Игелек.ру

Онлайн журнал на русском и татарском языках

Эремчек суы

ПОДЕЛИТЕСЬ ЧЕРЕЗ СОЦСЕТИ, ВАТСАП, ВАЙБЕР И Т Д...

Эремчек суы — бик файдалы. Анда сөт шикәре, минераль тозлар, тиз эри торган аксым бар. Сөт шикәре эремчек суына эч йомшарта торган сәләт бирә, эч катканда аннан да уңайлы дәва юк. Ул сидек куарга сәләтле, тән шешенүне кайтара. Ашказанындагы черүче флораны тышка куа, яшь, файдалы флора үстерергә булыша. Эремчек суын ач карынга — иртән эчәргә киңәш ителә. Көнгә бер стакан җитә.

Эремчек суында окрошка, салкын борщ әзерләргә, коймак пешерергә була. 

Бәрәңге салаты.
500 г бәрәңге, 2 баш суган, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы ак шәраб серкәсе, 1 балкашык горчица орлыгы, 2 маринадланган кыяр, 1 бәйләм укроп, 8 телем казылык, тәменчә тоз, борыч. Бәрәңгене кабыгын әрчемичә генә әзер булганчы пешерергә, суытырга. Кыярны вак ит...
Караҗимешле чөгендер салаты.
 0,5 стакан йөзем, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге, 10-15 караҗимеш, 2-3 пешкән чөгендер, 2 өлеш сарымсак, 100 г майонез, тәменчә тоз. Караҗимешне суга салып җебетергә, төшен алырга. Чикләвек белән сарымсакны вакларга, чөгендерне эре угычта уарга. Й...
Тутырган тавык.
Тутыру өчен яшь тавыкны эшкәртәләр (бройлер тавыгы булмаса яхшы), эчен-тышын салкын су белән юалар. Алгы яктан, муен яныннан башлап, сакланып кына бармак белән тирене иттән аералар. Тавык тиресе итеннән җиңел куба. Эчен ярган җирне, нечкә ак җеп белән тегеп куялар, йомырка эч куышл...
Тавык рулеты.
Тавыкның тиресе белән итен сөякләреннән аерырга да суккалап яссы итеп юкартырга. Өстенә тоз белән төйгән сарымсак, аджика һәм борыч катнашмасын ышкырга, эченә туралган баллы борыч салып, рулет рәвешендә төреп бәйләргә. Җөйле ягын аска куеп, кыздырган майлы табага ...
Пилмән.
Йомырка сытып җылымса суга артык каты итмичә камыр басалар да 10-15 минут өстен каплап тоталар. Камырдан 1,5-2 мм калынлыгында җәймә җәяләр. Җәймәдән диаметры 4-5 см лы түгәрәкләр кисәләр. Түгәрәк камыр өстенә итне кашык белән салалар, урталай бөкләп кырыйларын яб...
Балык тәбәсе.
Балык тәбәсен вак елга балыгыннан әзерлиләр. Вак балыкның тәңкәсен чистарталар,эчен, саңакларын алалар, яхшылап югач иләктә саркыталар, тоз сибеп болгаталар. Тоз бераз сеңгәч, мае кайнап тора торган зур табада әйләндерә-әйләндерә, балыкның сөяге дә ашарлык булганчы кыздыралар. Анна...
Кызартып пешергән бәрәңге.
Бәрәңгене әрчеп югач, урталай ярып, киселгән ягы белән кызган майлы табага тезәләр, өстенә тоз сибеп, духовкага куялар. Мичтә бәрәңгенең бөтен ягы кызарып пешә. Табынга кайнар килеш чыгаралар.  
Бәлеш.
Төче камыр әзерләп, аны ике өлешкә бүләләр. Камырның зуррак өлешен 4-5мм калынлыгында җәяләр дә майлы табага салалар, уртасына бәлешнең эчен салалар. Аннары камырның кечерәк өлешен җәеп өстенә ябалар, кырыйларын чеметеп ябыштыралар. Бәлешнең капкачында тишек тишәләр, шулпа өстиләр,...
Балыклы бәрәңге винегреты.
500г пешкән бәрәңге, 100г башлы суган, 2-3 пешкән йомырка, 100-150г сельд балыгы, 20г томатлы соус, көнбагыш мае, тоз, борыч.    Пешкән бәрәңгене әрчеп, урман чикләвеге эрелегендә итеп шакмаклап турыйлар. Чистартып туралган сельд балыгын, башлы суганны, ту...
Җиңелчә салат.
Бер үк күләмдә кыздырылган бәрәңге, пешкән казылык, чи кишер һәм чөгендер, кәбестә, консерваланган яшел борчак, майонез.    Яшелчәләрне саламлап турап, барысын бергә майонез белән болгатырга.
Өчпочмак
Башта камырны 50 г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр, аннары җәяләр. Җәймәләр уртасына әзерләнгән эчне салалар, камырның кырыйларын 3 җирдән күтәреп, чеметеп куялар, уртасын азрак ачык калдыралар. Ясаган өчпочмакларны майлы табага тезеп бераз кабарталар. Мичкә куярга 5-10 минут кала өсл...
Кыстыбый
Төче камыр басып 75 г лы кисәкләргә бүләләр һәм җәеп кызган табада баштан бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алалар. Җәймәнең яртысына бәрәңге боламыгы ягалар да икенче яртысы белән каплыйлар. Бөкләгән җирдә сынмасын өчен, кыстыбыйны кайнар килеш ясарга кирәк. Кыстыбыйның өстен э...
Коймак
Аз гына суга яисә сөткә тоз, шикәр комы салып, чүпрә өстәп болгаталар да сөзәләр, шуңа 35-40 градуска кадәр җылыткан су яки сөт кушалар. Он, йомырка салып, бертөрле массага әверелгәнче туглыйлар, аннары эреткән май өстиләр. Изгән камырны 1 сәгатькә җылы урынга куялар. Коймакны май,...
Кабак бәлеше.
Май, шикәр салып изгән әче камырны җәяләр дә өстенә эчлек салалар, өстенә җәеп икенче җәймә каплыйлар. Камыр кырыйларын чеметеп тоташтыралар, өстенә валчык сибәләр яисә йомырка сөртәләр һәм духовкага куялар. Эчлек әзерләү: өлгергән каты кабакны урталай ярып эчен чистарталар...
Балан бәлеше
Баланны чистартып юалар, азрак су, шикәр комы салып пешереп алалар. Балан куе кызыл, әчкелтем баллы булып пешә. Суынган баланны манный ярмасы һәм кесәл кушып, бәлеш эченә салалар. Бәлешне башка җиләк-җимеш бәлешләре кебек пешерәләр.     Бер бәлешк...
Чәкчәк
Катырак итеп басылган татлы камырны кисәкләргә бүләләр һәм бер сантиметр калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр, аннары вак кына турыйлар, кайнап торган майда саргыт төскә кергәнче болгата-болгата пешерәләр. Балга шикәр комы салып аерым савытта кайнатып алалар. Балның әзерл...
Кош теле
Йомырка сытып күпертәләр дә, сөт, тоз өстәп, он салып катырак итеп камыр басалар һәм 1,5 мм калынлыгында җәяләр, һәр җәемне башта - тасмасыман, аннары кыек шакмаклап кисәләр. Аларны кайнап торган сары майда кызартмыйча гына пешереп алалар, шикәр оны сибеп вазаларда, табынга чыгарал...
Бавырсак
Сөткә йомырка сытып, май, шикәр комы өстәп изгән әче камырны 100-150г лы кисәкләргә, бүлеп бармак калынлыгында баусыман тәгәрәтәләр һәм урман чикләвеге кадәр турыйлар. Аннары кайнап торган майга салалар, болгата-болгата кызарганчы пешерәләр. Сөзәләр, мае агып беткәч, өстенә шикәр о...
Кукурузлы салат
Зур савытка катламлап салырга: 2 стакан пешкән дөге, ваклап туралган пешкән тавык ите (тиресеннән башка), ваклап туралган суган, тоз, 1 банка косерваланган гөмбә, 1 банка кукуруз, һәр катны майонез белән сыларга, өстенә дә майонез сылап, вакланган чикләвек белән бизәргә. &a...
"Балыклы күл" салаты
Чистартылган тозлы сельд балыгын ваклап турарга, 2 алма, пешкән 2 кишер, пешкән бер чөгендер, пешкән 2 бәрәңге, 1 тозлы кыярны турап кушарга да, майонез салып яхшылап болгатырга.  
Пәхләвә
Йомырка сытып күпертәләр, җылы сөт, эреткән атланмай, сода, он өстәп катырак итеп камыр басалар. Камырны 12-14 кисәккә (катламнар санынча) бүләләр, һәр кисәкне 1,5 мм калынлыгында, 30-35 см диаметрлы итеп җәяләр. Кузы чикләвегенең төшен бераз гына табада кыздырып алалар, ваклап, ши...
Чәйләр
Аппетитны ача торган чәй ясау өчен үзара тигез күләм­дә әрем үләне, кызылчатыр, аир тамыры, тузганак тамыры, вахта яфраклары, әнеч җимеше кирәк. Шушы катнашманы бер стакан кайнар суга 1 кашык күләмендә салып, 20 минут төнәтергә һәм сөзәргә. Ашар алдыннан 15 — 20 м...
Ничек сайларга
Кавын Үлән исе килеп торган кавын өлгермәгән була. Җылыда, көн үзәгендә аның исе ныграк сизелә. Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән. Сабак очы тулысынча кипкән булырга тиеш. Кавынның тышы йомшак булу бозыклыгын искәртә...
Экзотик җимешләрнең файдасы
Экзотик җиләк-җимешләрнең кеше организмына нинди файдасы бар икән? Әлеге сорауга җавап итеп сезгә түбәндәге язманы тәкъдим итәбез. Ананас. Өлгергән ананаста азыкны эшкэртергэ ярдәм итә торган, аксымны таркатучы бромелин ферменты бар. Авокадо. Аның җимешләре туендыры...
Updated: 06.03.2016 — 21:10

Добавить комментарий

Поиск

Игелек.ру © 2017
Яндекс.Метрика