Татар халкында йолалар 7, 40 ашлар уздыру

Традицияләребезне танырга теләмәүчеләргә аптырыйм. Әнә соңгы вакытта өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрү гадәте 1789 елда чиркәү әһелләреннән кергән дип сөйли башладылар. 

Чиркәү әһелләреннән кер­гән тәртип түгел бу. Әби-ба­баларыбыз христианнарга ох­шамас өчен бөтенесен эшлә­гән. Әгәр аны христианнар тагарга теләсә, аны берничек тә кабул итмәсләр иде. Әйтик, озын сакал йөртү – сөннәт. Әмма, кайсы кавемгә охшарга теләсәң, шул кавем белән кубарылырсың, дигән хәдис бар. Бабаларыбыз урыска, попларга охшамас өчен күркәм генә сакал йөрткән. Казакъ, кыргыз, төрекмәнне дә сакалыннан танып була, һәркайсы үзенчә йөртә. Югыйсә, башларына кепка кияләр дә, озын сакал үстерәләр: мөселманмы, христианмы – аңламассың?! 

Әбиләребез дә монашкаларга охшамас өчен озын кара күлмәк кимәгән. Киресенчә, аксыл, якты төсләргә өстенлек биргән. Яулыкны да татарча булсын, аерылып торсын дип җәеп бәйләгәннәр. Алар үзен­чә­лекне шулай саклаган. Төймәне дә тәре ясап, аркылы-торкылы түгел, тишектән тишеккә такканнар. Тастымалны, уртада тәре була дип, дүрткә бөкләми­чә таслап бөклиләр иде. Төеннең дә очлары бау буйлап китә, урысларныкы исә аркылы, тырпаеп тора. Хәтта урыска охшыйбыз дип әби-бабала­рыбыз тозлы кыяр, кәбестә ашамаган, гөмбә җыймаган. Шул ук вакытта урысларга охшап өче­сен, җидесен, кырыгын үткә­рәләр дип әйтү дөрес түгел. Әнә язучыбыз Нурихан Фәттах, төрки халыклар борынгы заманнарда, кеше үлгәч, кабер янына барып корбан чалганнар, дип яза. Ислам кабул иткәнче булган бу. Христианнарда поминкалар – борынгы йоладан күчкән бәй­рәм генә. Аларның динендә дә юк ул. Хәзер дә кайбер халыкларда кеше үлгәч, кабер янында корбан чалына. Кабер янында корбан чалу, ашап утыру килешми. Әмма сәдака бирү мөм­кин. Мөмкинлегең бар икән, мох­таҗларга, мес­кеннәргә бер сарыгыңны сәдака итеп бир. Менә шуннан гүр сәдакасы килеп чыккан. Ул мәҗбүри түгел. Сәдака бирүдә гөнаһ юк. Әмма шуның белән кабер янында корбан чалуны туктатканнар. 

Өчесе, җидесе, кырыгы дип борынгы заманда кабер янында корбан чалып, аш үткәрә торган булганнар. Моны хәзрәтләребез өйдә вәгазь сөйли торган Коръән мәҗлесенә әйләндер­гән. Без христианнар арасында яшибез. Әгәр без – имамнар ислам динендә өчесе, җидесе, кырыгы, елын уздыру юк дип, чакырган җиргә бармыйча, вәгазь сөйләүдән туктыйбыз икән, халык моңа карап тукталмаячак. Ә менә башкаларга иярүләре бар. Шулай бервакыт аракы эчеп утырганнарын күрдем. Нишлисез, дип сорагач, Нурулланың җидесен билгеләп үтәбез, ди­деләр. Бүген халкыбызның 90 проценты диннән ерак әле. Без тыйсак, ул көннәрнең эчү мәҗ­лесенә әйләнүе бар. Әнә Зыя Камали: “Безнең халык бәйрәм итәргә ярата. Әгәр без бәйрәм­нән йөз чөерсәк, ул аны үзенчә, мәҗүсиләрчә үткәрәчәк”, – дип язган. Шуңа күрә имам Әбү Хәнифә мәзһәбендә, горефне бетерә алмасагыз, көрәшмәгез, ә дингә яраклаштырыгыз, дигән нәсыйхәт бар. Коръәндә, “Мүҗә­дәлә” сүрәсендә моның дәлиле дә китерелә. Пәйгамбәребез янына бер хатын килеп, ирем мине гореф буенча аерды, дип дәгъва белдерә. Талагың дөрес түгел, дип әйт әле, дип сорый. Миңа бу гореф хәрәм дигән аятьнең иңгәне юк, шуңа күрә иреңнең талагы дөрес, дип җавап бирә пәйгамбәребез. Шуңа да инде Әбү Хәнифә мәзһәбендә гореф диннең бер өлеше булып тора. 

Әнә Шиһабетдин Мәрҗани дә: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф”, – дигән. Милли үзенчәлек­не саклап, без милләтебезне сак­лыйбыз. 

Кайбер кешеләр, имам Әбү Хәнифә өчесен, җидесен үткә­рүне кабахәт бидгать дип әйт­кән, диләр. Имам ул сүзне әйтә алмаган. Чөнки аның заманында мондый эшләр булмаган. Билгеле, берәр имам, өчесен, җидесен үткәрегез, шул кеше­ләрне чакырыгыз дип куша икән, бу инде – гөнаһ. Мәҗбүри эш түгел бу. Кешенең үткәрәсе килә икән, үткәрсен. “Каядыр чакыралар икән, анда барып кешене вәгазьләү – ганимәт, Аллаһы Тәгаләнең бүләге”, – дип әйткән пәй­гамбәребез. 

Әнә Танзания мөселманна­рында шундый гадәт бар. Ни­чәдер елдан соң кабердән мә­етне казып алып, сөякләрен юалар да кире салалар. Бу – алардагы гадәт. Ярый, өчесен, җи­десен билгеләп үтүне тыйдык, ди, аңа карап урамда йөри торган кешеләр мәчеткә йөрми бит. Менә фаҗигаләр була, ке­шеләр үлә. Кабер янына килеп, чәчәк, шәм куялар. Әгәр без балаларыбызны дога кылудан, мәҗлесләр үткәрүдән туктатсак, алар телевизордан күреп, зиратка барып, каберләргә чә­чәк, алма, печенье куя башлаячак. Алма, венок куюлары яхшымы, Коръән укып дога кылдырулары яхшымы? Нинди мо­хиттә яшәвебезне истә тотарга кирәк.

Билгеле, әҗәткә кереп мәҗ­лесләр үткәрмәскә кирәк. Кемдер бурычка кереп, гаиләсенә авырлык китереп үткәрә икән, әлбәттә, бу – хәрәм. 

Җәлил хәзрәт Фазлыев,

ТР Диния   нәзарәтенең баш казые.

 vatantat.ru

Читайте также

Иң зур бүләк - һидәят.
Кешегә Аллаһ тарафыннан бу дөньяда ук бирелгән иң зур бүләк - һидәят. Иманлы һәм һидәятле булуыбыз белән без Раббыбызга чиксез шөкерләр кылы...
Намазга басарга ни комачаулый?
Без искиткеч зур тизлек заманында яшибез. Өебездән чыкмыйча, компьютер каршында  утырып, дөньяның теләсә-кайсы кыйтгасында булып узган вакый...
Бала хакы
“Ханнан бала олы, баладан ана олы” дигән мәкальнең каян килеп чыкканын беләсезме? Элек заманнарда бер солтан, киек җанвар аулап, сараена кай...
"Чыгарылыш сыйныф укучыларына нәсыйхәт..." Җәлил хәзрәт Фазлыев
Хөрмәтле укучылар, хөрмәтле укытучылар, газиз дин кардәшләрем, әссәламү галәйкем үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ. Менә бүген сез мәктәпне тә...
Коръән вә сөннәт
Изге Китабыбызны ачып җибәрүче Фатиха сүрәсендәге “галәмин” сүзе дөньялар дигәнне белдерә. Ә нинди дөньялар турында сүз бара соң? Кайбер гал...
Кабер газабы
Адәм баласы, ничек кенә бәхетле, сау-сәламәт, матур гомер итмәсен, бу яшәүнең азагы бар. Чөнки Аллаһ Сөбеханә вә Тәгалә галәмнәрне төзегәндә...
Исламда хатын-кыз
8 нче март алдыннан барыбызга да таныш күренеш: бар халык дөнья куптарып бәйрәм итәргә әзерләнә, ир-егетләр әнисенә, апасына, хатынына, ярат...
Хәләл яшәү
Муса галәйһиссәләм бәни Исраил кавеменә әйтте, атнага бер көн барча эшләрегезне ташлап, фәкать Аллаһка гыйбадәт кылып яшәгез. Дөнья мәшәк...
Шәригатьнең биш максаты
Шәригать сүзе юл, юнәлеш, яшәү рәвеше дигән мәгънәне аңлата. Ул - инсаннарның сәгадәт юлы, аларны дөнья вә Ахирәттә Раббыларына якы­н...
Мөэминнәрнең сыйфатлары
Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: өч төрле кеше Аллаһның кунагы булыр. Беренчесе - өеннән Хаҗ нияте белән чыгучы, ике...
Тәүбә
Расүлебез (с.г.в.) әйтә: һәр адәм баласы гөнаһ­лы, хаталы, әмма хата кылган кешенең иң хәерлесе - тәүбә иткәне. Дөньялыктагы һәр адымны, һәр...
Намаз - сәламәтлек чыганагы
Тәүлеккә биш вакыт намаз укучы кеше Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәседер. Ул теге дөньяда да, бусында да бик нык аерылып торыр. Аның күңеле...
Исламда терроризм юк
Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәсаләәтү вәсәләәмү галә расулинәә Мүхәмм...
Җомга көненең фазыйләте
Көннәрнең иң бөеге  – Җомга көне. Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г) шулай ди: «Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга кө...
Рәҗәб ае турында. Ни өчен бу ай изге айларның берсе санала
Рэжэб - Ислам динендэ булган дурт изге айнын берсе. Бу айда Рагаиб кичэсе - пэйгамбэребезнен эти-энисе никахлашкан-кавышкан коннэр, бэйрэм к...
Нәрсә ул бәхет
Аллаһ Раббыбыз Җирне һәм күкләрне, алар арасында булган барча мәхлукатны нинди гүзәл итеп яралткан. Бу гүзәллек эчендә иң камил итеп адәм ба...
Көнчелек хакында
Ислам диненең төп максаты – кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә безгә шәригать кануннарын иңдергән. Әгәр без шушы ...
Аллаһ разый булсын дисәң
Ибне Мэсгудтэн сорадылар: — Иң изге гамэл нэрсэ? Ул җавап бирде: — Иң изге гамэл — вакытында укылган намаз. Хэзрэти Гали (р.г) э...
Updated: 30.10.2017 — 10:17
Игелек.ру © 2017