Пенсионерларга хат

Бөтен дөньяны юктан бар итеп аларны нигъмәтләп, тәрбияләп торучы Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз булса иде. Җир йөзенә рәхмәт итеп җибәрелгән Мөхәммәд с.г.в.с.гә чын күңелдән әйткән салават сәламнарыбыз ирешеп торсалар иде.  Әмин.

Пенсионерларга хат

Әй, татар, башкорт әби-бабайлары! Күптән инде мин сезгә бер хат язарга уйлап йөрдем, ләкин нигәдер һаман да вакыт табылмады, әллә шәйтан, әллә нәфесем туктатып торды, белмим. Аллаһының рәхмәте киң, менә инде вакыты килеп җитте, әлхәмдулилләһ, хатны яздым. Әйе, хат язу гамәле хәзер җиңел түгел, чөнки кнопкага басып кына дөньяның иң ерак почмакларындагы кешеләр белән аралаша алу мөмкинлеге туды. Цивилизация яхшы яхшысын, әмма элекке матур гореф-гадәтләребезне, аралашу төрләрен онытып бетермәсәк иде. Кесә телефоннары булмаган заманда хат язу гадәте бар иде. Әти-әниләр балаларына, ә балалары әти-әниләренә, ирләр хатыннарына, хатыннар ирләренә өзелеп сагынганда яисә берәр төрле хәбәр әйтергә теләгән вакытларында кош теледәй хатлар язып җибәрәләр иде. Хәзерге заманда кесә телефоннары булу сәбәпле хатлар бик сирәк языла башлады. Минем дә телефоным бар, ләкин сезнең барыгыз белән дә телефон аша элемтәгә керү мөмкин түгел, шуңа күрә мин хат язу юлын сайладым. Шаять ки, минем хатым сезгә барып ирешер һәм сез аны укып карарсыз. 
Бу – изгелеккә өндәү хаты.
Әй, әби-бабайлар, сезне табиблар әче дару эчереп һәм укол ясап дәваласалар яисә авырттырып тешегезне алсалар яисә дәваласалар аларга рәхмәтләрегезне әйтәсез. Тагын бер мисал: кечкенә вакытыгызда әти-әниләрегез сезгә күпме үгет-нәсихәт кылган; кайчагында алар сезне шелтәләгән; чыбык, кычыткан белән  тәрбияләгән вакытлары да булган. Боларның барысын да ата-аналар изге нияттән чыгып эшләгәннәр, шуңа да сез алар хакында күңелегездә начар уйлар сакламыйсыз. Киресенчә,  сез аларны сагынасыз, күрәсегез килә һәм кадерле кешеләрегезгә гел изге теләктә яшисез  дип уйлыйм. 
Мин – Чаллы шәһәрендәге “Тәүбә” мәчетенең имам-хатыйбы.  Мин дә сезнең әти-әниләрегез сыман, имам буларак, бераз үгет-нәсыйхәт бирәсем килә. Ләкин үгет-нәсыйхәтләр вакытында катырак сүзләр дә әйтелергә мөмкин. Шуның өчен алдан ук сездән гафу үтенәм. Әгәр минем тарафтан күңелләрегезне тырнаучы сүзләр ишетсәгез кичерә күрегез. Мин дә башка кешеләр кебек бер бәндә. Ялгышларым күп, Аллаһы Тәгалә гөнаһларымны Үзе кичерсен!  Әмин.

Кыямәт көне шиксез булачак

Җир өстендәге кешеләр Кыямәт көне хакында өч төрле фикердә. Берәүләр: “Кыямәт көне булмый.  Үлдең дә беттең” – дип сөйләп  йөриләр. Икенчеләре исә, ул көннең булачагына һич кенә дә шикләнмичә ышанып яшиләр. Өченчеләре исә, ике арада, ягъни “Кыямәт көне булырмы икән, юкмы икән?” —  дип шикләнеп яшиләр.
Әй, әби-бабайлар! Сез ул көннең булачагына шикләнә күрмәгез. Ул көн һичшиксез булачак. Без – бу дөньядагы кешеләр барыбыз да үлгәннән соң Кыямәт көнне терелеп Аллаһы хозурына барып басачакбыз. Бу сүзләргә “Йәсин” сүрәсенең 77-79 нчы аятьләре дәлил.

أَوَلَمْ يَرَ الْإِنسَانُ أَنَّا خَلَقْنَاهُ مِن نُّطْفَةٍ فَإِذَا هُوَ خَصِيمٌ مُّبِينٌ  77

وَضَرَبَ لَنَا مَثَلًا وَنَسِيَ خَلْقَهُ ۖ قَالَ مَن يُحْيِي الْعِظَامَ وَهِيَ رَمِيمٌ  78

قُلْ يُحْيِيهَا الَّذِي أَنشَأَهَا أَوَّلَ مَرَّةٍ ۖ وَهُوَ بِكُلِّ خَلْقٍ عَلِيمٌ  79

77.  “Әллә кеше белмиме Безнең аны бер тамчы судан халык кылганыбызны, шуның соңында ул зәгыйфь кеше Безнең белән бәхәсләшәме, үтергәнебездән соң аны яңадан тергезергә кадир икәнлегебезне инкярь итәме (ялган дип саныймы?) 
Каберләрдән кубарылуның хаклыгын исбат итеп Аллаһы Тәгалә зикер кылыначак аятьне иңдерде һәм ул аятьнең иңү сәбәбе шул: Бервакыт Хәләф улы Өбәй кулына корыган сөяк алып Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә килде һәм ул сөякне кулы белән кысып сындырып кечкенә кисәкләргә таратты да һәм тетелеп беткән сөякләрне күрсәтте.
78. Һәм әйтте: «Әй, Мөхәммәд галәйһиссәләм, Аллаһы Тәгалә бу корып һәм таралып беткән сөякне тергезә дип игътикад кыласыңмы (шуңа ышанасыңмы)?»  – дип сорады. 
79. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа: «Бел, шулай игътикад кылам, Аллаһ бу сөякне дә тергезер һәм сине дә тергезер» – диде. Әллә адәм (Хәләф улы Өбәй) белмәдеме, дөреслектә, Без адәмне мәни суыннан (бер тамчы судан) яраттык?  Шулай булганын белә торып ул Безгә ачык һәм каты дәгъва кыла, үзен мәни суыннан яраткан Аллаһының кайтадан яратуын инкарь итә, һәм корыган сөяк белән Безгә мисал китерә. Дәхи үзенең мәни суыннан яратылуын онытты. Ул адәм әйтте: “Бу сөякне кем тергезер? Бу сөяк корыган һәм таралган дип, ягъни бу сөякне череп һәм таралып беткәннән соң әүвәлге халәтенә кем кайтарыр?” – дип. Әй, Мөхәммәд галәйһиссәләм, бу кешегә әйт син: «Бу сөякне беренче мәртәбә юктан бар кылган зат тергезер» һәм Ул Аллаһы бөтен халыкны аерып-аерып белүче һәм ничек яратачагын да белә.
Аңлатма. Адәм баласы үзенең бу дөньяга киләсен бөтенләй белми иде. Ул бу дөньяның барлыгы турында уйлап та карый алмады. Чөнки ул дөньяга килгәнче үзе юк иде. Беребез булса да  бу дөньяга килгәнче: “Әй, анда дөнья бар дип сөйлиләр, дөньяда кояш, ай һәм йолдызлар, җир, җирдә елгалар, елгаларда балыклар, урман тулы җәнлекләр, җирдә төрле-төрле тәмле җиләк-җимешләр бар дип әйтәләр. Анда һәр ел саен кешеләр баралар, мин дә анда барып рәхәтләнеп сыйланып кайтыйм әле” – дип килдекме? Юк, һич юк. Без әле әниләребезнең карыннарында ятканда да әниләребезгә алай дип әйтә алмый идек. Хәтта  игезәкләр бер карында янәшә яткан булсалар да, алар да бер-берсе белән шул рәвешле  сөйләшеп бу дөньяга килмәделәр. Ә инде дөньяга килеп күзен ачып бераз фикер йөртә башлагач кайберәүләр: «Бу сөякне кем тергезер. Бу сөяк корыган һәм таралган, әүвәлге халәтенә кем кайтарыр? – дип Раббысы Аллаһы  Тәгаләгә каршы сөйләп үзенең бер тамчы судан яралганын онытып, Раббысының сүзен инкарь итә. Аллаһы Тәгалә бер тамчы судан ярата алгач, тетелгән сөякләрне генә җыештырып куярга кадир, Аның аңа гына көче җитәчәк. Чөнки Ул бит Аллаһы Тәгалә. Аллаһы Тәгалә Ул бар нәрсәгә дә кадир. Ә без исә аның кодрәтенә каршы тора алмыйбыз. Без хәтта печән вакытында ява торган яңгырны гына да бер-ике сәгатькә дә туктатып тора алмыйбыз, ә яумаган яңгырның болытлары килеп баш өстебездә көннәр буена торсалар да, яудыра алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә  безне бу дөньяга яраткан  һәм һичшиксез тегесендә дә каберләребездән кубарып торгызып бастырачак. Юк дисәң дә, булмый дисәң дә, үлдең дә беттең дисәң дә, ул бит әле синең сүзең генә. Ә син кем соң? Син бит бер тамчы судан яратылган бер бәндә. Син бу дөньяда юк идең. Cине беркем дә белми иде һәм син бу дөньядан китәчәксең һәм сине шулай ук беркем дә белмәс, белгәннәр дә онытырлар. Чөнки дөньяда бик күп мәшһүр кешеләр яшәп киттеләр, без аларның күпмесен генә беләбез. Мәктәптә һәм институтларда кайбер мәшһүрләренең исемнәрен өйрәткән булсалар да вакытлар үтү белән аларның барысын да истә калдырмыйбыз. Безнең барыбыз да  үлгәч шулай онытылырбыз. Әйе, кеше безне онытачак, ләкин Аллаһы Тәгалә Ул беребезне дә онытмаячак. Ул кеше шикелле онытучан түгел.
Мөхәммәд гәләйһиссәләм: 
"Әгәр кеше үзе үлсә дә, аның умыртка баганасы тәмамланган урындагы бер орлыгы – газбуз зөнәбе үлми, исән кала. Кыямәт көне килеп җиткәч, шул орлыктан адәм баласы кабат үсеп чыга дигән иде. Бу сүзләрне элгәре вакытларда имамнар сөйләгәндә: “Бу муллалар һаман да әкият сөйлиләр” –  дип көләләр иде. Ә хәзерге заманда көлмиләр. Ни өчен көлмиләр? Чөнки дөньядагы профессор белән академик дәрәҗәсенә ирешкән фән галимнәре шул хакта телевизордан сөйлиләр. Галимнәр умыртка баганасындагы ошбу күзәнәкнең үлмәвен исбатлаганнар. Исбат иткән кешеләрнең берсенә Нобель премиясе дә биргәннәр. Шушы хакта мәкаләләр язылганнан соң көлми башладылар. Әйе, кеше үлсә дә аның бер орлыгы үлмичә кала. Менә шул орлыктан үсемлекләр  җирдән шытып чыккан шикелле Кыямәт көнне үсеп чыгып Раббыбыз каршысына барып басачакбыз.

Сез –  пенсиядә

Әй, әби-бабайлар! Сез инде яшегез җитеп пенсиягә чыктыгыз. Сезнең арагызда Аллаһы Тәгаләгә ихлас күңелләреннән инанып намаз укучылар да барлыгын беләм, аларга Аллаһының рәхмәтеннән башка бер сүзем дә юк, ләкин намаз укымыйча йөрүчеләрегез шулкадәрле күп, хәтта санап бетерерлек түгел. Инде сез  лаеклы ялга чыккансыз. Сезнең хәзер намаз укырга вакытыгыз бар! Вакытыгыз бик күп…
Биш вакыт намаз укыр өчен бер сәгать вакыт җитә. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә безне кызганып өстебезгә бары тик биш вакытны гына йөкләгән. Тәүлектә – 24 сәгать.  Шуның бер сәгатен Раббыбыз Аллаһының әмерен үтәр өчен бүлсәгез иде. Егерме дүрт сәгатнең бер сәгате күп түгел бит. Калган 23 сәгате сезнең карамакта кала.
Сез яңа өйләнешүчеләр, тормыш башлап җибәрүчеләр шикелле фатирсыз, акчасыз түгелсез. Яшьләргә авыр: аларның күпчелеге кеше фатирында күп акчалар түләп яшиләр. Кайберәүләрнең утыз биш, кырык яшенә  җитеп тә әле үз фатирлары юк. Алар: “Их, үземнең бер почмагым булса иде” – дип хыялланып яшиләр. Сезнең яшәр өчен, намаз укыр өчен менә дигән җылы, матур, әйбәт йортларыгыз бар, Аллаһыга шөкер.Шундый мөмкинлекләр була торып нигә инде намаз укымыйсыз?!
Күпләрегезнең әле яшьләр шикелле эш эшләргә көч-куәтләрегез дә бар. Көч-куәтләрегез булса да сез алар шикелле иртүк торып эшкә чыгып чапмыйсыз, чөнки сез лаеклы ялда. Алар сигез-тугыз сәгать эшләп кайталар, ә кайберләре икешәр, хәтта өчәр урында эшли,  шунлыктан вакытлары да калмый. 
Песионерлар! Инде фаразлап карагыз, сезгә нинди нигъмәтләр бирелгәнлеген! 
Әй, әби-бабайлар! Сез яшь вакытларыгызда эшләдегез. Кайберләрегез көнне төнгә ялгап бил бөкте. Менә рәхәт көннәр килде: хәзер сезгә хөкүмәт пенсия түли, бу бит зур нигъмәт. Кайберләрегезнең пенсияләре эшли торган кешенекеннән дә артык икәнен беләм. Әйе, сез аңарга лаеклы. Сезгә ул акчаларыгызны өйләрегезгә үк китереп бирәләр. Бу үзе үк бик зур нигъмәт. Шундый нигъмәтләр килеп торганда нигә соң сез Раббыбыз Аллаһыга рәхмәт йөзеннән башыгызны сәҗдәгә куймыйсыз. Сезнең бит намазлык өстеннән төшмичә гел гыйбадәттә утырып Ахирәт сәфәренә хәстәрләнә торган вакытыгыз.

Сәбәп эзләргә кирәкми

Әй, әби-бабайлар! Кайберләрегез: “Яшьлегебез үтеп китте, картайдык.  Башыбыз бер дә эшләми, хәтеребез дә юк, Коръән укырга өйрәнеп булмас, намаз тәртипләрен дә өйрәнә алмыйбыз” – дип зарланасыз. Бу сезнең сүзегез түгел, болар барысы да шәйтан коткысы. Шәйтан сезгә вәсвәсә кылып шулай әйтергә куша. Әлбәттә, карт кешеләрнең башлары яшьләрнеке шикелле түгел түгелен, ләкин Коръәнне укыр өчен 28 гарәп хәрефен  ятлап,  намаз тәртипләрен өйрәнә аласыз. Сезнең башларыгыз да эшли, зиһеннәрегез дә яхшы. Бу сүзләрне бик җиңел генә исбат итәм. Кайвакытта сезнең ишегалдында (подъез төбендә) сәгатьләр буена сөйләшеп утырган вакытларыгызда яныгызга килеп утырып бераз тыңлаганым бар. Сез бит пенсия хакында ил башлыкларының яңа чыгарган  указларын ятлап барасыз. Ул гына да түгел, телефоннардан сезнең берәрегезгә кем дә булса берәр хәбәр сөйләсә, аларның сүзләрен йотлыга-йотлыга тыңлап бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча башкаларга сөйлисез. Бу бит расланган. Моны беркем дә инкарь  итә алмый. Ә инде Аллаһының китабын укырга өйрәнү өчен 28 хәрефне өйрәнүгә килгәндә, картайдык инде, башыбыз да эшләми, зиһенебез юк дип зарланасыз. Алай әйтмәгез. Сезнең бит әле Аллаһы Тәгалә каршына барып басып җавап бирәсегез бар. Шуны онытырга ярамый. Әле бит сез кабердә гүр иясе түгел. Ә менә анда барып яткач, ишек-тәрәзәсез, караңгы, кысан бүлмәдә нишләрсез? Анда барып яткач соң була инде. Уйлап карагыз әле, көннәрдән бер көнне сезнең яраткан туганнарыгыз, балаларыгыз, йомшак түшәк өстеннән күтәреп  алып, мәет юа торган колашага салып чишендереп юсалар, юганнан соң кәфенләгәч якты, җылы өйләрегездән алып чыгып агач атка атландырып караңгы, кысан, ишек-тәрәзәсез кечкенә бер бүлмәгә (гүргә) алып барып яткызып, гүр авызын томалап күмеп китсәләр соң булачак. Менә анда инде Мөнкир белән Нәкыйр фәрештәсе килгәч соң булачак. Гүрдә сез: “Монда сыер-сарык та юк, дөнья куасы да юк, вакыт бик  күп икән; 28 гарәп хәрефен ятлыйм әле, намаз укыйм әле, гыйбадәтләр кылыйм әле” – дип гыйбадәтләр кылып булмый. Аларның вакыты үткән булачак. Кыш көне кар өстенә бодай, борчак чәчеп булмаган шикелле, гүр иясе булгач, гыйбадәтләрне дә кылып булмый. Аларны хәзер исән чакта үтәргә кирәк. 
Әй, әби-бабайлар! Сез әле минем язган хатымны укып аңлый торган вакытыгыз, Аллаһыга чиксез шөкерләр булсын, сезнең күзләрегез күрә, кайберләрегез күзлек белән укыса, әле бит бу бөтенләй күзсез дигән сүз түгел. Әле бит соң түгел. Әйдәгез, торыгыз, җиңнәрегезне сызганып Аллаһының үзенә тәвәккәлләгез. Аллаһыга тәвәккәлләсәң һичшиксез сиңа ярдәмен бирәчәк.
Әгәр дә сез менә хәзер урыныгыздан торып гомер буена кылган гөнаһларыгыздан тәүбә итсәгез һәм иманнарыгызны яңартып изге гамәл кылырга тотынсагыз, Аллаһы Тәгалә сезнең бөтен гөнаһларыгызны изге гамәл итеп язып куячак. Әйе, бу минем сүзләрем түгел Бу Аллаһының сүзләре. “әл-Фуркан” сүрәсенең җитмешенче аятендә:

إِلَّا مَن تَابَ وَآمَنَ وَعَمِلَ عَمَلًا صَالِحًا فَأُولَٰئِكَ يُبَدِّلُ اللَّهُ سَيِّئَاتِهِمْ حَسَنَاتٍ ۗ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا

“Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кыйлса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы вә рәхмәт кылучы булды.”
Уйлап карагыз әле, бөтен гөнаһларың изге гамәлгә әйләнеп китә. Моның өчен Аллаһы Тәгалә  куйган өч шартны үтәү кирәк. Беренчесе – кылган гөнаһларыңа тәүбә кылу. Икенчесе – иманыңны яңарту. Өченчесе исә, изге гамәлләрне кылырга керешеп дәвам итү. Шул вакытта син әниеңнән яңа туган гөнаһсыз сабый шикелле бернинди гөнаһсыз калачаксың. Аллаһы Тәгалә нинди зур мөмкинлекләр тудырган. Бу мөмкинлектән колак кагучылар булса  аны кем дип атап булыр иде икән?

Хәзерге заман белән элгәреге заман

Әй, әби-бабайлар! Сугыш вакытларында һәм сугыштан соңгы елларда ачлык-ялангачлыкка дучар булып күпме җәфа чиккәнсез. Сезнең тормышыгызны хәзергесе белән чагыштырганда җир белән күк арасы шикелле. Элгәре заманда сезнең күбегез алабута, какы, кычыткан, черек бәрәңге һәм башка шуңа охшаган ризыклар  ашап җаныгызны сакларга тырышкансыз. Ә хәзер ни генә юк. Элгәре яшь вакытларыгызда сез урман кисеп ягарга утын хәстәрли идегез. Колхоз, совхозда эшләп арып-талып кайтканнан соң үз хуҗалыгыгыздагы малларга азык хәстәрли идегез. Суны көянтә белән җилкәләрегездә күтәреп ташый идегез, керләрне кулларыгыз белән юып инешкә алып төшеп чайкый идегез. Урманда җиләк-җимеш өлгергән вакытларда җиң сызганып җиләк-җимешләр, чикләвекләр, шомырт, балан-миләш җыеп кайтып кышлыкка дип әзерли торган идегез. 
Ә хәзер исең китәр, урманга барып утын кисәсе юк, күп авылларга газ кергән, электр энергиясеннән файдаланасыз. Элгәре күп авылларда асфальт булмау сәбәпле бата-чума йөри идегез, хәзер асфальттан йөрисез. Элгәре телефон начальникларда гына була торган иде, ә хәзер ул барыгызның да кесәсендә, теләгән вакытыгызда дөньяның барлык почмакларында яшәүче кешеләр белән элемтәгә керә аласыз. Һәрбер йортта телевизор, радио җиһазлары бар, алар аша дин дәресләре тыңлап була. Ризыкларыбызга карасак исебез китәр. Гомерегездә күрмәгән әфлисун, банан, киви ашыйсыз.  Кыш уртасында кып-кызыл помидор белән яңа өлгергән кыярны да теләсәң күпме сатып ал. Җаның ни тели – шул бар. Ул ризыкларны шәһәрдән авыл кибетләренә алып кайтып тутыралар. Элгәре хәләл колбаса сатып алу турында хыяллана да алмый идек, ә хәзер кайбер авылларга да хәләл колбасалар кайта башлады. Дөньядагы барча нигъмәтләр күз алдыбызда һәм  табыннарыбызда. Кызганычка каршы бер нәрсә генә юк. Ул да булса Аллаһыга гыйбадәт. Нигәдер без Аллаһыга рәхмәт әйтмибез. Элгәре заманда мәшәкатьле вакытларда бабаларыбыз ач-ялангач яшәгән чорларында да намазларын укыганнар. Раббыларына ихлас күңелләреннән гыйбадәт кылып Аның ризалыгын алырга тырышканнар. Ә хәзер ризык муллыгыннан  өстәлләребез сыгылып тора; кием-салым дисәң, анысын өсте өстенә алып торабыз, ләкин нигәдер гыйбадәт юк. 
Мөхтәрәм әби-бабайлар! Әйдәгез шундый мөмкинлекләрне кулланып калыйк аннары бит соң булырга мөмкин. 
Сез бит әле каберләргә төшеп гүр иясе булмагансыз. Сез бит әле кулыгызга китап тотып китап укый аласыз. Менә хәзер үк бу китапны укып чыгуга ниятләрегезне яхшыртыгыз. Алдыгызга: “Миңа намаз һәм Коръән укырга кирәк” – дигән максатны куегыз. Максат кына да җитми, бер дәфтәр алып шуңа программа төзеп куегыз. Программаны җиңел генә төзегез.

1. Коръән укырга өйрәтә торган китапларны булдыру.
2. Намаз укырга өйрәтә торган китапны булдыру.
3. Дөрес укый һәм укыта торган остазны табу.
4. Һәр көнне ярты сәгать остаздан дәрес алу.
5. Һәр көнне ярты сәгать вәгазь китабы уку.
6. Һәр көнне берәр вәгазьченең кассетасын тыңлау.
7. Намазларны өйрәнгән кадәресен укып бару.


Болар күп вакытны алмый, алса да  тәүлектәге 24 сәгатьнең ике-өч сәгатен генә алачак. Ә калган вакыт сезгә. Әйдәгез урыннарыгыздан торыгыз, максатларыгызга ирешү өчен тырышыгыз. Сез бит Аллаһыга кайтучылар. Фани  дөньядан мәңгелеккә юл алганнар. Ахирәтегез, мәңгелегегез өчен 2-3 сәгатегезне саранланмагыз. Дөньяны гомер буена кудыгыз бит инде. Аны тагын шул кадәрле кусагыз да ул сездән тоттырмас. Ахирәтне кайгыртыгыз. Ул бит безнең мәңгелек йортыбыз.

Кеше сүзен бик күп тыңладыгыз

Әй, әби-бабайлар! Сез кеше сүзе тыңлап гомер ахырыгызга кадәр килеп җитә язгансыз. Аллаһ биргән колакларыгыз белән күпме кеше сүзе тыңлап аларны тормышка ашыргансыз.
Әй, әби-бабайлар! Кеше сүзенә караганда сезнең дөньягыз һәм ахирәтегез өчен хәерле-файдалы сүзләр бар, алар Аллаһы Тәгаләнең сүзләре. Нигә инде пенсиягә чыкканнан соң да көн саен кеше сүзе тыңлап Раббыбыз Аллаһының сүзен тыңламыйча вакытыгызны юкка исраф итәсез. Аның сүзләре сезгә шифа һәм күңелләрегезне тынычланыручы булуын онытмагыз! Кеше сүзе кайвакытта күңелләрегезне төшерә, кайсы вакытта сезнең нерваларыгызны какшата. Кайчагында сез кеше сүзеннән чирләп тә китәргә мөмкинсез. Кайчагында аларның күңелсез сүзләрен ишетеп рәнҗүегез дә мөмкин. Ә Аллаһы Тәгаләнең сүзе сезнең йөрәкләрегезгә шифа, Аның хикмәтле сүзләре белән сез дөнья- ахирәт бәхетле булачаксыз. Сезне мин кеше сүзеннән тыя дип уйламагыз, анысын да тыңлагыз, ләкин галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһы Тәгалә сүзләрен ишетмичә, аңламыйча кала күрмәгез. Әгәр дә пенсиягә чыкканнан соң да тыңламасагыз кайчан соң сез аларны тыңларсыз? Үлем түшәгенә ятып Газраил фәрештәне көтеп ятканда, мәчеттән хәзрәт килеп “Йәсин” укыгандамы? Анда соңга калган булачаксыз. Әле бит сез үлем түшәгендә дә, гүрдә дә түгелсез. Шуңа күрә уйлагыз. Аллаһының сүзләрен  тыңларга бераз вакыт бүлегез. Мисал өчен, көненә бер сәгать телевизор карасагыз шуның унбиш минутын экономияләп Аллаһы Тәгалә сүзен тыңлагыз, радиодан бер сәгать җыр, хәбәрләр тыңлый торган булсагыз аннан да унбиш минутын  Аллаһының сүзен тыңларга аерып алыгыз. Күрше әби яисә бабай белән сөйләшкәндә дә бераз вакытыңны янга калдыр. Кайбер көннәрдә Рәхәбәр апа белән Өммегөлсемнәргә бөтенләй кермичә кал. Аларга керсәң тагын ике сәгать вакытың үтеп китәргә мөмкин. Менә шулай итеп аз-азлап  кына сиңа Аллаһы сүзен тыңларга җитәрлек вакыт җыела. Һәр вакыт күрше әбиләре бабайлары белән генә утырмыйча Аллаһы Тәгалә белән дә утырырыга вакыт тап.

Кеше язганнарны бик күп укыдыгыз

Җир өстендә кеше язган китаплар никадәрле! Аларның хисабын Аллаһыдан башка беркем дә белмидер, дип уйлыйм. Көн саен күпме газета- журналлар чыга, аларның тиражын түгел, хәтта ул газет җурналларның исемнәрен, саннарын да  белеп  бетереп булмый дип уйлыйм. Көн саен күпме хатлар языла, шуның өстенә реклама такталары. Кеше көндә нәрсәдер укый. Шул китаплар, газета-журналлар арасында иң дөресе һәм иң хагы Аллаһының бердәнбер Коръәне бар. Ни кызганыч, безнең якларда Аллаһының китабына нигәдер чират җитми. Әйе, аны укучылар да юк түгел алар бар һәм кайбер илләрдә аны көне-төне укыйлар. Ләкин мин алар турында әйтмим. Мин үзебезнең халык турында, ягъни пенсиягә чыккан әби-бабайларыбыз турында әйтәм. 
Әй, әби-бабайлар! Аллаһы Тәгалә сезгә үзенең рәхмәте белән күз нигъмәте биргән. Сез ул күзләр белән челтерәп аккан чишмәләргә карыйсыз, кырларга чыгып андагы болыннарда төрле-төрле матур чәчәкләрне дә күрәсез. Балаларыгыз, оныкларыгызга карап шатланып сөенәсез. Яшәгән дәверегездә күпме китаплар күпме газета-җурналлар укыгансыз. Аллаһы биргән күзләр белән күпме спектакльләр, концертлар карагансыз. Зәңгәр экраннар аша күпме кинолар, сериаллар карагансыз. Аларның санын үзегез дә белмисездер. 
Әй, әби-бабайлар! Сезгә ул күзләрегезне  бирүче Раббыбыз Аллаһы Тәгалә. Аллаһы Тәгаләнең Үзенең колларына яшәү юлын күрсәткән Китабы бар.  
Ул исә, Коръән китабы. Сез Аның Китабын укып караганыгыз бармы? Анда язылган сүзләрнең мәгънәләрен аңларга теләгәнегез бармы? Әллә һаман да вакыт табып булмыймы? Әгәр вакыт таба алмасагыз кайбер газеталарны укымыйча Аллаһының Коръәнен укыгыз. Анда сезнең өчен бик күп файдалы нәрсәләр язылган. Әйе, һичшиксез шулай. Укып карагыз әле.

Гафу итегез, әйтмичә булдыра алмыйм

Гафу итегез, әйтмичә булдыра алмыйм. Сезнең кайберәүләрегез пенсиягә чыканнан соң  намаз укып Ахирәткә хәстәрләнә торган кыйммәтле вакытыгызны файдалы үткәрәсе урынга,  Аллаһы тарафыннан хәрәм кылынган аракыны эчеп исереп йөри. Аракыны һәм барча исерткечләрне Аллаһы Тәгалә хәрәм иткән. Аны эчүчеләр өсләренә күпме гөнаһ җыялар. Сез ул акчаларны хәрәм эшкә кулланганчы, мәчет-мәдрәсәләргә алып барып садака итеп бирсәгез нинди күркәм гамәл кылган булыр иде. Аллаһы сездән бик разый булыр иде. 
Әй, намаз укымаучы әби-бабайлар! Сезнең бит намаз укырга вакытыгыз бик күп. Намаз укучылар намазда булган вакытларында Аллаһы Тәгалә  белән сөйләшәләр, сәҗдәгә киткәндә алар Аллаһыга иң якын булган вакытлары була. Алар Аңардан нәрсә теләсәләр шуны сорый алалар. Әгәр дә сез дә намазга бассагыз, Аңардан ахыргы гомерләрегезне хәерле һәм бәрәкәтле үткәрүегезне сорап дога кылыгыз. Гайбәттән, яла ягулардан, ялганнан, сүз йөртүдән, файдасыз сүзләр сөйләүдән арындыруыгызны сорап дога кылыгыз. Аллаһы Тәгалә ул барча догаларыгызны кабул итәр. Руза тотсаң да үтә, тотмасаң да кич җитә, теләсәң теләмсәң дә үләр көн килеп җитә. Намаз укысаң да шул ук һаваны сулыйсың, укымасаң да шуны ук сулыйсың; намаз укысаң да шул ук ризык белән шул ук суны эчәсең, укымасаң да шулай; намаз укысаң да шул ук йокыны йоклыйсың, укымасаң да шул ук йокы йоклана. Намаз белән дә  калган гомерне үткәреп була, намассыз да ул үтеп китә. Әй, Аллаһының колы! Кайсысы яхшы, уйлап кара!

Сез бит үрнәк булырга тиешле кешеләр

Әй, әби-бабайлар! Сезгә балаларыгыз, оныкларыгыз карый, шуны оныта күрмәгез. Әгәр дә сез Аллаһының чын коллары булып биш вакыт намаз укысагыз, рамазан аенда руза тотсагыз аларга яхшы үрнәк күрсәтәсез. Алар сезгә карап намазларын да укырлар, рузаларын да тотарлар һәм башка изге гамәлләр дә кылырлар, иншәәАллаһ. Әгәр дә сез намаз укымыйча, руза тотмыйча корбан чалмыйча, садака бирмичә яшәсәгез, ул чагында сез балаларыгызга, оныкларыгызга начар үрнәк күрсәткән булырсыз. Алмагачның алмасы ерак тәгәрәми, диләр.Үзең нинди – балаң шундый. Сез аларга үрнәк булырга тиешсез. Әйдәгез, бәгырь җимешләрегезгә үрнәк күрсәтегез. Намазга бүгеннән үк тотыныгыз. Әле бит сез исән. Үлгәч, соң булачак. Һәрбер кеше үлгәннән соң үкенәчәк. Яхшы кеше – дөньяда вакытта яхшылыгын арттыра төшмәгәне өчен, яман кеше гөнаһыннан тәүбә итмәгәненә үкенәчәк. Дөньяда кылган һәр изгелегебез кабат терелгәндә үзебез өчен булачак. Үлем хак булган кебек, терелү дә хак.

Үлем фәрештәсе

Без бу дөньяда хәзерге вакытта яшәүчеләр ике йөз ел элек беребез дә бу якты дөньяда юк идек. Бу дөнья турында белми идек. Чөнки безнең уйлар-фикерләр өчен башларыбыз, баш эчендәге миләребез дә юк иде. Шулай булгач, без бу дөньяның барлыгын ничек белик? Көннәрдән бер көнне без бу дөняга аяк бастык. Кеше дөньяга килгәч күзен ачып җибәрә. Ул күзләре белән күккә карый, күктә ул нурларын чәчеп яктыртып торучы кояшны күрә, төнлә белән ул күктәге айны аның тирәсендәге бик күп йолдызларны күрә. Аннан соң аяк астындагы җирне, җирдәге елгаларны, елгаларда йөзеп йөрүче төрле төстәге, төрле зурлыктагы балыкларны күрә. Ул шаулап үсүче киң калын урманнарны, аның эчендәге җәнлекләрне, кызарып пешкән җиләк- җимешләрне, төрле-төрле агачларны күрә. Аннан соң ул үзенә карый. Шуннан соң ул үз-үзенә “Мине бу дөньяга кем алып килде, нигә мин монда яшим, миңа сулар өчен һавасын, эчәр өчен суын кем хәстәрләгән,  ашар өчен кем ризыкларын кем үстергән? Болардан башка  мин бу дөняда яши алмас идем. Димәк мине бу якты дөньяга китерүче һәм минем тормышым өчен кайгыртучым бар” – дип әйтеп ул РаббысынТәрбиячесен, Аллаһы Тәгаләне таный. Һәм шуннан соң ул  Аңа гыйбадәт кылып яши башлый.
Икенче берәүләр исә, дөньяга килеп күзләрен ачканнан соң күктәге кояшка, айга, йолдызларга гыйбрәт күзләре белән карамый, ул үзенең аяк астындагы җиргә дә, урман-кырларга да, челтерәп аккан чишмәләргә дә, елгалар белән күлләргә дә, андагы балыкларга да карамый. Ул үзенә дә карарга өлгерми. Аның күзләрен дөнья алдап башка нәрсәләргә таба күзен каерып тартып ала. Аның күзен җирдәге ялтырап  торучы алтын-көмешләр, энҗе-мәрҗәннәр, төрле кыйммәтле ташлар, яхшы атлар, матур йортлар, кыйммәтле машиналар камаштырып магнит шикелле тартып алалар. Шуннан соң ул кеше көнне төнгә ялгап җиңнәрен сызганып мал җыярга тотына. Ул бер нәрсәгә дә карамыйча мал җыя. Көннәрдән бер көнне аның миллион яки әле тагын да күбрәк –  миллиардлаган  доллар акчасы җыела. Ул баеганнан байый һәм бик зур, матур өйләр сала, көчле машиналар ала. Ул гайрәт белән мал җыюдан бер дә туктамый. Көннәрдән бер көнне кайберәүләренең акчасы дистәләгән, йөзләгән миллиард долларга җитә. Аның янына руханилар, хәзрәтләр килеп Ахирәтнең булачагы хакында күпме генә исенә салсалар да ул аларны колагына да элмәде. Алардан көлде, кайчагында ачуы чыгып “вакыт үткәреп йөрмәгез монда” –дип аларны куалап та чыгарды. Аның дин турында, Ахирәт хакында Аллаһыга гыйбадәт кылу турысында уйларга вакыты да булмады. Ул бары тик дөнья куды. Шулай айлар, еллар үтте, көннәрдән бер көнне, өйлә ашы ашарга дип өстәл тулы ризык белән тулган табын янына утыргач моның янына үлем фәрештәсе: “Әй   фәлән улы фәлән мин килдем” – дип аңа эндәшә. Теге кеше фәрештәне күреп: “Син кем?” – дип сорый. Фәрештә аңа “Мин үлем фәрештәсе, мине синең яныңа бу дөньяның Хуҗасы һәм Тәрбиячесе булган Аллаһы Тәгалә җибәрде һәм кичекмичә сине Үзенә алып кайтырга боерды- дип әйтә үлем фәрештәсе моңа. Шуннан соң ул Раббысына ялвара башлый. “Әй, Раббым! Мин бу дөньяда бер изгелек кылмыйча яшәдем. Син минем җанымны кире кайтар. Әгәр дә син мине кире кайтарсаң мин синең кушканарыңның барысын да үтәп яшәячәкмен” – дип әйтәчәк. Бу сүзләргә дәлил.

حَتَّى إِذَا جَاء أَحَدَهُمُ الْمَوْتُ قَالَ رَبِّ
ارْجِعُونِ لَعَلِّي أَعْمَلُ صَالِحاً فِيمَا تَرَكْتُ كَلَّا إِنَّهَا
كَلِمَةٌ هُوَ قَائِلُهَاوَمِن وَرَائِهِم بَرْزَخٌ إِلَى يَوْمِ يُبْعَثُونَ
المؤمنون 99 — 100

99. Алар синең хаклыкка чакыруыңны инкарь итүне үлем килгәнче дәвам итәчәкләр, һәм шул  вакытта ул үкенәчәк һәм әйтәчәк: «Раббым, мине дөньяга кайтар,
100. калдырган малым белән изге гамәлләр кылыр өчен, һәм алар белән юк-бар эшкә сарыф иткән вакытны кайтарыр идем». Ләкин, аның соравы кабул ителмәячәк. Бу – аларга җавап бирелми торган буш сүзләр. Аның сораулары һәм сүзләре кабул ителсә дә, ул беркайчан да сораган нәрсәсен эшләмәс иде. Ул беркайчан да элеккеге тормышка кайтмаячак. Чөнки үлем, Аллаһы Тәгалә аларны Кыямәт көнендә терелткәнгә кадәр, кяферләр һәм алар теләгән нәрсәләр арасында киртә булып тора. (Мунтахаб)
Кеше үләр алдыннан үлем фәрештәсен күрер, бу хакта безгә Аллаһның илчесе әйткән. Бу сүзләргә дәлил.

حدثنا القاسم ، قال : ثنا الحسين ، قال : ثني حجاج ، عن ابن جريج ، قال : قال النبي صلى الله عليه وسلم لعائشة  : " إذا عاين المؤمن الملائكة قالوا : نرجعك إلى الدنيا؟ فيقول : إلى دار الهموم والأحزان؟ فيقول : بل قدماني إلى الله ، وأما الكافر فيقال : نرجعك؟ فيقول : ( لعلي أعمل صالحا فيما تركت  )

Мәгънәсе: Үләр алдыннан мөэмин кеше үзенең җанын алучы фәрештәләрне күрер. Фәрештәләр аңа: “Сине дөньяга кире кайтарыйкмы”-дип сорарлар, мөэмин кеше аларга “кайгы хәсрәт йортынамы? юк һич юк мине сез Аллаһка кайтарыгыз”-дип әйтер икән. Фәрештәләр имансыз кешедән дә “сине дөняга кире кайтарыйкмы”-дип сорарлар имансыз кеше аларга “калдырган малларым белән шаять ки, изгелекләр эшләрмен, сез мине дөньяга кире кайтарыгыз” – дип әйтер икән. Ләкин әҗәл җиткәч кире кайтү юк шул. Кешенең ул соравын Аллаһы Тәгалә кабул итмәс.
Ахирәт сәфәренә билетны да алдан заказ биреп куярга кирәк түгел икән. Башта үлем фәрештәсе җанны алып аны күкә алып менүче фәрештәләргә тапшыра, алар аны бер тиенсез, бер нинди чыгымсыз кирәкле урынга алып китәләр, аннары туганнары, дуслары аның калдырган 62 миллард долларын тиз генә бүләләр. Аннан соң аны кабергә кадәр агач атка атландырып озатып куялар. Шулай итеп кеше дөньядан китеп бара. Кемдер гомерендә бер мәртәбә мәчеткә бармыйча, намаз укымыйча дөнья малын җыеп кешеләргә калдыра. Кемдер дөньясын да, ахирәтен дә кайгыртып намазларын укып, рузаларын тотып, корбан чалып, садакалар биреп, хаҗга барып, изгелекләр кылып үткәрә. Әй, әби-бабайлар! Әле бит соң түгел. Сез бит әле гүр иясе булмагансыз. Тизрәк  ашыгыгыз, поезның вагоннары күп, аның ахыргы вагонына утырсагыз да сезне шунда ук алып бара. Поездыгыз бит әле урыныннан кузгалмаган, сезне көтә. Сез әле аңарга утыра аласыз.

Йомгак

1.   Дөньяның башы белән ахыры булган шикелле хатның да башы белән ахыры бар. Менә инде хатымны тәмамларга да вакыт килеп җитте сыман. Әйтә торган сүзләр күп булса да, кирәкле сүзләрне әйтергә тырыштым. 
Әй, әби-бабайлар! Әгәр дә мин сезнең күңелләрегезгә каты бәрелгән булсам  сездән хатның башында гафу үтенгән шикелле икенче мәртәбә дә гафу үтенәм. Мин бит сезнең улларыгызның берсе. Мин бары тик сезнең бәхетле булуыгызны гына телим. Мин сезнең барыгызның да җәннәтле булып, мәңге рәхәттә калуыгызны теләүче улыгыз. Бәхетле булырга теләсәгез намаз укыгыз. Дөнья- ахирәттә бәхетле булырсыз.

Мөхтәрәм  мөселман кардәшләр!
Сезгә Идрис хәзрәтнең түбәндәге китапларын укырга тәкъдим  итәбез:

1.   “Намаз укырга вакытым юк”
2.   “Корбан чала беләсеңме?”
3.   “Садака сорарга ярыймы?”
4.    “27 төрле садака”
5.    “Хәләл итне беләсеңме?”
6.    “Мәетләрне озату тәртибе”
7.    “Ни өчен кайгы килә?”
8.    “Мәчеттә нәрсә эшләргә ярамый”
9.    “Ир уә хатын-кыз хак-хокуклары”
10.    “Лә иләһә илләллаһ кәлимәсенең җиде шарты”
11.    “Күзеңне сакла”
12.    “Намаз кабул булмый, әгәр”
13.    “Банкрот”
14.    “Изгелеккә-изгелек, явызлыкка-явызлык”
15.    “Хөседлек”
16.    “Васиятеңне әйттеңме әле?”
17.    “Хаҗ маҗаралары”
18.    “Биш кат ишек”
19.    “Һич югы бер минут”
20.    “Мирас”
21.    “Нәҗәсәтләрнең хөкемнәре”
22.    “Бишенче рәкәгат”
23.    “Мөселманнар җәһәннәмгә керәме?”
24.    “Ислам дине синедчә дә, минемчә дә түгел”
25.    “Фатиха сүрәсенең тәфсире”
26.    “Үлемнән курку сәбәбләре”
27.    “Ни өчен кайгы килә?”
28.    “Ак шайтан”

       Һәм башка китаплар.

Җеназа намазы һәм догалары
Җеназа намазы һәм догалары   Үлем хәлендә булган кешене, мөмкин булса, уң ягына бо...
Тәһарәт алганда укыла торган догалар
(Тәһарәт турында мәкаләгә күчү Тәһарәт) Тәһарәт алганда укыла торган догалар. ...
Бәрәңге турында
Бәрәңгедәге иң файдалы матдәләр - аның кабыгында. Шуңа күрә бәрәңгенең «мундиры» белән ...
Коръәннең ачкычы
Коръәни Кәримне ача торган беренче «Әл-Фатиха» сүрәсен халыкта «Әлхәм&raq...
Азан, камәт һәм догалар
Азан белән камәт динебезнең бик мөһим сөннәтләредер. Боларны үтәү намазын җәмәгаттән башка, өендә ...
Аллаһ юлында көрәшүче мөслимәләр
Ир кешеләр кебек үк хатын-кызлар дә Аллаһыга ышанганнар, дин юлында үзләрен корбан иткәннәр. Шундый иман Өм...
Updated: 17.07.2016 — 10:41

Добавить комментарий

Игелек.ру © 2017