Азан, камәт һәм догалар

Азан белән камәт динебезнең бик мөһим сөннәтләредер. Боларны үтәү намазын җәмәгаттән башка, өендә генә укучы кешегә дә тиешле. Азанны кычкырып әйтү яхшы. Кыйбла тарафына карап әйтелә. "Хәййә галәс-саләәәһ" дигәндә уң якка "Хәййә галәл-фәләәәх" дигәндә сул якка карыйлар. Хатын кызларга азан әйтү кирәк түгел. Түбәндәге мәкаләдә азан әйтү тәртибе, азан догасы һәм башка мәгълүмәт таба аласыз.

Мәкаләнең эчтәлеге:

Азан ничек укыла

Азан шул рәвешле укылыр:
اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ .  أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ ،
أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ . وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا رَسُولُ اللهِ ، وَأَشْهَدُ أَنَّ
مُحَمَّدًا رَسُولُ اللهِ  . حَيَّ عَلَى الصَّلاَةِ ، حَيَّ عَلَى الصَّلاَةِ . حَيَّ
عَلَى الْفَلاَحِ ، حَيَّ عَلَى الْفَلاَحِ . اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ ، لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ .
Әллааһү әкбәр
Әллааһү әкбәр 
Әллааһү әкбәр 
Әллааһү әкбәр 
Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһ 
Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһ 
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллаааһ 
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллаааһ 
Хәййә галәс-саләәәһ
Хәййә галәс-саләәәһ 
Хәййә галәл-фәләәәх 
Хәййә галәл-фәләәәх 
Әллааһү әкбәр 
Әллааһү әкбәр 
Ләә иләәһә илләллаааһ
(Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән Олуграк (4 мәртәбә). Гуаһлык бирәмен ки, тәхкыйк, бер Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк (2 мәртәбә). Гуаһлык бирәмен ки, тәхкыйк, Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аллаһы Тәгаләнең илчеседер (2 мәртәбә). Намазга ашыгыгыз (2 мәртәбә). Котылуга ашыгыгыз(2 мәртәбә). Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән Олуграк (2 мәртәбә). Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк (1 мәртәбә)).
 
Иртәнге азанда "Хәййә галәл-фәләәх"тән соң ике тапкыр:
اَلصَّلاَةُ خَيْرٌ مِنَ النَّوْمِ
"Әссаләәтү хайрум минән-нәүүм" дип кабатлана (мәгнәсе: Намаз йокыдан хәерлерәк).
 
Kамәттә исә, "Хәййә галәл-фәләәх"тән соң ике мәртәбә:
قَدْ قَامَتِ الصَّلاَةُ
"Каде каамәтис-саләәһ" (Намаз башланды),— дип әйтәләр.
Биредә имамнарга түбәндәгеләрне исләренә төшерергә кирәк. Бу җөмләнең дә мәгънәсе "Намаз башланды" дип әйтелсә дә, асылында исә "Намаз башланырга тора" дигәнне аңлата. Шуның өчен имам, "Каде каамәтис-саләәһ" җөмләсен ишеткәч, шунда ук намазга башламаска, ә бәлки җәмәгать белән бергә "ифтитах тәкбире"н (намаз башлангандагы тәкбир) әйтүне тәэмин итәргә тиеш.
 
Азан беткәч, мөәзин һәм азанны ишеткәннәр түбәндәге доганы укысалар, зур савап казанырлар.
اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ وَالصَّلاَةِ الْقَّائِمَةِ آتِ مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ وَالْفَضِيلَةَ
وَالدَّرَجَةَ الْعالية الرافعة وَابْعَثْهُ مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِي وَعَدْتَهُ إِنَّكَ لاَ تُخْلِفُ الْمِيعَادُ
"Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъвәтит-тәәммәти вәс-саләәтил-кааа-имәһ. Әәти мүхәммәдәнил-вәсииләтә вәл-фә-дыйиләтә вәд-дәраҗәтәл-гаалийәтәр-раафигаһ. Вәбгасһү мәкамәм-мәхмүүдәнилләзии вәгаттәһү уәр-зүкнәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кы’йәәмәһ.Иннәкә ләә түхълифүл-миигаад."
(Әй, бу бөек чакыруның һәм хәзер булган намазның хуҗасы — Аллаһым! Мөхәммәдкә вәсилә һәм бөеклек бир. Аны Син вәгъдә иткән бөек урынга ирештер. Чөнки Син вәгъдәңнән кайтмыйсың.)
 
Бохари риваять иткәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән: "Азанны тыңлаган кеше, бу доганы укыса, аңа кыямәт көнне шәфәгать кылу миңа вәҗеп булачак."
 
Бохари һәм Мөслим риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) азанны ишеткән кешегә азан сүзләрен мөәзин белән бергә кабатларга, "Хәййә галәс-саләәһ" һәм "Хәййә галәл-фәләәх" дигәч:
لاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ
"Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ."
(Көч вә куәт бары тик Аллаһыныкы), дип әйтергә тәкъдим иткән.
Азан бетүгә:
أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، وَأَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ
 وَرَسُولُهُ . رَضِيْتُ بِاللهِ رَبًّا وَبِمُحَمَّدٍ رَسُولاً وَبِالْإِسْلاَمِ دِينًا
"Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, вә әннә мүхәммәдән габдүһүү вә рәсүүлүһ. Радыитү билләәһи раббән вә би мүхәммәдин расүүлән вә бил-исләәми диинән."
(Таныклык кыламын ки, Аллаһыдан башка илаһ юк. Мөхәммәд Аның колы вә Рәсүле. Ул — бер, дусты һәм охшашы юк. Мин Раббы буларак — Аллаһыдан, Пәйгамбәр буларак — Мөхәммәдтән һәм дин буларак — Исламнан разый булдым), дигән кешенең дә гөнаһлары гафу ителер.
Мөәзин белән бергә кабатламаган һәм бу доганы да белмәгән кеше "Мин дә, мин дә", дисә, ягъни таныклык кылам, раслыйм дисә, шулай ук дога кылган булып саналыр.
 
Мәчеткә кергәндә:
اَللَّهُمَّ افْتَحْ لِي أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ
"Әллааһүммәфтәх лии әбүәәбә рахмәтик".
(Аллаһым! Миңа рәхмәт ишекләреңне ач!).
 
Мәчеттән чыкканда:
اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ
"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә мин фәдълик".
 
(Аллаһым! Синең фазлыңнан сорыйм), — дияргә кирәк.

Читайте также

Дога кылу
СӘДАКАГА ДОГА КЫЛУ КОРЪӘН УКУ — БАГЫШЛАУ Дога кылу – сөннәт г...
Иртән торгач укыла торган дога.
Мөселман иртәләрен уянгач, түшәгеннән: بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим", дип...
Коръәндәге дога аятләре. "Әәл Гыймран" сүрәсе 16.
رَبَّنَا إِنَّنَا آمَنَّا فَاغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ Раббәнәә иннәнәә әәмәннәә фәгфирләнәә зүнүүбәнәә вә...
Аятел көрси
  Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүз...
Солдатка озату догасы
Әй, галәмнәрнең Раббысы булган, Аллаһым! Мөкатдәс китабыбыз Коръәндә безгә дошман белән сугышуны әмер итәсең. Инде бу әмерне җиренә җитке...
Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога
Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога Әллаһүммә инни әгүзү бикә минәль хубси вәль хабаис. Мәгънәсе: И, Аллаһ, мондагы җен и...
Коръәннән дога аятләре. ("Бәкара" сүрәсе, аять 286.)
رَبَّنَا لَا تُؤَاخِذْنَا إِنْ نَسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا رَبَّنَا وَلَا تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْرًا كَمَا حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَ...
Пәйгамбәребездән (с.г.в.) килгән догалар
Инсаннарның әфәндесе бу догаларны төрле вакытларда укыган. Шуңа күрә догаларның барысын да бер вакытта уку кирәкми, аларның кайберләре на...
Камил мөселманның догасы:
Камил мөселманның догасы: رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَقَالَ رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَ الَّتِي ...
Яхшы тәрбия күргән хәерле баланың догасы:
Яхшы тәрбия күргән хәерле баланың догасы:   Ислам тәрбиясендә үскән кеше, ата-анасы картайгач, аларга начар карамас,...
Кайгы-хәсрәткә төшкән кешенең догасы
Бүгенге тормышыбыз шартларының нәтиҗәсе буларак кешеләр вакыт-вакыт матди һәм мәгънәви авырлыкларга очрыйлар. Мондый халәткә төшкән кеше,...
Мул ризык сорап укыла торган дога
 «Хәшер» сүрәсенең 21-24 нче аятьләре: «Ләү әңзәлнәә һәәзәл-куръәәнә галәә җәбәлил- ләра-әйтәһүү хааши...
Сәдакага дога кылу
Сәдака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла: اَللَّهُمَّ احْفَظْ صَاحِبَ هَذِهِ الْصَدَقَةِ عَنِ الْآفَاتِ وَالْبَلِ...
Дога-и-хәбиб
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Риваять кылынадыр ки, әмирел мөэминин Гали Разый Аллаһы гәнһүдән: "Көннәрдән бер көнне Мөхәмм...
Җеназа намазы һәм догалары
Җеназа намазы һәм догалары   Үлем хәлендә булган кешене, мөмкин булса, уң ягына борып, йөзен кыйблага туры юнәлдерү ...
Коръәннең ачкычы
Коръәни Кәримне ача торган беренче «Әл-Фатиха» сүрәсен халыкта «Әлхәм» дип тә йөртәләр. Аны, башкача, Коръәннең а...
Төшенкелектән дога
Әгәр дә кеше төшенкелеккә бирелсә яки аның эче пошса, Мөхәммәд صلى الله عليه وسلم аңа шундый доганы укырга куша: Ул әйтә: «Әгәр дә ...
Теләгем кабул булсын дип укыла торган дога
Кемнең дә булса ниндидер бер хаҗәте бар икән, теләге булса, тәһарәт алып ике рәкагать намаз укысын, Аллаһыны мактасын һәм Аллаһының илчесенә...
Updated: 23.09.2017 — 23:20

Добавить комментарий

Игелек.ру © 2017