Түндербаш, тимгелле түндербаш, елан уты (Болиголов крапчатый)

Чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан булган тимгелле түндербашның яман шеш авыруларына каршы могҗизалы тәэсире күптәннән билгеле. Үз ва­кытында Гиппократ та аны уңышлы кулланган. Ә Австрия, Германия,

Франция, Венесуэла, Греция, Испа­ния, Мексика, Португалия, Румыния,Чили һәм башка кайбер илләрдә бу үсемлекне рәсми медицинада яман шешне кисәтүдә һәм дәвалауда киң кулланалар.

Әлеге үсемлек чүп үлән буларак бакчаларда, әрәмәлекләрдә, урман­нарда, елга буйларында һ. б. җирләрдә үсә. Тимгелле түндербаш (халык телендә дистә ярымнан артык исеме бар: тимгелле агу уты, елан көпшәсе, сасыкай…) чынлап та кыйммәтле дару үсемлеге. Халык табибы, яман шешләрне дәвалаучы В. Тищенко «Яман шешләрне дәвалау серләре» дигән китабында бу үсемлек турында бик зур белешмә биргән.

Тимгелле түндербаш — икееллык үсемлек. Беренче елны тамыр өстендәге  яфраклары ныгый, ә икенче елны тамырланып үсеп китә һәм сабагы 2 м га кадәр җитә. Чәчәкләре чатырсыман, ак, исе тычкан исен хәтерләтә. Җимешләре — коңгырт-яшел, йомыркасыман, дулкынлы кырлы орлыклар. Үсемлек салкыннарга чыдам.

Түндербаш — агулы. Аның составында бик көчле агу — кониин бар. Шуңа күрә кулланганда бик сак эш итәргә, чаманы бик нык сакларга кирәк. «Күпме күбрәк — шулкадәр яхшырак» дигән принцип бу очракта урынсыз. Ә инде белеп, игътибарлы эш иткәндә, ул яман шеш күзәнәкләрен җиңәргә сәләтле. Бигрәк тә ашказаны, бавыр, эчәкләр, уңәч, күкрәк бизләре яман шеше белән уңышлы көрәшә, арыган организмга җан өрә, иммун системасын ныгыта.

В. Тищенко дару чималын болай сакларга өйрәтә. Июнь башында, тундербаш чәчәкләрен койганда, ике савыт — ярты һәм өч литрлы банкалар алып бакчага (анда үссә) чыгасың яки ул үскән башка урынга ба­расың. Ярты литрлы банканың яртысы булганчы чәчәкләрен һәм яшел яфракларын җыеп, өч литрлы банкага бушатырга да ярты литр аракы салырга (орлыкларыннан ясаганда спирт куллану яхшырак) һәм өч литрлы банка тулганчы чимал җыярга. Кирәк икән, өйдә аракы өстәп, банканы, әйбәтләп ябып, 10 көнгә караңгы урынга куярга. Соңыннан кирәк кадәр бушатып алып, калганын суыткычта сакларга.

Төрле яман шешләрне дәвалаганда өлгереп җитмәгән орлыкларын куллану тагын да көчлерәк тәэсир итә. 30 г орлыкны кофе тарттыргыч та тарттырырга, шуңа ярты литр аракы салып, 14 көн караңгы җылы урында тотарга. Мамык аша сөзәргә һәм суыткычта сакларга. Ашарга ярты сәгать кала, 3 тапкыр, 3 әр тамчы эчәргә.

В. Тищенконын янә ике ысулы:

8 12 16 20 сәгать
1 1 1 1 тамчы — 4 көн эчәргә
2 2 2 2 тамчы — 4 көн эчәргә
3 3 3 3 тамчы — 4 көн эчәргә
4 4 4 4 тамчы — 4 көн эчәргә
5 5 5 5 тамчы — 5 тамчы (савыкканга кадәр).

Сулы төнәтмә баш мие яман шешеннән дәваланганда бигрәк тә уңышлы. Түндербашның чәчәкләрен һәм яфракларын вак итеп турап термос ка салырга. Өстенә 70° кайнарлыктагы 200 мл су салып, төнгә калдырырга. Башта көнгә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәргә. Соңыннан аш кашыгына күчәргә.

Әгәр чынлап торып терелергә телисез икән, түндербашны кулланганда аракы эчәргә ярамаганлыгын исегездән чыгармагыз!

Миргалим Харисов

Читайте также

Кура җиләге аспиринны алыштыра ала.
Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура ...
Арпа чистарта
Арпа организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта, эчәлекне дәвалый һәм шикәр диабетыннан файдалы. Арпа 65% углеводтан торганга, боткасы...
Кызыл миләш
Кызыл миләш дәвалау үзлекләренә ия. Мәсәлән, аның согын халык медицинасында атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдала...
Җир тамыры, кылыч үлән (Аир обыкновенный)
Җир тамыры — ароидчалар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлек. Тамыры күп тармаклы, горизонталь-шуышма, эче ак, йомшак, губкасыман; тышы с...
Җикәнбаш ( Рогоз широколистный )
Җикәнбашчалар семьялыгыннан 2 м га кадәр биеклектәге юан шуышма тамырча­лы күпьеллык үләнчел үсемлек. Сабагы Юан, буынтыксыз. Яфраклары озын...
Торма, игүле торма (Редька посевная)
Әвернә чәчәклеләр семьялыгын­нан бер-яки икееллык яшелчә үсем­лек. Беренче елда төрле формадагы юан итләч тамыры һәм тамыр янын­дагы лирасым...
Тигәнәкчек ( Репешок обыкновенный )
Роза чәчәклеләр семьялыгыннан юан тамырчалы һәм 1 м га кадәр би­еклектәге туры утыручы сабаклы күпьеллык үләнчел үсемлек. Яфракла­ры алмаш т...
Өрек (Абрикос обыкновенный)
Роза чәчәклеләр семьялыгыннан 15 м га һәм аннан да биегрәккә җитә торган зур агач. Азиядә аның 7—8 төре таралган. Гади яки культура­лы өрек ...
Әфлисун (Апельсин сладкий, или китайский)
Әфлисун — сәдәф утычалар семья­лыгыннан мәңге яшел микориза (микориза — аерым үсемлекләрнең тамырларында була торган, туфрактагы көл элемент...
Кычыткан, ике өйле кычыткан. ( Крапива двудомная )
Кычытканчалар семьялыгыннан шуышма тамырчалы, чага торган үләнчел үсемлек. Сабаклары туры, 20 см га кадәр биеклектә, дүрт кыр­лы, яфракл...
Шомырт (Черемуха обыкновенная)
Роза чәчәклеләр семьялыгыннан биеклеге 10 м га җитә торган, куе ябал­дашлы зур булмаган агач яки зур куак. Кәүсәсенең кайрысы кара-соры, яшь...
Ананас
Бромелиячәләр семьялыгыннан булган бу үсемлекнең культуралы төре берәү генә—чын ананас. Ул җир шарының барлык тропик өлешлә­рендә үстерелә. ...
Көнбагыш, беръеллык көнбагыш. Подсолнечник однолетний
Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан туфракка тирән үтеп кергән үзәк та­мыр системалы куәтле берьеллык үсемлек. Сабагы туры, ботаксыз яки аз ботак...
Инҗир (инжир обыкновенный).
Тутчалар семьялыгыннан аз тармаклы, юан, сөтчел сыекчалы ботаклы куак яки зур булмаган агач. Яфраклары алмаш торышлы, түгәрәгрәк, өч-җид...
Солы белән дәвалану (лечение овсом)
Кешеләрнең солы белән туклануы турында борынгы Рим табибы Гален язган. Диоскорит солы ярмасын - компресс кую өчен, лайлалы сыекчасын ютәлдән...
Канлы үлән үлемнән алып калды
Май башында дачага йөртүче рейс автобусын көтеп торганда, яныбызга кечкенә буйлы, җыйнак гәүдәле, елтыр кара күзле, карап торышка 70 ...
Кукурузның файдалы үзенчәлекләре
Йомшак чәч белән капланган алтынсу чәкәннәрне Үзәк һәм Көньяк Америка индеецлары Ходай бүләге дип атаган. Европалылардан кукурузны беренчелә...
Балан
Баланны иртә көздә сентябрь-октябрьдә дә, көннәр суытып, җимешләре туңгач та җыялар. Туңган җимешнең әчесе кими. Шуңа күрә иртә көздә җыелга...
Updated: 09.01.2018 — 22:39

Добавить комментарий

Игелек.ру © 2017