Тукай дин тотканмы

Совет заманында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай халыкка атеист буларак тәкдим ителде, аның дин турында язган шигырләре җәмагәтчелеккә чыгарылмады. Хәтта мәктәпләрдә "Туган тел" шигырен өйрәнгәндә :
 
"… И туган тел! Синдә булган
Иң элек кылган догам,
Ярлыкагыл, дип үзем һәм
Әткәм-әнкәмне Ходам…" — дигән юлларын төшереп калдырдылар. 
 
Дөньялар үзгәргәч, «Туган тел» шигыренең төшеп калган өлеше белән бергә халыкка Габдулла Тукайның башка әсәрләре дә кайтты. Күренекле артист Габдулла Кариев үзенең хезмәтләрендә Тукай турында: «Тукай әфәнде мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, зирәк шәкертләрдән санала иде», — дип искә ала. Бу юллардан сөекле шагыйребезнең мәдрәсәдә укуын аңласак та, чынлыкта аның дингә мөнәсәбәте нинди булган? Хәер, безнең илдә коммунистик идеология хөкем сөргән вакытта һәр корал әлеге идеологияне өстен итеп күрсәтү өчен кулланылды. Бу уңайдан күп шагыйрьләр, язучыларның иҗат әсәрләрен үзгәртү, төшереп калдыру да урын алды. «Туган тел» шигыренең соңгы куплеты барлыкка килү безнең өчен яңалык булды. Шуңа да беренче чиратта Тукайның нинди чорда тәрбияләнгәнен, яшәгәнен белергә кирәк. Аны динсез кеше дип әйтеп булмый. Ул мәдрәсәдә укыган, Мотыйгулла хәзрәттән дини гыйлем алган. Аның «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» дигән исем белән дөнья күргән мәдрәсә, андагы кайбер хәзрәтләрдән көлеп язган шигырьләре дә бар. Арабызда дин күтәрелгәч, без бөтен имамнарның да фәрештә түгел икәнен, дәрәҗәләре төрлечә булуын белә, аңлый башладык һәм Тукай шигырьләренең дә асылына төшендек. Ул беркайчан да динне сүкмәгән, мәсхәрәләмәгән, фәкать диндә дөрес юлдан бармаган имамнарны тәнкыйтьләгән. «…Күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсәдә», — дип язган. Бу сүзләр бүген дә актуаль. Уку йортларын күз алдына китерик.
 
Тукай шигырендә:
«Булган, пешкән,
Уңган шәкерт
Меңнән бердән
Сирәк бездә», — ди.
 
Бүген дә мең студент арасында белем һәм фән белән тырышып укучы, гыйлемгә таянырга теләгән бер студент бар микән? Гыйлемгә ихласлык бетте, омтылыш югадцы. Егет-кызлар югары белем, диплом кирәк дип укый. Хәтта дини уку йортларында да ихласлык кимеде. Куп вакытта анда башка уку йортларына уза алмаган шәкертләр керә. Араларында бушка вакыт уздыручылар да җитәрлек. Дини уку йортларын тәмамлаганнан соң кая урнашалар, кем булалар, барысы да иман юлыннан китәләрме, гади мәчетләрдә эшлиселәре киләме — бу сораулар караңгы. Шуңа да Тукайның мәдрәсә турындагы шигырен диннән кәлу дип түгел, мәдрәсәне тәнкыйтьләү итеп кабул итәргә кирәк.
 
Тукайның шигырьләрендә мәдрәсә генә түгел, дин, дога кылу, фәрештә, иблис, шайтан кебек тәшенчәләр дә еш очрый. Әйтик, «Дин вә гавам», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» кебек шигырьләрен белмәгән кеше юктыр. Тукай шигъри юллар белән «Кадер» дигән сүрәнең тәфсирен яза. Бу — Коръәнгә беренче шигъри тәфсир була. Тукайның Шиһабетдин Мәрҗани турында язган «Шиһаб хәзрәт» дигән шигыре турында да онытырга ярамый. Шиһаб хәзрәт дип ул аны зурлый, бәекли. Чәнки Шиһабетдин Мәрҗанинең үз фикере, тирән гыйлеме, дәньяви фәннәрдән дә белеме булган. Тукайны дини кеше дип әйтмим, ә дингә каршы килмәвен ассызыклыйсым килә. Аның ураза вакытында күрсәтеп чәй эчеп утыруыннан тыш, башка гәнаһлы эшләре хакында да сүз йөри, төрле фикерләр бар. Ә кемнең бүген гөнаһы юк? Һәрберебезне алып селкесәк, тау кадәр ярамаган эш-гамәлләре килеп чыгачак. Кешенең гөнаһларыннан көлгәнче, үзебезне тәнкыйтьли белсәк иде. Күпме безнең арада фетнә, гайбәт сөйләү, яла ягу, бер-беребезне мәсхәрәләү. Пәйгамбәребез Мәхәммәд (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Һәр адәм баласы хаталы, гөнаһлы. Ә иң хәерле хаталы булганнар — тәүбә итүчеләр», — ди. Тукайның Коръән турындагы шигырьләрен искә төшерсәк бик урынлы булыр иде. Аның Коръән укуына «Туган авыл» шигыре — ачык мисал. Сөекле шагыйребез:
 
«Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган.
Шунда белдем Расүлебез Мөхәммәдие,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган»
 
Тукайны бертуктаусыз сөйлиләр, зурлыйлар, музейлары ачылды, һәйкәлләр куелды. Үлгән кешенең яхшы ягын сөйләргә кирәк. Ислам динендә начар ягын сөйләү хәерле гамәл түгел. Тукайның да хәерле ягын сөйләү зарур. Аның ялгышлары, гөнаһлары турында белсәк, алардан гыйбрәт алыйк. Коръәни Кәримдәге бер аятьтә: «Үткән чор белән хәзерге заман икесе дә икешәр гөнаһ кыла», — диелә. Үткән чор Аллаһы Тәгаләдән тайпылган булса, үзләре хәерсез гамәл кылалар, ягъни хакыйкатьтән читләшкәннәр һәм киләчәк буынга хәерсез үрнәк күрсәтеп кадцыралар. Яңа буын Аллаһ юлыннан тайпылса, шулай ук гөнаһ кыла. Үткән чордан дәрес, гыйбрәт алмаулары өчен дә Аллаһы Тәгалә аларны гөнаһлы итә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Бәкара» сүрәсендә ике мәртәбә: «Үткән чор, аның халыклары яшәп киткәннәр. Сезнең чор хәзер бара. Алар — үзләре, сез үзегез өчен җавап бирәсез. Сездән алар өчен сорамаслар», — ди.
 
Шигырьләр
 
Ана догасы
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.
Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.
Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?
 
Уйку — йокы.
Яд итү — исенә төшерү.
Булсайде — булса  иде.
 
Кыйтга
Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
 
Кыйтга — өзек, кисәк, өлеш.
 
Кадер кич
(Сурәи кадердән)
Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.
Сафланыр ул, пакьләнер,— бик зур ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.
Шул капугъдан күндерермез тәңремезгә без теләк,—
Бер кадер кич тәңре каршында мең айдан изгерәк.
Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух;
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ.
Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын.
Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр,
Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр.
Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям;
Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!»
 
Капугъ — ишек, капка.
Әрвах вә рух — үлгән кешеләрнең җаннары.
Мәлаик — фәрештәләр.
Гарше-көрси — күктәге тәхет.
Кәлям — сүз.
 
Мигъраҗ
Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап:
Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер пырак.
Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: «Иа рәсүл,
Хак тәгалә хәзрәте тәгъйинләде бу кич вөсул.
Мөнтәзыйрләр, ля мәкяннәр, бар мәляикләр сиңа,
Гарше әгъля килде, атлансаң, аягың астына».
Садрулды шул вакытта хактан әмер: көн фәякүн!
Шундый изге йөк белән гаршулды күкләргә рәуан!
Дөньяда һәр нәрсә дә үз аелына бер әйләнә:
Ашты кодрәтлә сәмавәткә бу кич Коръән янә.
Бәхре вәхдәт асты-өсткә килде шунда, кайнады,
Бетте, мәхү улды зәмин, һәм дә замана калмады.
Калмады сурәт, бары тәбдил ителде мәгънәгә;
Әүрелеп мәгънәгә, дөнья сәҗдә кыйлды мәүлягә.
Күрде алланы пәйгамбәр, сәҗдә кыйлды, баш иде;
Ушбу җир булды бөтен мәсҗедләрен. дә мәсжеде.
Булды саф-саф, кыйлдылар сәҗдә мәляикләр бары;
Җәмгулып һәрбер нәби, Муса вә Гайса җаннары.
Булды заһир, белмәделәр җир йөзе мөнкирләре:
Монда габдият, гыйбадәтнең илаһи серләре.
Үтмәде керпек кагып та күз ачып йомган заман,
Мәккәгә иңде, фирашы җып-җылы ирде һаман.
Нә саташмак, нә гөман бу, нә хыял, нә төш иде,—
Бер илаһи вакыйга, могъҗиз вә серле эш иде.
 
Мигъраҗ — дини мәгънәдә: күккә ашу.
Пырак — җәннәттә фантастик ат.
Бәшарәт әйләде — шатлыклы хәбәр китерде.
Тәгъйинләде… вөсул — күрешү… билгеләде.
Мөнтәзыйр — көтеп торучы, өметләнүче, күзәтүче.
Ля мәкян — урыны билгеле булмаган.
Мәляикләр — фәрештәләр.
Гарше әгъля — күкнең иң югары катлавы.
Садрулды (садир улды) — барлыкка килде.
Көн фәякүн — бул дию белән үк булу.
Гаршулды күкләргә рәуан (гареш күкләргә рәван улды) — күкләргә күтәрелде.
Сәмавәт — күк.
Бәхре вәхдәт — берлек диңгезе (дөньяның бөтенлеге, бердәмлеге таркалу күз алдында тотыла).
Мәхү улды зәмин — җир бетте.
Тәбдил ителү — алмашыну.
Сәҗдә кыйлды мәүлягә — аллага баш иде.
Җәмгулып (щәмгъ улып) һәрбер нәби — барлык пәйгамбәрләр җыелып.
Булды, заһир — барлыкка килде.
Мөнкир — ышанмаучы, танымаучы.
Габдият — табыну.
Фираш — урын, ятак.
Гөман — уйга килү.
 
И туган Тел 
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкәмне, ходам!
 
Рамазан гаетендә иблиснең шәйтаннарына хитабы
Инде динне ташлыйлар,
Уразада ашыйлар;
Оялмыйча Алладан,
Ничек гает ясыйлар?..
Барсы качып ашады,
«Көндез сәхәр» ясады;
Тәкъва, суфи байларның
Чиктән узды фәсады.
Без, шәйтаннар, богауда
Гомер иттек бу айда.
Кодрәт бавын өзәргә
Без шәйтанда көч кайда?!
Без тик тордык богауда.
Ник аздылар бу айда?
Гөнаһ эшне юк файда
Инде безгә сылтауда.
«Шәйтан аздырган» имеш!
«Юлдан яздырган» имеш!
Кире татар, иң элек
Вөҗданың берлән килеш!
 
Хитаб — эндәшү, мөрәҗәгать.
Фәсад — бозыклык.
 
Таян Аллага
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага!
Йа ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!
Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең:
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!
Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага!
 
Гаршенә — югарыга, куккә.
 
Тәләһһеф
Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч;
Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.
Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап;
Җан сатабыз әллә нинди вак «тиеннәргә» карап.
Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк?!
 
Тәләһһеф — кайгыру, хәсрәтләнү.
Мәлганәт — түбәнлек, явызлык.
 
Туган авыл
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
 
Шагыйрь
Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем   чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, —
Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.
Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз,
Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый.
Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә:
«Без китәбез, сез каласыз!» —дип җырлармын,
Җәсадемне туфрак берлә күмгәндә дә.
 
Җәсадемне — төнемне, гәүдәмне.
 
Шиһаб хәзрәт
Һәрбер имам бездә койрык булган чакта,
Койрык сүзе безгә бойрык булган чакта,
— Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул, — дип,
Җаһил мулла әмер бойрып торган чакта, —
Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
Ул итсә дә хәдис, аятьне күп нәкыль,
Булып бетми аның гакълы нәкыльгә кол;
Инсан дигән шәрәфле бер мәхлукта ул
Бар дип белә хаким гакыл вә хөр гакыл.
Дәлил итә «Тәзәккәрү!» аятьләрен,
Раушан итә шул аятьнең һәр якларын;
«Тәфәккәрү!» аятьләрен таяк итә
Тик белгүче муллаларга тамакларын.
Аңлангачтын Коръәндәге бик күп серләр,
Үз-үзеңнән агаралар дини керләр;
Бу эшләргә Шиһаб хәзрәт сәбәп диеп,
Даһи кулын үбә башлый күп мөнкирләр.
— Кемнән алдык дин фикрендә истикълялне?
Кем ташытты ушбу бәхет, бу икъбальне?
Ничек өздек «уйлауда да» коллык җебен? —
«Хәзрәт»тән ул безгә мирас булып калды.
Чыкты, әлбәт, бу даһигә сәфил дошман;
Чыккан дошман мәгълүб булып чыкты эштән.
Олугълыкта, өстенлектә Шиһаб хәзрәт
Этләр буе җиталмаслык җиргә кичкән.
Бер җан белән тиздән милләт итә бәйрәм,
Шәрафәтләп, туган көнне бу мөхтәрәм;
Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне
Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!
 
Имам — дин башлыгы.
Сәләф — борынгы галимнәр,
Җаһил — надан.
Гыйрфан — аң-белем.
Итсә нәкыль — дәлил итеп алса да.
Гакълы нәкыльгә — акылы бүтәннәр сүзенә.
Хаким — хөкем чыгаручы.
«Тәзәккәрү!» — «Искә алыгыз!»
Раушан итә — яктырта.
«Тәфәккәрү!» — «Уйлагыз!»
Мөнкир — каршы кеше.
Истикълял — бәйсезлек.
Икъбаль — якты киләчәк.
Сәфил — түбән, әшәке.
Мәгълүб булу — җиңелү.
Шәрафәтләү — олылау, дан-хөрмәткә күмү.
Җисме — гәүдәсе.
Мәхшәр — кыямәт, заман ахыры.
 
Милли моңнар
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, —
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.
Хәйран булып җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын;
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.
Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, диде, Әллүки!»
«Зиләйлүк» көенә (Г. Тукай искәрмәсе).
 
Иһтида
1
Әгәр булса «сөю» ләфзы кочаклау куллар арганчы,
Үбү булса әгәр чут-чут, ирен һәм бит кабарганчы,_
Гомер дә сөйгәнем юк һәм сөям дип әйтмәмен һич тә;
Сөюнең мәгънәсе, минчә, бигүк гали, бигүк нечкә.
Кешеләрчә сөюне белмәдем, хис итмәдем асла;
Сөю идеалдыр ул, ягъни, гарәпчә: максады әкъса.
Табындым, сәҗдә кыйлдым мин сөйгән җанашның алдында,
Өмид иттем вә куркътым да, кызардым һәм оялдым да.
Миңа ул бер вә бар, көчле вә һәйбәтле санәм булды;
Аңар хәмдем, салатымны ирештергән каләм булды.
Мәхәббәттән эреп шәмдәй үзем, күңлемдәге гөлләр
Янып җиргә сыгылдылар, һавага очтылар көлләр.
2
Гарәп халкы кабул итмәстән әүвәл дине исламны,
Илаһ урнында тотканнар агач, таш, төрле әснамны.
Бераздан сон килеп хак дин, тәмам батыйль булып ялган,
Гарәпләрнең күзеннән дине ислам пәрдәне алган.
Алар бар үткән эшләргә пәйгамбәрдән оялганнар:
«Ничек соң без табындык потка?» — дип хәйранга калганнар.
3
Килеп чыкты хәзер фикрем кояшы золмәт артыннан,
Түгел инде вакытлы, мәгънәсе юк хискә мин корбан.
Шөкер булсын, хәзер алдымда бер нурлы хәят инде,
Теге мәзкүр пот алдында табынганнан оят инде.
Җиңел уй, йөз кызарткыч төрле хисләр, сезгә мең ләгънәт!
Яшә, тугъры караш, төпле гакыл, меңнәр яшә, хезмәт!
 
Иһтида — туры юлга керү.
Ләфзы — сүзе.
Асла— нигездә, асылында.
Гали — бөек.
Максады әкъса — иң югары максат.
Һәйбәтле санәм — көчле, гайрәтле санәм (санәм, пот — мәҗүсилек динендәге кешеләрнең алласы, табына торган сыннары).
Хәмдем, салатымны — мактавым, догамны.
Әснам — потлар, сыннар.
Батыйль булу — юкка чыгу.
Золмәт — караңгылык.
Хәят — тереклек, яшәү, тормыш.
Мәзкүр — телгә алынган.
 
Бәйрәм вә сабыйлык вакыты
Сабый вактын сагынмакта һәр шагыйрь дә,
Ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә;
Бәйрәм җитсә, минем дә исемә төшә;
Уйнамакчы булам сыйбьян берлән бергә.
Төшә искә гарәфә кич яткан чагым,
Уйлап: «Кайчан таң?» — дип, ул атмаган таңым;
Тәти читек, тәти күлмәк-ыштаннарны
Баш астыма өеп куеп яткан чагым;
Таң алдыннан яңлыш йоклап киткән чагым,
Төшемдә дә нурлы бәйрәм көткән чагым;
Әнкәемнең тавышлары колагымда:
«Гает җитте, тор, аппагым! тор, аппагым!»
Таң аткачдин урам буе чапкан чагым,
Мәгьсуманә ләззәт, хозур тапкан чагым;
Корбан ите, төрле тәмле аш өстенә,
Гает укып, көлә-көлә кайткан чагым. —
Уйласаң ул якты көнне, килә күз яшь,
Хозур ла соң! инсан өчен бу хәл, бу яшь!
Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага,
Әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш!
Тәңре! чигерче яшемне, синнән сорыйм;
Теләгемне синнән сормый, кемнән сорыйм;
Бәйрәм көнне генә сабый булып торыйм,
Рәхәтләнеп, сикреп, көлеп, уйнап йөрим!
 
Сыйбьян — балалар.
Мәгъсуманә — гөнаһсыз, пакь килеш.
Хозур — күңеллелек.
Инсан — кеше.
 
Бала оҗмахта
Мин хәзер оҗмах түрендә — бер матур хур иркәли;
Мин җуанмыймын, җылыймын, син түгелсең, дим, әни!
Ай төсендә нурлы Гыйльманнар миңа ташлый тәти,
Егълыймын, алмыйм аларны, сез түгелсез, дим, әти!
 
Сөй гомерне…»
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.
 
Әрбиятел әтфаль»гә
(Бер мөселман баласы теленнән)
Синең югалуың күңелемә тау кадәр кайгы салды;
Кайда син? — бир хәбәр: кайгырам, и шәфкатьле атам!
Мин бер сабый баламын, акылсыз диванамын;
Аерылышканнан бирле мин мин түгел, химаячесез калдым.
Бәхет һәм якты киләчәгемне теләп юлга чыккан идем,
Кем һөҗүм итте, атам, — кайда ул җинаятьче?
Пакь затың кайда? Дәрьядамы, сахрадамы?
Кайда син, аһ, кайда син: дөньядамы, ахирәттәме?
Мин ышанам ки: Ходай сине җинаятьчеләргә бирмәс –
Дин саклаучыларга «Куркыныч юк…» дигән вәгъдәсе бар.
Теләкләрегезне әйтү өчен «Тур» тавына киттегезме сез?
Яки чит-ят дөньяга яшерендегезме сез?
Әллә юкса хәзрәте Гайсә янына аштыгызмы? —
Мин бәхетсез бала ки, малсыз һәм яклаучысыз калдым.
Халкыбыздан зарлану өчен Тәңрегә киттегезме? —
Дип: «И Яратучы! Халкың фарызыңны үтәми —
Балаларын тәрбия итмиләр.
Ни эшлим, халкым баштан ук дошман һәр нәрсәгә,
Һәр эшкә (изге эшкә) «еланнан да явызрак!» — дип.
Әмрең белән авылда да, шәһәрдә дә өндәдем:
Яшертен дә, ачыктан-ачык та, — тәэсир итмәде.
Максатым — бу милләт балаларын нурландыру иде,
Ачып аларга җәннәт йозакларын».
Син идең мәңгелек ләззәт бирүче җаныма,—
Тудыручым исә тамагымны туйдыручы гына иде.
Аһ, ата! Синнән башка мин дөньяда кешемени?
Дөньяга мәгълүмдер: мин ишәк улы ишәк инде.
Барлык мөселман балаларын бәхетле саный идем:
Үземне, балаларымны, балаларымның балаларын.
Аһ, кем! Ата-бабаларыбыз сакаллы сабыйлар икән,
Аларны кеше дип исәпләү ялган һәм яла икән.
 
Коръән укысам
Нечкәрә күңелем Коръән алып укысам,
Җаным киңәя.
Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм,
Рухым ләззәтләнә, кинәнә.
Китә күңелем тулган тау-тау кайгы,
Шәркзыйлләләрдән пакьләнәм,
Тәңремдән көтәм чиксез рәхмәт,
Әллә нәрсәдән сакланам.
Белмим, чынлап сорыйм: бу эшләрем
Якынлыкмы минем Аллага.
Мохтасар түгел, фәтва сорыйм,
Закятләрем дә юк, алдамам.
Җыелган да яшем, күзгә тула,
Шәһадәт сүрәсе шаукыма.
Тәүкыйнадан сикереп «Аллаһу әкбәр!» —
Дигән таушым чыга фәукыма.
Һәр айәтдән көтәм әллә ниләр,
Күп өмилдәремнең ачкычын.
Күңел көзгеләре ялтрый да,
Эзлим мин бәхетләр баскычын.
 
Алла яратсын өчен
Без дә бер кешедәй дус булыйк,
Алла яратсын өчен;
Эрелек, төче теллелекне ташлыйк,
Алла яратсын өчен.
Милләтнең күңелен аңа юнәлтик,
Алла яратсын өчен;
Иске чир, түбәнлек юк булсын,
Алла яратсын өчен.
Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр,
Алла яратсын өчен;
Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен
гадәткә, Алла яратсын өчен.
Болай итеп наданлык безне измәсен,
Алла яратсын өчен;
Чарасын яз яки телдән сөйлә,
Алла яратсын өчен.
Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын,
Алла яратсын өчен;
Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә,
Алла яратсын өчен.
Дуслык булмау сәбәпле милләт
шушы хәлгә килде,
Гыйбрәт ал, и Мөхәммәд өммәте!
Алла яратсын өчен.
Без дә кеше ич, итик гайрәт,
Алла яратсын өчен;
Бу дөньяны хәйран калдырыйк,
Алла яратсын өчен.
Милләтне күтәрергә ашыга һәм ашкына;
Китмәсен күңелем очып, бастырып
куй таш кына.
Тиеш булды безгә билне буу,
Алла яратсын өчен;
Мәгърифәт, һөнәр туамы? — барда
Алла яратсын өчен.
Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк,
Алла яратсын өчен;
Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик,
Алла яратсын өчен
 
Китап
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, —
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;
Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәткүче йолдызым;
Сөйми  башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем;
Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмид берлән карый башлыйм булачакк
 
Васыятем
Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә.
 
Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтеңез:
Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә.
 
Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:
Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!
 
Нәфсе мотмәиннәм — тынычлык тапкан күңелем.
Әһле тәкфир — кяфер, динсез дип әйтүчеләр.
Нә рәсмә — ничек.
Садремә — күкрәгемә (күңелемә).
 
Ана илә бала
—    Җавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә,
Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:
Ничек булган, ничек үскән хисапсыз дәү бу урманнар?
Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?
Вә һәртөрле үсемлекләр бизәнгән чәчәкләр берлә,
Вә төрле күбәләкләр дә күңел ачкан алар берлә.
Агар су, татлы, салкын, саф гаҗәиб чишмәләр, күлләр,
Куаклыкларда сайрар сандугачлар һәм дә былбыллар.
Суда йөзгән балыклар һәм үсеп торган бу зур таулар,
Чебен, черки вә ерткычлар, кәҗә, ат, барча җанварлар?
—    Яраткан, әйләгән мәүҗүд боларның барчасын Тәңрең,
Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем
 
Дустларга бер сүз
Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим,
«Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим;
Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим, —
Җебем — кара, инәм каләм булсын имди.
*
И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк,
Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк.
Мәдәният мәйданында урын алыйк,—
Егъла-тора алга таба атлыйк имди.
*
Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк,
Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк;
Диңгез якасында торып, без сусамыйк,—
Хөрриятнең диңгезләре ташый имди.
*
Чиновниклар безнең канны бик күп имде,
Имәлмәсләр, җитәр инде, җитәр инде!
Мәзлумнәргә якты, нурлы көннәр килде,—
 
Кичке азан
1
Кичке азан!
Кичке азан!
Моңнар, уйлар
Килә аннан;
Төшә искә
Иске заман,
Хөлусән мөс-
тәмәгъ азан.
Фи бәдьиһи
Вә бәгъдә азан.
Күңелне тет–
рәтә, кәән–
нәһү тәсби–
хе рәгъд — азан.
Беләмсез ни диер азан:
– Китте Касим*,
Китте Казан,
Бетте татар.
Кырылды хан,
Бохар, Хуканд
Һәм Әстерхан.
   2
Ханнарга и-
реште хизан,
җылый-җылый
Бирделәр җан:
Сөембикә
дә Чыңгыз хан;
Нә дәүләт кал-
ды да, нә шан!
Һич калмады
Шаннан нишан,
Калды дингә
Дошман ишан!
   3
Аһ, ник соң без
Булдык вәйран? —
Бөтен дөнья
Калды хәйран.
Гаҗиб, нидән
Бу ханәман
Кисәктән әй-
ләде тайран?!
4
Юк шул безләр-
дә берләшмәк;
Юк бергә-бер-
гә гөрләшмәк,
Бер җан, бер тән
Булып, һәр неч-
кә серне бер-
гә серләшмәк.
Үтте бездән
Инде дөнья,
Җан бирәбез
Галәлгомъя.
Дөнья! Актык
Сүзне тыңла:
Бәхил бул без-
дән, и дөнья!
5
Сау бул, дөнья!
Инде беттек;
Бетәргә сүз-
не беркеттек;
Вактында җир-
не селкеттек,
Инде беттек,
Инде беттек!
 
*Оригиналда шәһәрнең исеме русчалатып йомшак «к» («кяф») белән бирелә; сүз Касыйм каласы хакында.
Хөлусән мөстәмигъ — ихлас белән тыңланган.
Фи бәдьиһи вә бәгъдә — башлангычында һәм дәвамында.
Кәәннәһү тәсбихе рәгъд (рәгыд) — бер-бер артлы күк күкрәгәндәй.
Хизан — кайгы.
Нишан — билгеле, эз.
Гаҗиб — искитәрлек.
Ханәман — ханәдан, династия.
Әйләде тайран — тузан кебек күккә очты.
Галәлгомъя — күз йомып, сукырлык белән
 
«Тугъды, көн тугар кеби…»
Туды, көн туган кебек, бер игелек иясе бай;
Мактатырга мәҗбүр итте, ихтыярсыздан бугай.
Исме аның Вәлиулла, димәк, ул – изге кеше;
Мөхәммәт динен яклаучы, пәйгамбәрләр сөюче.
Бизәде мәдрәсәне ул асылташ кебек итеп;
Гүзәллеге оҗмахны искә төшерерлек итеп.
Мәктәп ашханәсен, юыну бүлмәсен яңартты;
Тырышлыгы белән кыен эшкә чарасын тапты.
Килде дә ямьсез, килбәтсез урыннарны төзәтте.
Тау кисәр эшлекле ул — тотынса, дөнья төзәтер.
Мәхдүм өчен дә бер бүлмәне гүя җәннәт итте.
Мәхдүм дә аны үзенә тору урыны итте.
Моннан элек барсы да иске иде.
Мәдрәсә күңле белән әйтә иде;
Диде: «Соң ник мине сез бакмыйсыз?
Ник карамыйсыз да ник чистартмыйсыз?»
Елый иде: «Хуҗам-бай үлдеме? — дип.—
Әллә ул шартладымы, бөлдеме?» — дип.
Әйтә иде: «Мортаза бай! Мортаза бай!
Син нигә бигрәк саран булдың болай?
Нигә салдың син мине — карамагач,
Үз малың үз файдаңа ярамагач.
Мортаза бай! Син төзәтмәссең бугай —
Мин телимен Алладан икенче бай».
Күп тә үтмәде — теләк кабул булды,
Кабат ялваруга урын калмады:
Чыкты аңсыздан Хәмидуллин Вәли,
Нишләгәнен санап чыктым бит әле!
Ул илаһи осталыкка ия икән,
Тумыштан ук игелекле кеше икән.
Алла мондыйларның санын арттырсын,
Әйдә, яңа гасыр бәхетле булсын!
 
Табдул — табды (тапты) ул.
Затмыш — зат имеш.
Кәмаһи — кәма һүә.
 
Нәсихәт
Ихтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкаңа,
Каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама.
Син кеби һәм ул теләнчеләр дә — алланың колы;
Кул суза, мискин! — бәхетсезлек вә ачлык аркылы.
Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны;
Ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.
Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә:
Син бүген бай, бәлки шәйтаннан да ярлы иртәгә!
Булса — бир, булмас исә, җайлап сөйлә булмаслыгын,—
Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр-Ильяслыгын! *
 
Катиле нәфескә
Котылмакчы булып татсыз хәяттан,
Гомергә җан авырттыргыч газаптан,
Гакыл бу дип, үзеңнүзең үтердең,
Тынычлык эзләдең дә гүргә кердең.
Вәләкин, и карендәш, алданасың,
Үзеңне мәңгелек утка саласың.
Синең тик сурәтең китте җиһаннан,
Һаман да калды рухың яки мәгънәң.
Синең бар дөньяда күргән газабың,
Гөман юктыр, бозык булганга җаның.
Әгәр рухыңны ислах итми үлсәң,
Барыбер син газапта, яхшы белсәң!
Кирәк черсен, кирәк торсын — ни ул тән?
Чыдамсыз бер кием ул җанны өрткән!
Әгәр син катле нәфситмичә торсаң,
Җаныңны изгелек берлән тутырсаң,
Ачар ирде ходай бәхтеңне шаять,
Ашыктың, эшләдең бик зур җинаять!
Газап китми кабердә тән черүдән:
Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән!
 
Катиле нәфескә — үзен үзе үтерүчегә.
Хәят — тормыш, яшәү.
Үзеңнүзең — үзеңне үзең.
Гөман юктыр — шик юк.
Ислах итми — төзәтмичә.

Катле нәфситмичә (катле нәфес итмичә) — үзеңне үзең үтермичә.
 
Язма Рамил хәзрәт Юнысның "Дин тормышны җиңеләйтә" китабыннан
Шигырләр islam-kiner.com сайтыннан алынды
© 2017 Frontier Theme