Лениногорск ilnarnk@bk.ru e3443e

Көдси хәдис

хәдис

Әй Адәм баласы, үлем — ул ишек һәм бар кеше дә ул ишектән керәчәк.

Әй Адәм баласы, үлем — ул савыт һәм бар кеше дә ул савыттан эчәчәк.

Әй Адәм баласы, чынлыкта Мин сине ахирәт өчен яралттым һәм  синнән ахирәт гамәлләрен телим. Син калдыр дөнья эшләрен, дөреслектә син бу дөнья өчен бар кылынмадың. Дөреслектә бу дөнья юкка чыгачак, шулай ук дөнья куган кеше дә юк булачак. Чынлыкта бу дөнья алдакчы һәм син, дөнья белән алданган кеше, әгәр йоклыйсың икән, уян йокыңнан!

Әй Адәм баласы, әгәр син Мин тыйган гамәлләрдән тыелмасаң, сине кем коткарыр Минем газапларымнан.

Әй Адәм баласы, әгәр син Минем рәхмәтемне өмет итәсең икән, син тырыш Миңа гыйбадәт кылуда. Әгәр Минем газапларымнан куркасың икән, Мине тыңламаудан саклан, ирешер өчен Минем ахирәттәге рәхмәтемә.

Әй Адәм баласы, син кешеләрдән куркасың һәм алардан ояласың, ләкин син Миннән оялмыйсың һәм Минем фәрештәләремнән. Син мине тыңламыйсың һәм миңа гыйбадәт кылуны калдырасың.

Әй Адәм баласы, син үлем турында онытма, чынлыкта үлем сине онытмыячак.

Әй Адәм баласы, үлем — ул юл, һәрбер кеше дә ул юлдан үтәчәк.

Әй Адәм баласы, син бу дөньядан разый, ә бит монда — эсселек, суыклык, сусау, ялангачлык, борчу һәм кайгы. Син теге дөньяны кадырдың, ә бит анда — шатлык, юмартлык һәм чиксез нигъмәтләр. Синең сәүдәң нинди табышсыз һәм файдасыз .

Әй Адәм баласы, әгәр Мин сиңа дөньяның бөтен байлыгын бирсәм дә, син тагын шулкадәр байлык теләр идең, чөнки синең карының беркайчан туймас, аны бары кабер туфрагы гына туйдырыр.

Әй Адәм баласы, әгәр Мин сиңа бу дөнья беткәнчегә кадәр озын гомер бирсәм дә аның ахыры барыбер үлем булыр. Һәм син үлемне яратмыйсың, ләкин аны татып карамаска мөмкин түгел, шунлыктан үлемне исеңдә тот, йөрәгең дөнья куудан суынсын өчен.

Әй Адәм баласы, кыл син яхшы гамәл, дөреслектә яхшы гамәл — ул җәннәтнең ачкычы һәм ул сине җәннәткә илтәчәк. Саклан начар гамәлләрдән, дөреслектә алар җәһәннәм ачкычлары һәм алар сине җәһәннәмгә илтәчәк.

Әй Адәм баласы, син төзегән матур йортлар һәм сарайлар барысы да җимерелер, гомерең дә бетәр — вакытлы ул, матур гәүдәң дә черер һәм калыр  ул кабер кортларына. Җыйган дөнья малың башкалар кулына калыр, ә ахирәттә сиңа булыр бары — хисап, үкенеч һәм кайгы. Һәм кабердә сиңа иптәш булыр, бары яхшы яки начар гамәлләрең.

Әй Адәм баласы, кем бу дөньяны ярата, чынлыкта ул тормышны каты ярата. Ә кем тормышны каты ярата, чынлыкта ул байлыкны, мал җыюны ярата. Ә кем байлык ярата, ул үлем хакында уйламый. Ә кем үлемне исенә төшермичә дөнья куа, ул тәүбә итүне, гыйбадәт кылуны кичектереп килә һәм бу дөнядан тәүбәсез, гыйбадәтсез китә. Ә бу дөньядан тәүбәсез һәм гыйбадәтсез китүчеләргә Аллаһ җәннәтне хәрам кылды.

Әй Адәм баласы, кем бу дөньяны артык яратмый, чынлыкта ул тормышны да каты яратмый. Кем бу тормышны каты яратмый — ул байлыкны нык яратмый, байлык артыннан йөгерми. Кем байлык артыннан кумый — ул үлем турында ешрак уйлый һәм кабер газабын, Мүнкәр белән Нәкирнең сорау алачагын, хисап булачагын исендә тота. Ә кем боларны исендә тота — ул чынлыкта тәүбә итә һәм яхшы гамәлләр кыла, котыла. Котыла ул Уттан һәм кыямәт көнендәге коточкыч мәхшәрдән.

Әй Адәм баласы, кем дә кем Мине гыйбадәт белән искә алса, Мин аны Үземнең рәхмәтем белән искә алырмын. Кем дә кем Мине гыйбадәтсез, Миңа каршы килү белән искә ала, аны Мин каргышым белән искә алырмын. Шунлыктан син Миңа гыйбадәт кылуда тырышлык куй һәм калдыр мин тыйган гамәлләрне.

Әй Адәм баласы, Минем кушканнарны үтә һәм ераклаш тыелганнан. Син разый бул Мин сиңа биргәннән һәм үлемгә һәрвакыт әзер бул, ахирәттә минем юмартлыгымны күрер өчен.

Әй Адәм баласы, кем гөнаһларны көлә-көлә эшли, ул Утка елый-елый керер. Ә кем яхшылыкны елый-елый эшли, ул Җәннәткә көлә-көлә керер.

Әй Адәм баласы, син яшьлегеңә ышанма, күпме яшләрне үлем алып китте япь-яшь көенчә, ә картлар әле дә исән алардан күпкә олырак булсалар да.

Әй Адәм баласы! Күпме кеше гомере буе байлык җыйды да барлык байлыгын башкаларга калдырып үлеп китте. Калдырган маллары өчен ул рәхмәт тә ишетмәде, рәхәт тә күрмәде, ә теге дөньяда, алар өчен хисапны ул тотачак. Шунлыктан син шатланма дөнья малына, чынлыкта ул алдый сине, сиңа кадәр яшәгәннәрне алдаган кебек. Калдыр син байлык артыннан кууны, чынлыкта байлык, —  аны яратучы өчен — фетнә, ә аны җыйган кешегә — кайгы. Әгәр бу дөнья Минем өчен черки канаты кадәр генә кыйммәткә ия булса, мин кәферләргә бер йотым су да бирмәс идем. Дөреслектә, Мин бу дөньяны борчу һәм кайгы белән бергә бар иттем.

Әй Адәм баласы, әгәр мин теге дөньяны балчык белән таштан гына яралтсам, ә бу дөньяны тоташ алтын, көмеш һәм асылташлардан яралтсам да, син ахирәтне яратырга тиешсең, чөнки —  ул мәңгелек. Ә бу дөнья — ул вакытлы гына.

Әй Адәм баласы! Әгәр сез барыгыз да, җеннәр дә кешеләр дә, җыелышып, кечкенә генә бер орлык ясарга теләсәгез дә, аны ясый алмассыз, орлык ясап бер генә җимеш тә, яфрак та, бер бөртек үлән дә үстерә алмассыз, бер тамчы су да күктән яудыра алмассыз. Яңгыр да бары тик Безнең сезгә булган мәрхәмәтебез өчен генә ява.

Аллаһы Тәгалә әйтте: " Барлык мөлкәт, байлык — Минеке. Җәннәт — Минем йортым. Ярлылар, ятимнәр — минем карау астына алган кешеләрем. Сез аларга сәдаканы кызганмагыз һәм җәннәтне Минем малым белән Миннән сатып алыгыз.

Әй Адәм баласы! Җиңел йөк, авыр йөккә карый җиңелрәк синең җилкәңә. Ә хисап көнендә, аз мал өчен, күп малга карый җавап бирү дә җиңелрәк.

Әй Адәм баласы! Син белем ал! Кемнең белеме юк, аның акылы юк, кемнең акылы юк, аның дине дә юк, ә кемнең дине юк, аңа Җәннәт тә юк.

Әй Адәм баласы! Дөреслектә син мал-мөлкәт арттыруга зур омтылыш һәм тырышлык куясың, шуңа омтылучы булып калдың, шуңа борчылып теге дөнья турында бөтенләй оныттың. Син кайчан бу мәшакатләрдән азат булырга уйлыйсың, инде үлем синең алдыңда тора, сиңа якынайды бит. Аның кешене көтмәгәндә эләктереп алганын белмисеңмени?

Әй Адәм баласы! Син кайчанга кадәр гөнаһларыңнан тәүбә итеп һәм кире аларга кайтып, тәүбә белән гөнаһны аралаштырып яшәрсең? Әгәр дә синдә Минем газаплардан котылырлык зур көч, кодрәт бар икән, ул чакта ничек телисең шулай яшә. Әгәр дә алай түгел икән һәм ул алай түгел дә, шуңа күрә тый үзеңнең мескен нәфесеңне Минем белән очрашу җиткәнче.

Әй Адәм баласы! Син сөйлә бары йөрәгең тойганны, бары кылган гамәлләреңә туры килгән сүзләрне, ә гамәлләрең бары яхшы булсын, кыл син аларны Бөек Аллаһ ризалыгы өчен! Дөреслектә икейөзле кеше, йөрәге тойганны сөйләмәс, сөйләгән сүзләре кылган гамәлләренә туры килмәс һәм ул гамәлләрен дә Бөек Аллаһ ризалыгы өчен кылмас.

Әй Адәм баласы! Әгәр җәннәтән алынган бер уч туфрак Көнчыгышта сибелгән булса, аның хуш исен хәтта Көнбатышта яшәүчеләр дә сизәр иде.

Ә Җәһәннәм әһелләреннән чыккан бер чиләк эреннең кызулыгыннан җиде җир шары шартлап ярылыр иде, ә андагы чылбырларның бер генә буыны җирдәге иң зур тау башына урнаштырылса, ул тау утта кургаш эрегән кебек эреп төшәр иде. Шулай булгач ничек чыдарсың икән соң син җәһәннәм газабына?

Әй Адәм баласы! Син, яныңдагы, синең хакта язып баручы ике фәрештә ишетмәгән бер генә сүз дә әйтмәдең, алар белмәгән бер генә караш та ясамадың, алар күрмәгән бер адым да атламадың. Күпме кеше гәүдәгә көчле ә Миңа гыйбадәткә зәгыйфь. Ә зур шатлык һәм бәхет, бары үзенең көчен Миңа гыйбадәт итүдә кулланган кешегә.

Әй Адәм баласы! Кайда гомер буе ләззәтләргә, шәһвәткә бирелеп яшәгән кешеләр, кайда гомере буе байлыкта, хакимлектә яшәгән, гыйбадәтне дөнья ләззәтенә алмаштырган кешеләр?

Кайда алар? Юк алар. Чынлыкта алар да китте бу дөньядан. Китте алар кайгы һәм хәсрәт белән, керделәр алар да кабергә һәм калдылар анда — сагыш, үкенеч, курку, газап белән ялгызлары.

Оставить комментарий