысы ләм катламыннан беленә).
Якын Кабаннан су алган елга бормаланып, тармакланып Казан суына койган 16 гасыр башында аның ике тармагы булган,

Тагын шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: Болак суы гасырлар буенча берничә су тегермәне ташларын әйләндерерлек көчкә ия булган. Шуларның икесе XVI гасырның икенче яртысына кадәр эшләгән. Берсе хәзерге педагогика университеты янына, икенчесе Болак тамагында урнашкан булган.

Зур көймәләр үтеп йөри алсын өчен, елгада махсус шлюзлар да төзелгән булган. Аларда су ике метрдан да түбән булмаган, бу исә зур Идел корабларына да Болак аша Кабан күленә таба үтәргә мөмкинлек биргән.

Казан алынгач, шлюзлар җимерелә, тегермәннәр сүтелә. Болак чүп-чар, пычрак су агыза торган канау рәвешендә генә кала. Шулай да Болак унсигезенче гасыр ахырынача үзенең су юлы буларак әһәмиятен бөтенләй җуеп бетерми. Бу шуннан да күренә: 17-18 гасырларда Болакта әле ике якка ачыла торган күперләр тора. Аларның берсе (төзеткән сәүдәгәр исеме белән «Жарков күпере» дип йөртелгән) XIX гасыр башларына кадәр сакланып, бары 1815 елгы янгында гына харап була. Төнлә күперләрне ачып, Иделдән Казан суына кергән судноларны яр буендагы складларга үткәрәләр.
Бу традиция хан заманнарыннан бирле сакланып килә: инде шул чакта ук Болак тамагында күтәрмә агач күпер булган. Язгы ташу вакытларында кораблар Кабанның иң ерак почмакларына кадәр барып җиткән.
Корылык елларда исә Болак тирәнлеге нибары ярты аршын (30 сантиметр), булган сасы ермакка әйләнеп кала.
Күп гасырлар буена җыелып килгән пычракны язгы ташулар да юып бетерә алмый.

XIX гасырның егерменче елларында танылган архитектор П. Г. Пятницкийга
(университет биналары комплексының авторларыннан берсе) проект эшләү йөкләнә. Бу проект университет китапханәсендә саклана.
Проект берничә мәртәбә аныклана һәм (арзанайту максатында) үзгәртелә.
Ниһаять, 1829-1830 елларда реконструкция үткәрелә. Болакны чистарталар. тирәнәйтә төшәләр, яр кырыена кәс түшиләр, күперләр салалар. Шул кыяфәтендә Болак безнең көннәргәчә килеп җитте.

 

Илленче еллар уртасында Болак суы, Куйбышев сусаклагычы төзелү уңае
белән, Казан суыннан өзелә. Ул урында цирк һәм стадион төзелә. Болак суы
исә җир асты торбасы белән генә Идел һәм Казан суы белән тоташтырыла.
Моннан соң инде Болак үлемгә йөз тота башлый. Сасы сулы канау буеннан борынны кысып кына үтәргә мөмкин була.

1975-77 елларда Болак проблемасына яңа бер төсмер өстәгән вакыйга булды… 1 нче һәм 2 нче энергоүзәкләрне тоташтырган җылылык магистрале салырга кирәк булып чыга. Аны Болакның уң як яры буйлап суздылар. Ашыгыч булганга, килештереп-раслап маташмадылар, салдылар да куйдылар. Нәтиҗәдә уң якта авыш яшел яр урынына бетон дивар пәйда булды. Ул гына да түгел, шәһәр башкарма комитетының төзекләндерү идарәсе бу «законсыз туган» стенаны бөтен Болак өчен өлге дип тапты: икенче як ярны да шундый итәргә кушылды.

1982-1993 еллар арасында яңа проект тормышка ашырылды. Болакның ике башына сигезәр тонналы бетон субайлар кагылды, төбе чистартылды, ярлары профильле бетон плитәләр белән тышланды.

Рафаэль МОСТАФИН

Читайте также

Татарстан җирендә бронза-тимер дәверендәге халыклар
Җирле кабиләләр хуҗалыгында төп урынны китмән­ле игенчелек, терлекчелек, металл табу һәм эшкәртү алып тора. Сунарчылык, балыкчылык шөгыл...
Евразиядә борынгы төрки халыклар һәм беренче төрки дәүләтләр
Европа тарихында 375 нче ел яңа чор ача. Ул вакыт­та күп санлы һун урдалары Европага бәреп керә һәм җимергеч сугыш башлый. Куннарның Көнбаты...
Төрки каһанлыгы (551—630 еллар)
IV гасырдан VI гасыр башына чаклы төркиләр утрак тормыш алып баралар, тимер табу һәм аны эретү белән шөгыльләнәләр. Ләкин алар монгол те...
Бөек Болгар иле һәм Хәзәр каһанлыгы (VII—X гасырлар)
Көнчыгыш Европа далаларында һуннар токымы. Алтынчы гасыр уртасында Каспий һәм Кара диңгез буендагы далаларны яулап алгач, Истәми хаһан һә...
Болгар дәүләте төзелү
IX—X гасырлар арасында Көнчыгыш Европада шул заманның иң зур дәүләтләренең берсе — Идел Болгары төзелә. Аның тарихында Урта Идел буе һәм Кам...
Алтын урда мәдәнияте
Алтын Урда мәдәнияте формалашуның үзенчәлеклә­ре һәм аңа хас сыйфатлар Алтын Урда урта гасырлар­да матди, рухи культура һәм цивилизация н...
Милләт каргышы
Мәскәү хөкүмәте Казан ханлыгын яулап алу ту­рында күптәннән хыялланса да, бу эшне тиз генә баш­карып чыга алмаячагын яхшы аңлый. Казанга кар...
Казан ханлыгы чорындагы татарча чыганаклар
Кабер ташы язмалары Татар халкының бик мөһим байлыгы бар. Ул да булса, кабер  ташларындагы язулар— эпиграфик истәлекләр. Татар халкының  ...
Алтын Урданың таркалуы
Илнең таркала башлавы. Үзбәк ханның утыз еллык идарәсе вакытында чәчәк аткан Алтын Урда, идарә ба­шына Җанбәк (1342—1357) утыргач, акрлн...
Болгарлар Алтын Урда чорында
Монголлар басып алуның нәтиҗәләре Монголлар басып алу нәтиҗәсендә, Идел Болгары мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый. Ул үзенең бәйсе...
Бәрәңге чипсылары тарихы
Бәрәңге чипсыларын уйлап табуга 2018 елда 165 ел тула. Хәзерге көндә гади халык ризыгы булып саналган чипсылар АКШта баштарак югары катлам к...
Типтәрләр кемнәр алар
XVIII йөз ахыры - XIX йөз башындагы Рәсәй законнары типтәрләрне аерым халык, хәтта аерым милләт итеп карасалар да, чынлыкта без чирмеш типтә...
Updated: 04.01.2018 — 19:14
Игелек.ру © 2017