Игелек.ру

Онлайн журнал на русском и татарском языках

Ач тору хикмәтләре (мудрости голодания)

ПОДЕЛИТЕСЬ ЧЕРЕЗ СОЦСЕТИ, ВАТСАП, ВАЙБЕР И Т Д...

Узган гасырның иң әһәмиятле ачышы нәрсә?

Монголия чүлләрендә, галимнәр исәпләвенчә, диназаврлар моннан 10 миллион ел элек салган йомыркаларны табумы?
Үткән цивилизацияләрнең бәһасез шаһиты булган борынгы каберлекләр һәм калалар, язма һәйкәлләрнең казылмаларымы?
Реактив самолетлар, телевидение, атом энергиясе, водород бомбасы, компьютермы?
Юк! Берсе дә түгел.
Бүгенге кешенең иң бөек ачышы — рациональ ач тору ярдәмендә үз-үзен физик, акыл һәм рухи яктан сәламәтләндерә алу сәләтенә ия булуы.
Фәнни ач торып, кеше сулмас яшьлеккә ия була ала.
Ач торып, кеше иртә картаюдан котыла. Нык картаеп, үзең өчен дә, якыннарың өчен дә «имгәк»кә әверелү турында уйлап яшәү — кеше өчен иң күңелсез куркуларның берсе. Бу курку йөрәк төбенә үк кереп урнаша.

Ач торуның файдасы

Ач тору турында түбәндә бәян ителгәннәр ярдәмендә сез иртә картаюдан, курку хисеннән котылырсыз.
Атна саен 24 сәгатьлек тулысынча ач тору, ул елга 52 көн тәшкил итә, һич югы 3 тапкыр 7-10 көнлек ач тору буыннарны һәм мускулларны токсиннардан һәм шлаклардан арындырырга ярдәм итәчәк. Шуны белергә кирәк: бу очракта сүз безгә авырулар һәм вакытыннан алда картаю китерүче метаболизмның ят ризыклары (азыкның тере материягә, ә ул материянең, үз чиратында, энергиягә әверелүенең биологик процессы) турында бара.
Организмның яшәү көчләре нормадан түбәнрәккә төшсә, алга барлык физик һәм хәтта психологик проблемалар килеп баса.
Без ризыкны йотабыз, һәм ул, организм аша үтеп, ваклана, эшкәртелә, үзләштерелә, ә кирәкмәгәне организмнан чыгарылып ташлана. Зарарлы матдәләрне чыгарып ташлар өчен безнең 4 органыбыз бар: эчәклек, бөерләр, үпкә һәм тире.
Әлеге органнар әйбәт эшләсен өчен организм югары яшәү потенциалына, ягъни энергетик мөмкинлекләргә ия булырга тиеш.
Артыкны чыгарып ташлар өчен энергия сарыф итәргә кирәк. Зур күләмдәге азыкны авыздан башлап туры эчәккә кадәр сузылган, 30 фут (фут — 30,48 см) озынлыктагы азык кайнату тракты аша үткәрү өчен бик тә зур тормыш энергиясе таләп ителә.
Кеше бөерләренең 2 миллион фильтры аша сыеклык үткәрү өчен дә, азыкны организмның миллиардларча күзәнәкләренең үзләштерелүе өчен әзерләүче бавыр һәм үт куыгындагы химик процесслар өчен дә күп энергия кирәк. Үпкәләр ярдәмендә 5-8 л канны кислород белән баету һәм организмнан углекислый газны чыгару да күпләгән тормыш энергиясе таләп итә. Тир рәвешендә агулы матдәләр чыгарып ташланыла торган 96 миллион тишекле тире өчен дә тормыш энергиясе кирәк.
Тормыш көченең роле азыкны эшкәртү процессында барлыкка килгән агуларны организмнан чыгару энергиясе белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Тормыш көче тән температурасын һәрвакыт Цельсий буенча 36,6 градус дәрәҗәсендә тота (әгәр температура югарырак күтәрелсә яки түбәнгәрәк төшсә, без авырыйбыз).

Агу-дошманнар

Бүгенге цивилизацияле дөньяда тормыш көченең кеше үзе китереп чыгарган агу-дошманнары бик күп.
1.    Безгә пычрак сулый торган һавадан һөҗүм итә. Бу бигрәк тә зур шәһәрләрдә аермачык сизелә.
Фабрикаларның, чүп-чар яндыручы һәм эретүче мичләрнең сөрем һәм төтене, химия оешмаларының газы, автобус һәм автомобильләр чыгарган газлар кушылмасы без сулый торган һаваны акыл ирешмәслек дәрәҗәдә пычраталар, һаваның пычрануы — безнең сәламәтлегебезгә һәм тормышыбызга реаль куркыныч ул. Ә ач тору — әлеге коточкыч калдыкларны безнең организмнан чыгаруның бердәнбер чарасы.
2.    Безнең организмны агу белән һава гына түгел, ә бәлки бик нык пычранган, эчәр өчен яраклы итәргә махсус химик ысуллар таләп итүче су да агулый. Безнең эчә торган суыбызны чистарту өчен хлор һәм башка органик булмаган матдәләр кулланыла. Ә югыйсә бит безнең организм органик матдәләрне (үсемлекләрдән яки терлекләрдән алынганнарны) генә үзләштерә ала. Органик булмаган теләсә нинди матдә организмнан чыгарылып ташлана (әлбәттә инде, тормыш энергиясе сарыф ителеп).
Әгәр кешенең тормыш энергиясе бик аз булса, органик булмаган бу матдәләрнең күбесе безнең тукымаларда туплана һәм киләчәктә сәламәтлегебезгә зур зыян сала.
Агуларны организмыбыздан чыгарып ташларга уйлыйбыз икән, без ач торырга тиеш, чөнки ач тору ярдәмендә без организмга физиологик тынычлык бирәбез, ә ул исә безнең тормыш энергиябезне торгыза. Тормыш энергиясе күбрәк булган саен, агулар һәм токсиннар да организмнан шулкадәр тизрәк чыгарыла.
3. Һавага тонна-тонна агуланган матдәләр тарала. Алар зарарлы бөҗәкләрне үтереп кенә калмый, без ашаячак җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә дә кала.
Салатлар, әлбәттә, файдалы, әмма яшелчәләргә кайчак пестицидлар сиптерелгәнлектән, алар бик тә куркынычка әйләнәләр. Алма, груша, слива, яшел кыяр ашаганда җимешнең өслеген җентекләбрәк карагыз әле. Ул ялтырыймы? Шома һәм глянц сыманмы? Әгәр шулай икән, сак булыгыз, аларның парафиннан балавыз эремәсе белән каплануы ихтимал. Ә ул, абруйлы медицина хезмәткәрләре фикеренчә, сәламәтлеккә җитди куркыныч тудыра. Балавыз тышча җимешнең суын һәм согын, аның тәмен һәм матурлыгын саклый. Әмма ул кеше сәламәтлеге өчен зарарлы. Җимешне ашап, без организм үзләштерә алмый торган балавыз кебек нәрсә кабул итәбез. Парафин — нефтьне эшкәрткәннән алынган продукт. Ә безнең организмда аны эшкәртә алырлык бер генә орган да юк.
Авыру китереп тудыручы парафинны организмыбызда калдырырга тиеш түгелбез. Моның төп ысулы — ач тору.
Ипи, казылык, консервларга өстәлгән синтетик азык кушылмалары безнең организмыбызга, халык әйтмешли, май булып ята дип уйлыйсызмы әллә? Алар да бит безгә чит-ят нәрсәләр. Организм алардан да котылырга тиеш.
Инде тоз мәсьәләсенә киңрәк тукталыйк. Сез азыгыгызга суда әче селтегә әверелүче натрий яки шактый агулы газ булган хлор кушарга әзерме? «Ахмак сорау бит бу, акыллы бер генә кеше дә алай эшләмәс», — диярсез һәм хаклы булырсыз.
Әмма иң төп хаклык шунда ки: күпчелек кешеләр шулай эшли дә, чөнки алар әлеге шактый актив матдәләрнең тоз буларак билгеле булган неорганик кристалл матдәләр барлыкка китерүен белмиләр. Без ризыгыбызга көн саен куша торган бу куркыныч продукт безнең сәламәтлекне какшата. Әйдәгез, фактларга мөрәҗәгать итик:
Тоз — азык түгел. Ул организм тарафыннан эшкәртелми һәм үзләштерелми. Аның туклыклылык кыйммәте юк. Анда витаминнар, органик яки башка туклыклы матдәләр дә юк. Киресенчә, ул, бөер, үт һәм сидек куыгына, йөрәк, артериягә һәм башка кан тамырларына зыян китерә. Тоз организмнан кальцийны юып чыгаруга булыша һәм бөтен ашказаны-эчәк трактын каплап торучы лайлалы тышчага тискәре йогынты ясый.
Галимнәр фикеренчә, кешегә көнгә 0,5-1 г тоз җитә. Организм шушы күләмне үзләштерә ала. Әмма тоз яратучылар бу норманы 15-30 тапкыр арттыра.
Әлеге коточкыч сан барлык «әзер» ризыкларда булган гаять күп тоз белән аңлатыла, ул ипидә дә, сыр, ит ризыклары (казылык, тушенка), консервланган яшелчәләрдә һәм башка бик күп ашамлыкларда бар.

Ач тору тозны чыгара

Дүрт көнлек ач тору организмнан тозны чыгарырга булыша. Моны сидек анализыннан белеп була.
Чистартылган су гына эчеп, дүрт көн буе ач торыгыз. Бу дүрт көндә сезнең организмга чистартылган судан башка берни дә эләкмәскә тиеш. Ә суны теләгән кадәр эчегез.
Иртәнге беренче сидекне җыегыз. Аны шешәдә салкынча урында ике-өч атна саклагыз, аннары аның төсенә карагыз. Сез шешә төбендә тормыш эшчәнлегегезнең кирәксез башка продуктлары белән берлектә тупланган натрий хлоридын күрерсез. Әлеге тоз организмнан чыгарылгач, бөерләрегез шулкадәр дә җиңел эшли башлаячак! Авыз кипми, су эчәсе килми башлаячак. Тиренең сыгылмалылыгына, мускулларның тонусына игътибар итегез. Сез яшәреп, җыйнакланып китәрсез. Шешенкелек бетәчәк. Ач тору вакытында организм котыла торган иң беренче нәрсә — тоз һәм аңа бәйле тазалык.
Сез үз күзләрегезгә ышанмый торырсыз. Ач тору вакытында сездә гаҗәеп үзгәрешләр булачак. Гадәттә, ризыкны эшкәртүгә сарыф ителә торган куәтле тормыш энергиясе хәзер фәкать организмның һәр почмагын чистарта, күзәнәкләрдә һәм тукымаларда җыелган зарарлы продуктларны һәм тозларны чистарту өчен тотыла, һәр күзәнәк яшәрә. Тоздан дүрт көн буе чистаргач, киләчәктә аны кулланмаска тырышыгыз. Гәрчә моны эшләү шактый кыен булса да. Чөнки, инде әйтелгәнчә, сатып алынган барлык ашамлыкларда «яшертен» тоз бар.
Атналык чистарту өчен 24-36 сәгатьлек ач тору да ярдәм итә. Туклану буенча зур белгеч, профессор Арнольд Эрет: «Тормыш — туклану фаҗигасе ул!» — дигән. Борынгыдан килгән «Кеше үзенә каберне пычак һәм чәнечке белән казый» дигән әйтем дә бар. Күпләр үз ашказанына беркайчан да ял бирми, бүлеп чыгару һәм ашкайнату системаларын артык ризык белән тутыра. Мондый артык йөк ахыр чиктә әлеге органнарны сафтан чыгара. Шулай ук тулаем организмга зыян сала.
Ач торганнан соң сез үзегезгә элек күнеккән кадәр үк ризык кирәк булмавына төшенерсез, ач тору ашказанының күләмен киметә, һәм сез, элеккегә караганда якынча ике тапкыр кимрәк ашауга карамастан, үзегезне күпкә якшырак хис итәрсез, күзләре-гезнең әйбәтрәк күрә башлавын тоярсыз, битегезнең төсе матурлануын күрерсез. Сез яңа тормыш энергиясе алырсыз, чөнки каныгызны һәм эчке органнарыгызны авыр йөктән коткардыгыз.
Шулай итеп, боларның барысына да ирешергә теләсәгез, ныклы ихтыярлы һәм эзлекле булыгыз, ач тору программасы төзегез һәм шуңа тугрылыклы калыгыз, ач торырга ниятләнүегез турында барча кешегә дә әйтмәскә кирәктер, чөнки һәркемнең дә сезне аңламавы, бу эшегезгә көлеп кенә каравы бар. Ач тору — шәхсән эш, ул киңәш-табышларга мохтаҗ түгел.
Күпләр йокыдан уяна да кичекмәстән ашарга утыра. Ашказаны беренче урынга чыга, ә акыл ашказаны теләкләрен үтәргә мәҗбүр була. Шартлы рефлекс барлыкка килү нәтиҗәсендә ашказаны һәрвакыт иртәнге аш көтә. Ә югыйсә ул кирәкмәс ризык. Организм төнлә ял итте, энергия сарыф итмәде. Ни өчен соң әле без озак вакыт ял иткәннән соң ашказаныбызны уянгач ук тутырып куярга тиеш? Азыкны физик активлык белән эшләп алырга кирәк.
Икенче бер нәрсә дә бар: иртәнге аш организм йокы вакытында туплаган энергияне сарыф итә.
Иртән сезнең физик, акыл һәм рухи энергиягез иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Нәкъ менә шул энергия сезгә зур ижадый һәм физик эшләрне башкарып чыгарга ярдәм итәр.
Нәрсәдән башларга?

Ач торуны нәрсәдән башларга

Ач тора башларга ниятләдегез, ди. Нәрсәдән башларга кирәк?
Ач тору буенча зур белгеч Г. А. Войтовичка: «Мөстәкыйль рәвештә өй шартларында ач торырга ярыймы?» — дигән сорау биргәч, ул: «Борынгы цивилизациядә хастаханәләр булмаган. Юанлыктан барлык дәвалау ысуллары, шул исәптән ач торып дәвалану да, өй шартларында үткәрелгән», — дип җавап биргән.
Ач торырга җыенучыларны кызыксындырган икенче сорау: ач торып дәвалануга каршы килә торган сәбәпләр бармы?
Медицина практикасына мөрәҗәгать итсәк, ач торып дәвалануга каршы сәбәпләр түбәндәгеләр;
 Хатын-кызларда — йөклелекнең икенче чоры һәм күкрәк сөте белән имезү вакытында.
Туберкулез белән нык авыру, хәрәкәтсез вакытта.
Яман шеш белән нык авыру, хәрәкәтсез вакытта.
Тоташтыручы тукымаларның диффуз авырулары белән нык авырту, хәрәкәтсез вакытта.
Кайбер психонерв авырулары белән авырып, хәрәкәтсез яткан вакытта.
Эчке органнарның нык эренләве процесслары (абсцесслар, гангрена һәм кайбер башкалар) вакытында.
Барлык төр авыру белән авырганда да ач тору киңәш ителми. Әмма бу мондый кешеләрдә дәвалану өчен ач тору вакытында уңай үзгәреш була алмый дигән сүз түгел. Барлык чара һәм ысуллар кулланылып беткәч, хәтта хәрәкәтсез вакытта да, ач тору максатка ярашлы.
Ач торуга әзерлек вакытында беренче киңәш — төрле чистарту процедуралары ярдәмендә организмны чистартырга, шлаклардан арындырырга кирәк. Клизма ярдәмендә сез юан эчәкне тизәк ташларыннан һәм төрле патологияләрдән арындырырсыз. Ач тору вакытында аннан көчле чыгарып ташлаулар булмаячак, бу исә энергияне башка дәвалау эшләре өчен саклаячак. Бавырны чистарту сезгә ач тору вакытында кризислы хәлләрдән котылырга ярдәм итәчәк. Бу вакытта көчле үт куу нәтиҗәсе буларак ташлар, үт суы һ. б. чыгуы ихтимал. Пар процедуралары куллану организмның сыеклыклы урыннарында урнашкан токсиннарның күп өлешен чыгарырга булышачак. Сокотерапия бу уңышны ныгытачак, кушучы тукыманы өстәмә рәвештә юачак һәм бөерләрне сәламәтләндерәчәк. Туклануны яшелчә ризыгына таба үзгәртергә киңәш ителә. Ясалма (тортлар, пирожныйлар, шо-колад-конфетлар һ. б.) һәм кушылма азыклардан (бутерброд, пицца, итле бәрәңге һ. б.) баш тартыгыз. Төнгә каршы ашамауны һәм ашагач эчмәүне кагыйдә итеп алыгыз. Шул чакта, ач торганда, шлаклар артык күп булып чыкмас, һәм сез ач торуны җиңел кичерерсез.
Табиб белән киңәшергә онытмагыз!!!
Имбирлы чәй.
Әгәр дә салкын тисә, имбирлы кайнар чәй эчегез: чирек стакан чистартылган һәм угычта уылган имбир өстенә бал агызырга һәм сүрән утта 15 минут пешерергә кирәк. Бер стакан чәйгә ярты бал кашыгы имбирлы балны салып эчәбез дә, яхшылап төренеп ятабыз. Кура җиләге һәм юкә чәчәген...
Йөзем - витаминнар хәзинәсе.
“Ул су белән сезгә хөрмә, йөзем бакчаларын кылдык, сезнең өчен ул бакчаларда күп җимешләр бар, аларны сез ашыйсыз”. (“Мөэминнәр” сүрәсе, 19 аять).    Йөзем (виноград) – минераль матдәләргә һәм витаминнарга ...
Кышкы салкыннарда
СУЫККА ДА АЛЛЕРГИЯ БУЛА Суык чакта борыннан су, күзләрдән яшь агып, чын авыру барлыкка килергә мөмкин. Температура нульдан югары булганда да, аллергиянең борчуы ихтимал. Көчле җилдән, дымлы салкыннан суык тими бит. Шулай булгач борыннан су агып, күзләр яшьләнсә, аллергологк...
Өшемәс өчен киңәшләр
Көчле салкыннар вакытында, суык тиюдән саклану өчен беренче чиратта, тиешле итеп киенү һәм дөрес туклану кирәк.   Суыкта урамга чыкканда, натураль булмаган тукымадан тегелгән (синтетик) киемнәр кимәскә тырышыгыз. Чөнки андый киемнәр тәннән бүленеп чыккан тирне сеңдерми, нәтиҗәдә тәне...
Мунча керү серләре.
Иң беренче кагыйдә: мунчага тулы ашказаны белән бара күрмәгез. Юкса йөрәгегезгә авыр булачак. Хәлсезлек сизсәгез, шундук себеркене куеп торыгыз. Шул ук вакытта мунчага ач бару да дөрес булмас. Җиңелчә генә ашап алу хәерле. Авырган яки бик нык арыган хәлдә дә мунчага бармый...
Язгы киңәшләр
Язын һава торышының гел үзгәреп торуы бит тиресенә тискәре йогынты ясый. Ул сула яки ко­рып, кубалаклана башлый, сипкелләр барлыкка килә. Мондый хәл күзәтелмәсен өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз. Юкә чәчәгеннән тоник. 1 аш кашыгы юкә чәчәген 150 мл кайнар суга салалар. 10-15 м...
Кара тмин белән дәвалану (черный тмин)
Кара тмин — һәртөрле авыруны дәвалау чарасы Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)  «Кара әнистә үлемнән башка барлык авыруларга да дәва бар»,- дигән. Кара тминның химик составы Кара тмин составында 100гә якын организмга файдалы матдәләр бар: куе һәм куе булмаган май­лы кислоталар, 15 төрл...
Ладан
Ладан ул табигый сагыз Дәвалану өчен «ләбән» дип аталган ладан кул­ланыла. Ул Африкада Йемен, Сомалида үсә торган агачларның чәере. Икенче төрле ладан «куст» дип атала, аны диңгез, Индия ладаны дип тә йөртәләр. Бу төр ладан шулай ук, күп авыруларның нәтиҗәле дәвалау чарасы булып тора...
Зәм-зәм суы: ризык һәм дәва
Җир йөзендә зәм-зәм суыннан да чистарак баш­ка су юк. Аллаһы Тәгалә чүл уртасында бер дә тук­тамый ага торган су чыганагы хасил иткән. Хаҗ кылучы мөселманнар зәм-зәм суы эчеп тәннәрен сихәтләндерәләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә зәм-зәм суын ризыкка тиң т...
Мумие
Иң әйбәт мумие кара төстә, ялтырап һәм җиңелчә генә нефть исе килеп тора. Мумие учка салгач йомшарып китсә,  яхшы сыйфатлы дигән сүз. Мумие организм тукымаларына тиз үтеп керә. Тиешле дәрәҗәдә эчкәндә ул кәефне яхшырта, йөрәкне ныгыта. Мумие тышкы һәм эчке сизү органнарын ныгыта, за...
Карбызың файдалы үзлекләре
Карбыз канны чистарта, сидек куу үзлегенә ия. Карбыз кайнар ашказанлы кешеләр өчен бик файдалы. Андый кеше ашказанында ризык тиз бозыла һәм авыздан ис килүчән була. Карбыз бизгәктән интеккән кешеләр өчен файдалы. Кояш кызуы сукканда карбыз ашарга кирәк. Баллы серкә ...
Мунча. Мунча хакында. Мунча керүнең файдасы.
Кайвакытта мунчага йөрүчеләр бер-берсенә сорау бирә: мунча керүнең һәм чабынуның файдасы бармы соң? Моны бер сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Әлеге сорауга күп гасырлар буена күзәтүләр һәм безнең заманда фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларга нигезләнеп ...
Кальций организмга нигә кирәк
Сөякләрдә кальций 90% ка кадәр исәпләнә, әмма ул сөяк өчен генә түгел, ә бәлки бөтен орга­низм өчен дә эшли. Ул сөякләрне форма­лаштыру һәм ныгыту ту­рында кайгырта. Үсү һәм тешләрне сак­лау өчен кирәк. Бөтен организмның күзәнәкләрен тергезергә булыша. Нерв системасын «тук­ландыра»...
Йөрәккә нәрсә файдалы
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын йөз про­цент дәвалап бетереп булмый, шуңа күрә аларга җайлашып, аларны тынгысызламыйча яшәргә туры килә. Шуңа да бу чирләрне көчәйтмәү, аларны кисәтү, ягъни булдырмау бик мөһим. Дөресен әйткәндә, бу эшнең әлләни катлаулы­гы да юк. Нәрсә ярата соң безнең ...
Ангина (тамак бакасы). Ничек дәваларга
Ангина — бик көчле йогышлы авыру, аңкау бизләренең — миндальсыман бизнең ялкынсынуы аның ачык билгесе. Балачакта һәм үсмер вакытта ул аеруча еш кабатлана. Аның килеп чыгуы — туңудан, бигрәк тә аякларны туңдырудан. Авыру хәлсезләнүдән, йотканда тамакның авыртуыннан башлана. Температура...
Тез буыннары авырту (артрит)
 Артрит — озак вакытлар дәвамында дәвалануны таләп итүче шактый катлаулы авыру. Халык медицинасында әлеге авыруны дәвалауның бай тәҗрибәсе тупланган. Ул тышкы һәм эчке дәвалау ысулларын үз эченә ала. Тышкы дәвалау ысулларына төрледән-төрле компресслар, пр...
Гриппны кисәтү һәм дәвалау (профилактика гриппа)
Тизрәк терелү өчен ашау-эчүнең һәм авыруны яхшы карауның әһәмияте зур. Грипп авырулы кешенең ашау теләге чикле, шунлыктан аңа ризыкны көненә 6-7 тапкыр аз-азлап кына бирергә кирәк. Ул туклыклы һәм җиңел үзләштерелә торган аксымга бай булырга тиеш, Шулпа, парда пешкән ит һәм балык котл...
Балаларга салкын тигәндә (детям от простуды)
Мондый очракта ата-аналар, бик көчле булмаса да, температураны төшерергә тырыша. Бу аларның аз мәгълүматлы булуын күрсәтә. Температура күтәрелү — организмның саклану реакциясе ул. Ялкынсыну процессы башлануга ук организмда пирогеннар хасил була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең...
Елмайсагыз, сәламәт булырсыз
Озак яшәү өчен, әлбәттә, сәламәт булу зарур. Галимнәр кеше организмының «моторы» дип аталган йөрәкне саклау өчен төрледән-төрле дарулардан да файдалы 9 чара тәкъдим итәләр. Әлеге чаралар Төркия Сәламәтлек тәрбиясе идарәсенең айлык бюллетенендә күрсәтелгә...
Гипертония һәм гипотонияне ничек дәваларга
Гипертониядән: а) 1 стакан суга 2 аш кашыгы алма серкәсе салып эчәргә; б) кан басымын төшерү өчен ашаган саен бал кабарга; в) тозлы ризыклар ашаудан тыелырга; г) бодай ярмасы урынына кукуруз оны кулланырга; д) тереклек аксымы куллануны киметергә. Гипертония авыруын д...
Аякларыгызны саклагыз (болезни ног)
Кешенең аякларына зур көч килә, бигрәк тә аягүрә эшләгәндә, тигезсез юлдан йөргәндә, авыр йөк ташыганда шулай була. Буыннар һәм сеңерләргә төшкән көч аякларның аруына һәм авыртуына китерә. Ул баштарак йөргәндә генә сизелә, аннары инде утырып-ятып торганда да тынгылык бирми. Аяк таб...
Аяк табаннарында шпоралар булса (пяточная шпора)
Аяк табаннарында шпоралар булса. Яңа салынган тавык йомыркасын стаканга салып, өстенә 100 г куәтле серкә агызалар һәм катнашманы караңгы, салкынча урынга куялар. 3-4 көн торганнан соң йомырканы серкәдән алып, аның юка элпәсен тишеп, агын агызып алалар. Ә йомырканың сарысын аерым са...
Стенокардия өянәге
Стенокардия — йөрәк ишемиясенең бер күренеше. Ул, атеросклероз кан «бляшка»лары булган кан юлларының кысылуы аркасында, йөрәк мускулларына кислород җитешмәүдән килеп чыга. Гадәттә, ул ирләрдә — 40, хатын-кызларда 50 яшьтән соң ешрак очрый. Артык майлы ризык яратучы, симез һәм даими ут...
Нинди юрган яхшырак (выбор постельного белья)
Сау кешегә көн дә бәйрәм. Медиклар мамык юрганны өнәми, дисәк, гаҗәпкә калмассызмы? Татар бит инде ул гомер-гомердән, борынгы заманнардан бирле өстенә шуны ябынып йоклаган. Махсус бизәкле я булмаса чәчәкле-чуклы корамадан тегелгән, сырган мамык юрган тәнне генә түгел, җанны да җылы...
Updated: 20.11.2017 — 09:55

Добавить комментарий

Поиск

Игелек.ру © 2017
Яндекс.Метрика