Игелек.ру

Онлайн журнал на русском и татарском языках

Алтын Урданың таркалуы

ПОДЕЛИТЕСЬ ЧЕРЕЗ СОЦСЕТИ, ВАТСАП, ВАЙБЕР И Т Д...

Илнең таркала башлавы. Үзбәк ханның утыз еллык идарәсе вакытында чәчәк аткан Алтын Урда, идарә ба­шына Җанбәк (1342—1357) утыргач, акрлнлап тарка­луга таба бара. Бу вакытта илнең Польша Литва, Ита­лиянең Кырымдагы биләмәләре белән бәрелешләре була. Җучи токымы әгъзалары үз олысларының мөстәкыйль­леге өчен ханга каршы көрәш башлыйлар, үзара да тату тормыйлар. Әйтик, көнчыгыш олысның Зәңгәр Урда ха­киме улы Мөбәрәк Хуҗа үзен бәйсез хан дип игълан итә  хәтта Сыгнак шәһәрендә үз акчасын да суга башлый.

Җучи олысындагы сәяси кризис 1346 елда Кытайдан кергән коточкыч чума авыруы шартларында бара. Бу авыру, бөтен Европа аша узып, миллионарча кешенең гомерен өзә. Аннан Дәште Кыпчак (түбән Ядел кыпчак далалары), Кырым, Идел буе халыклары аеруча зур зарар күрә. Бер Кырымда гына да чумадан 85 мең кеше һәлак була. Бу бәхетсезлектән соң Алтын Урда бик озак аякка баса алмый. Ул, Кавказда сугыш башлап, Алтын Урдага Азербайҗанны куша, ләкин тиздән (1357 елда), астыр­тын гына сүз куешып, аны үтереп ташлыйлар.

Тәхеткә Бирдебәк хан утыра. Ул үзенең туганнарына карата зур шәфкатьсезлеге белән аерылып тора, алар­ның күбесен үтереп бетерә. Бәрдәбәк ике ел гына идарә итеп кала. Шул арада да ул, әле генә кулга төшкән Азәр­байҗанны югалтып, Кырымдагы Венеция сәүдәгәрләре белән яхшы мөнәсәбәтләрне бозып өлгерә. Бәрдәбәк тә, үз чиратында, астыртын көрәш нәтиҗәсендә үтерелә.

“Бөек чуалыш”. Җучилылар дәүләтенең көчсезлә­нүе. Алтын Урда тарихында тәхет өчен канкойгыч көрәш чоры башлана. Бирдебәк үлеменнән соң тәхеткә 1379 елда Туктамыш хан утырганчыга кадәр, ягъни 20 ел эчендә Урдада 25 хан алмашына. Шушы еллар буена феодаль төркемнәр арасында тәхет өчен кискен көрәш бара.

Сарайдагы үзәк идарә һәм дәүләт чигендәге җирләр арасындагы элемтә шул тикле бозыла ки, урындагы фе­одаллар ханнан бәйсез яшәр өчен мөстәкыйль биләмәләр булдырырга омтылалар. Һәм бу барып та чыга. Әйтик, 1361 елда кенәз Булат Тимер “Болгарны һәм Идел буен­дагы барча шәһәрне һәм олысларны ала, бөтен Идел (сәүдә) юлын тартып ала”. Ул да үз акчасын суга. Шу­лай итеп, Болгар кенәзлегенең бәйсезлеге торгызыла. Камадагы Җүкәтау кенәзлеге дә нәкъ шул чорда аеры­лып чыккан, күрәсең. Сигез бәй һәм Тугай да Мохша шәһәрен (хәзерге Пенза өлкәсе территориясе) үзәк итеп алып, Урта Иделдә Наровчатов кенәзлеген төзергә ом­тылалар.

Шундый ук яңа дәүләти берләшмәләр Җучи Олысы­ның башка өлкәләрендә дә төзелә. Хуҗа-Черкес исемле феодал да “Әстерхан тирәләрен кулга төшерә” һәм Әс­терхан олысы хакименә әверелә. Алтын Урдадан көнчы­гышта Харәзем, Зәңгәр Урда да аерылып чыга.

Болар барысы да җучилар дәүләтен какшата. Сарай яулап алынган җирләр һәм халыклар өстеннән хаким­леген бөтенләй югалта. Рус кенәзлекләренең дә Алтын Урдага бәйлелеге йомшара. 1374 елда Мәскәү-Владимир кенәзе Дмитрий Донской аңа ясак түләүдән туктый. Яңа шартлардан файдаланып, рус елга юлбасарлары як­лаучысыз калган Идел шәһәрләренә — Болгар, Җүкәтау, Кашан, Казанга — талау һөҗүмнәре оештыра башлый­лар. Бу шәһәрләр дә Алтын Урдага формаль рәвештә генә буйсынып торган була.

Ханнар арасында бертуктаусыз барган көрәш шарт­ларында инде вафат булган Бирдебәк ханның кияве Мамайның хакимлеге көчәя. Чыңгыз хан нәселеннән чыкмаган Мамайның тәхеткә утырырга хакы булмый. Шуңа күрә ул дәүләт белән Бату токымыннан чыккан кешеләр ярдәме белән идарә итә. Мамай Төньяк Кав­казны һәм Әстерхан олысын янә үзенә буйсындыру­га ирешә. Аннары ул рус кенәзлекләрен дә Урдага яңадан буйсындыру эшен башлый. Ләкин аның гас­кәре 1380 елда Куликово кырында Дмитрий Донскойның берләштерелгән гаскәре тарафыннан тар-мар ителә.

Туктамыш хан һәм аның идарәсе. Шул ук елны хан тәхетенә Урдада егерме ел дәвам иткән үзара ызгыш-талашны туктата алган Туктамыш утыртылган. Кыска гына вакытка булса да, ул Җучи Олысын берләштерә илган. Русь та Урдага кабат ясак түли башлаган.

Үзенең уңышлары белән Туктамыш күп яктан күре­некле гаскәр башы, Урта Азиядә XIV гасырның икенче яртысында бик зур империя төзегән булдыклы дәүләт шмлеклесе Тимергә бурычлы булган. Чыңгыз токымын­нан чыккан Туктамыш бераз вакыт Тимер янында яшеренеп торырга мәҗбүр була. Тимер аны бик хөрмәтләп кабул итә, үз биләмәләренең бер өлешен аңа бирә. Тук­тамыш, Тимер ярдәменә таянып, көндәшләре белән су­гышларда уңышка ирешә. Ахыр чиктә ул Сарайга ба­рын җитә һәм хан тәхетенә утыра.

Туктамыш баштарак үзенең химаячесенә тугрылык саклый. Ләкин, көч җыеп алгач, ул мөстәкыйль сәясәт булдырырга керешә һәм асылда Тимергә буйсынмый баш­лый.

Туктамышның сәясәтен аның даирәсендәгеләр хуп­лап бетерми. Хәтта аңа каршы заговор оештырыла, мо­ның башында Туктамышның кияве Идегәй тора. Идегәй Тимер янына Урдага каршы сугыш коткысы салырга җи­бәрелгән була.

1391 елда Тимер Туктамышка каршы яуга чыга. Аның сугышчылары, Җаек елгасын кичеп, элеккеге Идел Болгары чикләренә килеп җитә һәм Кондырчы елгасы янында туктап кала. 18 июньдә коточкыч сугыш була. Ике як та бик зур югалту кичерә, 100 меңгә якын кеше сугыш кырында ятып кала. Туктамыш гаскәрләре тар-мар ителә, ләкин Тимер дә сугыштан хәлсезләнеп чыга. Ул баштагы уеннан кире кайта — Сарайга һәм Әстерханга яу белән барырга кыймый, башкаласы Сәмәркандка кайтып китә.

Туктамыш, Дәшти Кыпчакка кайткач, яңа яулар өчен көч җыярга керешә һәм беркадәр дәрәҗәдә Урданың бердәмлегенә ирешә. Ул хәтта Тимергә каршы Литва кенәзе белән союз төзи. Бу исә Урта Азия хаки­ме белән яңа бәрелешкә китерә.

1395 елда зур гаскәр белән Тимер Урда чикләренә килеп җитә һәм тиздән Терек елгасына барып чыга. Нәкъ шунда сугыш-кырылыш була, ул тагын Туктамыш ар­миясенең көчсезлеген күрсәтә. Аның ярты гаскәре ди­ярлек юк ителә, икенче яртысы үз белдеге белән төньякка чигенә. Туктамыш үзе дә, сугыш кырын ташлап, Болгар ягына китеп бара. Тимер, аның артыннан куып барып, Үкәк шәһәре (хәзерге Саратов) янында Туктамыш гаскә­рен бөтенләй тар-мар итә. Тимернең аерым отрядлары, Идел буйлап, Болгарга хәтле күтәреләләр. Шәһәр тагын талана һәм җимерелә.

Тимер шуннан соң Сарай әл-Җәдиткә әйләнеп кайта һәм гаскәрләрен Алтын Урданың көньяк-көнбатыш улусларына җибәрә. Күп шәһәрләр, шул исәптән Сарай, Әстерхан, Кырымның сәүдә үзәкләре тулысынча дияр­лек җимертелә, ә халкы үтерелә я коллыкка озатыла. “Дәштедә яшәүчеләр бөтенләй фәкыйрьлеккә, бөлген­леккә төштеләр”, — дип яза шул заман кешесе. Кешеләр күпләп күрше-тирәгә, шул исәптән Литвага һәм Польша­га китәләр. Халыкара сәүдә туктап кала, кәрван юлла­ры бушый, шәһәрләрдә һөнәрчелек эшләре кискен кими.

1395 елгы хәвефтән соң Алтын Урда бердәм дәүләт буларак яшәүдән туктый. Аның җирендә бәйсез урда­лар пәйда була. Кырымда — Туктамыш, Җаекта — Идегәй, Сарайда Куюрчак идарә итә. Алар арасында ха­кимлек һәм үз биләмәләрен күршеләре исәбенә артты­рыр өчен көрәш кызып китә.

Тимер һәм Идегәй Туктамышка каршы чы­галар, ә ул, ярдәм сорап, Литва кенәзе Витовтка мөрәҗәгать итә. 1399 елның 12 августында дошманлаш­кан якларның гаскәрләре Ворскла елгасы янында очра­ша. Бу каты сугышта берләшкән литва-урда гаскәрләре җиңелүгә дучар була.

Соңгы берләшүдән — тулысынча таркалуга. Алтын Урдада Тимер Котлыгъның позициясе ныгый, ләкин ул тиздән үлеп китә. “Урдадагы барча кенәзләр өстеннән кенәз” булып Идегәй кала. (Аның легендар тормышы хакында “Идегәй” дастанында бәян ителә.) Чыңгыз то­кымыннан чыкмаганга, Идегәйнең дә хан тәхетенә хакы булмый. Шуңа күрә тәхеткә ул Җучи нәселенең бүтән ханнарын утыртырга мәҗбүр була, ләкин асылда дәүләт белән үзе идарә итә. Оста һәм хәйләкәр дипло­мат, кыю гаскәр башы һәм акыллы дәүләт эшлеклесе буларак, Идегәй Алтын Урда тарихында соңгы кат Җу- чиның барча олысларын бердәм дәүләткә берләш­терүгә ирешә.

Алтын Урданың шуннан соңгы тарихы — берөзлек­сез үзара ызгыш-талаш, хакимият өчен көрәш сәхифә­се. Ахыр чиктә бу хәл (1419 елда) Идегәйне һәм тулаем дәүләтне һәлакәткә китерә. Алтын Урда Кырым, Әстер­хан, Казан, Себер ханлыкларына һәм Нугай урдасына, Зур Урдага бүленә.

Шулай итеп, Алтын Урда үз тарихында берничә чор — формалашу, чәчәк ату һәм таркалу чорла­рын кичерә. Кайчандыр көчле-куәтле империянең котылгысыз җимерелә башлавына бәйле төстә, та­тар халкы һәм безнең яклардагы баш па халыклар тарихында яңа битләр ачыла башлый. Бу исә, ба­рыннан да элек, Казан ханлыгы тарихы белән бәйләнгән

Татарстан җирендә бронза-тимер дәверендәге халыклар
Җирле кабиләләр хуҗалыгында төп урынны китмән­ле игенчелек, терлекчелек, металл табу һәм эшкәртү алып тора. Сунарчылык, балыкчылык шөгыле кими бара. Таш кораллар әле һаман күп кулланылса да, бронзадан эшләнгәннәре һәр өлкәдә тора-бара киңрәк тарала төшә. Бронза бакырдан катырак...
Евразиядә борынгы төрки халыклар һәм беренче төрки дәүләтләр
Европа тарихында 375 нче ел яңа чор ача. Ул вакыт­та күп санлы һун урдалары Европага бәреп керә һәм җимергеч сугыш башлый. Куннарның Көнбатышка массакүләм хәрәкәте колбиләүче Рим империясе һәлакә­тенә сәбәп була. Европада яңа, башлангыч феодаль тәртипләр туа, урта гасырлар дәвере башл...
Төрки каһанлыгы (551—630 еллар)
IV гасырдан VI гасыр башына чаклы төркиләр утрак тормыш алып баралар, тимер табу һәм аны эретү белән шөгыльләнәләр. Ләкин алар монгол телле җуҗаннарга буйсыналар. Җуҗаннарның икътисады һәм армиялә­ренең корал белән тәэмин ителүе исә руда чыгаручы, тимер эретүче һәм тимерче төркилә...
Бөек Болгар иле һәм Хәзәр каһанлыгы (VII—X гасырлар)
Көнчыгыш Европа далаларында һуннар токымы. Алтынчы гасыр уртасында Каспий һәм Кара диңгез буендагы далаларны яулап алгач, Истәми хаһан һәм Кара Чура төрекләре биредә күп санлы халыкларны очраталар. Алар арасында әле 370 елларда һун урдалары белән килгән болгарлар, савирлар, аварлар...
Болгар дәүләте төзелү
IX—X гасырлар арасында Көнчыгыш Европада шул заманның иң зур дәүләтләренең берсе — Идел Болгары төзелә. Аның тарихында Урта Идел буе һәм Кама буе халыкларының, бигрәк тә татар халкының бик зур тарихы гәүдәләнә. Идел Болгары — чын мәгънәсендә хәзерге татарларның ата-бабалары яшәгән бер...
Идел Болгары — шәһәрләр иле
“Бай шәһәрле патшалык”. 1235 елда Идел Болгары­на ерак Венгриядән Юлиан исемле бер сәяхәтче монах килеп китә. Соңыннан ул үзе күргәннәрен көндәлегенә кыска гына итеп: “Болгар иле — бай шәһәрләре булган бөек һәм куәтле патшалык”, — дип язып куйган. Чыннан да, Болгар дәүләте X—XIII гас...
Алтын урда мәдәнияте
Алтын Урда мәдәнияте формалашуның үзенчәлеклә­ре һәм аңа хас сыйфатлар Алтын Урда урта гасырлар­да матди, рухи культура һәм цивилизация нык үскән дәүләтләр исәбенә керә. Һәм бу хәл очраклы түгел. Үзәкләштерелгән дәүләт, күп санлы шәһәрләр, тыш­кы дөнья белән тыгыз сәүдә элемтәлә...
Милләт каргышы
Мәскәү хөкүмәте Казан ханлыгын яулап алу ту­рында күптәннән хыялланса да, бу эшне тиз генә баш­карып чыга алмаячагын яхшы аңлый. Казанга каршы 1549-1550 елларда булган яуларда Иван Грозный зур югалтуларга дучар ителә. Шуңа да карамастан, Казан ханлыгын урыс дәүләтенә кушу омтылышы дәв...
Казан ханлыгы чорындагы татарча чыганаклар
Кабер ташы язмалары Татар халкының бик мөһим байлыгы бар. Ул да булса, кабер  ташларындагы язулар— эпиграфик истәлекләр. Татар халкының  байлыгы дип мин шуның өчен әйтәм, чөнки алар күрше славян-урыс, фин-угор халыкларында булмаган һәм юк. Чуашлар аларга бөтенләй  битараф карый. Ба...
Болак
Болак — Кабанны Казан суы һәм аның аша Идел белән тоташтыру өчен казылган канал ул — дигән фикер киң таралган. Болакның җеп белән сызган кебек туп-туры һәм махсус авыш итеп тигезләнгән ярлы булуы шушы фаразга су коя. Тарихи чыганаклар да шуны күрсәтә. 1883 елда Казанда нәшер ителг...
Болгарлар Алтын Урда чорында
Монголлар басып алуның нәтиҗәләре Монголлар басып алу нәтиҗәсендә, Идел Болгары мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый. Ул үзенең бәйсезлеген югал­та һәм Алтын Урданың бер олысына әверелә. Болгар халыклары монгол ханнарының ясак түләүчеләренә әйләнә. Ясак күләме җыеп алган уңышны...
Бәрәңге чипсылары тарихы
Бәрәңге чипсыларын уйлап табуга 2018 елда 165 ел тула. Хәзерге көндә гади халык ризыгы булып саналган чипсылар АКШта баштарак югары катлам кешеләре өчен генә әзерләнгән була. Чипсылар АКШта әле дә популяр ризыклардан санала. Башка илләр белән чагыштырганда, америкалылар чипсыларны иң ...
Updated: 06.01.2018 — 22:50

Поиск

Игелек.ру © 2017
Яндекс.Метрика