Лениногорск ilnarnk@bk.ru e3443e

Кара тмин белән дәвалану

Кара тмин — һәртөрле авыруны дәвалау чарасы Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)  «Кара әнистә үлемнән башка барлык авыруларга да дәва бар»,- дигән.

Кара тминның химик составы
 
Кара тмин составында 100гә якын организмга файдалы матдәләр бар: куе һәм куе булмаган май­лы кислоталар, 15 төрле аминокислота, аның 8е бигрәк тә әһәмияткә ия, алар организмда эшлән­миләр һәм алар азык-төлек белән кертелергә тиеш.
Кара тминда А, В, В2, Вд, В0, Вд, С, Е витаминна­ры, эфир мае, алкалоидлар һәм түбәндәге микроэле­ментлар: кальций, тимер, бакыр, цинк, фосфор, на­трий, калий һәм моносахаридлар, каротин һәм баш­ка биологик актив матдәләр бар.
 
Кара тминны куллану ысуллары
 
Кара тмин орлыгын яисә маен башка табигый биостимуляторлар кебек кулланалар. Гадәттә, бу дәвалау курсы 3 айдан 6 айга чаклы дәвам итә (ләкин 1 айдан да ким булырга тиеш түгел). Даруны 15 көн кабул иткәч, 3-5 көн туктап торырга тәкъдим ителә.
Авыруның препаратны кичерү һәм мөмкинлек­ләренә карап, даруны эчү өчен түбәндәге ысуллар­ның берсен сайлап алырга мөмкин:
Иртә белән ашарга 30 минут кала 1 чәй ка­шыгы май яисә төелгән 1 чәй кашыгы орлыкны кабул итәргә. Ашарга 30 минут кала, 1 чәй кашыгы майны кабул итәргә һәм аннан соң 1 аш кашыгы бал болгатылган ярты стакан суны эчәргә.
Ярты стакан суга 1 чәй кашыгы тмин мае, 1 аш кашыгы бал кушып болгатырга һәм ашарга 30 минут кала кабул итәргә.
Искәрмә: кара тмин маен куллану алдыннан яхшылап болгатырга, кара тмин орлыгын киледә төяргә кирәк.
 
Куллану дозасы
 
15 яшьтән узганнарга тулы доза бирелә. Бала­ларга һәр 4 яшькә чаклы 5 тамчы май исәпләнә. Мәсәлән: 4 яшьтәге балага — 5 тамчы. 8 яшьтәгегә — 10 тамчы, 12 яшьтәгегә — 15 тамчы. 1-2 яшьтәге балаларга зурлар дозасының 1/12~1/8 өлеше бирелә.
 
Саклау
 
Тмин препаратларын кояш нуры төшмәслек, коры, салкынча урында сакларга кирәк.
 
Кара тмин маеның организмга тәэсире
 
Кара тмин составында туенмаган (ненасыщенные) ярымтуенмаган май кислоталары, аминокислоталар А, В, В2, В3, В6, Вд, С, Е провитаминнары, эфир май­лары, флавоннар, минераль матдәләр яки макроэлементлар (кальций, магний, натрий, калий, хлорид­лар) һәм микроэлементлар (цинк, бакыр, һ.б.) бар.
Галимнәрнең фикеренчә, кара тминның составы әле тулысынча, фәнни яктан тикшерелеп бетмәгән.
Кара тмин составында булган витаминнар, макро-, микроэлементлар кеше сәламәтлегенең бик мөһим факторлары.
Мәсәлән, С витамины (аскорбин кислотасы) матдәләр (аксым, май, шикәр) алмашында актив катнаша, кешенең иммунитетын ныгыта.
В витамин группасы углеводларның оксидлашуы өчен бик әһәмиятле, майларны үзләштерүдә, күзәнәкләр сулауда, эритроцит, тромбоцит һәм лей­коцитлар ясалу процессында катнаша.
А витамины (ретинол) күзнең караңгыга ияләш­үендә, иммунитетны көчәйтүдә,калкансыман биз (щитовидная железа), бөер өсте (надпочечники) бизе эшчәнлеген дә, шулай ук җәрәхәтләр төзәлү процес­сында катнаша.
Е витамины (токоферол) — организмның вакыт­сыз картаюын кисәтә, җенес бизләре эшчәнлеген нормальләштерә. Төрле аллергик авырулар, атерос­клероз, югары кан басымы, бавыр авырулары һ.б. күп кенә авырулар вакытында Е витамины кирәк.
Кара тмин составындагы минераль матдәләр йөрәк, бавыр, бөернең эшчәнлеген яхшырта, сидек әчесен (кислотасын) куа, симерүдән профилактик чара булып тора.
Тмин составында булган май һәм аминокислота­ларның күбесен «алмашы булмаган», бик кирәкле кислоталар дип атыйлар, чөнки алар организмда барлыкка килмиләр, тик азык-төлек белән генә кер­телергә тиеш.
 
Кара тмин нинди авыруларны дәвалау чарасы булып тора?
 
Кара тмин мае һәм орлыгы бик күп авыруларны дәвалау чарасы булып тора. Бу хакта гарәп, инглиз, рус телендә шактый мәгълүматлар бар. Ул авыру­ларның кайберләрен санап китик:
ашказаны-эчәк авырулары (гастрит, энтероколит), ашказаны, эчәк тракты спазмалары;
бавыр авырулары, үт куыгы ялкынсынуы (ге­патит, цирроз, холецистит);
йөрәк эшчәнлегенең функциональ бозылулары (кардионевроз), йөрәк тамырларының спазмы (ишемия, стенокардия), гомуми атеросклероз;
баш авыртуы;
физик һәм акыл арганлыгы вакытларында;
невралгия, артралгия, миалгия, кычыттыргыч дерматозлар (тән тиресе авырулары);
спазмларга каршы һәм авыртуны басучы чара (врач консультациясеннән соң мәсәлән, эч авырткан­да ашыгыч рәвештә операция кирәк булырга мөмкин);
бөер-сидек юллары, җенес әгъзалары авырула­ры;
тын-сулыш юллары, үпкә авырулары;
төрле инфекцион авырулар (яхшы бактерицид чара; антибиотикларга чыдам микробларны үтерә);
күкрәк сөтен арттыра;
иммун системасын ныгыта;
буыннар авыртуы, остеохондроз;
күз, колак авырулары.
Дөрес кулланганда, препаратның тәкъдим ителгән дозасын арттырмаганда, кара тмин организ­мга тик уңай тәэсир итә.
Кара тмин иммун системасын стимуллаштыра. Шул сәбәпле хроник авыруларның симптомнары көчәергә мөмкин. Биостимуляторлар кабул иткәндә, бу хәл организмның нормаль реакциясе. Бу очрак­та даруны 2-3 көн кулланмый торырга кирәк
 
Кемгә кара тминны кулланырга ярамый?
 
йөкле хатыннарга;
әгәр кара тмин препаратларын кулланганда аллергик реакция күзәтелсә;
тирегә сөрткәндә кызару, кычыту күзәтелсә;
әгәр авыруга бөер, бавыр, йөрәк кебек әгъзалар күчереп куелган булса;
авыруның хәле начар булып, аңа ашыгыч ярдәм кирәк булса, кара тмин өстәмә дәвалау чарасы гына булып тора.
Дәваланган вакытта харам ризыклар ашау, эчем­лекләр эчү катгый тыела.
 
Кара тмин препаратлары белән кайбер авыруларны дәвалау ысуллары
 
Авыруларны кисәтү, иммунитетны ныгыту, орга­низмны гомуми сәламәтләндерү өчен, кара тмин маен яисә орлыгын тәүлеккә бер тапкыр, ашарга 30 ми­нут кала 1 чәй кашыгы кулланырга тәкъдим ителә.
 
Нерв системасы авырулары
 
Йокысызлык
Йокларга ятарга 30 минут кала 1 чәй кашыгы тмин маен җылы сөт яисә су белән эчәргә.
 
Истерия (нерв авыруы)
 
Иртә һәм кич ашарга 30 минут кала 1 чәй ка­шыгы тмин маен эчәргә. Соңыннан 1 аш кашыгы балны авыз эчендә тәмам эреп беткәнче тотарга һәм йотып җибәрергә.
 
Баш авырту
 
Чигәләргә, маңгайга, колак яннарына муенның арткы ягына кара тмин мае белән, әз дигәндә 10 минут дәвамында, массаж ясарга. Иртә белән 1 чәй кашыгы тмин маен яисә орлыгын кабул итәргә.
 
Хроник ару, хәлсезлек
 
1 стакан балга 3 чәй кашыгы алма уксусы, 1 чәй кашыгы тмин мае кушып болгатырга һәм йоклар алдыннан 2 чәй кашыгы катнашманы җылы су белән кабул итәргә.
 
Йөрәк-кан тамырлары авырулары
 
Йөрәк өлкәсендә әчеттереп авыртканда
Бер стакан кайнар сөткә 1 чәй кашыгы тмин мае, 1 чәй кашыгы бал салып болгатырга. Кайнар ки­леш эчәргә.
 
Югары кан басымы (гипертония)
1нче рецепт. 100 грамм балга бер лимон согын кушып болгатырга һәм 1 аш кашыгы тмин мае өстәргә. Йокы алдыннан шушы катнашманы җылы су белән 1 аш кашыгы эчәргә.
2нче рецепт. 100 грамм кызыл чөгендер согына 1 аш кашыгы бал, 1 чәй кашыгы тмин мае кушарга һәм шушы катнашманы көненә 3 тапкыр 1 аш ка­шыгы эчәргә.
 
Кан басымы түбән булганда (гипотония)
Кайнар чәй яисә сөткә 5 тапчы тмин мае өстәп, көненә 3-4 тапкыр эчәргә.
 
Кардионевроз (йөрәк неврозы)
1-2 ай буена көненә 3 тапкыр 30 грамм бал ашар­га. Балның кичке порциясен җылы сөт белән болга­тырга һәм 1 чәй кашыгы тмин маен өстәргә, йок­ларга ятканчы 30 минут алдан эчәргә.
 
Стенокардия (йөрәк-кан тамырларыныц кысылуы)
Табиб белән киңәшләшергә!
1 литр балга 50 мл тмин мае, 10 лимон согы кушарга, 5 баш сарымсакны юарга, ит тарткычы аша чыгарырга. Бөтенесен бергә кушып, яхшы итеп бу­тарга. Пыяла банкага салып, капкач белән ябарга һәм салкын җиргә куярга. 1 атнадан соң, бу кат­нашманы кулланырга була. Ашаганга чаклы, 20- 30 минут алдан көненә 3 тапкыр 1 чәй кашыгы ка­бул итәргә.
 
Югары сулыш юлы һәм үпкә авырулары
 
Бронхиаль астма (тын юллары кысылуы), бронхит, ютәл
5 тамчы тмин маен тел астында тотарга яисә тмин орлыгын чәйнәргә.
күкрәккә тмин һәм зәйтүн мае катнашмасы (1:5) белән массаж ясарга.
1 чәй кашыгы тмин маена ярты стакан лимон согы һәм 2 аш кашыгы бал өстәргә, яхшылап болга­тырга. Бу катнашманы 2-3 тапкыр 1 чәй кашыгы эчәргә.
тмин мае белән ингаляция ясарга, 1 литр кай­нап торган суны уттан алырга, 1 аш кашыгы тмин мае салырга һәм шуннан чыккан парны 5-10 ми­нут дәвамында суларга. Сулаганда башны сөлге белән капларга.
 
Үпкә туберкулезы
Эмаль кастрюльгә 100 әр грамм бал, каз мае, какао порошогын салырга, соңыннан 1 аш кашыгы (15 мл) алоэ согы өстәргә. Бу катнашманы җылы­тырга (ләкин кайнау дәрәҗәсенә җиткер-мәскә), со­ңыннан аңа 1 чәй кашыгы тмин мае өстәп болга­тырга. Пыяла банкада яхшылап каплап суыткычта сакларга. 1 аш кашыгы катнашманы 1 стакан кай­нар сөттә эретеп, ашау алдыннан 30 минут кала иртә һәм кич эчәргә.
 
Ашказаны, эчәк, бавыр, үт куыгы авырулары
 
Гастрит
500 грамм балга 500 мл бака яфрагының (подо- рожник) согын өстәргә һәм эмалированный савытта 5-10 минут акрын гына кайнатырга. Суынгач 100 мл тмин мае өстәргә һәм болгатырга. Бу катнашма­ны көненә 3 тапкыр ашаганга чаклы кабул итәргә.
 
Ашказаны һәм унике илле эчәктә җәрәхәтле авыру (язва желудка и 12-перстной кишки)
1 стакан суга 1 аш кашыгы җитен орлыгы са­лып 2-3 минут кайнатырга, төнәткәннән соң, 1 чәй кашыгы тмин мае өстәргә. Иртә һәм кичен 1 / ста­кан күләмендә эчәргә.
 
Эчәкләрнец ялкынсынуы (энтероколит)
1 стакан сөткә 1 чәй кашыгы бал һәм 1 аш ка­шыгы тмин мае өстәргә, көненә 1-2 тапкыр эчәргә.
 
Бавыр авырулары, үт куыгы ялкынсынуы (гепатит, цирроз, холецистит)
1 чәй кашыгы төелгән кара тмин орлыгына кай­нап торган 1 стакан су салырга, термоста ике сәгать төнәтергә, соңыннан сөзәргә. Суыткычта сакларга. Көненә 3-4 тапкыр, ашаганчы 1-2 аш кашыгы эчәргә.
 
Бөер һәм сидек юллары авырулары
1 чәй кашыгы нарат җиләген (брусника) 1 ста­кан кайнап торган су белән пешерергә. 30 минут төнәтергә, соңыннан сөзәргә. 1 чәй кашыгы тмин мае, 1 аш кашыгы бал өстәргә. Ашар алдыннан көненә 2 тапкыр (иртә һәм кич) ярты стакан күләмендә эчәргә.
 
Сидек юлларында таш булганда (почечно-каменная болезнь)
250 мл тмин маен 500 грамм бал белән кушып болгатырга. 2 чәй кашыгы катнашманы ярты ста­кан суга кушарга һәм иртә белән ач карынга, көненә 1 тапкыр кабул итәргә.
200 мл тмин маен, 200 г балны, 200 мл лимон согын бергә кушарга, яхшылап бутарга һәм 10 көн дәвамында төнәтергә. Караңгы, салкын урында сак­ларга. 2 атна дәвамында, 1 әр аш кашыгы күләмендә ач карынга, көненә 3 тапкыр кабул итәргә. Дәвалау курсын 1 атнадан соң — кабатларга.
 
Диабет (шикәр авыруы)
 
1 стакан тмин орлыгын, 1 стакан чәчәк крессын (кресс цветочный) 1/2 стакан гранат кабыгын кофе- тарткычта тартырга, яхшылап бутарга. Бу катнаш­маны иртә белән ач карынга 1 чәй кашыгы, ай буе кабул итәргә.
Катнашманы суыткычта тотарга. Бер айдан соң, сидек анализларын ясарга. Әгәр шикәр концентра­циясе нормаль булса, даруны кабул итүне туктатыр­га. Нормаль булмаса, дәвам итәргә.
 
Мускуллар, буыннар һәм умыртка баганасы авырулары (миозит, артрозо-артрит, остеохондроз)
 
Кара тмин маен зәйтүн мае белән катнаштырыр­га (1:1), бераз җылытып алырга, авырткан җиргә 10-15 минут дәвамында массаж ясарга. 1 чәй ка­шыгы төелгән тмин орлыгын, 1 стакан суга кушып кайнатырга һәм 1 аш кашыгы бал белән болгатып, йоклар алдыннан эчәргә.
Дәвалау курсы әз дигәндә 10-15 көн.
 
Ир-атлар авырулары
 
(Простатит, импотенция)
1 аш кашыгы кара тмин орлыгын 1,5 стакан суга салып, 5-7 минут кайнатырга, 10 минут төнәртергә, сөзәргә. Көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә.
 
Хатын-кызлар авырулары
 
 Бала тудырганда
1 аш кашыгы кара тмин маен 1 аш кашыгы бал белән бутарга, җылы су белән эчәргә. Кара тмин тулгак вакытында авыртуны җиңеләйтә, бала туды­ру процессын стимуллаштыра.
 
Гинекологик авырулар
Көненә 2-3 тапкыр 1 чәй кашыгы тмин маен бал белән эчәргә.
 
Колак авырулары
Колакка 1 тамчвы тмин маен тамызырга. Көнгә
тапкыр 1 чәй кашыгы тмин маен яисә орлыгын кабул итәргә.
 
Күз авырулары
 
1 аш кашыгы кара тмин орлыгын 1 стакан суда кайнатып алырга. Суынгач, иләк аша сөзәргә.
мамык тампонын шул суда чылатырга һәм 10 ми­нутка күз кабагы өстенә куярга.
йоклар алдыннан чигәләргә тмин мае белән массаж ясарга һәм кишер согы белән 7 тамчы тмин маен эчәргә.
 
Тире авырулары
 
Бетчәле битне дәвалау
1 чәй кашыгы тмин маен 2 аш кашыгы балны һәм 50,0 мл җылы ромашка төнәтмәсен (1 аш ка­шыгы ромашка чәчәге, 1 стакан кайнар су) бергә кушарга. Бу катнашма белән биткә атнага 1 тапкыр
маска ясарга. Масканы 15 минут тотарга.
1 стакан кара тмин орлыгын, ярты стакан гра­нат кабыгын бик вак итеп төяргә яисә кофемолкада тартырга һәм 1 стакан алма уксуеы белән катыш­тырырга, 2 минут салмак кына утта җылытырга. Соңыннан бу катнашмага 2,5 стакан тмин мае өстәргә һәм бетчәләр беткәнчегә кадәр, ятыр алдын­нан аны биткә сөртергә.
 
Җәрәхәтләр (раны)
Берничә кат марляны тмин мае белән сеңдерергә һәм повязка ясарга.
 
Тиренең ялкынсынуы (экзема, лишай)
Авырткан җирне көненә 3 тапкыр тмин мае белән сөртергә. Иртә белән 1 чәй кашыгы тмин маен яисә орлыгын кабул итәргә.
 
Тирене яшәртү, җыерчыкларны киметү
1 чәй кашыгы тмин маен, 1 аш кашыгы балны, бер йомырка сарысын бергә кушып, яхшылап бу­тарга һәм мамык тампон белән биткә һәм муенга сөртергә. Беренче каты кипкәч, икенче һәм өченче кат буярга. 20-25 минут үткәч, маска юеш тампон белән сөртеп алына. Атнага 1-2 тапкыр ясала.
 
Теш һәм уртның авыртуы
 
Алма уксусын тмин мае белән катнаштырып авызны чайкасаң, иншәә’ Аллаһ теш сызлавы басы­лыр.
авырткан тешкә һәм янәшәдәге уртка тмин мае белән массаж ясарга.
— уртның лайлалы катына тмин мае белән мас­саж ясарга.                        
 
Кара әнис сәламәтлек саклау һәм сихәтләнү ча­расы гына булып тормый, ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәте дә. Кем аны инанып һәм шифасына өметл­әнеп куллана, иншәә Аллаһ, әҗер вә саваплар кәсеп итә һәм Аллаһының рөхсәте белән Кыямәт көнендә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шәфәгатенә лаек була.
Кара әнис маен һәм орлыгын кулланып, без дә аларның бик күп файдалары булуына инандык. Бу хакта кайберәүләрнең генә фикерләрен сезнең та­рафка җиткерәбез:
 
Ләйсән: «Күпме анемиядән шифаханәләрдә дәва­ландым, бер файдасын да тапмадым. 60 мл лы 2 шешә тмин маен «бисмилләһ» белән Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, 1 чәй кашыгы баллы су белән көненә 2 тапкыр эчтем, кан анализларым нормальләште. Үземне, элхәмдүлиллэһ, яхшы сизә башла­дым».
 
Гөлнур: «5 яшьлек кызымның температурасы 39 градуска җитте. Коръән сүрәләре укый-укый бөтен тәненә кара тмин мае белән массаж яса­дым. Кызым белән икәүләп Аллаһтан үтенеп шифа сорадык. Бераздан соң, аның температурасы төште, бүтән күтәрелмәде».
 
Рузалия: «Инде ничә ел, улымның грипп, ОРЗ дан соң хроник бронхиты кузгала. Бервакытта да ан­тибиотиклар кулланмыйча ул сихәтләнә алмый иде. Хәзер салкын тисә, улыма көненә 2 тапкыр 1 чәй калагы тмин мае бирәм һәм күкрәген шуның белән сылыйм. Аллаһыга шөкер, ул сихәтләнә, ан­тибиотикларны кулланмыйбыз».
 
Г. Г.: «Операциядән соң бик нык эчем авырта иде. Хәзер авырткан вакытта дару урынына эчем­не кара тмин мае белән сылыйм, шуннан соң авыр туы басыла».
 
3. М.: «Өченче баламны тапкач, эчем тулгак тоткан кебек бик нык авыртты. Эчемне кара тмин мае белән сыладым һәм шуның белән комп­ресс ясадым, авыртуы басылды».
 
М. Н.: «Кызым күп еллар хроник гайморит белән интекте. Борын куышлыгына кара тмин мае та­мыздым. Бик күп эренле-лайлалы сыекча бүленеп чыкты. Шуннан соң баш авыртуы һәм борын юл­лары томалануы бетте».
 
Дания: «Атлап барганда балтыр-табан буыным тайпылды, аягым шешеп чыкты, бик авыртты. Тмин мае өстенә Коръән сүрәләре укып, буынымны ышкыдым һәм шуның белән компресс ясадым, авыр туларым бетте. Киленемнең иягендә тиресе гел кызарып, кычытып йөрде, врачлар аллергия дигән диагноз куйдылар. Нинди мазьлар, таблеткалар белән генә дәваланмады — файдасы булмады, кара тмин маен сөрткәч, әлхәмдүлилләзһ, шифаланды».
 
М. X.: «Бик нык аяк буыннарым сызлый иде. Баскычтан көчкә атлап төшә идем. Тмин маен бал белән берәр чәй кашыгы- көненә 2 тапкыр 4-5 ай дәвамында эчтем. Бер үк вакытта тез буын нарыма көн саен тмин мае белән 15 әр минут мас­саж ясадым. Хәзер үземне күпкә яхшырак хис итәм».
 
Э. Ң.: «Сәламәтлегемне ныгыту өчен ай буена- 1 чәй кашыгы тмин маен иртәнге намаздан соңкөн саен эчтем. Күңелем күтәренке, аруым әзрәк булганын сиздем. Уч төбе, табан асты тиресенең корылыгы, кытыршылыгы бетте».
 
Шулай итеп, кара тмин мае безнең сәламәтлеге­безгә бик уңай тәэсир итә. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез. Аллаһ Үзенең могҗизага тиң даруы сәбәпле сезгә шифасын бирсен, дигән догада калабыз.
ХАРИСОВА ГАЛИМӘ "Кара тмин һәм зәйтүн белән дәвалану" китабыннан

Оставить комментарий