Игелек.ру

Онлайн журнал на русском и татарском языках

Экзотик җимешләрнең файдасы

ПОДЕЛИТЕСЬ ЧЕРЕЗ СОЦСЕТИ, ВАТСАП, ВАЙБЕР И Т Д...

Экзотик җиләк-җимешләрнең кеше организмына нинди файдасы бар икән? Әлеге сорауга җавап итеп сезгә түбәндәге язманы тәкъдим итәбез.

Ананас. Өлгергән ананаста азыкны эшкэртергэ ярдәм итә торган, аксымны таркатучы бромелин ферменты бар.

Авокадо. Аның җимешләре туендырылган май кислоталарына һәм Е витаминына бай.

Банан. Составында углеводлар күп булу белән бик туклыклы. Анда күптөрле витаминнар һәм минераль тозлар бар. Аны күбрәк ашасаң, эчне ныгыта. Шуңа күрә аны эч йомшарганда тәкъдим итәләр.

Киви. Ул С витаминына бай. Бер җимеше С витаминына булган тәүлеклек ихтыяҗны каплый.

Манго. Аның җимеше А провитаминына (каротинга) бик бай.

Папайя. Бу кавын агачы җимешләрендә А һәм С витаминнары күп.

Инҗир. Сәламәтлек һәм матурлык өстәүче продуктлар исәбенә керә. Ул эчәкләрне бик яхшы чистарта һәм канны яхшырта. Өлгергән инҗир (шулай ук кипкәне дә) тамакка, югары сулыш юлларына һәм үпкәгә салкын тигәндә, шулай ук үпкәдәге шешләрне дәвалаганда бик файдалы.

Хөрмә. Акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен файдалы. Ул баш миен тукландыру өчен кирәк булган микроэлементларга: фосфор, кобальт, бакыр һ. б. бай. Хөрмә шулай ук баш миендәге кан юлларын да чистарта.

Сыр белән ананас салаты.
1 банка консерваланган ананас. 400 г каты сыр, 2 бүлем сарымсак, майонез. Ананасны шакмаклап турарга. Шунда ук эре угычтан уылган сыр һәм изелгән сарымсак өстәргә. Барысын бергә майонез белән болгатырга.  
Бәрәңге салаты.
500 г бәрәңге, 2 баш суган, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы ак шәраб серкәсе, 1 балкашык горчица орлыгы, 2 маринадланган кыяр, 1 бәйләм укроп, 8 телем казылык, тәменчә тоз, борыч. Бәрәңгене кабыгын әрчемичә генә әзер булганчы пешерергә, суытырга. Кыярны вак ит...
Токмачлы аш.
Ит яисә тавык шулпасы пешерәләр. Токмач әзерлиләр: салкынча суга тоз, йомырка, он салып камыр басалар да, 10-15 минут тоткач, җәймә җәеп һәм нечкә генә итеп токмач кисәләр. Токмачны бераз киптерәләр. Аннары майсыз гына кыздырып кишер, суган өстәлгән кайнап торган ...
Пилмән.
Йомырка сытып җылымса суга артык каты итмичә камыр басалар да 10-15 минут өстен каплап тоталар. Камырдан 1,5-2 мм калынлыгында җәймә җәяләр. Җәймәдән диаметры 4-5 см лы түгәрәкләр кисәләр. Түгәрәк камыр өстенә итне кашык белән салалар, урталай бөкләп кырыйларын яб...
Катык.
Аертмаган сөтне, кайнатып суыталар, өстенә аерым савытта әйбәтләп болгаткан оеткы (салкын катык) салалар. Аннары сөтне болгаталар һәм, селкетмичә генә, савытны җылы әйбер белән төреп куялар. Бүлмә җылы булса, 6-8 сәгатьтән катык әзер була, аны салкын урынга куялар. &nbs...
“Казан” пылавы.
Дөгене чистартып берничә кат кайнар су белән юалар да, пешәр-пешмәс итеп кайнатып алалар. Артык тирән булмаган казанда май эретәләр, шунда вак шакмаклап тураган пешкән ит, аның өстенә түгәрәкләп тураган кишер һәм суган салалар. Шулар өстенә пешәр-пешмәс дөгене салып, бераз шулпа өс...
Балык тәбәсе.
Балык тәбәсен вак елга балыгыннан әзерлиләр. Вак балыкның тәңкәсен чистарталар,эчен, саңакларын алалар, яхшылап югач иләктә саркыталар, тоз сибеп болгаталар. Тоз бераз сеңгәч, мае кайнап тора торган зур табада әйләндерә-әйләндерә, балыкның сөяге дә ашарлык булганчы кыздыралар. Анна...
Кызартып пешергән бәрәңге.
Бәрәңгене әрчеп югач, урталай ярып, киселгән ягы белән кызган майлы табага тезәләр, өстенә тоз сибеп, духовкага куялар. Мичтә бәрәңгенең бөтен ягы кызарып пешә. Табынга кайнар килеш чыгаралар.  
Балыклы бәрәңге винегреты.
500г пешкән бәрәңге, 100г башлы суган, 2-3 пешкән йомырка, 100-150г сельд балыгы, 20г томатлы соус, көнбагыш мае, тоз, борыч.    Пешкән бәрәңгене әрчеп, урман чикләвеге эрелегендә итеп шакмаклап турыйлар. Чистартып туралган сельд балыгын, башлы суганны, ту...
Җиңелчә салат.
Бер үк күләмдә кыздырылган бәрәңге, пешкән казылык, чи кишер һәм чөгендер, кәбестә, консерваланган яшел борчак, майонез.    Яшелчәләрне саламлап турап, барысын бергә майонез белән болгатырга.
Вак бәлеш.
Әче камыр әзерләп 90г чамасы кисәкләргә бүләләр һәм чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр. Бәлеш эче өчен дөге бүрттереп саркыталар. Чи итне вак итеп турыйлар, бүрттергән дөге, вак итеп туралган суган, эреткән май өстиләр, тоз, борыч сибеп, барысын бергә болгаталар. Һәр җәймәнең уртас...
Өчпочмак
Башта камырны 50 г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр, аннары җәяләр. Җәймәләр уртасына әзерләнгән эчне салалар, камырның кырыйларын 3 җирдән күтәреп, чеметеп куялар, уртасын азрак ачык калдыралар. Ясаган өчпочмакларны майлы табага тезеп бераз кабарталар. Мичкә куярга 5-10 минут кала өсл...
Кыстыбый
Төче камыр басып 75 г лы кисәкләргә бүләләр һәм җәеп кызган табада баштан бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алалар. Җәймәнең яртысына бәрәңге боламыгы ягалар да икенче яртысы белән каплыйлар. Бөкләгән җирдә сынмасын өчен, кыстыбыйны кайнар килеш ясарга кирәк. Кыстыбыйның өстен э...
Кәбестә бөккәне.
Әче камырны 45г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр дә җәймә җәяләр. Җәймәнең уртасына эч салып,  ярым ай рәвешендә кырыйларын чеметеп сырлап чыгалар. Ясап бетергәч, бөккәнне әзрәк кабарталар, аннары өстенә йомырка сөртәләр. Духовкада пешерәләр һәм майлыйлар. ...
Коймак
Аз гына суга яисә сөткә тоз, шикәр комы салып, чүпрә өстәп болгаталар да сөзәләр, шуңа 35-40 градуска кадәр җылыткан су яки сөт кушалар. Он, йомырка салып, бертөрле массага әверелгәнче туглыйлар, аннары эреткән май өстиләр. Изгән камырны 1 сәгатькә җылы урынга куялар. Коймакны май,...
Балан бәлеше
Баланны чистартып юалар, азрак су, шикәр комы салып пешереп алалар. Балан куе кызыл, әчкелтем баллы булып пешә. Суынган баланны манный ярмасы һәм кесәл кушып, бәлеш эченә салалар. Бәлешне башка җиләк-җимеш бәлешләре кебек пешерәләр.     Бер бәлешк...
Чәкчәк
Катырак итеп басылган татлы камырны кисәкләргә бүләләр һәм бер сантиметр калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр, аннары вак кына турыйлар, кайнап торган майда саргыт төскә кергәнче болгата-болгата пешерәләр. Балга шикәр комы салып аерым савытта кайнатып алалар. Балның әзерл...
Кош теле
Йомырка сытып күпертәләр дә, сөт, тоз өстәп, он салып катырак итеп камыр басалар һәм 1,5 мм калынлыгында җәяләр, һәр җәемне башта - тасмасыман, аннары кыек шакмаклап кисәләр. Аларны кайнап торган сары майда кызартмыйча гына пешереп алалар, шикәр оны сибеп вазаларда, табынга чыгарал...
Кукурузлы салат
Зур савытка катламлап салырга: 2 стакан пешкән дөге, ваклап туралган пешкән тавык ите (тиресеннән башка), ваклап туралган суган, тоз, 1 банка косерваланган гөмбә, 1 банка кукуруз, һәр катны майонез белән сыларга, өстенә дә майонез сылап, вакланган чикләвек белән бизәргә. &a...
Чәй
Чәй өчен яңа гына алып кайткан яки агызган су әйбәт. Аннан ят ис килмәскә һәм ул бик каты булмаска тиеш. Икенче тапкыр кайнаткан суда чәй тәмле пешми. Гадәттә чәй пешерү өчен фарфор чәйнек кулланалар, анда аның төсе әйбәт чыга, үзе хуш исле була. Суны кайнатып чыгаргач, чәй...
Чәйләр
Аппетитны ача торган чәй ясау өчен үзара тигез күләм­дә әрем үләне, кызылчатыр, аир тамыры, тузганак тамыры, вахта яфраклары, әнеч җимеше кирәк. Шушы катнашманы бер стакан кайнар суга 1 кашык күләмендә салып, 20 минут төнәтергә һәм сөзәргә. Ашар алдыннан 15 — 20 м...
Нинди ботка тәмлерәк
Әгәр дә белгечләр фикеренә колак салсак, алар иң элек дөгегә өстенлек бирәләр. Чыннан да, аны Азия илләре­нең күпчелегендә бик күптәннән бирле төп туклану ризыгы буларак куллана­лар. Статистикадан күренгәнчә, Рәсәй хапкы елга җан башына уртача дүрт ки&s...
Кавын-карбызның файдасы
Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен файдалы. Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарталар Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә. Ул шулай ук иммунитетны ныгыта, матдәләр алм...
Пицца пешерү
Яшелчәле тавык пиццасы Иң элек шикәр комы, чүпрә һәм тозны кефирга салып болгатыгыз. Аннары шуңа иләнгән он кушып, камыр ясагыз. Камырны бер-ике сәгать җылы урында тотып, түгәрәк җәймәләр әзерләгез. Ваклап туралган кишер һәм суганны атланмайда җиңелчә генә кыздырыгы...
Updated: 07.03.2016 — 12:00

Добавить комментарий

Поиск

Игелек.ру © 2017
Яндекс.Метрика