Игелек.ру

Онлайн журнал на русском и татарском языках

Коръән багышлау догасы (татарча)

Йә Раббым, ошбу сәгатьләрдә, бер Үзеңнең генә ризалыгыңны өмет итеп укыган Коръән аятьләремне, барча кимчелек-хаталарымны гафу кылып, Үзеңнең фазлы рәхмәтең белән кабул итеп ал. Анда булган әҗер-савапларны галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһү галәйһи үә сәлләмнең рух шәрифләренә ирештереп, рухларын шат кыл, Кыямәт көнендә шәфәгатьләрен безләргә дә насыйп кыл. Атабыз Адәм галәйһиссәләмнең һәм анабыз Һәүә радый Аллаһү ганһүләрнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, бүгенге көнгә кадәр җир йөзенә килеп киткән барча мөэмин-мөселман кардәшләребезнең дә рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Зиратларыбызда мәрхүм-мәрхүмә булып, бездән дога өмет итеп ятучы барлык мөэмин-мөселман кардәшләребезнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Миннән (ошбу нигездән) дога өмет итүче вафат булган барлык туганнарымның (әти-әниләремнең, әби-бабаларымның, остазларымның, “догадан ташлама” дип васыять әйткән дусларымның, танышларымның, күршеләремнең) рухларына ирештереп, рухларын шат кыл, аларны миннән риза кыл (теләгәннәрен атасаң да була).

   Каберләрен иман нуры, Коръән нуры, Ислам нуры белән нурландырып, дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылып, кылган изгелекләрен арттыр, актык урыннарын җәннәттә кыл. Укыган Коръән аятьләребезне аларга сират күперен кичкәндә җитәкче, тәмугъ утыннан пәрдә, җәннәткә керүләренә сәбәпче кыл.

   Йә Раббым, ил-көннәребезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек, маңгай күзләребезгә нур, кальб күзләребезгә нур биреп, үзебезнең балаларыбызның, җитәкчеләребезнең күңелләренә тәүфыйк-һидаять биреп, яши торган дөньяларыбызны Ислам дөньясы кыл. Малларыбызга бәракәт биреп, бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбызны ярлыка. Телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, калган гомерләребезне кушаннарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, Үзең риза булырлык итеп үткәрүләребезне насыйп ит.

   Моңарчы тәүфикъсызлыкта йөргән бәндәләреңнең күңелләренә иман нуры салып, туры юлларны – мәчет, мәдрәсә юлларын күрсәт.

   Өйләнмәгән егетләребезгә, кияүгә чыкмаган кызларыбызга хәерле бәндәләр насыйп кылып, матур гаиләләр корып, динебезне куәтләүче балалар үстерергә насыйп кыл.

   Йә Раббым, шушы килгән һәм киләчәк елларны хәерле еллардан кылып, без, бәндәләреңнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын, хаталарын гафу кылып, афәтләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан имин кылсаң иде. Үзеңнең киң рәхмәтең белән, мул нигъмәтләреңне күреп сөенергә насыйп кылсаң иде.

  Әҗәлләребез җитеп, әманәт җаннарыбызны Үзеңнең хозурыңа тапшырганда җиңел авыру, ансат үлем биреп, ахыргы сүзебезне – “Ләә иләәһә илләлааһ. Мүхәммәдүрасүлүллаһ.” Дип иман белән дөньядан үтүләребезне насыйп итеп, актык урыннарыбызны җәннәттә кыл.

“Раббәнәә әәтинәә фиддүнийәә хәсәнәтәү үә фил әәхыйраати хәсәнәтәү үә кыйнәә гәзәәбәннәәр”.

Әллааһү әкбәр.

Читайте еще

Нәфел намазларын кайда укырга?
Нәфел намазларын мәчеттә укырга кирәкме? Нәфел намазларын уку урыны билгеләнмәгән. Алар җәмәгать белән укылмый. Шуңа күрә аны ялгызыңа гына өйдә дә, мәчеттә дә, урман-болында да укырга рөхсәт ителә. Кайда гына укысаң да савабы бертигез булып ирешер, иншАллаһ.
Ялган - гөнаһмы?
Ялганны гөнаһ диләр. Үз дигәнеңә ирешү өчен генә түгел, кемнедер үпкәләтмәс яисә борчымас өчен дөресен сөйләмәсәң дә буламы? Билгеле ялган тыела. Шулай да өч очракта кагыйдәдән чыгарма бар: четерекле, кыен хәлгә калганда гомереңне һәм милкеңне саклау, башкаларны татулаштыру...
Балага исем кушу.
 Бала берничә көнлек булгач, аңа исем куелыр. Тәһарәт алып, уң колагына азан, сул колагына камәт әйтелер. Куелачак исемнең мәгънәсенә игътибар ителер. Матур исем куелыр. Аннан соң, Коръәни Кәримнән бер сүрә укылып, дога ителер. Баланың иленә, милләт һәм диненә файдалы кеше...
Гыйсә
Кадерле вә газиз балалар! Инде бу китабыбыз­ны шушы пәйгамбәр тормышына сәяхәт белән тәмамларбыз. Чөнки Гыйсә галәйһиссәламнән соң килүче пәйгамбәр, ул — Мөхәммәд галәйһиссәлам Ул инде бар­ча галәмгә, кешеләргә дә, җеннәргә дә җибәрелүче соңгы пәйгамбәр бу...
Әльясәгъ галәйһиссәлам
Әльясәгъ галәйһиссәлам Аллаһ тәгаләнең Бәнү Исраил кавеменә Ильястән соң җибәрелгән пәй­гамбәрләреннән иде. Ул Ильястән соң пәйгамбәр булып килсә дә, ләкин аның (Ильяснең) сүзләрен тыңлап, бергә Аллаһка гыйбадәт кылып, бер чорда яшәде. Ильяс галәйһиссәлам вафат булг...
Ильяс пәйгамбәр
Ильяс галәйһиссәламне Аллаһ тәгалә хәзерге Ли­вандагы Бәгләбәк исемле җирдә яшәүче халыкка пәйгамбәр итеп җибәрде. Ул кавем үзләренә агачтан яки таштан потлар ясап, шуңа табыналар иде. Менә сез, кадерле балалар, уйлап карагыз әле — әгәр дә берәү агачтан яки таштан...
Сихер турында вәгазь «Сак булыгыз сихер!» (Рамил Юныс) Өшкерү догалары, Коръән аятьләре(аудиоязмада)
Сихер турында вәгазь «Сак булыгыз сихер!» (Рамил Юныс):   Өшкерү догалары, Коръән аятьләре(аудиоязмада): Әгәр дә ошбу язманы тыңлаган вакытта сездә гайре табигый хисләр барлыкка килсә, әйтик чыгып китәс...
Сәер (гаҗәеп).
Бик сәер, 50 сумлык акчаны мәчеткә бирсәк, ул безгә бик күп булып, ә базарда калдырсак сизелмәстәй аз кеби тоела. Сәер, Аллаһы Тәгаләне олылап бер сәгать догалар укысак, ул вакыт безгә бик озак булып, ә теливизор карап утырсак, шул ук вакыт бик кыска тоела. Сәер, до...
Дөреслектә, Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләгән эштә зур көч-куәт бар!
Имам Газалинең “Ихья уль-Гулумүд-дин” китабында ошбу вакыйга бәян ителгән. Бәни Исраил кабиләсендә бер тәкъва кеше бар иде, ул бөтен вакытта да гыйбадәт белән мәшгүль иде.Бер вакытта аның янына кешеләр килеп сөйләделәр бер халык барлыгын, ул халык агачка гыйбадә...
Көдси хәдис
Әй Адәм баласы, үлем - ул ишек һәм бар кеше дә ул ишектән керәчәк. Әй Адәм баласы, үлем - ул савыт һәм бар кеше дә ул савыттан эчәчәк. Әй Адәм баласы, чынлыкта Мин сине ахирәт өчен яралттым һәм  синнән ахирәт гамәлләрен телим. Син калдыр дөнья эшләрен, дөре...
Нәрсә ул рия
Рия - ул бер гыйбадәтне Аллаһның ризалыгы өчен түгел, ә кеше ризалыгын теләп, кеше күрсен яисә ишетсен өчен кылу. Бу кешенең максаты дан яулау һәм казаныш табу, ягъни ул бик яхшы һәм изге, ул имеш беркайчан да һәм беркемгә дә яманлык эшләми торган бер фәрештә шикелле кеше. ...
Корбан темасына әңгәмә
Сезнең игътибарга Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев белән корбан темасына әңгәмә тәкъдим итәбез. 2013 ел.  Әңгәмәдәш – Нияз Сабирҗанов. ДУМ РТ сайтыннан алынды. Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, мөбар...
Гыйлем - гомер яктысы
"Гыйлем белән гамәл итүне үзеңә гадәт кыл, әгәр галим гыйлемне гамәлдә кулланмаса, ул рухсыз бәдәнгә охшый", — шундый сүзләрне имамыбыз Әбү Хәнифә әйткәне бар. Билгеле ки, Ислам кешеләрне гыйлем алуга этәрүче диндер. Моңа гыйлем өйрәнергә өндәгән аятьләр...
Ватык савыт кулланмагыз
Халыкта ватылган, чатнаган савытны өйдә тотарга ярамый дигән хорафат бар, ләкин моның сәбәбен бик аз кеше генә белә. Савыт-саба шалтырамый тормый диләр... Тормыш булгач төрле хәлләр була, савыт-саба чатнарга да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин. Һәр өйдә ялгышмы ул, чынлапмы савыт...
Хаҗәт намазы һәм догасы
Күңелендә бер теләге, максаты булган кеше бу теләге тормышка ашсын өчен ястү намазыннан соң, тәһарәт алып, ике, я дүрт рәкәгать намаз укыр. Аллаһыга хәмде-сәнә әйтер. Аны мактар. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават вә сәлам әйтер. Теләге чынга ашсын өчен Аллаһы Тәгаләгә дога вә ният к...
Җомга хөтбәсе һәм догалары
ҖОМГА НАМАЗЫ Җомга намазын уздыру хөтбәләр. Җомга намазында ике хөтбә укылыр. Җомганың беренче хөтбәсе - фарыз булган хөтбә. Икенче хөтбә исә - сөннәттер. Хөтбәне укучы кеше (хатыйб) җомганың беренче сөннәт намазын мөнбәргә якын бер җирдә, ...
Мәүлид көне
Мәүлид бәйрәме тарихы Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәй...
Тәһлил әйтү тәртибе
Тәһлил әйтү тәртибен сөйләп күрсәтсәгез иде? Һәр мөселман көненә иң кимендә 100 тапкыр “Ләәә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр-расүүлуллаааһ, дип тәһлил әйтергә бурычлы. Кеше үлеп барганда, ягъни соңгы сулышын алганда: “Ләәә иләәһә илләллаааһ,” - ди...
Сәҗдә кылу
Коръән Кәримдә 14 җирдә сәҗдә аяте бар. Бу сүрәләрнең берсен күңелдән ятларга уйлаганда, көнгә бик күп укырга туры киләчәк. Барысында да сәҗдә кирәк буламы, әллә укып туктаганда гына ярыймы? Әлбәттә, шушы сәҗдә аяте кергән сүрәне ятлаганда бик күп тапкыр кабатлаулар булачак...
Аллаһ юлында көрәшүче мөслимәләр
Ир кешеләр кебек үк хатын-кызлар дә Аллаһыга ышанганнар, дин юлында үзләрен корбан иткәннәр. Шундый иман Өмме Күлсүм бинт Гукъбәне Мәккәдән Мәдинәгә күчәргә этәргән. Ул моны Пәйгәмбәр гәләйһиссәләм белән мөшрикъләр арасында Ходайбиядә килешүе төзелгәннән соң эшләгән. Шул солых нигезен...
Мөхәммәд галәйһиссәлам — беренче урында
Америка галиме Майкл Хартның «Тарихтагы иң бөек йөз шәхес. Тәртип буенча тезелгән» исемле китабында сүз үтә акыллы, талантлы, шәфкатьле яки явыз кешеләр турында гына түгел, ә инсаният дөньясына зур йогынтысы булган затлар турында бара. Беренче басмага беренче итеп Мөхәммәд галәйһис...
Коръән һәм Пушкин
Борынгы Көнчыгыш шагыйрьләренең бик күп әсәрләрендә Коръәндәге вакыйгалар, гаҗәеп күренешләр чагылдырылган. Мөселман дөньясының изге китабы башка илләрнең, бүтән дингә инанучы әдипләрнең дә игътибарын җәлеп иткән. Бөек рус шагыйре А.Пушкин, шулай ук М.Лермонтов, Л.Толстой, И.Бунин һәм...
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләм турында кыскача
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм милләте буенча гарәп, курәеш кабиләсеннән. Әтисе Габдулла, аның әтисе Габделмоталлип, аның әтисе Һашим, аның әтисе Габделмәннәф, аның әтисе Кусит, аның әтисе Кинән, аның әтисе Морат. Пәйгамбәребезнең нәселе Исмәгыйль гәләйһиссәл...
Сихер белән шөгыльләнүче кешенең урыны җәһәннәмдә
Әгәр кеше - берэрсе сораган эйберне, эйтик, сөйдергечне ясап бирсэ, (яки ике кешене кавыштыру өчен ясалса да) бу инде сихер була. Гаиләне саклар өчен дип ялварсалар да, бу барыбер сихер булып кала бирэ. Ә сихер белән шөгыльләнү иң зур гөнаһлардан санала. Сихерчегә кичерү юк. Шәригать ...
Updated: 02.09.2017 — 22:28

Добавить комментарий

Поиск

Игелек.ру © 2017
Яндекс.Метрика