Нинди юрган яхшырак (выбор постельного белья)

Сау кешегә көн дә бәйрәм. Медиклар мамык юрганны өнәми, дисәк, гаҗәпкә калмассызмы? Татар бит инде ул гомер-гомердән, борынгы заманнардан бирле өстенә шуны ябынып йоклаган. Махсус бизәкле я булмаса чәчәкле-чуклы корамадан тегелгән, сырган мамык юрган тәнне генә түгел, җанны да җылыткан, эшләп арыгач, изрәтеп йоклаткан лабаса. Ә табиблар аны кире кага, ул — компресс, һава үткәрми, ябынып ятсаң, төшеңә әллә нинди мәхшәрләр керә, дип бара. Нишлисең, чир китәр, гадәт калыр, һаман юрганнан аерыла алмыйбыз, һәм алмабыз да!

Алай да сәламәтлек белән бәйле шушы мәсьәләгә якынрак килик, табиблар сүзенә колак салып карыйк. Бәлки, күбебезнең фикере дә үзгәреп куяр?..

Хәзерге заманда кеше дигәнең киң таралган, үзе җиңел дә, йомшак та плед ишегә сагаеп кына карый. Юрган бир син аңа, юрган! Аң булыйк әле. Кош мамыгыннан сырганы, мәсәлән, радикулиттан интеккән кешенең, кем әйткәндәй, «өнен ала».
Мәгълүм ки, төнлә тән температурасы түбәнәя, шул сәбәпле, без төренеп бетеп йокларга мәҗбүр.
Үтә бер сәгать, ике… Шуннан тирләтеп үк җибәрә. «Йокы чүлмәге» өстендәгесен ачып ыргытканын сизми дә кала. Тән шунда ук суына, ә иртән торгач, салкын тиеп, я муен борылмый, я бил ката, һич югы томау төшә. Бала-чага исә хәтта ангина ук эләктерергә мөмкин. Әле җитмәсә, кош мамыгыннан сырган юрган — аллергиядән интегүчеләр өчен мең бәла ул. һәркем белә хәзер: мамыкта кеше күзенә һич күренмәс бик бәләкәй җан ияләре — урын-җир талпаннары күп була. Бусы инде астма китереп чыгара. Җәй саен мендәр-юрганнарны урамга кояш астына чыгарып киптерү исә теге паразитларны юк итеп бетерә алмый. (Ә менә температура 17 градустан түбәнәйгәнне бу микроскопик бөҗәк кавеме бер дә өнәми.)

Өскә ябынган әйбернең «төп бурычы» — тәнне җылыту түгел, ә бәлки термос ролен үтәү. Организм тәнне җылыта ала, аңа шул энергияне югалтмаска гына кирәк. Юрганның «бурычы» — шул.

Алай да өскә ни ябыну хуп соң? Моның өчен йоннан сырган юрганнан яхшысы юк. Эссе булса, аны ябынгач, тирләтми, салкын булса, җылыта. Сарык, дөя, эт йоны борын-борыннан сихәтле санала. Ревматизм, остеохондроз, һәртөрле аллергия, бронхиаль астма һ. б. бик күп авырудан җәфа чиккәннәргә табиблар нәкъ менә шундый һәр яктан камил һәм уңай, сихәтле юрган тәкъдим итә дә.

Йон — чиста чимал, һәрхәлдә анда кош йоны һәм каурыйда мыжгып торган җан ияләре юк диярлек. Аеруча сарык йоны әйбәт санала. Хайванны чалган, кыркыган чакта аның йонына стресс, курку геннары бүленеп чыкмый, анда һичнинди токсин да, агулы матдәләр дә булмый.

Соңгы вакытларда кибеттә синтепоннан ясалган одеяллар сатыла башлады. Әйе, болары да тән җылысын әйбәт саклый торган үзлеккә ия. Алар хужабикә өчен дә бик уңай — юарга җайлы, формасын, төсен югалтмый, җыйнак. Тик мондый урын-җир полиэфир тукымадан ясалган әйбергә аллергия була торган кешеләргә үтә зыянлы.

http://judash.ucoz.ru/

Кара тмин белән дәвалану (черный тмин)
Кара тмин — һәртөрле авыруны дәвалау чарасы Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)  «Кара әнистә үлемнән башка барлык...
Зәйтүн мае (оливковое масло)
Аллаһу Сөбханә вә Тәгалә әйтә: «Ул сезгә күктән су иңдерә. Сез аны эчәсез һәм ул су белән игеннәр, төрле җи...
Кальций организмга нигә кирәк
Сөякләрдә кальций 90% ка кадәр исәпләнә, әмма ул сөяк өчен генә түгел, ә бәлки бөтен орга­низм өчен...
Бал корты белән дәвалану
Умартачылар һәрвакыт кортлар эшләп чыгарган ча­ралар белән дәвалана. Алар кышын умартаның төбенә төшеп үлгән к...
Кан басымы түбән булса
Югары кан басымы — гасыр авыруы. Ләкин гипотония — түбән кан басымы да шактый киң тарал...
Тез буыннары авырту (артрит)
 Артрит — озак вакытлар дәвамында дәвалануны таләп итүче шактый катлаулы авыру. Халык ме...
Гриппны кисәтү һәм дәвалау (профилактика гриппа)
Тизрәк терелү өчен ашау-эчүнең һәм авыруны яхшы карауның әһәмияте зур. Грипп авырулы кешенең ашау теләге чи...
Елмайсагыз, сәламәт булырсыз
Озак яшәү өчен, әлбәттә, сәламәт булу зарур. Галимнәр кеше организмының «моторы» дип ат...
Аякларыгызны саклагыз (болезни ног)
Кешенең аякларына зур көч килә, бигрәк тә аягүрә эшләгәндә, тигезсез юлдан йөргәндә, авыр йөк ташыганда шул...
Йокысызлыктан интегүчеләргә (от бессонницы)
Йокысызлык төрле сәбәпләр аркасында килеп чыга. Иң элек нервны тынычсызлый торган гадәтләрдән котылу бик мө...
Updated: 04.10.2017 — 17:55
Игелек.ру © 2017