Игелек.ру

Онлайн журнал на русском и татарском языках

Иртә намазына өйрәнү (ирләргә)

ПОДЕЛИТЕСЬ ЧЕРЕЗ СОЦСЕТИ, ВАТСАП, ВАЙБЕР И Т Д...
بسم الله الرحمن الرحيم‎‎‎‎ 

Намаз укыр өчен — намазның шартлары үтәлүе фарыз (мәҗбүри). Намазның шартларына —  госелле, тәһарәтле булу, намаз вакыты кергән булу, гаурәт урыннарын каплый торган чиста киемнән булу (түбәндәге рәсемнәрдәге кебек), намазлык һәм намаз укый торган урын чиста булу, кыйблага карап басу, нинди намаз укылачагын күңел белән ниятләү керә.

Иртә намазы. Иртәнге намазның вакыты — таң яктылыгы җәелгән­нән башлап, кояш чыга башлаганчы. Сәгать белән караганда кояш чыгарга бер сәгать ярым кала иртәнге намаз вакыты керә һәм кояш чыга башлаганчы дәвам итә.
Иртәнге намазны кояш чыгарга  3-5 минут алдарак тәмамлау хәерлерәк. Чөнки кояш чыгып торган вакытта намазлар укырга ярамый. Иртәнге намазны укыган вакытта кояш чыга башласа, намаз бозыла.

  • Иртә намазы 2 рәкәгат сөннәт һәм 2 рәкәгат фарыз (үтәлүе мәҗбүри) намазлардан тора. Беренче сөннәт намаз укыла.
  • Өйлә намазы 4 рәкәгат сөннәт, 4 рәкәгат фарыз(үтәлүе мәҗбүри) һәм 2 рәкәгат сөннәт намазларыннан тора. Баштан 4 рәкәгат сөннәт, аннан фарыз, һәм соңыннан 2 рәкәгат сөннәт укыла.
  • Икенде намазы — 4 рәкәгат фарыз (үтәлүе мәҗбүри) намаздан тора.
  • Ахшам намазы — 3 рәкәгат фарыз (үтәлүе мәҗбүри) һәм 2 рәкәгат сөннәт намазларыннан тора. Баштан фарыз укыла.
  • Ястү намазы — 4 рәкәгат фарыз (үтәлүе мәҗбүри) һәм 2 рәкәгат сөннәт намазыннан тора. Беренче фарыз укыла. Ястү намазыннан соң Витр намазы да укыла.
  • Витр намазы 3 рәкәгат итеп укыла. Һәр рәкәгатендә "Фатиха" сүрәсеннән соң кыска сүрә укыла. Соңгы 3нче рәкәгаттә кыска сүрәдән соң, кулларны күтәреп тәкбир әйтелә(намаз башлангандагы кебек) һәм "Кунут" догасы укыла, аннан соң гына рокугка кителә.
  • Сөннәт намазларда фарыз намазлардан аермалы буларак, 3нче-4нче рәкәгатләрдә дә "Фатиха" сүрәсенән соң берәр кыска сүрә укыла…
Хатын-кызлардан аермалы буларак, ирләр намаз алдыннан азан әйтә, фарыз намаз алдыннан камәт әйтә, фарыз намаздагы тәкбирләрне, беренче, икенче рәкәгатендәге сүрәләрне кычкырып укый (иртә, ахшам, ястү намазларында), шулай ук эчтән генә укысалар да ярый. Өйлә белән икенде намазларында сүрәләр эчтән генә укыла, тәкбирләр генә кычкырып әйтелә (эчтән әйтеп укысалар да ярый).
Сөннәт намазлар эчтән генә укыла. 
Җәмәгат белән имамга оеп укысалар "Сәнә", "Тәгәүз", "Тәшәхүд", "Салават"ларны гына үзләре укый. Сүрәләрне, тәкбирләрне имам гына укый, башкалар бернәрсә укымыйча тора, имам сүрәләрне эчтән генә укыса да. 
 
Иртә намазы ике рәкәгәт сөннәт һәм ике рәкәгәт фарыз намазларыннан тора. Беренче сөннәт намаз укыла….
 
НИЯТ
Кыйбла тарафына карап басыгыз (түбәндәге рәсемдәге кебек). Намазга керешер алдыннан, кайсы намазны укуыгызга карап, ният кыласыз. Мәсәлән: иртә намазының сөннәтен укырга җыенасыз икән:
"ният кылдым иртә намазының 2 рәкәгать сөннәтен үтәмәккә халисан лилләһи тәгалә" дип.
Иртә намазының фарызын укысагыз:
"ният кылдым иртә намазының 2 рәкәгать фарызын үтәмәккә халисан лилләһи тәгалә", дип эчтән, ният әйтелә. Башка намазлар алдыннан да шундый тәртиптә ният әйтелә.
 
ният
 
 ТӘКБИР ӘЙТҮ
 Кулларны колак турысына кадәр күтәреп (түбәндәге рәсемдәге кебек)тәкбир әйтегез.
Тәкбир — "Аллаһу әкбәр", дию.
Тәкбир әйтелү белән намаз башланган санала, җитди булмаган сәбәпләр аркасында намазны бозарга ярамый!
 
такбир
 
 КЫЯМ
 Куллар кендек астына куела, уң кулыгызның кырый бармаклары белән сул кулыгызның беләзеген әйләндереп алыгыз (түбәндәге рәсемдәге кебек), карашыгызны түбәнгә, намазлыкка башны тидерәчәк (сәҗдә кылыначак) урынга юнәлтегез.Әлеге халәт кыям дип атала. Әлеге халәттә иң беренче "Сәнә" укыла ( "Сәнә" эчтән генә укыла):
"Сүбехәнәкә Аллаһүммә үә бихәмдикә үә тәбәракәс-мүкә үә тәгәлә җәддүкә үә лә Иләһә гайрукь".
"Сәнә"дән соң "Тәгаүүз" әйтелә ( "Тәгәүүз" дә эчтән генә укыла):
"Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим"
"Сәнә" белән "Тәгәүүз" намаз башланганда гына укыла, намаз барышында бүтән укылмый.
"Сәнә" һәм "Тәгәүүз"дән соң "Фатиха" сүрәсе укыла. "Фатиха" сүрәсе намаздагы иң мөһим дога, ул намазның һәр рәкәгатендә укыла, аны дөрес ятлауга зур әһәмият бирегез. "Фатиха" сүрәсе(ирләргә фарыз намазда кычкырып укырга да ярый, эчтән укырга да ярый):
"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил галәмин. Әррахмәнир-рахим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләддаааалиин. Әмин.(әмин эчтән генә әйтелә)
"Фатиха" сүрәсеннән соң, Коръәннән берәр кыскарак сүрә, яисә 3 аять кадәр Коръән укылыр. Безнең мисал өчен, иң кыска сүрәләрнең берсе булган "Кәүсәр" сүрәсе булсын. Игътибар итегез икенче сүрә алдыннан "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим" әйтелми. "Кәүсәр" сүрәсе болай укыла:
Иннә әгътайнәкәл кәүсәр фәсалли ли раббикә үәнхәр иннә шәниәкә һүәл әбетәр.
 
кыям
 
РӨКҮГЪ
"Кәүсәр" сүрәсен укып бетерү белән тәкбир әйтегез (аллаһу әкбәр) һәм рөкүгъ кылыгыз. Рөкүгъ — алга иелү була. (рәсемне карагыз). Тезләр туры торыр, тезгә таянганда кул бармаклары арасы ачык булырга тиеш. Ирләр рөкугка иелгәндә, гәүдә белән аяклары 90 градус чамасы туры почмак ясап иелә.
Рөкугта вакытта өч мәртәбә:
"Сүбехәнә раббиәль газыйм" 
дип әйтелә. Барлык намазларда, барлык рәкәгатләрдә рөкуг,  бертөсле кылына.
 
рокуг
 
КАҮМӘ
 Рөкугтан турайганда:
"Сәмигаллаһү лимән хәмидәһ" 
дип әйтәсез. Тураеп беткәч:
"Раббәнә ләкәл хәмд"
диясез. Астагы рәсемдәге кебек басыгыз, куллар туры тора. Бу халәт — каүмә дип атала.
 
рлх
 
СӘҖДӘ
Каүмә халәтеннән тәкбир әйтеп (Аллаһу әкбәр) сәҗдәгә төшегез.
Сәҗдә — маңгайны җиргә тидерү була.
Сәҗдәгә төшкәндә башта тезләр белән намазлыкка төшегез, аннан куллар белән таяныгыз, маңгай белән борынны намазлыкка тидерегез, куллар колаклар турысында булсын (рәсемне карагыз) Сәҗдәдә килеш:
"Сүбехәнә раббиәль әгълә" 
дип өч тапкыр әйтелә. Барлык намазларда да сәҗдәләр бертөсле.
 
сажда
 
ҖӘЛСӘ
Тәкбир әйтегез (Аллаһу әкбәр), утырыгыз. Сул аякның бармак очларын уңга каратып өстенә утырыгыз, ә уң аякны, бармак очлары алга каратып бастырып калдырыгыз (рәсемне карагыз). Әлеге халәт, ягъни ике сәҗдә арасында 1-2 секунд чамасы утыру — җәлсә дип атала.
 
ташахуд
 
СӘҖДӘ
1-2 секунд утырып алгач, тәкбир әйтеп(Аллаһу әкбәр), янә сәҗдәгә кителә. Сәҗдә алда күрсәтелгәнчә кылына. Сәҗдәдән тәкбир әйтеп, 2нче рәкәгатьнең кыямына торып басасыз. 
 
сажда
 Намазның беренче рәкәгате тәмамлана, икенчесе башлана.
 
кыям
КЫЯМ
Икенче рәкәгать "Фатиха" сүрәсе белән башлана:
"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил галәмин. Әррахмәнир-рахим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләддаааалиин. Әмин.(әмин эчтән генә әйтелә)
"Фатиха" сүрәсеннән соң янә берәр сүрә яки аятләр укыла. Мисал өчен "Ихлас" сүрәсе:
Куль һүәллаһү әхәд. Аллаһу самәд. Ләм йәлид үә ләм йүләд. Үә ләм йә күлләһү күфүән әхәд.
 
кыям
 
РӨКУГЪ
Рөкугъ — беренче рәкәгатьтәге кебек кылына.
 
рокуг
 
КАҮМӘ
Беренче рәкәгатьтәге кебек.
 
рлх
 
СӘҖДӘ
Сәҗдә кыласыз.(беренче рәкәгаттәге кебек)
 
сажда
 
ҖӘЛСӘ
Җәлсәгә утырасыз.
 
ташахуд
 
СӘҖДӘ
Янә сәҗдә кылына һәм тәкбир әйтеп кагъдәгә утырасыз.
 
сажда
 
 
КАГЪДӘ
Беренче рәкәгатьтән аермалы буларак, икенче рәкәгатьтә, сәҗдәдән соң кагъдәгә утырыла. Кагъдәдә "Тәшәһһүд" укыла. "Тәшәһһүд" (эчтән генә укыла):
"Әттәхийәтү лилләһи үәс-салаүәтү үәт-тайибәт. Әссәләмү гәләйкә әййүһән-нәбийү үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ. Әссәләмү галәйнә үә галә гыйбәдилләһис-салихин. Әшһәдү әллә иләһә илләллаһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ".
 
ташахуд
 
Әгәр 3 яки 4 рәкәгатьле намаз укылса, "Тәшәһһүд" укылгач, 3нче рәкәгатькә торып кителер иде. Ләкин әлегә 2 рәкәгатьле намаз өйрәнелә һәм сез намазның ахырында укыла торган "Салават" һәм "Дога" укып, "Сәлам" биреп намазны тәмамлыйсыз.
 
 "САЛАВАТ" һәм "ДОГА".
Кагъдә халәтендә утырган килеш "Салават" укыла:
"Аллаһүммә салли галә Мүхәмәдин үә галә әли Мүхәммәд. Кәмә саләйтә галә Ибраһимә үә галә әли Ибраһимә иннәкә хәмидүм-мәҗид.
Аллаһүммә бәрик галә Мүхәмәдин үә галә әли Мүхәммәд. Кәмә бәрактә галә Ибраһимә үә галә әли Ибраһимә иннәкә хәмидүм-мәҗид".
Дога укыла:
"Раббәнә әтинә фид-дүнийә хәсәнәтәү үә фил әхирати хәсәнәтәү үә кыйнә гәзәбән-нәр".(болар барысы да эчтән генә укыла)
 
ташахуд
 
 
СӘЛАМ БИРҮ
Дога укылып беткәч, башыгызны уң якка борып:
"Әссәләмәгәләйкүм үә рахмәтуллаһ"
Аннан сул якка борып:
"Әссәләмәгәләйкүм үә рахмәтуллаһ"
дип сәлам бирәсез. Сәлам биргәндә күз карашы җилкәдә булырга тиеш (түбәндәге рәсемне карагыз). 
 
салам
 
Сәлам бирү белән намаз тәмамлана һәм сез намаз хәленнән чыгасыз, ягъни ирекле хәрәкәтләр ясый аласыз.
 
СӘЛАМ ДОГАСЫ
Сәлам биргәннән соң, кулларны (рәсемдәгечә) күтәреп:
"Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ. Аллаһүммә әнтәссәләмү үә минкәссәләм тәбәрактә йә зәл җәләли вәл икрам"
— дип дога кылып учлар белән битне сыпырабыз
 
дуа
 
НАМАЗ ТӘМАМ

Намазда укылачак сүрәләрне, гарәпчә укый белгән кешедән, яисә аудиоязмалардан тыңлап өйрәнергә киңәш итәр идем, чөнки кириллица хәрефләре белән, гарәп сүзләрен дөрес итеп биреп булмый. Гарәпчә өйрәнсәгез тагын да яхшырак, хәзер әлхәмдүлилләһ,күп мәчетләрдә курслар бар. 
Уңышлар сезгә изге эшегездә, Аллаһ ярдәменнән ташламасын!!!
Сорауларыгыз булса аста комментарийгә языгыз.
(Рәсемнәр http://www.azan.kz  сайтыннан алынды)

Читайте еще

Тәсбих һәм дога (намаздан соң)
Намазны тәмамлаганнан соң, түбәндәге зекерләр укыла: سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَاللهُ اَكْبَرُ  Субъхәнәл-лааһи үәл-хәмдү лилләәһи үә ләә иләәһә иллә-лааһү үәл-лааһү әкбәр. Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә барлык кимчелекләрдән пакь. Барча мактаулар Алла...
Тәхәрәт, тәямум, госел
Тәхәрәт алу тәртибе   Тәхәрәт алыр алдыннан:"Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәнир-рахиим. Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен тәхәрәт алмакка" , - кебек ният әйтелә. Тәхәрәт алучы кеше истинҗалы булырга тиеш (истинҗа - б...
Намаз вакытларына аңлатма.
Иртә намазы. Иртәнге намазның вакыты - таң яктылыгы җәелгән­нән башлап, кояш чыга башлаганчы. Сәгать белән караганда кояш чыгарга бер сәгать ярым кала иртәнге намаз вакыты керә һәм кояш чыга башлаганчы дәвам итә. Иртәнге намазны кояш чыгарга &n...
Намазга өйрәнәбез
Тәхәрәт, тәямум, госел Азан һәм камәт (икамәт) Иртә намазы. Ирләргә өйрәнү өчен Иртә намазы. Хатын-кызларга өйрәнү өчен Өйлә, икенде, ястү намазлары. Хатын-кызларга өйрәнү өчен Өйлә, икенде, ястү намазла...
Намаз начар гадәтләрне төзәтә
Һәр мөселман кешесенә Ислам диненең биш баганасы таныш. Аларның берсе - намаз уку. Намаз укымыйча динле булу мөмкин түгел. Чөнки сәждә кылганда гына адәм баласы Аллаһы Тәгаләгә якыная. Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) пәйгамбәрлек иңгәнче ул Исмәгыйль (г.с.) зама...
Намаз - сәламәтлек чыганагы
Тәүлеккә биш вакыт намаз укучы кеше Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәседер. Ул теге дөньяда да, бусында да бик нык аерылып торыр. Аның күңеле тыныч, ризыгы бәрәкәтле, догасы кабул булучан, үзе сәламәт булыр. Йөзеннән нур бөркелеп, тәненнән хуш ис килеп торыр. Намаз укучы әби-бабаларыбы...
Хаҗәт намазы һәм догасы
Күңелендә бер теләге, максаты булган кеше бу теләге тормышка ашсын өчен ястү намазыннан соң, тәһарәт алып, ике, я дүрт рәкәгать намаз укыр. Аллаһыга хәмде-сәнә әйтер. Аны мактар. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават вә сәлам әйтер. Теләге чынга ашсын өчен Аллаһы Тәгаләгә дога вә ният к...
Яңгыр намазы, догасы (янгыр намазы уку)
Гарәпчәдә моңа "истиска" дип әйтелә. Ул Аллаһы Тәгаләдән яңгыр теләү мәгънәсен аңлата. Корылык булганда, кешеләр һәм хайваннар ач һәм сусыз калганда кешеләрнең бөек Яратучыларына ялваруларыннан да табигыйрак нәрсә бар? Аллаһы Тәгалә дә "Нәмел" сү...
Тәһәҗҗүд намазы (төнге намаз)
Тәһәҗҗүд намазы дип, төнлә йокыдан уянып, намаз кылуга әйтәләр. "Исра" сүрәсенең 78 нче һәм 79 нчы аятьләрендә: "Кояшның көнбатышка юнәлүеннән төннең каралуына кадәр намаз кыл; таң вакытында намаз кыл, чөнки сәхәр намазына фәрештәләр шаһит булыр. ...
Мигъраҗ кичәсе намазы һәм догасы
Мигъраҗ кичәсе догасы намазы Рәҗәб аеның 27 нче кичәсе — Мигъраҗ кичәседер. "Исра" сүрәсенең беренче аяте Мигъраҗ вакыйгасы хакында. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу кичәдә кеше акылы кабул итә алмаслык бер рәвештә күкләрнең иң югары дәрәҗәсенә...
Духә намазы
Духә намазы ничек укыла Нәфел буларак укыла торган намазларның берсе - духә намазы. Әлеге намазның иң аз рәкәгате - ике, иң күбе -сигез. Сөннәт буенча һәр ике рәкәгатеннән соң сәлам бирелә. Духә намазын кояш офыктан сөңге озынлыгы күтәрелгәннән башлап өйләгә аз гына вакыт к...
Витр намазына өйрәнү (ирләргә)
Витр намазы ястү намазыннан соң үтәлә. Әлеге намазда барлык сүрәләр һәм тәкбирләр эчтән генә укыла. Әлеге намазны Рамазан аенда, мәчетләрдә, тәравих намазларыннан соң, җәмәгать белән имамга оеп укыйлар. Башка вакытларда һәр кеше аерым укый. Витр нам...
Витр намазына өйрәнү (хатын-кызларга)
بسم الله الرحمن الرحيم‎‎‎‎  Ястү намазыннан соң Витр намазы да укыла. Витр намазы 3 рәкәгат итеп укыла. Һәр рәкәгатендә "Фатиха" сүрәсеннән соң кыска сүрә укыла. Соңгы 3нче ...
Иртә намазына өйрәнү (хатын кызларга)
بسم الله الرحمن الرحيم‎‎‎‎  Намаз укырга өйрәнү видео:     Намаз укыр өчен - намазның шартлары үтәлүе фарыз (мәҗбүри). Намазның шартларына ...
Дүрт рәкәгәтле намазга өйрәнү - өйлә, икенде, ястү намазлары (хатын-кызларга)
بسم الله الرحمن الرحيم‎‎‎‎ Намаз укыр өчен — намазның шартлары үтәлүе фарыз (мәҗбүри). Намазның шартларына -  госелле, тәһарәтле булу, намаз вакыты кергән булу, гаурәт урыннарын каплый торган чист...
Өч рәкагәтле намазга, ахшам намазына өйрәнү (ирләргә)
بسم الله الرحمن الرحيم‎‎‎‎  НИЯТ  Кыйбла тарафына карап басыгыз (түбәндәге рәсемдәге кебек). Намазга керешер алдыннан ният кыласыз. "ният кылдым ахшам&...
Өч рәкагәтле ахшам намазына өйрәнү (хатын-кызларга)
بسم الله الرحمن الرحيم‎‎‎‎  НИЯТ  Кыйбла тарафына карап басыгыз (түбәндәге рәсемдәге кебек). Намазга керешер алдыннан, кайсы намазны укуыгызга карап, ният кыласыз. Мәсәлән: ...
Updated: 22.09.2017 — 13:37

Поиск

Игелек.ру © 2017
Яндекс.Метрика