Тәяммум, ( таямум )

Су белән тәһарәт алу мөмкин булмаган вакытта тәһарәт урынына чиста җир заты белән тәяммем кылына. Ул түбәндәге тәртип буенча башкарыла:
1) пакь җиргә ике кул учы белән сугу;
2) учлар белән йөзне сыпыру (мәсих кылу);
3) янә шулай җиргә сугып, терсәкләргә кадәр кулларны сыпыру (мәсих кылу).
Тәһарәт алганда йөзгә, кулларга мәсих кылгандагыча, су тияргә тиешле барлык җирләр сыпырыла. Шулай итеп, тәяммем кылу – су белән тәһарәт алу мөмкин булмаган очракта, тәһарәт урынына да, госел урынына да ярый.
Түбәндәге очракларда намазны тәяммем белән уку рөхсәт ителә:
1) су чыганагы намаз укыла торган урыннан ике чакрым чамасы ераклыкта булса;
2) су куллану намаз укучының авыруына зарар китерсә;
3) салкын тиюдән курыкса;
4) су чыганагына барырга берәр нәрсәдән курыкса;
5) суны алыр өчен кирәкле әйбере булмаса;
6) үзе белән алынган суы сәфәрдә эчәр өчен генә җитәрлек булса;
7) тулы тәһарәт алу аркасында җеназа яки гает намазларына өлгерә алмау куркынычы туса, тәяммем кылу да җитә.
Биш вакыт намазга яки җомга намазына өлгерә алмау очрагында, намазны тәяммем белән уку дөрес булмый. Туфрак, тузан, ком, балчык һәм таш кебек, гадәттә, утта янмый торган нәрсәләр җир (туфрак) затыннан санала. Киемдәге тузанга яки тузансыз шома ташка да тәяммем кылу дөрес була. Агач, үлән, тимер, кургаш һ.б. кебек нәрсәләр җир затыннан саналмый. Аларга һәм нәҗес (пычрак) нәрсәләргә тәяммем кылу ярамый. Су табылу ихтималы булган очракта, аны бераз эзләп карамыйча тәяммем кылу дөрес түгел.
 
ТӘЯММЕМНЕҢ ФАРЫЗ, СӨННӘТЛӘРЕ ҺӘМ АНЫҢ МӨФӘСИДЛӘРЕ (АНЫ БОЗУЧЫ НӘРСӘЛӘР)
 
Тәяммемнең фарызлары дүртәү:
1) тәяммемне намаз уку нияте белән башкару;
2) тәяммем өчен җир затыннан булган нәрсәләрне куллану;
3) йөзгә мәсих кылу;
4) ике кулга мәсих кылу.
Тәяммемнең сөннәтләре җидәү:
1) “Бисмилләһ” белән башлау;
2) җир затыннан булган нәрсәгә ике кул учы белән сугу;
3) тузаны күп ягылмасын өчен, кулларны бер тапкыр селкү;
4) бармакларны аралаштыру;
5) башта йөзгә, аннары кулларга тәртип буенча мәсих кылу;
6)   әүвәл уң кулга, аннары сул кулга мәсих кылу;
7)  йөзгә мәсих кылганнан соң, арага башка эш катыштырмыйча кулларга мәсих кылу.
Тәяммемне түбәндәге ике төрле эш боза:
1) тәһарәтне боза торган һәрбер эш;
2) су белән тәһарәт алу мөмкинлеге.

Читайте еще

Бәйрәм көннәр һәм кичәләр
     Бер ел эчендә мөселманнарның мөбарәк көннәре һәм кичәләре ундүртәү: ел башы...
Фидия
     87. Казага калып та, соңыннан үтәлмәгән уразалары булган кешегә, үзеннән ка...
Фитыр сәдакасы
Сәдака күләмнәре Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләренә таянып һөм агымдагы елда он, хөрмә һәм йөзем бәя...
Зәкят маллары
45. Зәкят микъдары 3 төрле малдан чыгарыла:      1) акчадан; 2)...
Җеназа намазы
125. Мәеткә дога кылу максаты белән җеназа намазын уку – фарыз кифая, ягъни мәетнең үлгәнен белгә...
Намазның мәкруһлары
113. Намазда мәкруһ булган эшләрнең мәшһүрләре сиксән: 1) үз ихтыярың белән намазда сөннәт булган ...
Намазның мөстәхәбләре
112. Намазның мөстәхәбләре егерме: 1)     намазга керешер өчен ...
Намазның сөннәтләре
111. Намазның мәшһүр сөннәтләре егерме бишәү: 1)     جماعت җәмә...
Нәҗесләр
Намаз укыячак кешенең тәне, киеме һәм намазлыгы да пакь булырга тиеш. Нәҗесле килеш намаз уку дөрес түгел. ...
Иман һәм икърар
Ислам динендә һәрбер балигъ һәм акыллы кешегә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең беренчесе – иман. ...
Updated: 02.09.2017 — 22:28

Добавить комментарий

Игелек.ру © 2017