Игелек.ру

Онлайн журнал на русском и татарском языках

Пицца пешерү

ПОДЕЛИТЕСЬ ЧЕРЕЗ СОЦСЕТИ, ВАТСАП, ВАЙБЕР И Т Д...

Яшелчәле тавык пиццасы

Иң элек шикәр комы, чүпрә һәм тозны кефирга салып болгатыгыз. Аннары шуңа иләнгән он кушып, камыр ясагыз. Камырны бер-ике сәгать җылы урында тотып, түгәрәк җәймәләр әзерләгез.

Ваклап туралган кишер һәм суганны атланмайда җиңелчә генә кыздырыгыз. Шуны камыр өстенә тигезләп ягыгыз. Аннан соң вак итеп туралган пешкән тавык ите, түгәрәкләп киселгән помидор, тасмалап туралган баллы борычны катламлап тезегез. Һәм уылган сарымсакны майонез белән болгатып, пицца өстенә сибегез дә кызу мичтә 20 минут пешерегез. Кайнар пиццага туралган укроп һәм петрушка сибегез.

Дүрт өлеш өчен: 1,5 стакан он, 15 г чүпрә, ярты стакан кефир, 1 чәй кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз.

Эчлек өчен: 300 г пешкән тавык ите, 4-5 помидор, 1 баллы борыч, 1 кишер, 1 баш суган. 80 г атланмай, 2 төш сарымсак, 5 аш кашыгы майонез кирәк.

Гөмбәле ит пиццасы

Тугланган йомыркага тоз, чәй содасы, йомшартылган маргарин һәм кефир салып болгатыгыз. Шул катнашмага он кушып камыр басыгыз да 30 минут җылы урында тотыгыз. Шуннан зур коймаклар ясап, майланган табага салыгыз.

Аерым-аерым кыздырылган ит фаршы белән гөмбәне коймак өстенә тигезләп җәегез. Шуңа вак угычта уылган сыр сибеп, урталай киселгән зәйтүн җимеше белән бизәгез. Кара борыч һәм үсемлек мае сибеп, пиццаны кызу мичтә 20-25 минут пешерегез. Табынга куяр алдыннан петрушка сабаклары белән бизәгез.

Дүрт өлеш өчен: 1,5 стакан он, 1 стакан кефир, 2 йомырка, ярты чәй кашыгы чәй содасы, 50 г маргарин, ярты чәй кашыгы тоз.

Эчлек өчен: 150 г ит фаршы, 150 г гөмбә, 50 г каты сыр, 100 г зәйтүн җимеше, 1 аш кашыгы үсемлек мае, кара борыч, укроп һәм петрушка кирәк.

Ташкабаклы бәрәңге пиццасы

Онга атланмай, йомырка, сөт, чәй содасы, шикәр комы һәм тоз кушып, камыр ясагыз. Шуннан зур коймаклар җәеп, майланган табага салыгыз. Коймакны атланмай белән майлап, кырыйларын бераз күтәртеп чыгыгыз.

Чистартылган бәрәңге һәм ташкабакны кисәкләп турап, җиңелчә генә кыздырып алыгыз. Шуны коймакка тигезләп ягыгыз да өстенә түгәрәкләп киселгән йомырка, уылган сыр һәм туралган яшелтәмләткечләр сибегез. Аннары майонез салып, өстенә берничә кисәк май куегыз. Пиццаны 180 градус кызулыктагы мичтә пешерегез.

Алты өлеш өчен: 1,5 стакан он, 100 г атланмай, 2 йомырка, стаканның 3/4 өлеше сөт, аш серкәсе белән сүндерелгән ярты чәй кашыгы чәй содасы, ярты аш кашыгы шикәр комы һәм тоз.

Эчлек өчен: 2 кечкенә ташкабак, 2-3 бәрәңге, 2 пешкән йомырка, 1 аш кашыгы кулинар мае, 3 аш кашыгы уылган сыр, 50 г атланмай, 4 аш кашыгы майонез, яшелтәмләткечләр һәм тоз кирәк

“Бакчачы бүләге” пиццасы

Иң элек чүпрәле камыр әзерләгез. Аннары коймак ясап, өстен томат боламыгы кушып болгатылган майонез белән майлагыз.

Ваклап туралган помидор, кыяр, баллы борыч, башлы суган һәм яшел салатка урталай ярылган зәйтүн җимеше кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән яшелчәләр боламыгын коймак өстенә тигезләп ягыгыз, зәйтүн җимеше белән бизәгез. Шуңа тоз, борыч, уылган сыр сибеп кызу мичтә пешерегез. Табынга куйганда туралган яшелтәмләткечләр сибегез.

Дүрт өлеш өчен: 1,5 стакан он, 15 г чүпрә, 125 мл су, 1 стакан үсемлек мае, бер чеметем тоз.

Эчлек өчен: 3 помидор, 1 кыяр, 1 баш суган, 1 баллы борыч, яшел салат, 5-8 төшсез зәйтүн җимеше, 100 г майонез, 2 аш кашыгы томат пастасы, укроп, борыч, тоз кирәк.

Пицца камыры

Онга чүпрә, су, үсемлек мае һәм тоз кушып камыр ясагыз. Аны җылы урында күпергәнче тотыгыз.

Аннары камырны җәеп, майланган табага яисә башка түгәрәк формага салып пешерегез.

Камыр өчен: 1,5 стакан он, 15 г чүпрә, 125 мл су, 1 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз кирәк.

Бәрәңге салаты.
500 г бәрәңге, 2 баш суган, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы ак шәраб серкәсе, 1 балкашык горчица орлыгы, 2 маринадланган кыяр, 1 бәйләм укроп, 8 телем казылык, тәменчә тоз, борыч. Бәрәңгене кабыгын әрчемичә генә әзер булганчы пешерергә, суытырга. Кыярны вак ит...
Караҗимешле чөгендер салаты.
 0,5 стакан йөзем, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге, 10-15 караҗимеш, 2-3 пешкән чөгендер, 2 өлеш сарымсак, 100 г майонез, тәменчә тоз. Караҗимешне суга салып җебетергә, төшен алырга. Чикләвек белән сарымсакны вакларга, чөгендерне эре угычта уарга. Й...
Тутырган тавык.
Тутыру өчен яшь тавыкны эшкәртәләр (бройлер тавыгы булмаса яхшы), эчен-тышын салкын су белән юалар. Алгы яктан, муен яныннан башлап, сакланып кына бармак белән тирене иттән аералар. Тавык тиресе итеннән җиңел куба. Эчен ярган җирне, нечкә ак җеп белән тегеп куялар, йомырка эч куышл...
Кыздырган каз.
Кыздырырга дигән яшь казны яхшылап юалар да, эченә һәм тышына тоз сөртеп, канат-ботларын җеп белән түшкәсенә бәйләп куялар. Аннары аркасы белән табага салып, өстенә су сибеп, мичкә яисә духовкага кыздырырга куялар. Һәр ягы тигез кызсын өчен, аны әледән-әле әйләнде...
Тавык рулеты.
Тавыкның тиресе белән итен сөякләреннән аерырга да суккалап яссы итеп юкартырга. Өстенә тоз белән төйгән сарымсак, аджика һәм борыч катнашмасын ышкырга, эченә туралган баллы борыч салып, рулет рәвешендә төреп бәйләргә. Җөйле ягын аска куеп, кыздырган майлы табага ...
Пилмән.
Йомырка сытып җылымса суга артык каты итмичә камыр басалар да 10-15 минут өстен каплап тоталар. Камырдан 1,5-2 мм калынлыгында җәймә җәяләр. Җәймәдән диаметры 4-5 см лы түгәрәкләр кисәләр. Түгәрәк камыр өстенә итне кашык белән салалар, урталай бөкләп кырыйларын яб...
Катык.
Аертмаган сөтне, кайнатып суыталар, өстенә аерым савытта әйбәтләп болгаткан оеткы (салкын катык) салалар. Аннары сөтне болгаталар һәм, селкетмичә генә, савытны җылы әйбер белән төреп куялар. Бүлмә җылы булса, 6-8 сәгатьтән катык әзер була, аны салкын урынга куялар. &nbs...
Итле бәрәңге.
Пешкән итне һәр кешегә 2шәр кисәк итеп җепселләренә аркылы турыйлар. Бәрәңгене бөтен килеш яисә урталай ярып пешерәләр. Яшелчә соусы әзерлиләр. Тәлинкәгә – кайнар бәрәңге, өстенә ит салалар һәм яшелчә соусы сибәләр.   Соус өчен: кишерне түгәрәкләп, башлы ...
Балык тәбәсе.
Балык тәбәсен вак елга балыгыннан әзерлиләр. Вак балыкның тәңкәсен чистарталар,эчен, саңакларын алалар, яхшылап югач иләктә саркыталар, тоз сибеп болгаталар. Тоз бераз сеңгәч, мае кайнап тора торган зур табада әйләндерә-әйләндерә, балыкның сөяге дә ашарлык булганчы кыздыралар. Анна...
Бәлеш.
Төче камыр әзерләп, аны ике өлешкә бүләләр. Камырның зуррак өлешен 4-5мм калынлыгында җәяләр дә майлы табага салалар, уртасына бәлешнең эчен салалар. Аннары камырның кечерәк өлешен җәеп өстенә ябалар, кырыйларын чеметеп ябыштыралар. Бәлешнең капкачында тишек тишәләр, шулпа өстиләр,...
Балыклы бәрәңге винегреты.
500г пешкән бәрәңге, 100г башлы суган, 2-3 пешкән йомырка, 100-150г сельд балыгы, 20г томатлы соус, көнбагыш мае, тоз, борыч.    Пешкән бәрәңгене әрчеп, урман чикләвеге эрелегендә итеп шакмаклап турыйлар. Чистартып туралган сельд балыгын, башлы суганны, ту...
Өчпочмак
Башта камырны 50 г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр, аннары җәяләр. Җәймәләр уртасына әзерләнгән эчне салалар, камырның кырыйларын 3 җирдән күтәреп, чеметеп куялар, уртасын азрак ачык калдыралар. Ясаган өчпочмакларны майлы табага тезеп бераз кабарталар. Мичкә куярга 5-10 минут кала өсл...
Кыстыбый
Төче камыр басып 75 г лы кисәкләргә бүләләр һәм җәеп кызган табада баштан бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алалар. Җәймәнең яртысына бәрәңге боламыгы ягалар да икенче яртысы белән каплыйлар. Бөкләгән җирдә сынмасын өчен, кыстыбыйны кайнар килеш ясарга кирәк. Кыстыбыйның өстен э...
Кәбестә бөккәне.
Әче камырны 45г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр дә җәймә җәяләр. Җәймәнең уртасына эч салып,  ярым ай рәвешендә кырыйларын чеметеп сырлап чыгалар. Ясап бетергәч, бөккәнне әзрәк кабарталар, аннары өстенә йомырка сөртәләр. Духовкада пешерәләр һәм майлыйлар. ...
Кабак бәлеше.
Май, шикәр салып изгән әче камырны җәяләр дә өстенә эчлек салалар, өстенә җәеп икенче җәймә каплыйлар. Камыр кырыйларын чеметеп тоташтыралар, өстенә валчык сибәләр яисә йомырка сөртәләр һәм духовкага куялар. Эчлек әзерләү: өлгергән каты кабакны урталай ярып эчен чистарталар...
Гөбәдия
Май, шикәр салып изгән әче камырны ике өлешкә бүләләр. Берсен җәеп майлы табага салалар, өстен майлыйлар. Камыр өстенә таралып торган бүрттергән дөге, аннары корт, вак кына туралган йомырка, йөзем салалар. Эченә эреткән атланмай яисә сары май сибәләр. Гөбәдиянең өстенә җәйгән камыр...
Чәкчәк
Катырак итеп басылган татлы камырны кисәкләргә бүләләр һәм бер сантиметр калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр, аннары вак кына турыйлар, кайнап торган майда саргыт төскә кергәнче болгата-болгата пешерәләр. Балга шикәр комы салып аерым савытта кайнатып алалар. Балның әзерл...
Кош теле
Йомырка сытып күпертәләр дә, сөт, тоз өстәп, он салып катырак итеп камыр басалар һәм 1,5 мм калынлыгында җәяләр, һәр җәемне башта - тасмасыман, аннары кыек шакмаклап кисәләр. Аларны кайнап торган сары майда кызартмыйча гына пешереп алалар, шикәр оны сибеп вазаларда, табынга чыгарал...
Бавырсак
Сөткә йомырка сытып, май, шикәр комы өстәп изгән әче камырны 100-150г лы кисәкләргә, бүлеп бармак калынлыгында баусыман тәгәрәтәләр һәм урман чикләвеге кадәр турыйлар. Аннары кайнап торган майга салалар, болгата-болгата кызарганчы пешерәләр. Сөзәләр, мае агып беткәч, өстенә шикәр о...
Кукурузлы салат
Зур савытка катламлап салырга: 2 стакан пешкән дөге, ваклап туралган пешкән тавык ите (тиресеннән башка), ваклап туралган суган, тоз, 1 банка косерваланган гөмбә, 1 банка кукуруз, һәр катны майонез белән сыларга, өстенә дә майонез сылап, вакланган чикләвек белән бизәргә. &a...
"Балыклы күл" салаты
Чистартылган тозлы сельд балыгын ваклап турарга, 2 алма, пешкән 2 кишер, пешкән бер чөгендер, пешкән 2 бәрәңге, 1 тозлы кыярны турап кушарга да, майонез салып яхшылап болгатырга.  
Пәхләвә
Йомырка сытып күпертәләр, җылы сөт, эреткән атланмай, сода, он өстәп катырак итеп камыр басалар. Камырны 12-14 кисәккә (катламнар санынча) бүләләр, һәр кисәкне 1,5 мм калынлыгында, 30-35 см диаметрлы итеп җәяләр. Кузы чикләвегенең төшен бераз гына табада кыздырып алалар, ваклап, ши...
Чәй
Чәй өчен яңа гына алып кайткан яки агызган су әйбәт. Аннан ят ис килмәскә һәм ул бик каты булмаска тиеш. Икенче тапкыр кайнаткан суда чәй тәмле пешми. Гадәттә чәй пешерү өчен фарфор чәйнек кулланалар, анда аның төсе әйбәт чыга, үзе хуш исле була. Суны кайнатып чыгаргач, чәй...
Ничек сайларга
Кавын Үлән исе килеп торган кавын өлгермәгән була. Җылыда, көн үзәгендә аның исе ныграк сизелә. Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән. Сабак очы тулысынча кипкән булырга тиеш. Кавынның тышы йомшак булу бозыклыгын искәртә...
Updated: 17.07.2016 — 10:39

Добавить комментарий

Поиск

Игелек.ру © 2017
Яндекс.Метрика