Лениногорск ilnarnk@bk.ru e3443e

«Фатиха» сүрәсе — үзе дога.

фатиха сурасе

 

بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ .

 الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ . الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . مَالِكِ يَوْمِ

الدِّينِ .  إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ . اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ .

 صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلا الضَّالِّينَ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллииин. Әәмиин".

(Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән башлыйм. Дан, мактау галәмнәрнең Раббысы (тәрбиячесе) булган Аллаһыга хастыр. Ул Мәрхәмәтле вә Рәхимледер. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Тик Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, үзең нигъмәтләр биргән кешеләрнең юлына күндер! Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел! Аллаһым, кабул ит.)

"Фатиха" сүрәсе, белгәнебезчә, Коръәни Кәримнең иң беренче сүрәсе һәм шул ук вакытта ул бер дога да. Ул Аллаһы Тәгаләнең безгә җибәргән сөекле илчесе Мөхәммәд Мостафа салләлаһү галәйһи вә сәлләм өйрәткән илаһи бер дога.

"Фатиха" сүрәсе — Коръәни Кәримнең бе­ренче сүрәсе. Күргәнебезчә, бу сүрәдә Аллаһы Тәгаләнең кайбер исемнәре, сыйфатлары телгә алы­на. Бу сүрә намазларның һәр рәкәгатендә бер мәртәбә укыла. Шулай итеп, бу сүрә бер көндә иң аз дигәндә утыз-кырык тапкыр укыла. Мөселман һәр укуында үзен яраткан Аллаһыга ялвара һәм сүз бирә.

"Иййәәкә нәгъбүдү" аяте белән Аллаһыга шулай дип мөрәҗәгать итә: Аллаһым! Сине белеп таныдым. Рахмән һәм Рахимсең. Берсең, ишең һәм уртагың юктыр. Шуның өчен дә мин тик Сиңа гына гыйбадәт кылам һәм Синнән башка беркемнән дә ярдәм көтмим. Син бар булганда башка берәүдән ничек ярдәм сорый алыйм. Син — Кыямәт көненең бердәнбер Хуҗасы. Миңа санап бетермәслек нигъмәтләр бирдең. Боларга шөкер итеп бетерүем мөмкин түгел. Шуның өчен Сиңа мактау сүзләре әйтәм, Сиңа шөкрана кылам. Макталачак бердәнбер барлык та — Син генә.

Мин шундый нык иманга иямен ки, Синнән башка беркемнең каршында бөгелмәм. Син минем Аллаһым, мине Син яраттың, Син тормыш бирдең. Мин бернәрсә дә белмим, ялган һәм ялгыш юлларга китәсем килми. Бер үзем туры юлны табарлык көч һәм куәткә дә ия түгелмен. Шуңа күрә, әй, Рахмән вә Рахим булган Аллаһым! Мине дөрес юлга бары тик Син ирештерерсең; ирештер! Юлдан язып, Синең юлыңнан башка юлларга китеп, бозыклыкка төшкән һәм дөреслектән адашканнарның юлына түгел; сөйгәннәрең һәм нигъмәтләргә туендырган сөекле колларың киткән юлга — "Сыйрааталь-мүстәкыйм"гә — туры юлга алып бар. Догамны кабул әйлә, Аллаһым!

Кечкенә яшьтән үк бу доганы һәр көн күп тапкыр укый башлаган мөселманның кешелек сый­фаты да үзгәрә башлар, билгеле тәртипкә салыныр һәм ул Аллаһыдан башка берәүнең дә алдында баш имәс, дөньяви мәнфәгатьләр аның өчен әһәмиятле булмас, ул бары тик хак һәм хакыйкать артыннан китәр.

Югарыда әйтеп узылган һәм биредә аңлатылмаган сәбәпләр буенча, "Фатиха"  сүрәсе күп саваплар китерер. Шуңа күрә дә ул һәр намазда укылырга тиешле. Аны укымыйча намаз кылу мөмкин түгел. Чөнки Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм "Фатиха"сыз кылынган намазның җиренә җитмәве һәм хаталы булуы турында кабат-кабат әйткән.

Әбү Сәгыйд бине әл-Худри бу турыда болай дигән:

Мин бервакыт мәчеттә намаз укып утыр­ганда Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм мине үз янына чакырды. Намаз укып бетергәч, янына чыктым.

— Я, Рәсүлүллаһ, намаз укый идем, — дип гафу үтендем.

Моңа каршы ул:

— Аллаһ Коръәндә: "Әй, мөэминнәр! Сезне Рәсүлүллаһ үзегезгә тормыш бирәчәк мәсьәләләр өчен чакырганда җавап бирегез, дип боермадымы?" — диде. ("Әнфәл" сүрәсе, аять 24.) Моннан соң  миңа:

— Әй, Сәгыйд, сиңа бу мәчеттән чыкканчы бер сүрә өйрәтермен, ул Коръәндәге сүрәләрнең савабы ягыннан иң бөегедер, — диде. Аннан соң кулымнан тотты, ул мәчеттән чыгарга теләгәч, мин:

— Әй, Аллаһының илчесе! Сиңа бер сүрә өйрәтермен, ул Коръәндәге сүрәләрнең иң бөеге" дидегез, — дип хәтеренә төшердем. Рәсүлүллаһ салләллаһү галәйһи вә сәлләм:

— Ул сүрә "Әл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин…"дер ки, намазларда кабатланылган җиде аять һәм миңа бүләк ителгән Коръәндер, дип әйтте.

"Фатиха"  сүрәсенең кыйммәтен аңлатып бетерү мөмкин түгел. Түбәндәге кудси хәдис (мәгънәсе Аллаһыдан, сүзләре пәйгамбәрдән булган хәдис) безгә моның әһәмиятен тагын бер кабат ачыкларга мөмкинлек бирә.

"Фатиха"ны Үзем белән колым арасында икегә бүлдем: яртысы — Минеке, яртысы — колымныкы. Колымның теләгәне — хакыдыр, үзенә биреләчәк.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм дәвам итеп болай ди:

Бер кол: "Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин", — дигәндә Аллаһ:

— Колым Миңа хәмед әйтте (Мине мактады), — дип әйтер. Кол:

— "Әр-рахмәәнир-рахиим", — дигәндә Аллаһ:

— Колым Мине гомуми һәм хосусый мәгънәдә булган мәрхәмәт белән телгә алды, Мине мактады", — дип әйтер. Кол:

— "Мәәлики йәүмиддиин", — дигәндә, Аллаһ:

— Колым Мине бөек итеп таныды, Миңа хөрмәт күрсәтте, — дип әйтер. Кол:

— "Иййәәкә… нәстәгыыйн", — дигәндә, Аллаһ:

— Бу Минем белән колым арасындадыр. (Гый­бадәт — колыма хас, ярдәм итү исә Миңа хастыр). Колымның теләгәне

биреләчәктер, — дип әйтер. Кол:

"Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйим… вәләддааааллиин" дигәч исә, Аллаһ:

— Бу теләк колга хас, теләгәне би­реләчәктер,— дип боерыр.

"Фатиха"  сүрәсенең өстенлеге хакында Ибне Габбастан риваять ителгән бер хәдистә болай диелә:

Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) янында утырганда югарыда ишек ачылган тавышка ошаган бер тавыш ишетте. Башын югары күтәрде: "Һичшиксез, бу һичбер вакыт ачылмаган бер ишек, — диде. Аннан бер фәрештә иңде һәм: "Бу җир йөзенә иңгән бер фәрештәдер ки, моңа кадәр аның иңгәне юк иде," — диде. Сәлам биргәч: "Бары тик сиңа гына бирелгән һәм сиңа кадәр һичбер пәйгамбәргә бирелмәгән ике нур белән шатлыклы хәбәр сиңа китердем. Бу ике нур "Фәәтихәтүл-китәәб" белән "Бәкара" сүрәсенең ахыр­ыдыр. Боларда укылачак һәрбер хәреф өчен теләгәнең һичшиксез биреләчәктер", — диде.

"Бәкара" сүрәсенең соңгы — "Әәмәнәр-расүүлү" дигән мәшһүр дога аятьләре алда китереләчәк.

"Фатиха"  сүрәсе шифа бирү максаты белән дә укылыр. Бохариның Әбү Сәгыйд әл-Худридән рива­ять ителеп килгән бер хәдисендә түбәндәгеләр сөйләнә.

Гарәп кабиләләренең берсендә бер шәхесне чаян чаккан. Төрле чаралар куллануга карамастан, аны дәвалап булмаган. Бары тик, Әбү Сәгыйд әл-Худри "Фатиха"  сүрәсен укыганнан соң гына, хастаның хәле яхшырган.

"Фатиха" сүрәсенең өстенлеге турында күп кенә чыганакларда бай мәгълүмат бирелә. Аларның барысын да монда бирү мөмкин түгел. Без бу сүрә намазларда гына түгел, бәлки һәрвакытта да укылырга тиеш дигән нәтиҗә белән чикләнергә булдык.

"Бисмилләһ" исә һәр эшне башлаганда барлык мөселманнар укырга тиешле булган бер аятьтер. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм хәдисләренең берсендә: "Бисмилләһ"сез башланган һәрбер эш бәрәкәтсез һәм нәтиҗәсез булуга хөкем ителгәндер", — дигән. Игътибар иткәнсездер, Аллаһ, Рахмән һәм Рахим сүзләре, ягъни Аллаһының "Фатиха"  сүрәсендә китерелгән исемнәре монда да әйтеп үтелә.

Нинди генә эш эшләсәк тә, һәрбер эшебезне "Бисмилләһ" белән башларга кирәклеге турында балаларыбызга кечкенәдән үк өйрәтергә тиешбез.

Бу мәсьәләдә аналарга аеруча зур вазифа йөкләнә. Чөнки кечкенә яшьтәге балаларның тәрбиясе белән күп очракта аналар  шөгыльләнә.

Оставить комментарий