Игелек.ру

Онлайн журнал на русском и татарском языках

Канлы үлән үлемнән алып калды

ПОДЕЛИТЕСЬ ЧЕРЕЗ СОЦСЕТИ, ВАТСАП, ВАЙБЕР И Т Д...

Май башында дачага йөртүче рейс автобусын көтеп торганда, яныбызга кечкенә буйлы, җыйнак гәүдәле, елтыр кара күзле, карап торышка 70 яшләр тирәсендәге бер карчык килеп туктады. Кул арбасы тартып җил-җил атлап килгәнгә, бит очлары яш кызларныкыдай алсуланып чыккан, көләч йөзеннән нур балкыган әбекәй Бриллиант исемле икән. Автобусны бик озак көттек, ул арада сүзчән әбекәй, үз башыннан үткән гыйбрәтле хәлне сөйләп, шаккатырды.

Сиксән яшем туларга өч кенә көн калды инде, — дип башлады ул сүзен. — Япа-ялгыз карчык мин. Картым мәрхүм. Ире ташлап чыгып киткәч, бердәнбер кызым эчеп әрәм булды. Оныгым Мәскәүдә университетта юристлыкка укый. Шул өмет йолдызыма аз булса да бу­лышыйм дип, бакчамны һич кенә дә ташлыйсым килми әле. Хәрәкәттә — бәрәкәт бит. Бакчам гомеремне озайта, чирләргә ирек бирми.

Сиңа сер итеп кенә сөйлим, мон­нан егерме ел элек үлә яз­дым, бик нык шешендем. Ба­вырым эштән чыгып, бөтен җиремә сары су тулган иде, врачлар яман чир таптылар. Операция ясарга соң инде, чирең азган, дүртенче стади­ядә дип Кремль астындагы больницадан кире бордылар. Кызыма: "Әниеңнең күп бул­са бер айлык гомере калган, көчле дарулардан өзмәгез, хәле начарайса, "Ашыгыч яр­дәм" чакыртыгыз, сызлануын баса торган наркотиклы укол салып китәрләр", — дип әйт­кәннәр.

Һай, ул көннәр… Аягыма басарга хәлем юк, ни ашасам да косам, су эчәм дә, су эчәм, чөнки бөтен эчем яна, гөберле бака кебек кү­бендем. Якыннарым кайгы­ра, тик булыша гына алмый­лар. Гомерем бетмәгәнгәдер инде, шул язда киявебез Дмитрий "Дальние сады"дан дача сатып алды. Ялга каршы өйдә үземне генә калдыра алмаганга күрә, мине дә үз­ләре белән бакчага алып ба­рырга мәҗбүр булдылар. Кызым: "Әни, саф һава су­лап, чәчәкләр иснәп кайтыр­сың, күңелең күтәрелер", — диде.

Килеп җиттек бакчага. Кияү, алмагач күләгәсенә па­лас җәеп, мине шунда кү­тәреп чыгарып утыртты. Бак­ча шау чәчәктә, көн аяз, дө­нья ямьле, ә үзем кара кай­гыда: соңгы сулышым кисе­лергә күп калмаганлыгын ча­малыйм… Чарасызлыктан күз яшьләрем акты. Нихәл итим, торып йөрергә хәлем булма­гач, күзле бүкән кебек уты­рам шулай. Әйләнә-тирәмне каплап алган сап-сары чәчәк­ле биек үләндә бал кортлары безелдәшкәнне күзәтәм. Шул вакыт капкабыздан ак яулык­лы, илле-илле биш яшьләр чамасындагы сөйкемле генә бер хатын керде. Балаларыма бакчасын саткан элеккеге хуҗабикә Сәгъдәнә булып чыкты ул. Кызымнан рөхсәт сорап, әлеге сары чәчәкләрне кайчы белән кисеп, нәни кәрзиненә тутыра башлады.

— Гаеп итмәгез инде яме, бераз гына җыям, сезгә дә калдырам, — диде ул. — Мең төрле чирдән котка­ручы хикмәтле канлы үлән бит бу. Чәчәк-сабакларын май аенда җыйсаң, аеруча файдалы. Аракыга салып төнәтеп, бик шифалы дару ясап куям мин аннан. Күп­тәннән ансыз тора алмыйм. Тешем сызлый башласа, ур­тым шешеп чыкса, шуның белән авыз чайкыйм. Берәр җиремә чуан чыкса, шуның төнәтмәсен ябам. Шешләрне бик әйбәт суыра ул. Бакчада эшләгәндә, кулым җәрәхәт­ләнсә, чи үләнне сыгып, суын ярага тамызам. Йод сыман яндырып ала да, ки­селгән җиреңнең төзәлгәнен сизми дә каласың. Аяк- кул­лардагы сөялләрне, тире ас­тындагы зур төерләрне, тән­нән кабарып торган миңнәр­не дә бетерә ул. Моннан өч ел элек ирем Хәйретдиндә яман шеш тапканнар иде. Шушы даруны тамчылап эчертеп, аны ашказаны бе­лән үңәчендәге шешеннән коткардым. Табибларга ба­рып күренгәч, исләре китте. Чирнең эзе дә калмаган! Ал­лага шөкер, ирем хәзер ис­ән-сау. Терелгәч, йөгереп кенә йөри. Балалар да, үзем дә сөенеп бетә алмыйбыз.

Бу хатынны шаккатып тыңладым. Аннан кызымнан шул дару үләнен җыеп, тө­нәтмә ясавын үтендем. Ничек эчәргә кирәклеген теге хатын өйрәтеп калдырды. Кырык көн эчкәч, тәнәфес ясап ал­дым. Агулы үлән башта кос­тырды. Тик мин дәваланудан туктамадым. Аннан акрынлап аяк-кулларымдагы, корса­гымдагы, битемдәге шеш­ләрем кайта башлады. Эчем­нең авыртуы басыла төште. Шешенгәч, әйтсәң, кеше ышанмас, гәүдәм 96 килога җиткән иде, ә сау чактагы авырлыгым симез сарык түшкәсеннән артык түгелдер, билләһи. Шешләрем беткәч, шыр сөяккә калдым, тирем буш капчык кебек салынып төште. Карачкыга әйләндем, почык борыным гына утырып калды, күзләр эчкә батты.

Анысы шул кадәр генә, иң мөһиме — тоташ сызланудан туктадым. Акрынлап тамак­тан ризык үтә башлады. Эчкә бераз җылы керде, тырнак очы кадәр генә булса да, яшәүгә өмет уянды. "Әллә коточкыч яман чирне җиңеп чыгып киләм микән?" — дим. Бакчамдагы хикмәтле үлән вакытсыз үлемнән тәки алып калды бит мине! Янәдән аяк­ка басармын, сиксәнгә җитәрмен дип кем уйлаган!

Журналист икәнлегемне белгәч, әбекәй гыйбрәт өчен бу хакта язып чыгуымны үтенде. Дөнья куып, эш май­тарып, эт урынына чаба тор­гач, очраклы юлдашымның гозерен онытып җибәргән­мен. Берүк гафу итә күр ин­де, Бриллиант әбекәй! Соң булса да уң булсын дип, бү­ген кулыма каләм алдым. Язарга керешкәнче медицина белешмәлекләрен, халык дә­вачылары турындагы язма­ларны, медицина энциклопе­диясен актардым, Интернет­тан кызыклы мәгълүматлар тупладым.

Канлы үләннән ясалган даруларның шифасы турын­да борынгы әби-бабалары- быз да белгән, им-томчылар, халык дәвачылары аның су­дагы төнәтмәләре белән күп­төрле чирләрне, аерып әйт­кәндә, тире авыруларын дә­валаган икән. Бүгенге көндә дә аны кулланучылар байтак. Чирләрне алдан кисәтү йө­зеннән, шау чәчәкле сабакла­рын миллек пешекли торган ләгәндә төнәтеп, шуны мунча кергәндә аз-азлап кына юына торган суыңа катнаштырсаң яхшы. Шәхсән үзем, май кы­чытканы белән канлы үләнне урып, мунча чоланына көл­тәләп асып киптерәм. Мунча себеркесе бәйләгәндә, 1-2 са­багын миллеккә кыстырып калдырам. Бакчада эшләгән­дә, кулым киселсә, корт чак­са, черки тешләсә, шушы үлән сабагын сындырып, кызгылтсу сыекчасын ярага сөртәм. Оныгым Фәнил шу­ны сөртеп, кулындагы сөялен бетерде.

Белгечләр фикеренчә, канлы үлән составында кеше организмында чирләр китереп чыгаручы микроор­ганизмнарны, зарарлы бакте­рияләрне юк итәргә сәләтле егермедән артык агулы матдә бар. Фармацевтлар аның төнәтмәсен папилломаларны, миңнәрне сөялләрне юк итә торган "Папиллайт" даруын ясаганда куллана икән. Канлы үлән сыгынтысы бактерицид мазҗларга кушыла, лейкопластырларга сеңдерелә. Бу составны ялкынсынуга көзән җыеруга каршы торучы, төрле шешләрне дәвалауда кулланылучы, кычынуны авыртуны басучы, нервларны тынычландыручы, үт суын һәм сидек кудыртучы, җәрәхәтләрне төзәтүче дарулар ясаганда катнаштыралар. Русларның канлы үләнне "чистотел" дип атавы очраклы хәл түгел. Ул зарарлы гөмбәчекләр ките­реп чыгарган тире авырула­рын дәвалауда дерматоло­глар тарафыннан күптәннән киң кулланыла. Галимнәр аның яман шеш күзәнәкләре үсешен туктату, метастазлар таралуын йөгәнли алу үзле­ген ачкан, шунлыктан онко­логия өлкәсендә куллана башлаганнар.

Канлы үләнне суда төнә­теп эчеп, спиртка салып дару ясап була икән. Интернетта төнәтмә яса­уның менә нинди рецептына юлыктым. Ярты литрлы пы­яла банка яки шешә тулганчы яңа өзелгән яки киптерелгән канлы үләнне турап тутырыр­га һәм өаенә аракы коярга. Өстен томалап караңгы урынга куеп ике атна төнәт­кәннән соң, 150 мл үлән тө­нәтмәсенә 350 мл аракы өс­тәргә. Әзер даруны ашар ал­дыннан көнгә өч мәртәбә эчәргә тәкъдим ителә. Көчле агудан ясалганга, бу даруны бик саклык белән генә кул­ланырга кирәк. Нибары 1 тамчы тамызып эчә башлар­га, дозаны көн саен күбәйтә барып, 5 тамчыга җиткере­ргә, көнлек дозаны 15 тамчы­дан арттырмаска кушылган. Әлеге даруны яман һәм га- дәти шешләрне, ревматиз­мны, ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәтен, бавыр белән т куыгын, колит, энтерит ке­бек эчәклек чирләрен дәва­лау максатыннан эчәргә ки­ңәш ителә. Аны эчкәч поли­плар юкка чыга, ә иртәле- кичле сөрткәндә сөялләр, кондиломалар, миңнәр ки­беп кубып төшә, диелгән. Төрле дерматозлар, ирен чабырулар, хәтта псориаз кебек озакка сузылучан тире авы­руы азынганда әлеге төнәтмә файда бирә, дип язылган. Халык дәвачылары теш урт­лары ялкынсынуын бетерү өчен әлеге эликсирны кулла­на. Канлы үләннең судагы төнәтмәсе организм өчен зы­янсызрак, ә нәтиҗәлелеге түбәнрәк санала. Шулай да, аның спирттагы көчле төнәт­мәсен суда ясалганын куллан­гач чирдән котылып булмаган очракта гына (соңгы чиктә генә) эчәргә киңәш итәләр. Даруның теләсә-кайсысы бер җиреңне төзәтсә, икенче ор­ганыңа зыян салмый калмый шул. Башыңа бәла төшеп, яман чиргә тарысаң, көчле дарулар эчмичә терелеп бул­мый бит, шул исәптән, канлы үлән, түңдербаш кебек агулы үләннәрдән ясалганнарын да.

Кадерле дусларым, бу мәкаләне укып чыккач, та­библар белән киңәшләш­мичә, канлы үлән төнәтмә­се ясап, аны үз белдегегез белән эчә башламагыз та­гын! Каш ясыйм дип, күз чыгара күрмәгез!

Хәмидә ГАБДУЛЛИНА, Татарстан яшьләре газетасыннан

Кура җиләге аспиринны алыштыра ала.
Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушалар. 2 аш кашыгы җиләкне 3\4 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2-3 мәрт...
Арпа чистарта
Арпа организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта, эчәлекне дәвалый һәм шикәр диабетыннан файдалы. Арпа 65% углеводтан торганга, боткасы бик туклыклы. Ул диетик үзлеккә ия. Юкка гына аны диабет һәм артрит белән авыручыларга ашарга киңәш итмиләр. Арпада вирус һәм бактерияләргә карш...
Шәфталу (персик)
Шәфталу аскорбин кислотасына, аксымга һәм микроэлементларга бай булуы белән файдалы. Ул аппетитны ача, ашаган ризыкны үзләштерүгә булыша, диабет белән авыручыларның хәлен җиңеләйтә, йокысызлыктан интеккәндә, ярсыганда ярдәм итә. Дәвалану максатында җимешнең теләсә кайсы өлеше кулла...
Кызыл миләш
Кызыл миләш дәвалау үзлекләренә ия. Мәсәлән, аның согын халык медицинасында атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар. Миләш төнәтмәсе дизентерияне дәвалау өчен дә кулланыла. Ашказаны, эчәк авырулары вакытында аннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш итәләр. Шулай у...
Юкә чәчәге
Юкә июнь-июль айларында чәчәк ата, җимешләре августта-сентябрьдә өлгерә. Юкә чәчәкләрендә эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, сапониннар, каротин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, фарнезол бар.    Юкә чәчәге препаратлары салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм темп...
Җитен (Лён обыкновенный)
Җитенчәләр семьялыгыннан 120 см га кадәр биеклектәге берьеллык үлән­чел үсемлек. Сабагы туры, нечкә, өске өлеше генә яки астан ук ботак­лы. Яфраклары күп, алмаш торыш­лы, кылычсыман яки кылыч-ланцетсыман, утырма, күкселрәк төстә. Чәчәкләренең диаметры 1,5—2 см, зәңгәр яки күк, кара...
Һиндыба (Буын чәчәк) Цикорий обыкновенный.
Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан бар­лык вегетатив органнарында сөтчел сыекча булган, үзәк тамырлы, биеклеге 1,5 м га җитә торган биек, гадәттә тармакланган сабаклы икееллык һәм күпьеллык үләнчел үсемлек. Ботаклары нык читкә тайпылган, өскә таба бераз нечкәрәләр. Тамыр тирәсе яфракла...
Җир тамыры, кылыч үлән (Аир обыкновенный)
Җир тамыры — ароидчалар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлек. Тамыры күп тармаклы, горизонталь-шуышма, эче ак, йомшак, губкасыман; тышы соргылт-сары яки соры-яшел, нечкә бау сыман күпләгән тамырлары бар. Яфраклары ачык-яшел, кыяклы очлы, итләч, үзәк тамырның өске өлешеннән бәйлә...
Җикәнбаш ( Рогоз широколистный )
Җикәнбашчалар семьялыгыннан 2 м га кадәр биеклектәге юан шуышма тамырча­лы күпьеллык үләнчел үсемлек. Сабагы Юан, буынтыксыз. Яфраклары озын, кыяк- сыман, җиңсәле, 4 см га кадәр киңлектә, сирәк кенә өч кырлы. Чәчәкләре бик вак, бер җенесле, чәчәк тирәлекләре юк, кара бәрхетсыман, ч...
Үги ана яфрагы (Мать и мачеха обыкновенная)
Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан озын, горизонталь, күп тармаклы та­мырчалы күпьеллык үләнчел үсемлек. Сабаклары туры, биек түгел, кабырчыксыман, тармаксыз, көрәнсу, чәчәк кәрзине белән тәмамланучы куе яф­раклар белән капланган. Тамыр яны яфраклары түгәрәк-йөрәксыман, ди­аметры 25 см...
Түндербаш, тимгелле түндербаш, елан уты (Болиголов крапчатый)
Чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан булган тимгелле түндербашның яман шеш авыруларына каршы могҗизалы тәэсире күптәннән билгеле. Үз ва­кытында Гиппократ та аны уңышлы кулланган. Ә Австрия, Германия, Франция, Венесуэла, Греция, Испа­ния, Мексика, Португалия, Румыния,Чили һәм башка кайбер...
Үгез күзе. ( Арника горная )
Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан кызгылт-көрән төстәге нечкә һәм күп тармаклы, кыска тамырчалы күпьел­лык үләнчел үсемлек. Сабагының би­еклеге 30—80 см, туры, гади яки бер­ничә кара-каршы ботаклы. Тамыр яны яфракларының саны — 6—8; алар озынча түгәрәк, куе яшел төстә, кәрзин хасил итәлә...
Өрек (Абрикос обыкновенный)
Роза чәчәклеләр семьялыгыннан 15 м га һәм аннан да биегрәккә җитә торган зур агач. Азиядә аның 7—8 төре таралган. Гади яки культура­лы өрек аеруча кыйммәтле санала. Өрек агачы бик үк төз булмаган кәү­сә һәм ябалдашлы; карт агачларның кайрылары буйга яргаланган, соры-коңгырт төстә, ...
Кычыткан, ике өйле кычыткан. ( Крапива двудомная )
Кычытканчалар семьялыгыннан шуышма тамырчалы, чага торган үләнчел үсемлек. Сабаклары туры, 20 см га кадәр биеклектә, дүрт кыр­лы, яфраклары кебек үк, каты төкчәләр белән капланган. Яфраклары кара-каршы торышлы, йомырка-ланцетсыман, озынлыкка — 15 см га, киңлеккә 8 см га кадәр, пыч...
Шомырт (Черемуха обыкновенная)
Роза чәчәклеләр семьялыгыннан биеклеге 10 м га җитә торган, куе ябал­дашлы зур булмаган агач яки зур куак. Кәүсәсенең кайрысы кара-соры, яшь ботакларыныкы кызгылт-көрәнсу. Яфраклары алмаш торышлы, эллипссыман, озынлыгы — 5—10 см, киңле­ге — 2—6 см, кыска саплы, җәймә төбендә ике би...
Авокадо
Авокадо — дәфнәчәләр семьялы­гыннан 8—10 (20—25) м га җитеп үсә торган мәңге яшел тропик агач. Күпсанлы авокадолардан төп ике төр — Америка һәм Мексика төрләре культуралаштырылган. Яфраклары каты, йомыркасыман, кырыйлары тигез, Америка авокадосының яфрагы озынлыкка — 25 см һәм киңле...
Көнбагыш, беръеллык көнбагыш. Подсолнечник однолетний
Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан туфракка тирән үтеп кергән үзәк та­мыр системалы куәтле берьеллык үсемлек. Сабагы туры, ботаксыз яки аз ботаклы, 3 м биеклеккә җитә, ул бер түгәрәк — баш белән тәмамлана яки ботакларда берничә данә кеч­кенәләре дә була. Яфраклары алмаш торышлы, зур, ярым...
Топинамбурның файдалы үзенчәлекләре
Топинамбурның шикәр диабеты, ашканы асты бизе, ашказаны җәрәхәте, кан басымы күтәрелү кебек авырулардан файдасы бик зур. Ул организмдагы нитратларны тозларны эретеп тарката, матдәләр алмашын яхшырта. Топинамбур (җир грушасы) хакында тулырак мәгълүмәт Организмнан тозларны чыг...
Укроп нинди чирләрдән файдалы
Гипертония (югары кан ба­сымы) авыруыннан укроп үләне төнәтмәсе яхшы булы­ша:  1 аш кашыгы киптереп ваклаган үләнгә 150-200 мл (1 стакан) су кайнатып са­лып, 15-20 минут төнәтеп сө­зәләр. 1 стакан төнәтмәне көн дәвамында 3 мәртәбә­гә бүлеп, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Әлеге чара й...
Солы белән дәвалану (лечение овсом)
Кешеләрнең солы белән туклануы турында борынгы Рим табибы Гален язган. Диоскорит солы ярмасын - компресс кую өчен, лайлалы сыекчасын ютәлдән, боткасын эч китүдән кулланырга тәкдим иткән. Гипократ солыны чәй эчкән кебек эчәргә киңәш биргән. Атаклы француз галиме Жан Де С. Катерин солыд...
Мәтрүшкәнең файдасы
Әлеге дару үсемлеге июль-августта чәчәк ата. Дару итеп үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар. Зәңгәр мәтрүшкәнең составында (барлык өлешләрендә дә) аскорбин кислотасы һәм дуплау материаллары булганга аны нерв авыруларына каршы да кулланалар...
Кукурузның файдалы үзенчәлекләре
Йомшак чәч белән капланган алтынсу чәкәннәрне Үзәк һәм Көньяк Америка индеецлары Ходай бүләге дип атаган. Европалылардан кукурузны беренчеләрдән булып Христофор Колумб күрә. Шуннан соң, аны Европада да үстерә башлыйлар. Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кукурузда организм өчен мөһим ...
Кара миләш турында (черная рябина)
Кара миләшнең дәвалау үзлекләре шактый. Мәсәлән, аның составында капиллярларны ныгытучы Р витамины кара карлыгандагыга караганда 2 мәртәбә күбрәк. Шуңа да әлеге витаминны эшләп чыгарганда кара миләшне төп чимал итеп алалар. Аның җимешләрендә йод та күп. Дәвалау максатыннан аны күпч...
Балан
Баланны иртә көздә сентябрь-октябрьдә дә, көннәр суытып, җимешләре туңгач та җыялар. Туңган җимешнең әчесе кими. Шуңа күрә иртә көздә җыелган баланны 3-4 ай салкын урыңда тотарга киңәш итәләр. Бабаларыбыз баланны ризык буларак кына түгел, дару буларак та кулланганнар. Бер заман ба...
Updated: 16.09.2017 — 12:21

Поиск

Игелек.ру © 2017
Яндекс.Метрика