Лениногорск ilnarnk@bk.ru e3443e

Намазга басарга ни комачаулый?

 Без искиткеч зур тизлек заманында яшибез. Өебездән чыкмыйча, компьютер каршында  утырып, дөньяның теләсә-кайсы кыйтгасында булып узган вакыйгалар турында көнендә үк беләбез, чиксез мәгълүмат ташкыны эчендә кайныйбыз. Нәрсәне булса да барлык нечкәлекләре белән белү өчен бүген адәм баласына һич кенә баш ватып торасы юк: рәхим ит, кибетләрдә әдәбиятның нинди эчтәлектәгеләре генә сатылмый, көн саен диярлек бихисап күп дисклар, кассеталар дөнья күрә. Мондый киң хәбәрдарлык, шулай ук, дини әдәбиятка да кагыла. Намазга яисә башка төр гыйбадәтне кылырга өйрәним дигән кешегә гыйлем алу юллары ачык.

 Әмма биредә шунысы игътибарга лаек: гыйлемле булу бер хәл, аны тормышыңда куллану исә бөтенләй башка нәрсә. Күп кеше менә шушы киртәне ерып чыга алмый. Бер мисал китереп үтим. Тәмәке яки исерткеч эчемлекләрнең сәламәтлеккә зыяны хакында табибларыбыздан да яхшырак белүче юк, шулай бит? Хастаханә ишегенә сөялеп, тәмәке көйрәтеп басып торган ак халатлы кешене күрсәк, гаҗәпләнмичә булдыралмыйбыз, чөнки ул әлеге яман гадәтнең организмга никадәр начар йогынты ясавы турында синнән-миннән яхшырак белә, ә ни өчен үзе шуны эшли? Бу сорауга җавап алдарак әйтеп узган киртә белән бәйләнгән, ул ихтыяр көче дип атала. Адәм баласында әнә шул мөһим сыйфат булмаса, белгәне буенча гамәл кылу аңа авыр кебек тоела. Алган гыйлемне тормышында куллану бик аз кешегә генә бирелгән.

  Безнең көннәрдә үзләрен мөселман дип атап йөрткән милләттәшләребез арасында киң таралган бер күренеш бар:намазның, елга бер тапкыр ураза тотуның фарызлыгын таныйлар, беләләр, әмма үзләре бу гыйбадәтне үтәми, иманга кайтырга ашыкмыйлар. Дөрес, кешене аның әйләнә-тирәсе формалаштыра, җәмгыять йогынтысы да зур. Дистә еллар буена безнең халыкны коммунистик режимда яшәргә өйрәттеләр, җирдә җәннәт тормышы вәгъдә иттеләр. Менә шул буын акрын-акрын булса да Исламча яшәү рәвеше белән таныша башлады. Әмма йөрәкләрендәге коммунизм сөременнән әле һаман да арынасылары килми. Дингә дәгъват кылганда шушы киртә үзен бик сиздерә. Кешеләр гөнаһлы ләззәт төшенчәсе белән чын бәхет- сәгадәтне бутый. Бүгенге көндә аларның урыннары алмашынган. Ул үзенең динсез яшәү рәвеше гөнаһлы гамәлләргә чумдыруын аңламый. Дөрес, эчке аңы белән ул дини гыйбадәтнең яхшылыктан, игелектән башка нәрсә түгеллегенә инанган, әйтик, хатыны йә баласы, ире намаз укыса ул моның шулай булырга тиешлеген кире какмаячак. Әмма шунысы да билгеле: чынбарлыктагы тормышының “рәхәтен, ямен, ләззәтен” бозудан куркып, андый кешеләр иманга килергә ашкынып тормый. Чөнки ул теоретик яктан Ислам кануннарыннан яхшы хәбәрдар: исерткеч эчү, тәмәке, зина, фәхеш эшләр динебез тарафыннан тыелган, ә моның яшәвенең бөтен мәгънәсе нәкъ менә шуларга корылган. Хәрам ләззәттән башка тормышын күзалдына да китерә алмый. Чөнки дингә килсә, боларның һәммәсеннән дә баш тартырга һәм әйләнә- тирәдәгеләр өчен мәңге үрнәк булып яшәргә туры киләчәк, ә бу исә зур җаваплылык. Менә шунысы куркыта адәм баласын. Бер генә яшибез дип, башы- аягы белән хәрамга кереп чумган кеше өчен моннан да зур югалту була аламы соң? Дөньяга мондый караш бүген бик күп кешегә хас, кызганыч.

 Халыкны дингә өндәгәндә түбәндәге хакыйкатьне дә истә тоту мөһим: бары тик дини кануннар үтәүнең зарурлыгын аңлату белән чикләнмичә, шуларны үтәүдән җанга, күңелгә ләззәт алу турында да сөйләргә онытмасак иде, моның әһәмияте искиткеч зур! Исламның биш терәге — шәһадәт кәлимәсен әйтү, намаз, ураза, зәкят, Хаҗ — боларны үтәп яшәү хакыйкиятүл иман дип атала. Бар тагын хәләвәтүл иман дигән төшенчә. Монысы әнә шул гыйбадәтләрне кылудан җан рәхәте кичерүгә кайтып кала. Болар икесе ике нәрсә. Беренчесе дини гыйлемнән мәгълүматлы булуны, хәбәрдарлыкны белдерсә, икенчесенең исә мәгънәсе күпкә киң. Намаз уку, ураза тоту, гаиләдә ир-хатын мөнәсәбәтләре, балалар тәрбияләү — болар безне рухи югарылыкка күтәрәме? Хәләвәтүл иман әнә шуларны ачыкларга ярдәм итә дә инде. Әгәр дәгъватчы үзендә шуларны тойса, димәк, аның нәсихәте башкаларга да ирешәчәк.

   Пәйгамбәребез (с.г.в.) өч төрле сыйфатка ия кеше дини гыйбадәттән ләззәт алу дәрәҗәсенә күтәрелгән булыр, дип әйтеп калдырган.

  1. Аллаһны һәм Аның илчесен барыннан да артык күреп ярату, ягъни ирдән, хатыннан, балаңнан һәм туганнарыңнан, туып-үскән Ватаныңнан.

Әгәр мөселман кардәшләребездән шушы хакта сорасак, барысының да “Әйе, без Тәрбиячебез Аллаһны һәм Аның илчесе Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләмне бик яратабыз, ничек инде шуңа шикләнергә була?!” дип җавап бирәчәкләре табигый. Әмма… уйлап карыйк әле, бу чыннан да шулаймы соң? Әйтик, синең сәүдә эшеңдә кичекмәстән хәл ителәсе мәсьәлә килеп туды ди.

Якында гына чишелеш тә бар, ләкин ул Аллаһ кануннарына каршы килә. Син шунда нишләрсең, белә торып хәрамга кереп китәрсеңме, әллә инде эшеңне Аллаһ кушканча тәмамларсыңмы? Яисә кызыңны йә улыңны дәрәҗәле уку йортына, яхшы эшкә урнаштырасың килә. Максатыңа ирешү юлында гөнаһлы гамәлне сайларсыңмы, әллә Аллаһның ачуыннан куркып, бу уеңнан кире кайтырсыңмы? Менә шунда беленәчәк ниятнең чисталыгы, күңелнең сафлыгы.

  1. Аллаһ хакы өчен кемнедер ярату (ирне, хатынны, дусны, хезмәттәшне, сәүдә партнерын һәм башкалар). Гомумән, мәхәббәт аңлатмасы бик тирән мәгънәгә ия. Кешене куркытып иманга кайтарып булмый, ә менә мәхәббәт, изге ярату күп нәрсә бирә. Аллаһны яраткан өчен генә шул кешегә карата олы ихтирам, хөрмәт саклавыбыз Аллаһ хакын үтәүгә тиң.
  2. Кешенең кабат имансызлыкка төшүдән куркуы. Бер мәртәбә Аллаһ аны, гөнаһлы гамәлләр кылып яшәүдән коткарып, туры юлга бастыргач, кешенең күңеле элеккеге динсез халәтенә әйләнеп кайту ихтималын бар көченә кире кагып, чытырдап иманга ябыша, Аллаһка сыена.

  Сер түгел, күп кеше намазга басмавының сәбәбен “мин әле әзер түгел, өлгереп җитмәдем” дип аңлата. Әмма нәрсәнең дә булса өлгерүе өчен башта аның орлыгы булуы шарт. Әйтик, көз көне мул уңыш җыеп алу өчен язын күп итеп бодай орлыгы чәчәбез. Шуннан соң гына аның өлгерү- өлгермәү мәсьәләсе куела. Адәм баласы да шулай — әгәр иманга килергә ихласлыгы бар икән — чәчсен иман орлыкларын, сүзе хак икән, шытып чыгуы озак көттермәс.

 Кайберәүләр “вакытым юк” дип аклана. Дөрес түгел. Вакыт төшенчәсе Коръәндә бар. Аллаһы Тәгалә Гасыр сүрәсендә Үзе әйтә: замана, дәвер, кич, икенде намазы, гасыр белән ант итеп әйтәмен ки…, ди. Ягъни дини гыйбадәтләрне үтәргә Раббыбыз тарафыннан вакыт бүлеп куелган. Кеше шул кыйммәтле вакытын тиешенчә кулланмаганда, юк-барга сарыф иткәндә, әлбәттә, игелекле гамәл кылырга каян җиткерә алсын ди вакытны! “Намаз укырга вакытым юк” дип әйтү ул дини гыйбадәтне үтисе килмәүне яшерергә тырышудан башка нәрсә түгел!

  Әле тагын “әзерлегем җиткәч йөрермен мәчеткә” дип акланучылар бар. Андыйларга бер сорау куясым килә. Мәчеттән дә ары, җәмәгатьтән аерылып, кайда әзерләнмәкче буласың? Бу кеше, әйтик, гаиләсендә дә, аралашкан даирәсендә дә, эш урынында, туганнары, дуслары арасында да Ислам турында берни ишетми, белми, күрми, уйланмый, бу турыда аңлатучы-сөйләүче юк. Моның әзерлеге нинди шартларда үтә, гомумән, бармы соң ул? Бу хәлне мин түбәндәгечә чагыштырыр идем: әйдә, дустым, салкын чишмә буйларына төшеп, туйганчы суын эчеп, басыйк әле сусауны, дисең берәүгә. Ни дип җавап бирә? Туктале, ди, мин башта өйдә рәхәтләнеп эчим ул суны, аннары барырмын. Юк әйберне сөйли бу. Мәчет, җәмәгать — рухи азык чыганагы, без анда үз асылыбызны табар, аңлар өчен йөрергә тиеш. Шушы хакыйкатькә каршы килү — эчке аңның иманга кайтырга теләмәвенә дәлил.

  Әйләнә- тирәбезгә күз салсак, яшь буынны дингә килү юлында бик күп тозаклар сагалап торуын күрергә була. Җиләк кебек матур чакларын төнге клубларда, диско-барларда үткәреп, яшерен фәхешханәләрдә тән ләззәтенә бирелеп, исерткеч, наркотик кулланып, яшьлекләренең “кадерен белеп калырга” ашыга алар. Шул рәвешле яшәүне дөрес күрәләр, гомеребезне заяга уздырмыйбыз дип коточкыч хаталаналар. Менә шундый тәрбия алган егетләр-кызлар көннәрдән беркөнне олы тормыш юлына аяк баса — гаилә корып җибәрәләр. Ә статистикага күз салсак, кабынырга да өлгермәгән гаилә учаклары бик тиз сүнә. Бүгенге көндә теркәлгән никахларның яртысы аерылышу белән тәмамлана. Сәбәбе — яшьләрнең җитди тормышка, гаиләле булып яшәү рәвешенә бөтенләй дә әзер булмавында. Чөнки боларның күзаллавында гаилә тормышы чынбарлыктагыдан бик нык аерыла. Ьолар бар нәрсәне виртуаль күзлектән карарга өйрәнгән. Көнбатыш, Америка йолдызларының затлы пент-хаузларына мөкиббән алар, автомат аскан текә егетләргә ушлары киткән, яраткан артистларының төшке ашны кайсы ресторанда ашавын, көненә ничә күлмәк алыштыруларын уйлап баш ваталар, һавадан “бэтмен”, “үрмәкүч-кеше” кебек супер-геройлар очып төшеп, бәлаләрдән азат итүен көтеп тилмерәләр. Голливуд киночыларына шул гына кирәк: алар, кеше аңын тагын да ныграк томалау ниятеннән, экраннарга яңадан-яңа “суперменнарны” чыгара торалар. Монда инде Аллаһ кануннарына урын юк, әнә шул гламурь тормыш эчке аңнарына бик тирән үтеп кереп, кальбләреннән илаһилыкны кысрыклап чыгарган. Ә бит тормыш бөтенләй башка! Хакыйкатьтә, сынауларсыз тормыш бармый, табышлар белән янәшә югалтулар да бар. Безнең яшьләребез беренче сынаудан ук сынып төшә. Югыйсә, сынау бит ул җәза түгел. Нәкъ менә авырлыклар аша кеше үз-үзен таба, холкын камилләштерә, ихтыяр көчен, чыдамлылыгын арттыра, шуның белән үзендә яхшы сыйфатлар тәрбияли.

Бу мисал белән нәрсә әйтәсем киләме? “ Намаз инсанны гөнаһлы, фәхеш эшләрдән тыеп тора” ди Раббыбыз. Әгәр кеше чынлап та иманга кайтырга тели икән, биш вакыт намазын торгызырга тиеш. Әгәр инде ул дин юлыннан читләшә, гыйбадәтен кылмый — андый кешенең хәрамга кереп чумуы бик тиз. Чөнки Раббыбыз Үзе вәгъдә итә: Мине онытканнарга дөньяның бөтен ишекләрен дә ачып куйдым, ди. Ягъни, акча эшлисең киләме, күңел ачып типтереп яшисеңме, рәхим ит — үз теләгең белән хәрамны сайладың бит, Раббың сине бернәрсәгә мәҗбүриләми. Синең икмәгең шушы, бу байлыктан, рәхәтлекләрдән башка тормышыңны күзалдына да китерә алмыйсың. Әмма болардан баш тарта алган кешегә Аллаһы Тәгалә хәрам ләззәт ишекләрен яба да, бары бер генә капканы ачык калдыра — рәхмәт капкалары ул! Алар гел ачык. Хәтта иблис мәлгунь үзенә Кыямәткәчә гомер бирелүен сорагач, Аллаһ аның бу теләген канәгатьләндерде. Шуны гына көткән кебек, иблис иблислеген итәргә ашыкты:   мин Синең бәндәләреңне аздырырмын, аларга уңнан-сулдан, алдан-арттан якын килеп, мәгәр сиңа ихлас булганнарны аздыра алмам, диде Раббыбызга.

 Шушы рәхмәт капкалары аша кеше иман дөньясында үзенә дуслар таба, алдында яңа мөмкинлекләр ачыла. Эше, шөгыле, сәүдәсе хәләлгә әйләнә, тормышын исламча көйли. Димәк, хәрам ләззәт капкасы ябылудан беркайчан куркырга кирәкми. Рәхмәт капкалары аша синең тормышың хәерле эздән китә, синең өчен шушы юл дөрес, Аллаһның рәхмәте бары тик шушы юлда табыла!

 Барысы да яхшы вакытта Аллаһны зекер кылып яшәү иң зур нигъмәткә тиң булса да, адәм баласының психологиясе шулай корылган инде — үзенә начар булганда гына Раббысын исенә төшерә ул. Эшләре гөрләп барганда җан, рухи азык турында уйлап та карамый. Мәгәр Раббыңның вәгъдәсен үзгәрүчеләрдән тапмассың! Бу дөньяда яшәгәндә һәрбер җан, гомерендә бер генә мәртәбә булса да, Мине исенә төшерми калмаячак, дип дәшә Аллаһы Тәгалә инсаннарга, һәрберебезнең дә тормышында бу мизгел киләчәк. Кем өчендер ул дәүләт имтиханын тапшыру вакыты, кем өчендер каты авыру, юл һәлакәтенә юлыгу, кыскасы, сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин. Ә теләк һәммәбезнең бер — “Раббым, коткар мине бу бәлаләрдән!” дип ялварабыз. Кызганыч, шушы мизгелне бик азлар гына хәтерендә саклый, күбебез, хәлләр рәтләнеп китүгә үк, Аллаһны онытабыз! Адәм баласындагы бу сыйфат яхшылыкның кадерен белмәү дип атала. Раббыбыз безне иң гүзәл сурәттә яралтты, аң, акыл бирде. Җир йөзендәге яшәү шартлары инсаннарның михнәт күрмичә тормыш итүе өчен җайлаштырылган. Әмма без, шуларны күрә, белә торып та Аллаһка сәҗдә кылырга ашыкмыйбыз. Югыйсә, Аллаһ безнең намазларыбызга мохтаҗ түгел, бу гыйбадәт кешенең үзенә кирәк. Калган барча мәхлүкатлардан аермалы буларак, Аллаһ кешегә аң бирде, шуның аша без иманга киләбез. Намаз уку ул безнең кеше икәнлегебезне аңлау өчен зарур, гыйбадәткә ихтыяҗ безнең аңыбызга салынган. Тәнебезне атна саен мунчада юып, пакьләндерергә иренмәгән кебек, җаныбыз турында да кайгыртыйк.

  Китаплардан, төрле галимнәр хезмәтеннән беләбез, кеше бервакытта да динсез яшәмәгән. Хакмы аның дине, батылмы, ул барыбер нәрсәгә булса да инанган. Элекке заманнарда адәм баласы пот вә сыннарга табынган кебек, бүген кешелекнең иләһ тоткан нәрсәләре заманча төс алды. Бүген табыну объектлары — доллар, евро, дан-шөһрәт, тыелгысыз шәһвәт… Кайчан аңларбыз соң кешенең бу дөньяга һич кенә дә карьера, байлык һәм башка хәрам ләззәт өчен яратылмаганын! Җир йөзенә инсаннар Раббыларына гыйбадәт кылып яшәр өчен җибәрелде һәм соңыннан Аңа әйләнеп тә кайтачакбыз! Шушы вакыт аралыгындагы мизгелне заяга уздырмасак, Ахирәтебезне кайгырту хәстәрен күреп яшәсәк иде.

Оставить комментарий