Мөхәррәм ае һәм һиҗри яңа ел.

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Сүбхөәнәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез хәмде-сәналәребез (мактауларыбыз), шөкраналарыбыз булса иде. Аның сөекле илчесе газиз Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәламгә, аның гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.

Ихлас күңел белән Аллаһның әмеренә буйсынып, дога һәм гыйбадәт кылу өчен мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ. Изге җомга көнебез барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын!

Без 21 нче сентябрьдә сезнең белән яңа айга, ягъни мөхәррәм аена гына түгел, яңа 1439 нчы һиҗри елга да аяк бастык.

Аллаһы Тәгалә Коръән и-Кәримдә болай дип әйтә:

Мәгънәсе: «Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең шигарьләрен (йолаларын) хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр».

Чыннан да, хөрмәтле дин кардәшләрем, һиҗри ел башы Раббыбызның иң олы булган йолаларының берсе. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, аны олыларга тиешбез. Әмма аның серләрен, хикмәтләрен, хасиятләрен белмичә, тиешлечә олылап булмый.

Һиҗри хисап нәрсә соң ул? Аның тарихы һәм серләре нинди? Бүгенге җомга вәгазебездә менә шул сорауларга җавап бирербез, иншә Аллаһ.

«Һиҗра» сүзе гарәп теленнән «бер урыннан икенче урынга күчеп китү» дигән мәгънәне аңлата. Билгеле булганча, Мәккә шәһәрендә динне тоту һәм дәгъвәт эшен алып бару бик кыенлашканнан соң, Аллаһы Тәгаләнең боерыгы буенча, сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам һәм сәхабәләр Мәдинә шәһәренә күчеп китә.
Менә шул көннәрдән башлап, нурлы Мәдинәдә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинәдән ислам, иман һәм Коръән нуры, әдәп-әхлак, тән һәм җан пакьлеге бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗра, без мөселманнарга гына түгел, бөтен дөнья тарихына вә мәгыйшәтенә зур үзгәрешләр кертә. Һиҗра — Раббыбызның олуг нигъмәте. Һиҗри ел исәбе, милади кебек үк, 12 айдан тора, әмма ай фазалары буенча хисап алып барылуы сәбәпле, 11 көнгә кыскарак килә.

Кайдан килде соң ул һиҗри ел хисабы? Ни өчен аны һиҗрадан ягни күчеп китүдән башладылар? Моның тарихы Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламгә барып тоташа. Кайбер риваятьләрдә әйтелгәнчә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам исән чагында ук аны
үзе кулланган, әмма аның вафатыннан соң сәхабәләр һиҗри ел исәбе турында онытып җибәргән. Гомәр хакимлек иткән заман җиткәч (Аллаһ аннан разый булса иде). Менә шул вакытта Гомәргә дәүләтнең төрле төбәкләреннән хатлар килә, ул хатларда көне һәм ае язылган, елы билгеләнмәгән була. Шул сәбәпле, Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде), олы сәхабәләрдән торган шура җыеп, бу мәсьәләне күтәрә. Берәүләр беренче ел итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам туган елны сайларга дип тәкъдим итә. Әмма ул вакытта ислам дине әле булмый, шул сәбәпле бу фикер кире кагыла. Башкалар беренче ел итеп пәйгамбәрлек башланган елны сайларга дип тәкъдим итәләр. Бу фикер дә кире кагыла, чөнки ул елны сөекле Пәйгамбәребездән башка әле җир йөзендә мөселманнар булмый. Өченчеләре исә беренче ел итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнең вафат булган елын сайларга тәкъдим итә. Ләкин башкалар ислам ел хисабын кайгылы елдан башлыйсылары килми. Шул вакытта Гали ибне Әбу Талиб (Аллаһ аннан разый булса иде) тәкъдиме кабул ителә — елларны Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) Мәккәдән Мәдинәгә күчкән елыннан саный башларга булалар. Гали (Аллаһ аннан разый булса иде) болай дип аңлаткан: «Бу елны, Аллаһының рәхмәте белән. Пәйгамбәребез салләллаһу
галәйһи вәссәлам һәм ислам дине сакланды, яңа адым ясалды. Ислам дине яңадан туган шикелле булды». Кадерле дин кардәшләрем, бу безнең бөек тарихыбыз, аны без беркайчан да онытырга тиеш түгел.

Әмма бу атнада (21 сентябрь 2017 ел (искәрмә — ел саен бу дата 11 көнгә алга күчә)) яңа ел гына түгел, изге Мөхәррәм ае да башланды.
Мөхәррәм ае — бик мөкатдәс ай. Бу айда бер бик олы көн бар — Гашүрә көне. Ул мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә (милади календарь буенча быел 2017 елда 30 нче сентябрьдә булачак). Гарәп теленнән «гашүрә» дигән сүз «унынчы» дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам. Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза
тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Яһүдләр: «Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз», — дип әйткән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам аларга болай дип җавап биргән: «Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак» һәм рәсүлебез Мәхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашүрә көнендә башка күп кенә бөек вакыйгалар да булган. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны. Адәм галәйһиссәламне яралткан, Нух галәйһиссәламнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәлам туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әюб галәйһиссәлам авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәлам олы
дәрәҗәләргә ия булган һ. б. шуның кебек олы вакыйгалар булып үткән.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Ураза — бөек гыйбадәт. Аллаһы Тәгалә кодси хәдис аша болай дип белдерә: «Ураза — Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен (Бохари, Мөслим). Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчен ләкин уразаның үзенчәлеге — Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуында. Шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Шулай булгач, кардәшләрем, ураза гыйбадәте аша без Раббыбызның чиксез рәхмәтенә ирешә алабыз.

Мөхәррәм ае да, рәҗәп, рамазан һ. б. айлар кебек үк, изге-шәрәф ай булып санала. Әгәр дә ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без Гашүрә көненең унынчы һәм унберенче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе — рәттән өч көн тоту: мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез.

Ләкин без уразаларыбызны нәрсә өчен тотабыз соң? Әлбәттә, гөнаһлардан арыну, пакьләнү өчен. Кайберәүләр: «Ни өчен һаман гөнаһлар турында гына сүз алып барасыз?» — дип әйтергә мөмкин. Андыйларга җавап итеп Пәйгамбәребез саллөллаһу галәйһи вәссәламнең бер хәдисен китерәсе килә: «Адәм балаларының кылган гөнаһлары, эшләгән хата-кимчелекләре аркасында аларның җилкәсенә бәла-казалар, хәсрәтләр килә. Ләкин
кеше үзенең хатасын танып, Аллаһ Раббыбыздан гафу үтенеп, шул гөнаһларыннан тәүбә кылса, шуның белән аның бәла-казалары да китәр». Адәм баласы үзенең башына кайгы-хөсрәт килгәч, гаепне үзеннән күрергә теләмичә башкалардан эзли. Ләкин күпчелек вакытта адәм баласының үзе кылган гөнаһлары аркасында аның башына бәла-казалар килә.
Шуңа күрә, пәйгамбәребез саллөллаһу галөйһи вәссәламнән: «Мөхәррәм аеның Гашүрә көнендә ураза тотсаң нинди савапларга ирешергә була соң?» — дип сорагач, ул: «Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр», — дигән.

Мөхәррәм ае — изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадөтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз.
Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Хакыйкый инану белән инанып, мөхәррәм айларының һәр көнен гамәл-гыйбадәт кылып уздырырга тырышсак иде. Нәфел уразалары, нәфел намазлары, игелекле эшләр булсынмы, иң мөһиме — шуларны кылырга ашыгып-ашкынып торсак иде. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, иминлек таратсак иде. Кайберәүләр:
«Гыйбадәт фәкать уразадан, намаздан гына гыйбарәт», — дип уйлый. Болай дип уйлаучылар зур хата кыла. Гыйбадәтебез — бер-беребезгә игелек кылу, мәрхәмәтле булу, шәфкатьлелек күрсәтү, ярдәм кулы сузарга тырышу; ярдәмнең ниндие дә — матдимы яисә рухыймы — безнең эчен гыйбадәт икәнлеген онытмыйча, Аллаһка ялварып, игелекле эшләр кылырга ашыксак иде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам дә: «Киләсе елның мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем», — дип әйткән.

Газиз дин кардәшләрем! Менә безгә Аллаһ Раббыбыз быелгы мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә — шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә Аллаһ Раббыбыз һәрбарчаларыбызга да насыйп итсә иде.

Читайте еще

Күңел күзе
Бер районда очрашу вакытында өстәлгә тавык йомыркасы китереп куйдылар. Хәзрәт, карагыз әле, йомыркага Аллаһ...
Бала хакы
“Ханнан бала олы, баладан ана олы” дигән мәкальнең каян килеп чыкканын беләсезме? Элек заманнарда бер солтан, ...
Коръән вә сөннәт
Изге Китабыбызны ачып җибәрүче Фатиха сүрәсендәге “галәмин” сүзе дөньялар дигәнне б...
Исламда хатын-кыз
8 нче март алдыннан барыбызга да таныш күренеш: бар халык дөнья куптарып бәйрәм итәргә әзерләнә, ир-егетләр ән...
Хәләл яшәү
Муса галәйһиссәләм бәни Исраил кавеменә әйтте, атнага бер көн барча эшләрегезне ташлап, фәкать Аллаһка гыйб...
Шәригатьнең биш максаты
Шәригать сүзе юл, юнәлеш, яшәү рәвеше дигән мәгънәне аңлата. Ул - инсаннарның сәгадәт юлы, аларны дөнья вә ...
Һич югы бер минут... Идрис ГАЛӘВЕТДИН
«Әй, кардәш, син бит барыбер иртә белән то­расың, торгач битеңне юасың, авыз-борыныңн...
Оҗмах капкалары
Һәркемнең бу җирдә бәхетле буласы, имин тормыш белән яшисе, кылган эшләренең татлы җимешләрен, үстергән бал...
Җомга көненең фазыйләте
Көннәрнең иң бөеге  – Җомга көне. Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г) шулай ди: ...
Бердәмлектә бәрәкәт
Вәгаземне Җәләлетдин Руми хәзрәтләренең бер хикәясе белән башлыйм. Аңа Аллаһның рәхмәте булсын. Бер бакчачының...
Updated: 06.10.2017 — 17:46
Игелек.ру © 2017