Мәҗлесләр өчесе җидесе кырыгын үткәрү

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның гаиләсенә, сәхабәләренә сәламнәребез барып ирешсә иде.

Кеше мәңгелек дөньяга күчкәннән соң “өчесе”, “җидесе”, “кырыгы”н үткәрергәме? Соңгы елларда Татарстан мөселманнары арасында шул хакта бәхәсләр куера башлады. Өммәтебез бер фикергә килә алмаганга, бу мәсьәлә көннән-көн актуальләшүен дәвам иттерә. Шул сәбәпле, газета укучыларыбыз белән берлектә, әлеге гореф-гадәтнең рухи тормышыбызда тоткан урынын анализлап карарга булдык. Бу традициябезне хупламаучыларның фикерләренә колак салыйк.

       Коръәни-Кәримдә һәм пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтендә бу мәҗлесләрне үткәрү ярамаганлыгы турында катгый дәлилләр юк. Бер генә хәдистән дә, Аллаһ Китабыннан да: “Я, мөэминнәр, сакланыгыз!” яисә “Бу гамәлдән ерак торыгыз!” дигән юллар таба алмабыз. Шуңа күрә бу гамәлне хәрамга чыгарырга хакыбыз юк. Ә белә торып шундый хөкем чыгарган кеше диннән ерак торучы яисә кяфер булып саналырга мөмкин.

       Традициябезне кабул итмәүчеләр гап-гади дәлилләргә таяна. Алар пәйгамбәребезнең (с.г.в.): “Һәрбер яңалык (бидгать) җәһәннәмдә”, – дигән хәдисен китерә. Ләкин алар рәсүлебезнең (с.г.в.) тагын бер хәдисен истән чыгара. Хәдистә сөннәтнең ике төре хакында әйтелә: "Кем дә кем ислам динендә яхшы…" һәм "…начар сөннәт калдырды…"           

Белүебезчә, “сөннәт” дигән сүз гарәпчәдән “юл”, “традиция” дигән мәгънәгә ия. Димәк, традицияләр уңай һәм тискәре була ала.

         Югарыда китерелгән дәлилләрне күздән кичергәннән соң, объектив анализ ясауга күчик.

Туганнар белән күрешү.

         Гадәттә, бу мәҗлесләрдә мәетнең якыннары җыела. Алар арасында бик ерактан кайтканнары да була. Димәк, бу гамәл озак вакытлар бер-берләрен күрмәгән кешеләрнең аралашуына, туганлык җепләрен ныгытуга китерә. Шәригатебездә туганлык җепләрен саклау нинди урын били соң? Бу сорауга хәтта иң аз гыйлемле мөселман кешесе дә җавап бирә алыр. Бу – фарыз гамәл. Туганлык җепләрен өзүчеләргә Аллаһы Тәгалә “Рәгыд (Күк күкрәү)” сүрәсенең 25 нче аятендә болайрак мөрәҗәгать итә: “Аллаһка итәгать итәргә гәһед (ант) биргәннән соң гәһедләрен бозучылар, Аллаһы Тәгалә өзмәскә кушканнарны өзеп, җир өстендә төрле бозыклыклар кылучыларга Аллаһның ләгънәте булачак һәм аларга бик яман йорт – җәһәннәм әзерләнгән” (Бу урында һәм алга таба Ногмани тәфсире файдаланылачак.)

мәҗлес елы

Сәлам бирү. 

         Кешеләр бер-берләре белән очрашкач, билгеле, сәлам бирергә тиеш. Динебездә исәнләшү тәртибенә караган хөкем шундый: беренче булып сәламләгән кеше сөннәт гамәлен үтәсә, җавап кайтарганы өстендәге фарызны үтәгән була. Бу мәсьәләдә Коръәни-Кәрим: “И мөэминнәр! Әгәр сезгә берәүдән бүләк бирелсә, бүләк бирүчегә үзегез алган бүләк хәтле яки артыграк итеп бирегез! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне хисап кылучы. (Бүләкнең һәр мөэмин өчен мөмкин һәм лязем булганы сәлам бирү һәм кайтарудыр)” (“Ниса (Хатыннар)” сүрәсе, 86 нчы аять).

Кайгы уртаклашу.

         Әлбәттә, мәҗлескә җыелучылар бу көннәрдә кайгы-хәсрәттә калган гаиләнең борчуын уртаклаша. Шәригать буенча, бу гамәл сөннәт санала. Моңа, мисал итеп, күпсанлы хәдисләр китереп була. Ән-Нәсаи җыентыгында бирелгән хәдистә бер ир-ат хакында сүз бара. Ул кечкенә улы белән пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дәресләренә йөргән була. Бер көнне аның улы вафат була һәм ул рәсүлебезнең (с.г.в.) дәресенә килә алмыйча кала. Аллаһ илчесе үзенең сәхабәләреннән аның турында белешә. Баласы үлгәнен ишеткәч, пәйгамбәребез (с.г.в.) ата кешенең кайгысын уртаклашу нияте белән аның янына китә.

Вәгазь сөйләү.

         Мәҗлес барышында имам, үтемле вәгазь сөйләп, нәсихәтләр бирү белән мәшгуль булырга тиеш. Коръәни-Кәримнең “Нәхел (Умарта кортлары)” сүрәсенең 125 нче аятендә: “И Мөхәммәд галәйһиссәлам һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам диненә Коръән дәлилләре, тәэсирле яхшы вәгазьләр белән кешеләрне чакыр(-ыгыз), кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен иң күркәм юл белән көрәш(-егез)! Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне һәм Коръән юлында булган хак мөэминнәрне белә”, – дигән сүзләр бар. Шуңа күрә дә җәмәгатьнең белем дәрәҗәсенә карап, имамның вәгазь сөйләп Аллаһ юлына чакыруы фарыз гамәл санала.

Коръән уку. 

         Бу – сөннәт гамәл. Имам Мөслим җыентыгында: “Коръән укыгыз! Ул Кыямәт көнендә үзен укучыларга шәфәгатьче булыр”, – дип язылган.

Дога кылу.

         Коръәни-Кәримдә: “Раббыгыз әйтте: “Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерен бирермен”. Әмма Миңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр, кечкенә булып хур булган хәлдә, җәһәннәм утына тиз эләгерләр”, – диелгән (“Мөэмин” сүрәсе, 60 нчы аять). Дога, әгәр дә кеше яхшыны теләсә, кешенең теләге белән бәйле булырга, рөхсәт ителгәнне сораса – ихтыяри, ә инде бурыч итеп йөкләнгән әйберләрне сорса, мәҗбүри булырга мөмкин.

дога кылу

Сәдака өләшү.

         Нигездә, ул – сөннәт дәрәҗәсендә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Хөрмә төшенең бер генә бөртеге белән булса да, үзегезне җәһәннәм утыннан саклагыз”, – дип әйткән. Без бу хәдистән кечкенә күләмдәге хәер хакында сүз барганлыгын аңлыйбыз.

Килгән кешеләрне, кунакларны тукландыру.

         Бу да сөннәт гамәлләрдән санала. Бер хәдис безгә түбәндәгеләрне ирештерә: “И кешеләр! Сәлам таратыгыз, бер-берегезне тукландырыгыз, туганлык җепләрен саклагыз, кешеләр йоклаганда төнге намазлар үтәгез һәм сез җәннәт әһеле булырсыз”.

         Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, барлык хөкемнәр буенча да нәтиҗә ясасак, аларның сөннәт дәрәҗәсеннән башлап хәтта фарыз хөкеменә якын булуына төшенербез. Шулай да, төп нәтиҗә чыгарырга ашыкмаска һәм бу мәҗлесләрнең вазифалары хакында фикерләп карарга тәкъдим итәм.

         Миңа калса, мәҗлесләрнең ничек узуына карап, “өчесе”, “җидесе”, “кырыгы”н үткәрүне массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге яисә кайбер иҗтимагый җыеннар белән дә чагыштырып фикер йөртергә мөмкин булыр иде. Билгеле булганча, Мәккә шәһәрендә яшәгәндә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) ислам динен халыкка җиткерү өчен хаҗ вакытын оста файдаланган. Бу вакытта төрле кабиләләр Мәккәгә килә торган булган. Икенче төрле итеп әйткәндә, Аллаһ илчесе халыкның күпләп җыелган вакытын сайларга омтылган.

         Хәзерге вакытта динебезне тарату мөмкинлекләре бик күп. Мисал өчен, газета-журнал мәкаләләре, радио-телевидение тапшырулары, интернетта эш алып бару, кесә телефоны һ.б. аша. Без исә үз чиратыбызда, искә алып үткән мәҗлесләрнең дә дәгъват буларак аз роль уйнамавын искәртик. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез татар мохитендә динебезнең сакланып калуында мондый мәҗлесләрнең зур урын тотканын яхшы белә. Бүгенге көндә дә әлеге вазифаны мондый төрдәге мәҗлесләр үтәп килә.

         Кыскасы, “өчесе”, “җидесе”, “кырыгы” мәҗлесләре бик файдалы чара булып хезмәт итә. Шунысын да истә тотарга кирәк: безнең бу мәҗлесләрне ни дәрәҗәдә дөрес оештыруыбыз да зур роль уйный. Ифтар кылу өчен пычак белән ипи кисеп булган кебек, бу корал белән кеше гомерен дә өзеп була. Шулай ук, әлеге мәҗлесләр белән без кешеләргә ислам динен төшендерә алган кебек, аларны диннән читләштерергә дә мөмкинбез. Барысы да ниятебезгә кайтып кала. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): “Барлык гамәлләр дә нияткә карап бәяләнә”, – дигән хәдисен искә төшерик. Әгәр дә ашка килгән имамны мәҗлестә ризык һәм сәдака гына кызыксындырса, аның бу гамәле гади мөселманнар өчен ямьсез күренеш булып тоелып, аларны диннән читләштерергә мөмкин. Әлбәттә, мулланың бу рәвешле гамәл кылуы дөрес түгел, бу – динебездә тыелган. Монысын бидгать дип атарга да мөмкин.

         Ләкин хәзрәт үз вазифаларын ихластан үтәп, ашка динебезне тарату нияте белән генә килеп, кирәкле аять-хәдисләрне, гыйбрәтле вакыйгаларны сөйләп, үтемле вәгазь укып, күркәм дога кыла алса, аның бу гамәлләре аша кешеләр иманга килер, һәм мондый мәҗлесләрнең кыйммәте фарыз дәрәҗәсенә ирешә алыр, Инша Аллаһ.

         Тормышыбыз чынбарлыгыннан чыгып, югарыда китерелгән тәкъдимнәрне гамәлгә кертә алсак, динебез милләтебездә тагын да зуррак үсешкә ирешер, дигән өметтә калам.

Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ,

Читайте еще

Иң зур бүләк - һидәят.
Кешегә Аллаһ тарафыннан бу дөньяда ук бирелгән иң зур бүләк - һидәят. Иманлы һәм һидәятле булуыбыз белән без Р...
Күңел күзе
Бер районда очрашу вакытында өстәлгә тавык йомыркасы китереп куйдылар. Хәзрәт, карагыз әле, йомыркага Аллаһ...
Күп ашама, дустым!
Тәмле итеп ашарга яраткач, бу вәгаземне иң элек үзем өчен яздым. Шулай да хезмәтемнән башкалар да файда күр...
Шәригатьнең биш максаты
Шәригать сүзе юл, юнәлеш, яшәү рәвеше дигән мәгънәне аңлата. Ул - инсаннарның сәгадәт юлы, аларны дөнья вә ...
Һич югы бер минут... Идрис ГАЛӘВЕТДИН
«Әй, кардәш, син бит барыбер иртә белән то­расың, торгач битеңне юасың, авыз-борыныңн...
Хаҗ кылу
  “Без Йортны (Кәгъбәне) кешеләр бергә җыелсын дип, иминлек урыны иттек&...
Үлгәннән соң терелү
Аллаһ Тәгалә насыйп итсә, иман турында, иманның ниндилеге һәм шушы иманның бер өлеше саналган &mdas...
Татар халкында йолалар 7, 40 ашлар уздыру
Традицияләребезне танырга теләмәүчеләргә аптырыйм. Әнә соңгы вакытта өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрү ...
Ачык гаурәт — бозык энергия магниты
Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә «Әгъраф» сүрәсенең 26 нчы аятендә: «Без кешеләргә кием бирдек, — ди, — ул кием ...
Бердәмлектә бәрәкәт
Вәгаземне Җәләлетдин Руми хәзрәтләренең бер хикәясе белән башлыйм. Аңа Аллаһның рәхмәте булсын. Бер бакчачының...
Updated: 30.10.2017 — 10:14
Игелек.ру © 2017