Мәтрүшкәнең файдасы

Әлеге дару үсемлеге июль-августта чәчәк ата. Дару итеп үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар.

Зәңгәр мәтрүшкәнең составында (барлык өлешләрендә дә) аскорбин кислотасы һәм дуплау материаллары булганга аны нерв авыруларына каршы да кулланалар. Бер аш кашыгы коры үләнгә 1 стакан кайнаган су коеп, ут өстендә кайнатып чыгарырга кирәк. Аннан тагы 10-15 минут сүрән утта тотарга кирәк. Соңыннан суытып сөзеп куела.

Бу кайнатманы йокысызлыктан интеккәндә кулланырга була. Ул вакытта бер чирек стакан мәтрүшкә төнәтмәсенә бер чәй калагы бал салып эчү киңәш ителә. Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкәне кулланырга була. Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2-3 чәй калагы яшел чәй салырга кирәк. Еш көйсезләнә торган балаларга да мәтрүшкә салып төнәтелгән чәй бирәләр.

 

Арпа чистарта
Арпа организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта, эчәлекне дәвалый һәм шикәр диабетыннан файдал...
Кызыл миләш
Кызыл миләш дәвалау үзлекләренә ия. Мәсәлән, аның согын халык медицинасында атеросклерозны һәм гип...
Һиндыба (Буын чәчәк) Цикорий обыкновенный.
Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан бар­лык вегетатив органнарында сөтчел сыекча булган, үзәк тамырлы, б...
Җикәнбаш ( Рогоз широколистный )
Җикәнбашчалар семьялыгыннан 2 м га кадәр биеклектәге юан шуышма тамырча­лы күпьеллык үләнчел үсемле...
Үги ана яфрагы (Мать и мачеха обыкновенная)
Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан озын, горизонталь, күп тармаклы та­мырчалы күпьеллык үләнчел үсемлек...
Әфлисун (Апельсин сладкий, или китайский)
   Әфлисун — сәдәф утычалар семья­лыгыннан мәңге яшел микориза (микориз...
Шомырт (Черемуха обыкновенная)
Роза чәчәклеләр семьялыгыннан биеклеге 10 м га җитә торган, куе ябал­дашлы зур булмаган агач яки зу...
Ананас
Бромелиячәләр семьялыгыннан булган бу үсемлекнең культуралы төре берәү генә—чын ананас. Ул җир шарының барлык ...
Көнбагыш, беръеллык көнбагыш. Подсолнечник однолетний
Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан туфракка тирән үтеп кергән үзәк та­мыр системалы куәтле берьеллык үс...
Кавын-карбызның файдасы
Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен файдалы. Организмны шлаклардан һәм ...
Updated: 19.09.2017 — 22:44
Игелек.ру © 2017